Каюм ни ди соң?
Яңгыр явачак, дип җибәрми торган була.
Каян килгән алла ярдәмчесе булды әле бу Каюм. Менә нәрсә, егетләр, Сираҗи абзый, әй Сираҗи абзый! Бригадир берәүне дәшеп алды. Көн бушка үтмәсен иде, Сираҗи абзый, диде ул, бит-чыраен сакал-мыек баскан берәү тарантас янына килүгә. Адашыңа күз-колак бул әле, Сираҗи абзый, мин киткән арада, Инсаф абзыйга ияреп, түбән очка юнәлгән. Әрәм итә бит егетне.
Идарә болдырына председатель чыгып басты. Саламга баручылар, дәррәү кузгалып, машиналарга төялделәр.
Исәнмесез!
Саумы! диде Мидхәткә председатель. Әйдә, үтә тор. Мин хәзер керәм. Зариф, Зариф! диде председатель бригадирга. Салам төяүчеләр янына үзең дә бар әле. Үзең күзәт. Авып-түнеп, коеп-чәчеп йөрмәсеннәр. Җәен салам, кышын печән, яхшы салам ярты азык, дигәндәй, әрәм-шәрәм итмәсеннәр.
Председатель Мидхәтне идарәгә алып керде. Талип түргә узганда, аның авыр гәүдәсеннән идән сайгаклары сыгылып куйды. Төптән таза, юан, сәламәт гәүдәле иде председатель.
Утыр, әйдә, менә моннан уз. Сөйләшү җитди булачак.
Мидхәт плащын салды, беретын, бөгәрләп, кесәсенә тыкты, өс киемен ишек янындагы чөйгә элде. Председатель исә плащын үзе утырган урындык терәгенә ташлаган, күк эшләпәсе өстәл читендә ята.
Урынына утыруга, ул аппарат төймәсенә басты. Ишектә йомышчы кыз күренгәч, аңа карамыйча гына:
Люция, Әдһәм абыең мәктәп янында йөри бугай, бире дәш әле үзен, диде.
Мидхәт кызның сары муенсаларын, дугаланып торган сөрмәле кашларын, күпертеп таралган коңгырт чәчләрен генә күреп калды.
Каян, кем баласы булуыңны сорамыйм. Чөнки беләм. Биографияң белән кыскача гына танышмын, диде председатель, маңгаен угалап. Синең киңәшең кирәк, лаборатория салырга кыстыйлар. Зонадагы сөрү җирләрен, ягъни туфрак структурасын тикшерергә исәпләре. Ләкин расход-авырлыклары безгә төшә. Шуңа карамастан мин риза булдым. Бу безнең шактый чыгымны алачак, ул гынамы, төзелеп яткан объектлардан эшчеләрне алырга туры килә, чөнки лабораторияне ашыктыралар. Имеш, яңа елга өлгертергә. Хәер, бусы мәсьәләнең практик ягы. Ә мине аның теоретик ягы борчый. Беләсем килә, иптәш Бәдретдинов, кирәкме ул лаборатория безгә, хаҗәте бармы? Вакытлыча файдалану өчен генә төземәбезме?
Беренче сәгатьтән ук председатель шактый кыен хәлгә калдырды Мидхәтне.
Мин бу мәсьәләдә сезгә киңәш бирә аламмы соң әле, Талип Кәрамович? Әгәр дә мәгәр
Бирә аласың. Үзең әйтмешли, әгәр дә мәгәр председатель сине үзенә чакырып киңәш сорый икән, димәк, ул моны шулай кирәк дип тапкан.
Минемчә, лаборатория бинасы колхоз өчен ул хәтле зарур түгел. Инде район идарәсе моны нәкъ менә Карамалыда салырга кирәк дип тапкан икән, риза булырга кирәктер. Сорт сынау һәм туфрак структурасын тикшерү максаты белән лабораторияләр булдыруны мин иген игүдәге иң җитди эшләрнең берсе, дип аңлыйм. Басуларны фән чыганакларына нигезләнеп эшкәртү игенчелекне культуралаштыруның бер чарасы. Һәр агрономның изге хыялы дияр идем мин моны. Басуларда туфрак структурасы биш-ун ел саен үзгәреп тора, шушы үзгәрешне белеп, аны фәнни юлга салсаң, әлеге кебек сукыр көйгә эшләү, гомумән, булмас иде.
Ышандырдың. Килештек. Тагын миңа шуны әйт: ул лабораторияне салмасак та, басуларыбыздагы туфрак составын белеп тора алыр идекме?
Белеп булыр иде, нигә булмасын. Район белән район, колхоз белән колхоз җирләре генә түгел, басу белән басу туфрагы арасында да үзгәлек бар. Ә инде туфрак структурасын тикшерү лабораториясе бу өзеклекне дә калдырмас иде. Икенче төрле итеп әйткәндә, сукыр игенчене күзле итәр иде. Җир-туфрак дигән нәрсә җанлы бит ул
Мин дә шулай уйлыйм, диде председатель, кулларын угалап. Әмма дөресен әйтмәде: лаборатория бинасын салу мәсьәләсендә кичә генә бөтенләй башка фикердә иде ул. Димәк, салабыз.
Талип бертын, оялчан кызлар кебек, башын түбән иеп утырды. Ул уйлады: инанган фикереңнән үз-үзеңне ваз кичәргә мәҗбүр итү кыен икән. Ләкин тормыш үзе шуны таләп иткәндә, үзеңнең кире фикереңне үткәрергә тырышу ахмаклык булыр иде.
Киңәшең өчен рәхмәт, фикереңне идарә членнарына җиткерергә тырышырмын
Мидхәт шуңа игътибар итте: председатель аның белән «син» дип сөйләшә башлады.
Иң мөһиме безнең эштә, Мидхәт, бер-береңнең киңәшенә колак салу. Мин, гомумән, яңа килгән белгечләргә зур өмет баглыйм. Чөнки аларда яңаны тою була. Шул ук вакытта ул практик кеше булырга, ниндидер тузга язмаган хыяллар белән мавыгып, эш кешеләренең башын катырмаска тиештер, минемчә. Шулаймы, юкмы? Мидхәт аның белән килешеп ияк какты. Шулай. Сиңа кадәр эшләгән агроном белән эшли алмадык. Китүенең сәбәбен сөйләп тормыйм. Килешмәдек и баста. Максатлар бер, ә карашлар башка иде. Колхоз белгечләре арасында агроном бездә почётта. Үзеңә бер ат, кирәк дип табасың икән, мотоцикл бирербез. Ярдәмче ышандырмыйм. Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында бер кызыбыз укый укуын, әмма ул яшь әле. Галләм абзый әйтмешли, авызында ана сөте кипмәгән. Озын сүзнең кыскасы, кабул итеп ал эшне. Хезмәт хакы бездә акчалата, завод инженерларыннан ким алмассың, артыграк та булыр Үзең соң өйләнгәнме әле, гаиләң бармы?
Өлгермәдем әле, Талип Кәрамович.
Өлгерерсең. Кача торган хәл түгел ул. Кызлар бездә ерып йөргесез, балсыз кабып йотардайлары бар.
Мидхәт, көлемсерәп, түбән карагач, Талип ирен чите белән генә елмаеп, куе төк баскан кул аркасын ышкыштырып торды.
Ә ул агроном кызыгыз кайчан кайтачак?
Бүген-иртәгә кайтып төшәр. Галләм абзый кичә үк көтә иде инде үзен. Күрерсең, үзләрендә торасың
Тамчы кич соң гына кайтты. Мидхәт яткан иде инде. Ул барысын да ишетеп торды. Менә картлар, урамда машина тавышы ишетелүгә, каударланып, кызларын каршы алырга кузгалдылар. Өйдә беравыкка ыгы-зыгы купты. Ахыр килеп, Галләм карт карчыгына чыкмаска кушты, үзем генә алып керәм, тышта суык, дип үзе, дөбер-шатыр килеп, ишегалдына ашыкты.
Капка янына ук килеп туктаган шофёр, сукрана-сукрана, Тамчының чемоданын кертте.
Галләм абзый, ничек торасың син бу төбәктә? Беткән идемени ындыр артындарак урын
Карт гүя аны ишетмәде:
Әйдә, кер әле син башта, дип кыстый башлады. Баллап, чәй эч. Аннары нигә бирегә төшеп утырдың, дип әйтерлегең калмас. Урын түгел бу, җәннәт, Фәрит туган, җәннәт.
Шофёр чәйдән баш тартып китеп баргач, Галләм карт, гөрли-гөрли, кызына дәште.
Исәнме-саумы, кызым. Имтиханнарың тапшыра алдыңмы? Рәхмәт, рәхмәт. Әйдә, кер инде, әниеңне дә куандыр.
Сүзләре тонык кына ишетелсә дә, Мидхәт бераз шәйлииде: ата-ана кызларының кайтуына, җитмәсә, имтиханнарын уңышлы тапшырып кайтуына куаныпмы-куаналар. Әнисе күзләрен дә чылатып алды бугай, Мидхәт аның лышык-лышык борын тартуыннан шуны аңлады.
Утырыштылар. Тамчы, чөйдә ят кеше киемен күреп, әтисенә сораулы караш ташлады бугай, шуннан әтисе:
Талип абыең үзе китергәч, яхшысынмадык инде, кызым, дип башлаган иде, калганын Мидхәт ишетмәде, кайсыдыр түр өйнең ишеген килеп япты.
Мидхәт үзе ишле семьяда үсте. Җиде бала, җидесенең берсе кул астына кермәгән. Тракторчы әтисенең башы басудан кайтмады. Аннары әнисе белән генә калдылар. Әле булса хәтерендә: әнисе, ул Казаннан кайтып керүгә, мич каршыннан алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә чыгар иде дә:
Ә-ә, улым, кайттыңмы. Рәхмәт, бик вакытлы кайттың әле. Әнә халык тирес чыгара инде, безнең абзар да чистартмаган, чәй эчеп ал да чык әле шунда. Күрше Гыйльметтингә әйткән идем, ун сум акча сорый, аңа бирергә түгел, сиңа да сала алмадым әле әнә, дип, шундук эш кушар иде.
Шулай да хәтерендә бер куаныч калган Мидхәтнең. Казаннан арып-алҗып кайтып керүе булды, әнисе аны шатланып каршы алды. Дөнья мәшәкате турында да сөйләмәде, килде дә аркасыннан ләпи-ләпи сөяргә кереште. Гадәти булмаган хәлгәме, башта Мидхәт оялды, нишләргә белми аптырый калды. Әнисе аның чәчләреннән сыйпый, күзләренә карый да күкрәгенә кыса, кипшергән иреннәре белән пышылдап: