Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 стр 6.

Шрифт
Фон

 Чәчләрең бик җиткән түгелме соң, улым, алдырыр идең, ди, ә үзенең күзләрендә мөлдерәмә яшь тора.

 Ни булды, нигә елыйсың, әни?

 Шатлыктан, улым, куанычтан. Берәүгә җыларга да ярамыймы әллә?

 Ярый да

 Әтиең генә күрә алмады кеше булуыгызны

Шундагы иркәләүгә тәэсирләнеп киткән Мидхәтнең дә күзләре дымланган иде. Ана күңеле дәрья, һәр баласына да назы җитте, барысы өчен дә кайгыртты. Әле булса кайгырта. Тик балаларының гына кайтканнары юк. Кайсы-кая таралып беттеләр. Казан белән ике арада киләп салучы бер Мидхәте калды янында, ул да диплом яклап йөри инде.

 Үзебезгә кайта алмассың инде, улым?

 Сорап карарга исәп юк түгел.

Әнисе яулык очына күзләрен сөртте, урындыкка барып утырды. Аның кантарланып килгән, зәңгәр кан тамырлары беленеп торган арык кулларын күрүгә, Мидхәтнең шул кулларны үбәсе килде. Үз гомеренә сыер савучы булып эшләгән әнисенең бармак буыннары бүртеп-бүртеп тора. Ананың тез өстендә яткан шул куллар әле булса күз алдыннан китми Мидхәтнең. Әтисе шактый яшьли тракторы белән күпердән боз астына төшеп һәлак булгач, җиде бала да бер ана кулына калды. Мидхәт Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәч, ике сеңлесе белән калган әнисе тегеләрне саклый алмаган: Урта Азиядән ялга кайткан ике егеткә икесе тиң кияүгә чыкканнар да китеп барганнар. Шуннан Мидхәт берүзе бер өйдә утырып калган әнисе янына гына кайта торган булып китте.

Институтны тәмамлаган елны Мидхәтнең әнисе сыер савуны ташлады, әллә шул ярамады, сырхаулап китте, больницага ятты. Күп тә чирләмәде, Мидхәт килгән саен: «Һәр көн Мөхәммәтуллам төшемә керә, үз янына чакыра, күрә алмасам, бәхил бул инде, балам»,  дия башлады. Һәм Мидхәтнең диплом яклаганын да күрмичә дөнья куйды. Әле булса күз алдында Мидхәтнең: лекциядә утыра, телеграмма китерделәр. Телеграмманы район больницасыннан сукканнар. «Әниеңнең хәле бик начар, тиз кайт».

Ә бит яшәгән хәлдә Мидхәт аны бирегә, Карамалыга алып килгән булыр иде.

Тамчыны каршы алган ата-ана шатлыгын күргәннәнсоң, әнәшундый истәлекле уйлар үтте яшь агроном Мидхәт Бәдретдинов башыннан.

3

 Иптәшләр, озак юанасыз, сезгә кадерле булган вакыт миңа да кадерле,  дип каршы алды райком секретаре Хөснетдинов «Берек» колхозы председателе Талип Бикмуллин белән партком секретаре Әдһәм Харисовны.

Кул бирешеп күрештеләр. Утырыштылар. Хөснетдинов, елан тиресенә охшаган кара-чуар галстугын бушатып, күлмәк сәдәбен ычкындырды. Секретарь нигәдер эсселәгән: җыерчыклы маңгаена бөрчек тир чыккан иде.

 Сөйли башла, Талип. Лаборатория бинасы ни хәлдә, кайчан төгәллисез?

 Төгәлләнеп килә инде ул

 Төгәлләнеп кенә киләме, төгәлләнәме?

 Әллә соң райком тарафыннан оештырылган комиссия кабул итәргә тиешме ул бинаны?

Хөснетдинов шакмаклы кулъяулыгы белән битен-муенын сөртеп алды һәм, Харисовка таба борыла төшеп:

 Мин аңламыйм, Әдһәм, нигә Талип бу бинаны теләп төземәде? Сәбәбе нәрсәдә? Чынлап та, финанс ягы хөртиме әллә?  дип, конкретрак төпченергә кереште.

Беренче секретарь Әдһәм Харисов белән «син» дип сөйләшә. Үзе китереп куйгангамы, Талипны да якын күрә. Кирәк тапса, ул аны кыздырып алырга да күп сорамый иде.

 Лаборатория төгәлләнер, Ирек Нәҗмиевич, Бикмуллин аны эшләр. Җитәр кебек инде бабайлар тәҗрибәсенә генә таянып эшләү. Ниһаять, безгә дә җирләребезнең эчке серләрен өйрәнергә вакыттыр. Фәнни нигездә җир-туфракны культуралаштыру чор, заман таләбе, без генә бу яңалыктан йөз чөерә алмабыз, әлбәттә

Харисов үз тавышын үзе тыңлап, ашыкмыйча гына сөйләде. Эшләү дәверендә ул бик күп райком секретарьларын күрде. Аларның бер ишесе бугаз белән алдырырга тырыша иде ул чорны да кичерде Харисов. Икенче берәүләре йомшак җәеп катыга утыртырга һәвәс иде. Акыл сатып, фәлсәфә белән йөдәтүчеләрне дә, бөтен урам-тыкрыкларны өндәү һәм чакырулар, лозунглар белән тутырып, райком эшен шунда күреп мавыгуларны да күрергә туры килде аңа. Ә менә күп еллар өлкә комитетында эшләп тә, әллә үзе теләп, әллә кем тарафыннандыр тәкъдим ителеп, бирегә килгән, чыгышы белән Наратбаштан булган Хөснетдиновны һич аңлый алмый «Берек» колхозы коммунистларының башлыгы. Хөснетдинов һич кенә тузынмас, итагатьле кыланыр. Мөнәсәбәт гап-гади, дусларча. Әмма бер канын кыздырсалар, нык итеп, каты итеп сугар. Бәхәскә җиңел керә, каршы әйткәнне яратып бетерми, мәгәр чик-чаманы белә: «Бу бәхәсне әлегә калдырып торыйк»,  дип, әңгәмәдәшен тизрәк озатып куюны карый.

 Йә Талип, син ни белән дәлилли аласың бу пошмаучанлыгыңны?

 Безгә ул лабораториянең һич тә хаҗәте юк иде, Ирек Нәҗмиевич. Сез кушкач каршы килмәгән булдык инде. Колхоз әнә бер шуңа гына ничәмә мең чыгым тотты. Плансыз кергән шул бина аркасында исәпкә куелган комплекс тоткарланды, дүрт торак йорт төзелмәде. Кайчан да булса үз-үзен аклый торган нәрсә булса, бер хәл иде әле, юк бит, бөтенләй чыгымга гына корылган лаборатория ул. Кыскасы, күчәр башын сындырды ул лаборатория безнең. Талип, башын аска иеп, беравык сүзсез утырды.  Бездә, Ирек Нәҗмиевич, югары белемле агроном да бар бит. Туфрак серләрен, минемчә, ул да начар белми. Биш ел буе, дәүләт әпәен ашап, шуңа укыган кеше.

 Агроном дигәннән, ни булды тагын аның белән синең арада? Бусы белән дә тынышмыйсыңмы әллә?.. Бер агроном ярамады, инде бу егет белән дә килешмәсәң, Талип

 Һәр җитәкченең үз эш стиле бар, Ирек Нәҗмиевич. Ошатмыйсыз икән минем эшне, алыгыз. Мәгәр пока мин председатель, пока минем кулымда печать

Талипның кыска бармаклары йодрыкка йомарланды. Хөснетдинов, аның кайнарланып китүендә усал ният күреп, Талип янына килде.

 Синең ул егетең бер дә күчәр башы сындырырга җыенмый кебек. Килде ул бирегә, сөйләштек без аның белән.

Секретарь сөйли, Талипны үгетли кебек иде. Аның маңгаена җыерчыклар өелде, һәм ул, чит бер кешегә әйткән кебек, почмакка карап, сүзен дәвам иттерде.

 Садыйковтагы яңалыкларга шик тоттың, кабул итмәдең, бигайбә, дидем. Ләкин бел аны, мин сиңа консерватор булырга юл куймам. Яңалык юл ярганда, башың чөеп читкә тайпылма! Чоры, заманы ул түгел! Институт кадәр институт галим кадәр галимне дүрт мең гектар сөрү җире булган колхозга җибәрә икән, моңа шатланырга, аны биш куллап каршы алырга кирәк иде сиңа. Ә син сырт кабартып маташасың тагы. Договорга кул куймый җибәргәнсең. Хакмы шул, Әдһәм?  дип, партком секретарена күз төшереп алды Хөснетдинов.

Харисов килешеп баш какты.

 Мәшәкать өстенә мәшәкать. Мин ул чор яңалыкларыннан Садыйковтан да туйган идем инде.  Талип урыныннан кузгалмакчы булып караган иде дә кире утырды.  Нигә соң ул лабораторияне Садыйков үзенә салдырмады? Белә шул ул, сорнай

 Вакланма, Талип, вакланма, зинһар, дим. Дан өчен эшләмәсәң, һич югы, сан өчен эшлә.

Талипның җәлпәк йөзенә кызыллык йөгерде, киң маңгаен ярып, буй җыерчык сузылды.

 Туфрак бонитетлары бер булса да, Садыйковның танавына чирттек бит әле. Бөртеклеләрдән гектарына егерме биш центнер һәм кайбер кырлардан утызарны суктырып алдык, әмактаулы Садыйков егермегә дә җиткерә алмады.

 Онытма, Талип, азмы-күпме ул «Берек» тә эшләп китте.

 Агроном халкын эзләп торасы юк хәзер. Садыйков китте, икенчесе килде, ул да әнә шул ук хыяллар белән саташа. Моның да басуларны яңача бүләргә исәбе. Шуңа проект әмәлләп ята. Каршы килмәдем, әйдә, эшләсен, идарә утырышында тыңлап карарбыз. Күрәсез, Ирек Нәҗмиевич, мин яңалыкка каршы түгел. Әмма да бер «ләкин» бар. Үзкыйммәт! Садыйковта бер центнер икмәк җитмеш тиенгә төшә, бездә ул илле биш тиен генә булды. Әйтер сүзем шул: галим кадәр галим килмәсә дә, өйрәтүчеләрдән, белдеклеләрдән тук мин, Ирек Нәҗмиевич. Уңышның нигезе туфракны эшкәртүдә һәм вакытында тиешле ашлама салуда.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3