Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 стр 10.

Шрифт
Фон

Кафия, текәлеп, аның күзләренә карады, Талипның йөзеннән янә каны качты. Нык итеп, туры итеп, сынап карады.

 Кичәге өчен гафу ит. Ышан, ул хәл яңадан кабатланмас.

 Ярый. Вакытында кайт. Пилмән пешерәм бүген. Кичә үзеңне көтә-көтә ит үткәреп куйдым

Хатыны больницага таба киткәч тә, бертынга Талип уңайсызлану хисеннән арына алмый торды. Үзалдына оялып, өметсез бер кыяфәт белән ап-ак кар һәм иртәнге фирүзәдәй зәңгәр һава диңгезе эчендә тулганган Кафиянең гәүдә-сынына карап калды. Аннары, кузгалып, идарәгә атлый-атлый, яшьлеген исенә төшерде.

Язмыш аларны тагын кавыштырыр дип кем уйлаган.

Миңниса белән алар мәктәптән үк танышлар. Тугыз-унны бер класста укыдылар. Институтка керергә дип, бергә Казанга бардылар. Икесе ике институтка керсәләр дә, гел бергә булдылар диярлек. Икесе дә конкурстан узгач, шатлыктан кулга-кул тотынып, атна буена кино-театрларга йөрделәр. Университет белән финанс-экономика институты бер тын арасы юл гына. Лекцияләр бетүгә, Талип Миңниса янына йөгерә, институт бинасының биек баскычлары төбендә сәгатьләр буена аның лекциядән чыгуын көтә иде.

Талип аны, Кафияне яраткан кебек, яратып, янып-көеп, зарыгып көтүен хәтерләми. Алар арасында янып-көярдәй мәхәббәт гыйшкы булмады сыман, ә менә бер-берсенә ияләшү, озак аерылышып торсалар, бер-берсен юксыну булды. Бәлкем, бу Талипның беренче мәхәббәте булгандыр, ул аны яшьлеге белән генә сизми калгандыр?!

Дүртенче курста укыганда, Талип Кафия белән танышты һәм, әйтсәң кеше ышанмастай хәлдә, аңа гашыйк булды. Юк, ул гына аз, Талип Кафиядән башка берәүне дә күрмәде, аның белән очрашырга барганда, кавышыр минутларын җиткерә алмыйча, бәхет-шатлыгыннан җиргә басканын тоймый торган иде. Кая инде ул Миңниса кайгысы! Миңниса аның өчен көне белән юкка чыкты. Кафия үзенең ярсу мәхәббәте белән тәмам алгысытты Талипның күңелен. Ярата белү ул сәнгать, диләр, әллә соң чынлап та шулаймы дип уйлый торган иде Талип, Кафиянең гүзәл йөзен, үз итеп, үтә яратып елмаюын күз алдына китерде исә.

Шулай да Миңниса белән булган бер хәл истә калган. Казанның Ленин урамындагы Үзәк ЗАГС бүлегендә Кафия белән язылышып чыккач, машинага утырырга гына торганда, аның янына чәчәкләр бәйләме тоткан бер кыз килеп басты.

 Талип, менә сезгә. Бәхетле бул!

 Кемнән?  дип сорады Талип, чөнки кызны бөтенләй белми иде.

Кыз аның янынарак килде һәм, Талип ишетерлек кенә итеп:

 Иң-иң якын кешеңнән!  диде дә кырт борылып китеп тә барды.

Талипның йөрәге кысылып куйды. Эче белән сизде ул чәчәкләрне кем җибәргәнен, йөрәге белән тойды. ЗАГС бинасы тирәсендә уралган кешеләр арасыннан Миңнисаны эзләде. Юк, якын-тирәдә Миңниса күренмәде. Ләкин Талип бүгенге көнгә чаклы чәчәкләрне нәкъ менә Миңниса җибәрүенә чак кына да шик тотмады. Күптән түгел ул шул турыда Миңнисадан сорады. Әмма инде тәҗрибә туплап өлгергән хатын аның күзенә туры карады да:

 Юк, мин җибәрмәдем, башка берәүдер,  диде.

Әле булса хәтерендә, бабаларына кайтып табынга утырганнан соң да, шушы хәл тиз генә күз алдыннан китмәде Талипның. Күзләре өстәл уртасындагы чәчәкләргә төшкән саен, Миңниса турында уйланды. Миңниса алдында ниндидер гаеп тойды ул үзендә. Әйтмәде бит, ичмасам, өйләнәм дип тә әйтмәде үзенә. Акыл җавабы йөрәк җавабы түгел шул, мизгел эчендә кайтарып булмый, Миңниса исенә төшәр хәлдә идеме Талип ул көннәрдә

Талип Кафиягә өйләнүенә бер тапкыр да үкенмәде, кайта-кайта өзгәләнмәде, үртәлмәде. Кафия белән тату яшәделәр, алма кебек ике бала үстерделәр. Әмма теккән киемнең җепләре өзелсә дә, хәтер дигән нәрсәнең җепләре өзелми икән: юк-юкта үткән хәлләрне ялгап, күңел түрендәге әллә кайчан булган хатирәләрне искә төшерә, әллә кайчан булган вакыйгаларны яңартып җибәрә

Күпме еллар үткәч, күпме сулар аккач бит тагын табыштылар һәм Талип яңадан әллә ничек бәйләнеп китте шунда

Комплекс салу белән җенләнеп йөргән чагы иде, йомышы төшеп, ниндидер документка кул куйдырырга идарәнең төзелеш бүлегенә килеп керде Талип. Бүлек башлыгы ир-зат, аның якын ук танышы иде, рөхсәт-фәлән сорап тормады, ишекне киң ачып, бусагадан атлады һәм килеп керүгә катты да калды. Өстәл янында, тәүге башлык урынында, аның яшьлек дусты Миңниса утыра, ул бәрелә-сугыла килеп кергән Талипка караган да сәер-серле итеп елмая.

 Әйдә, түрдән үт, Талип. Нигә алай керә-керешкә үк аптырап калдың? Мине биредә күрермен дип көтмәгән идеңме?

Әйе, тора-торып гаҗәпләнерлек иде бу хәлгә. Атна-ун көн элек кенә шушы кабинетта ир-ат утыра иде, хәзер әнә хатын-кыз, җитмәсә, Талипның яшьлек танышы. Миңниса гәүдәгә юанаеп киткән, тавышы көрәйгән, күкрәк түреннән чыга, тулы йөзендә, күк-яшькелт күзләрендә тылсымлы сәер елмаю бераз масаюмы шунда, эрелекме, беләм мин сине, Талип, дигән сыман мыскыллы бер кинаяме ниндидер эчке тәкәбберлек, хатын-кызга хас булмаган горурлык чагылды.

Миңниса урыныннан күтәрелде, беренче булып кул бирде.

 Әйдә, башта күрешик әле!

Миңниса аның кулын тотты да яшьлек дустының күзләренә карады. Юк, күңел яшерсә дә, күзләр яшерә алмый: Талип аны онытмаган иде. Шунда Миңниса кулының җиңелчә калтыранып китүен, уч төбенә эләккән кош баласыдай, сабырсызланып алуын тойган иде. Күңелендә үзе дә көтмәгән гаҗәеп рәхәт бер хис кымырҗып китте. Моңа каршы Талип аның кулын ныграк кысты, шуңа Миңнисаның бит очлары алсуланып, дугаланып килгән кашлары калтырап алды.

Утырыштылар. Сөйләшеп киттеләр.

Шушы еллар эчендә Миңниса кияүгә чыккан, әмма тора алмаганнар, аерылышканнар һәм менә Миңниса Галимуллина, Ниса Хәйдәровна Куклина булып, туган якларына кайткан.


Зур урамны бер итеп, юл ярып, бульдозер килә. Аның көчле гөрелтесе кышкы һаваны тетрәтә, тавыш, тоташ гүләүгә әверелеп, колак түрендә эленеп тора. Төнге буран сыртлап-сырынтылап салган көрт өстендә купшы саесканнар йөренә. Ихатага кунган ала карга тәкәббер башын әле бер якка, әле икенче якка боргалап тора-тора да: «Карр!» дип аваз сала.

Таз тау итәгендәге кырда ике трактор кар тота. «Иртәләгәннәр егетләр бүген, агроном эшне коры тота болай булгач»,  дип уйлады Талип, соңгы минутта Мидхәтне исенә төшереп.

Талип агрономның эшеннән канәгать иде. Менә өч-дүрт ел рәттән нигәдер җәйләр бик эссе килә, айлар буе яңгыр таммый, шул хәлне истә тотып, кар тоту, туфракта дым сакларга тырышу уңыш өчен көрәшнең иң сыналган чараларының берсе.

Эшкә хирыс булса да, холкы бик үк ошап бетми иде. Теге йә бу мәсьәләне хәл иткәндә, председатель белән бәхәсләшергә генә тора, килеп эшләвенә ел тулмаган иген игүдә үз ысулларын үткәрергә тырыша. Нигә соң әле «Берек» кә генә бу кире беткән агрономнар туры килә?! Садыйков әнә агрономы белән кулга-кул тотынып эшли, ди.

Иң әүвәл Талип әнә шуңа төшенә алмый иде.

6

Баш очында гына тургай талпына. Аның җыры зәңгәр һавада яңгырап тора-тора да, чылтыр-чылтыр аккан чишмә шикелле, язгы кояш нурларына изрәп яткан кыр өстенә коела, гөрләвекләр тавышына кушылып, сине хиссияткә күмә, моңа чаклы йоклап яткан күңел кылларыңны тибрәтеп җибәрә.

Таз тау түбәсе шәрәләнеп калган. Инде ничәмә-ничә еллар каршы ала ул шундый тыныч язларны. Ил өстендә афәт юк, тау турыннан туган ил самолётлары гына оча. Ала-кола булып торган басулар өстеннән күзгә күренер-күренмәс кенә бу күтәрелә. Урман буена ниндидер бер дәһшәтле бик борынгы җанварга охшап кар сырынтысы сузылып яткан. Борынга урман ягыннан бөре исе, язгы дымлы туфрак исе килеп бәрелә. Буй урман агачларында каргалар, кызып-кызып, оя ясыйлар. Мәрхәмәтле, игелекле яз барысын да уяткан, һәммәсенә эш тапкан.

Гариф, Чәчәганак чокырына батып калган райком газигына әйләнеп карый-карый, Карамалыга таба атлый. Кичә район үзәгенә килеп төшкәч, соң дип кунып калган иде, ялгышкан булып чыга, яз ашыга. Юл әнә өзелеп тә куйган. Трактор алырга киткән шофёр озаклагач, Гариф авыл ягына таба җәяү атлый торырга булды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3