Галим дигәнең сезнең якташыгыз түгелме соң, әле?
Булмагае!
Талип бу сүзне әйтүгә, Харисов куырылып алды. Атасы кебек райком секретаре белән Талипның дорфа сөйләшүе бер хәл, алар еш кына шулай әйтешеп алалар. Ә менә Талипның бирегә килгән галим турында эре сөйләшүен ничек аңларга?
Әдһәм, син беләсеңме әле Карамалыга кем килгәнен?
Әюп абзый малаемы? Аны шул өлкәдә эшли дип әйткәннәр иде.
Үзе, диде Хөснетдинов.
Талип әле Хөснетдиновка, әле Харисовка карап-карап алды. Парторгның балаларча куанып китүе аңа сәер тоелды. Хөснетдиновның да елмаюын аңламады ул. Күп вакытта Хөснетдинов сүзеннән чыгарга базмый йөргән Талипның бүген бу ике секретарь белән ачуланышасы килә, һәм ул усалрак сүзләр эзли кебек иде.
Талипкамы соң Харисовны аңлау! Авылга киләсе галимнең исемен белмәмешкә салышуы, Харисов өчен шундый кадерле булган кешенең улы турында сөйләгәндә, председательнең турсаеп утыруы тәмам ачуын чыгарды аның.
Талип, син төзелеш базасы оештыруга да каршы идең түгелме әле? Диспетчерлык оештыруны да бишкуллап кабул итмәдең. Бөтен нәрсәне акчага бәйләү, шуңа гына кайтарып калдыру бер дә бизәми сине, Талип, Харисов куш йодрыгын өстәлгә куйды, Талипка таба борыла төште. Бу мәсьәләдә мин, үлгәнче, үз фикеремдә калачакмын
Бик әйбәт, кала бирегез. Минем сезгә үз фикеремне көчләп тагарга җыенганым юк.
Ун ел тартасың колхоз йөген, Талип, диде Хөснетдиновтыныч кына. Артта сөйрәлгән колхозны алдынгылар рәтенә чыгардың. Районда беренче булып комплекс төзергә керештең. Рәхмәт. Тик, туганкаем, узынма. Соңгы вакытта халыкка игътибарсызлык күрсәтәсең, дорфа сөйләшәсең. Үз-үзеңне тыя белергә кирәк. Өстәл сугуны, эштән кууны нәрсә дип беләсең син! Шулмы эш стиле?! Синең кебек җитәкчедән күп нәрсә таләп ителә хәзер!..
Харисовның уң яңагы тартыша башлавын күреп, Талип аны кызганып куйды. Ул Хөснетдиновны тыңлады, үзе Харисовка карап утырды. Бәхәс кызган саен, партком секретареның бит-муены кызара бара, сул яңагы тартышып-тартышып китә иде.
Ярый, Талип, бар кайт инде, диде Хөснетдинов, бу хәлне күреп. Ләкин ишет аны, тәртипле бул. Агроном егет белән дә булышма. Аннары менә нәрсә: җизнәң янына да кергәлә. Бер төркем картлар, мәчет салырга рөхсәт сорап, гариза китергәннәр. Минемчә, бу хәл шул мулладан чыккан булса кирәк. Кызыксын әле шул турыда. Мәчет кадәр мәчет салырлык акчаны кем бирде икән үзләренә?
Хөснетдинов өстәл аша гына Талипка кул сузды. Председатель теләр-теләмәс кенә күтәрелде, ниндидер бер уңайсызлану тоеп, ишеккә таба атлады. Шунда җиткәч, ул кулын тоткага салды, туктады, башын игән килеш идәнгә карап торды, аннары алар арасында киеренкелек булмаган да кебек:
Әдһәм абый, минем монда бераз эшем бар, кайтуга Фәритне кире җибәр, сәгать алтыдан да калмасын, диде.
4
Түбә чүпрәге уңып-агарып беткән газик калкулыкка күтәрелүгә, Чәчәганак тавы күренде. Ул арада машина тау сыртына да җитте һәм шунда туктап калды. Кабинадан өстенә тун, башына бәрән тиресеннән теккән бүрек кигән бер кеше төште дә кырга тирес-черемә ташыган трактор эзеннән тау сыртына таба атлады. Тау буйлап берара килгәч, ул туктап калды, күзенә төшереп кигән бүреген күтәреп куйды, тирә-юньгә күз ташлады. Аста, иңкүлектә, Карамалы авылы. Авыл ай урагы сыман дугаланып аккан елга буена утырган. Базарлы авыл, исеме еракка таралган зур авыл. Мең йортка якын хуҗалыгы булган. Карт-корысы, бала-чагасы белән өч-дүрт меңнән артык кеше яши иде Карамалыда. Хәзер бераз кимеде кимүен. Төзелешләргә китә халык, нефтькә генә иллеләп гаилә китте.
Кайчандыр менә моннан, әлеге юлчы басып торган төштән, олы сырт юл үткән. Колхоз оешкач, юлны, сөреп ташлап, түбәннәнрәк салдылар. Сырт юл, борынгы юл, авыл тарихына исеме белән генә кереп калды. Кемнәрнең генә эзләре калмаган ул юлда. Биредән үз укчылары, тупчылары, атлы казаклары белән Емельян Пугачёв Казан ягына юнәлгән. Әби патша Казаннан Оренбургка шул юлдан барган. Революционерларны шушы юлдан Себергә сөргәннәр. Гражданнар сугышы елларында биредә аклар белән кызыллар арасында ике атнага якын канлы сугыш булган. Кызыллар акларны башкорт ягына куып киткәч, Карамалы халкы атна буена мәет күмде. Таз тау итәгендә туганнар кабере калкып чыкты. Әдһәм боларны үз күзе белән күрде, мәетләрне үзе дә күмеште. Тиз генә онытырлык хәлләрме! Малай-шалай әле булса тау итәгеннән шартламый калган гранаталар, сабы череп беткән мылтыклар, тутыккан штык-кылычлар, патроннар, буш гильзалар таба.
Шушы ук сырт юлдан, ирен югалткач, шул кайгысы өстенә йорт-каралтысыз да калгач, беренче яше яңа тулып килгән баласын күтәреп, Гөлзифа Латыйпова Казанга абыйсы янына киткән.
Гомер, гомер. Хәзер әнә шул бала, галим дәрәҗәсенә җитеп, Карамалыга кайта, ди. Ничек моңа куанмаска кирәк! Ә Талип Бикмуллин аны бөтенләй белмәмешкә салыша. Әюп Латыйповка күптән музей ачарга кирәк иде Карамалыда яисә һәйкәл куярга. Шул уй белән дәртләнеп йөргәндә, Талип Бикмуллин туктатты түгелме соң әле? Имеш, колхоз акчасын әрәм-шәрәм итәргә җай эзләп кенә йөрмәгез әле, Әдһәм абый. Сиңа ул шулайдыр да бит, ә менә мин алай уйламыйм. Кадерле кеше миңа Әюп Латыйпов, бик кадерле. Ул миңа киләчәккә юл күрсәтте, күземне ачты. Сиңамы соң моны аңларга, Талип!
Уй йомгагы өзелеп китте. Көнбатыш якта баеп барган кояшка таба кара-кучкыл болытлар агыла. Харисов аяк астындагы туң черемәгә итеге белән тибеп алды. Көн кояшлы булса да, черемә яңа эри башлаган, кояшка караган якта көмеш төсенә кереп көпшәкләнгән боз ялтырый иде. Кисәк кенә җил чыкты. Таз таудагы агач каланча ыңгырашып куйды. Харисов бу каланчаның кем тарафыннан һәм ни өчен куелганын белми, ул исәя башлаганда ук, бу каланча Таз тау түбәсендә утыра иде инде. Минһаҗ бабай сөйләвенә ышансак, бу каланча, яу килгәнне күзәтү өчен, бабаларыбыз тарафыннан куелган, имеш. Чөнки биредән ерак түгел башкорт ягындагы Кушкаран тавында да шундый ук каланча утыра. Малай чакта Әдһәмнең шул каланчага менеп караганы бар. Анда менсәң, Чатыр тавын күрәсең. Ә Чатыр тавы итәгендә Емельян Пугачёв туктап ял иткән. Тау астыннан тибеп чыккан чишмә янына мунча салдырган. Йөзләрчә ел үтүгә карамастан, мунчаның нигезе әле дә булса исән, диләр.
Хәзер инде каланчалар черегән, җилле көннәрне бу тарих шаһитлары шагыр-шогыр килеп ыңгырашалар, гүя бабайлар тарихын сөйлиләр. Таз тау түбәсендәге каланчаның колач җитмәстәй баганаларын алырга, гомумән, каланчаны сүтәргә батырчылык итүче юк.
Җил тагы да көчәя төште. Харисовның тун чабуын йолыккаларга кереште, салкын теле белән бит-йөзне ялмап алды.
Харисов машина янына килгәндә, кояш баешы ягын кара куе болыт каплаган, һавада кар бөртекләре оча башлаган иде. Ул машинага утырды. Шофёр Фәрит башын рульгә салган да черем итә. «Ял тими егеткә, Талипка тарсаң шул инде, үзе дә рәтләп йокламый, бу бахырга да тынгы бирми. Әле тагын бер юлны ике итеп райүзәктә калган булды», дип уйлады Харисов, шофёр егетне кызганып.
Кузгалдылар.
Акрынрак кайт, буран чыгып тора, юлдан язып куюың бар.
Бу юлны күз йомып та беләм мин, Әдһәм абыкаем. Ике арада киләп сара-сара, өченче машина туздырдым инде.
Харисов дәшмәде. Бу чынлап та шулай. «Москвич» алганнар иде, бер ел да йөрмәде шырпы кабы кебек таралды да бетте. Икенчесе дә шул ук марка булды, ул да тузды. Аннары менә газик алдылар. Монысы йөри әле, чыдый.
Сулгарак тот. Юл сулдарак түгелме соң? Бу тирәдә силос базлары бар.
Бик тиз эңгер иңде, котырынып буранлый башлады. Фәрит утларын кабызды. Шундук тәрәзә алдына кар пәрдәсе эленде.
Ай-һай, тиз тотты бу! Берни күрерлек түгел. Ничек Талип абыеңны барып алырсың инде. Әллә бармыйсыңмы?