Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 стр 8.

Шрифт
Фон

 Таш яуса да барам,  диде Фәрит.

 Сак йөре. Акрын, алда кеше бар сыман!

Харисов шулай дип әйтүе булды, машина алдында ике карачкы пәйда булды. Фәрит рульне кисәк кенә уңга алды, тормозга басты. Юл өстендәгеләрнең калын шәл бәйләгәне машина алдында калды, бүрек колагын төшергәне шофёр ягыннан кабина ишеген ачты.

 Инәйне өйгә илтеп куй әле, братишка. Тәмам күз ачырлык түгел. Изгелегеңне онытмам.

Фәрит Харисов ягына карап алды.

 Курыкма, түрәң атлый торыр, өе юл аша гына,  диде Кәнзел. Хәзер инде Харисов та таныды аны. Абыстай аштан кайтып килә иде, күрәсең.

 Илтеп куй,  диде Харисов, кузгала башлап.  Аннары Талип абыеңны алырга барырсың.

Машинага утырганда, абыстай аңа бәрелеп китте, һәм Харисов аның йөзендә мыскыллы елмаю күреп калды.

«Усаллык бу карчыкта! Нишлисең, мин аның фикер дошманы. Мин коммунист, халыкка коммунизм идеяләре җиткерәм, ә ул дин белән халык аңын томаларга тырыша. Икебезбер юлда булсак та, юнәлешебез капма-каршы. Бер генә уртакфикеребез дә юк. Һәм булмас та. Миңа калса, Әюп абзыйның башына җитүчеләр дә шулар токымы гына»,  дип уйлады Харисов, беравык буран эченә кереп югалган машинаның кызыл утына карап торды.

5

Талип райүзәктән шактый соңарып кайтты. Тәрәзәләрдә утлар сүнгән, багана башындагы лампочкалар гына бөтерелеп торган кар эчендә елтырап-елтырап китә иде. Фәрит аны капка төпләренә кадәр китереп куйды.

 Талип абый, иртәгә мин чыга алмыйм, двигательнекарыйм,  диде Фәрит инде машинадан төшә башлаган Талипка.

 Карый бир. Мин иртәгә идарәдән ары чыкмыйм.

Өйгә ул гаепле бер тойгы белән кайтып керде. Борынына тәмле аш исе бәрелсә дә, ут алмады, акрын гына чишенде дә яланаяк кына түр өйгә юнәлде, мыштым гына ятты һәм башы мендәргә тиюгә йоклап та китте.

Иртән ул, гадәттәгечә, иртә уянды, сыңар күзен генә ачып, стена сәгатенә карап алды. Сәгать алтынчыга киткән иде. Ләкин йокы туймаган, авыр баш оеп, тагын мендәргә түнәргә тора. Күзләрен йомды. Шундук кичәге хәл күз алдына килде. Кичә, райкомнан чыккач, туры Миңнисаларга баруын, төн уртасына чаклы аның янында юануын хәтерләде. Ләкин аның бу турыда уйлыйсы килмәде. Күкрәк түрендә гүя авыр кургаш утыра. Их, нигә, нигә бәйләнде соң әле ул аның белән?..

Беркавым, күзләрен ачмыйча, күз алдында биешкән көмеш тәңкәләрне тоеп, туасы көндәге эшләре турында уйланып ятты. Тамчыны лабораториягә урнаштырасы булыр. Өйрәнә торсын. Казан белгечләре киткәч, бәлкем, үзен шунда ук калдырырмын Бүген киләсе инженерны Мәрхәбә түтинең өенә урнаштырырга кирәк булыр. Бер ялгызы, аш-суга һәвәс Кар тотуны дәвам итәргә Ашлама кайтаруны язга калдырырга. Складлар юк

Талип торып утырды, салкын идәнгә яланаяк кына басып, кечкенә лампа белән яктыртылган өй эченә күз йөртеп чыкты. Аңа өйдә берәү дә юк кебек тоелды. Шуңамы, гаҗизләнеп, хатынына дәште:

 Кафия!..

Шылт иткән тавыш та ишетмәгәч, алгы якка чыкты, ишек төбендәге чүәкләр арасыннан аягына туры килгәнен элде дә, киерелә-сузыла, мич каршына узды.

 Әнисе, дим, син!..

Шунда кылт итеп исенә төште: Кафия аның «син» дигәнен яратмый, авыл картлары кебек кыланма сана дип, тиктомалга орышып ала иде. «Кафиясе больницададыр, Миңлекамал түткәй кайда икән соң?»

Миңлекамал карчык аның чыбык очы карендәше. Кайчандыр Себергә куылган булганнар. Сугыштан соң, картын шул якларда җирләп, үзе туган якларга кайтты. Талип аны, кызы Җәүһәрияне карарга, өйгә күз-колак булырга дип, үзләренә алып килде. Җәүһәрияне Миңлекамал әбисе үстерде дияргә була.

 Миңлекамаләттәй! Соң бу өйдә бер дә җан иясе калмадымыни, Ходайның хикмәте?!

Алгы өйдә дә, ишегалдында да тавыш-фәлән ишетмәгәч, Талип мич алдындагы кече тәрәзәдән күршеләр ишегалдына күз салды. Кояш чыгып килә. Ишегалдында күз камашырлык ап-ак кар. Абзар ягында сузып-сузып сыер мөгри. Кайда соң болар? Абзарга маллар карарга чыкканнар дияр идең, сыер асрамыйлар, сыерларны колхозларга җыю шаукымы вакытында, колхозчыларга үрнәк күрсәтәм дип, Талип башта үзе илтеп бирде. Тик аны аңламадылар. Өч-дүрт кеше сыерын китергән булды да, көзге якта алар тана сатып алдылар. Харисов исә, партком секретаре булуына карамастан: «Минем карчык җылы сөтсез яши алмый, үзем дә яңа сауган сөт яратам»,  дип, сыерын тапшырудан баш тартты. Партком секретареның бу үрнәге кайбер икеләнеп торган колхозчыларга җитә калды. Әйбәт «инициативасы» өчен Харисовка райком бюросына чакырып шелтә чәпәделәр. Харисов исә, шелтә кәгазен чүлмәк астына кыстырып, буы чыгып торган сөтне эчә бирә, ә Талип һәр туган көн диярлек фермадан сөт сатып ала.

Талип, бил тиңентен чишенгән килеш, ах-ух килә-килә, салкын су белән юынды да, өстәлдәге бидонда сөт күреп, күмәч кисеп алды һәм ашарга кереште.

Мараты Марат инде, аның китүенә дүрт ел тулып килә, кызлары Җәүһәрия киткәч, тәмам узынды бу Кафия. Ул күңел салмагач, өйдә дә тәртип юк. Түткәйнең дә биләмнән башы кайтмый башлады. Тфү, председатель башың белән, кармак салырга ашыккан малай-салай кебек, ипи белән сөт ашап утыр инде. Җиттедер, бүген үзенә әйтәсе булыр, больницасында куна кала икән, һич югы, түткәйне биләмгә җибәрмәсен.

Талип шулай дип уйлады, ләкин теләген ныгытырдай һичнинди дәлил таба алмады. Кичә соң кайтуы, райүзәктә Миңниса янында юануы исенә төштеме, моңа кадәр булмаган оялу тойды.

Түр якка кереп, төнгелек утны сүндерде, киенде дә тышка ашыкты, авырсу иде бу өйдә, әллә нигә күңеле тартмый башлады шунда.

Буран инде басылган, койма-ихата буйларына сыртлап-сырынтылап көрт өстенә көрт салган. Кояш чыгышы ягында аксыл-зәңгәр һавада, нур өстенә нур өстәп, алтын-көмеш җепләр сузылган.

Талип зират тыкрыгына борылды һәм, үзенә таба килүчене күреп, чак кына кире чигенмәде. Тыкрыкны бер итеп диярлек, тун кесәләренә кулларын тыккан килеш, көлә-елмая, Кәнзел энесе килә иде. Нигәдер нәкъ менә шунда, шул минутта Талипның исенә Хөснетдинов әйткән сүзләр төште: «Җизнәңә дә кергәлә әле син, Талип».

Кәнзел шактый буйчан гәүдәле, ябык чырайлы, бүлтәеп торган зур авызлы бер кеше иде. Талип абыйсы белән ул үзен зрә дә әрсез тота. Чөнки Талип абыйсы «тырышлыгы» аркасында Кәнзел, төрмәгә эләгеп, өч ел гомерен исән-имин утырып кайтты. Шуннан кайткач, Кәнзел аның белән тагы да «дуслашып» китте. Әлбәттә, Кәнзел абыйсының изгелеген онытмый иде, җай килгән саен, тегеңә шул турыда исенә төшерә, ә инде әзрәк салып та алса, бөтенләй күзе-башы тона, теленә ни килгәнен белештерми башлый. Шундый чакларда Талип абыйсын очратса үтә «төчеләнеп» китә, әйтмәгәнен калдырмый, җиде атасыннан башлый, туган әнисе белән тәмамлый.

 Син генә утырттың мине, туганый, кара каракның кара эте ялаган нәмәстә ишет, мин синнән моның өчен үч алачак әле, туганый, алачак

Әнә шуңамы, күзенә Кәнзел чалынса, Талипның колак төбендә энесенең әшәке сүзләре яңгырый башлый. Талип, әлбәттә, теге вакытта Кәнзелне йолып калган да булыр иде, әмма вөҗданы кушмадымы, алай итмәде. Шуның өчен Таҗылбанат тутасы Талипны намазлык өстенә утырып каргады.

Төрмәдән кайту белән, Кәнзел Талип абыйсы янына килде, эш сорады. Талип аны тегермәнгә җибәрде. Кәнзел иректәге эшкә хирысланып кайткан иде, күрәсең, бик теләп эшкә кереште. Тәүге тегермәнче үлгәннән соң, җүнләп тешәлмәгән ташларны тешәп, менә дигән итеп ремонтлап җибәрде, җитмәсә, икенче ташны фураж тартырга көйләде. Ә ул савым сыерларына бик ярап куйды.

 Сәлам, түрә ага-энегә!

 Сәлам, сәлам, Кәнзел. Ни эш бетереп йөрү?

 Эш беткән, чутлыйсы да, мүклисе калды. Өйләнергә исәп әле тагын. Бәлкем, монысыннан уңармын. Туйга чакырырга бара идем әле үзегезне. Килерсез бит, абзый кеше?  Кәнзел күз төпләрен җыерчыкландырып, авызын кыйшайтып елмаеп куйды.  Кичә җиңгәчәйнең туган көне түгел идеме? Ә син, ишеттем, райүзәктәге кәнтәең янында төн үткәргәнсең икән. Җиңгәчәй төнге сәгать уникегә хәтле көтеп утырган үзеңне. Ояла бел бераз, туганый

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3