Мидхәт ишегалдында чатыр чабып йөрергә кереште.
Әйдә, чабып кал. Талип абыең чаптыра башласа, физзарядка кайгыларың калмас. Агроном Садыйков та килгән мәлне иртән торуга шулай сикергәләнер иде, эшкә керешкәч, баш терәргә дә вакыты калмый башлады, бахырның. Ул да миндә торды бит. Талип эшләтә белә ул: Талипка тарма, тарсаң арма.
Мидхәт, тирән сулый-сулый, Галләм карт янына килеп басты.
Мин аны председатель белән тыныша алмады дип ишеттем, хакмы шул, Галләм абый? Әллә бераз күпертәләр дәме?
Хагын-нахагын кем белгән инде аның. Кайтып керсә зарлана торган иде. Игенчелектә звенолар оештырырга исәп иде, председатель каршы, дип. Кукуруз чәчүдә дә уртак тел тапмадылар. Садыйков квадратлап чәчтерик дип барды, тегесе, монысының ай-ваена карамыйча, рәт ара чәчтерде. Имеш, яшел масса күбрәк чыга. Пар калдыруда да бугазга-бугаз килеп беттеләр. Председатель Мальцев методын алга сөрде; Садыйков, безнең туфрак бай, культура артыннан культура чәчик, дип чиләште
Ни белән бетте соң бәхәсләре?
Ни белән бетсен. Эшләре райкомга җиткәч, егеткә китәргә туры килде. Райкомда Талипныкылар. Алай да чит итмәделәр үзен, туган авылына председатель итеп күчерделәр. Авылдашлары канәгать ди әнә үзеннән.
Галләм карт һавага карады, тәмәке төпчеген аяк астына ташлады да итек башы белән бөтереп алды.
Томалады бу тәмам, әй! Берәр фурман салам китерермен дигән идем, булмады инде болай булгач, чәнчелгере. Председатель рөхсәт кәгазен дә биргән иде.
Саламга кадәр председатель рөхсәт бирәмени?
Мидхәт шулай диюгә, Галләм карт аңа гаҗәпсенеп карап алды. Аның мыегы кебек үк чаларган киң кашлары бергә кушылды, авыз тирәсенә җыерчыклар өелде, маңгаендагы болай да тирән буразналар тагы да тирәнәеп китте:
Күренеп тора: бер дә тәҗрибәң юк әле синең, энем. Салам Салам ул крәчтияннең малы да, өй-каралты түбәсе дә дигәндәй. Хәзер генә әнә шифер уйлап таптылар. Сугыш елларында малкайларны шул бер салам белән асрадык. Азык җитмәгән елларны өй түбәләрен ачып ашаттык. Һәй, булды, күрдек инде, яңадан күрергә язмасын
Син, дим, ашарга керегез! дип дәште хуҗа хатын.
Беренче тойгылар сүрелә төшкәннән соң, Мидхәт «Берек» колхозының председателен күз алдына китерергә тырышып карады. Шул ук вакытта ул боларның үзе өчен кирәкмәгән бер кысыр кайгы икәнен дә бик яхшы белә иде. Вакыт менә нәрсә хәл итәчәк иде аларның үзара мөнәсәбәтен. Институтта бер профессор аларга: «Һәр кешенең дә бер талантына ике кимчелеге булыр», дип әйтергә ярата торган иде.
Мидхәтне алырга бригадир килде. Ак чырайлы, киң җилкәле, утыз яшьләр тирәсендәге кеше иде бригадир.
Тәкәллефсез генә таныштылар.
Комплекслы бригаданың башы Зариф Бакиров, дип, солдатларча кулын кысты ул Мидхәтнең.
Тарантаска менеп утырдылар.
Тиздән бу Галләм абзый турына вертолёт белән генә төшәргә калачак, диде бригадир, дилбегәне кулына алып, атка чөңгерде. Күрә торып, саз уртасына өй китереп салган. Яз җитсә, өенә су керә. Ике елга бер морҗа чыгарып тора. Китми генә бит шул урыннан. Урман якын, су-күл аяк очында, имеш.
Бригадир бик урынлы сукрана иде, ат көр генә күренсә дә, өй каршындагы саздан тарантасны көч-хәл белән тартып чыгарды.
Талип абый җибәрдеме?
Әйе, эшне кабул итә торыгыз. Агроном вазифасын үтәгән кызыбыз сессиядә. Ә эш муеннан. Бүген шуңа аптырый калдымәле. Нигә бу Талип абый килгән бер агрономны Галләм абзыйга урнаштыра? Үзе агроном булгангамы әллә? Хәер, үзләрен дә агрономнар гаиләсе дияргә була. Кызын да шуңа укыта бит. Чибәр, сылу кызлары. Исеме дә матур Тамчы.
Атың җилле күренә, диде Мидхәт, ә үзе бүлмәдә күргән рәсем турында уйлады. «Менә кем икәнсең син, кызыкай».
Кара биянең янбашлары ялтырап тора. Сазлыктан чыгуга ул, дилбегә какмас борын, җилле генә юртып китте.
Минем көйгә өйрәнгән. Такыр юлга чыктымы элдертә. Садыйков килгәч, аңа биргән идем, йөртә алмады малкайны. Кирәксә-кирәкмәсә, чыбыркы белән селтәнә. Бер тапкыр дулады бу. Алып китте, мин сиңа әйтим, тегеләй иттереп: тигән җиргә тия тәгәрмәчләр, тимәгән җиргә тими дә кала. Көчкә тарантастан сикереп төшеп калды агрономыбыз. Аягын каймыктырды, ике атналап больницада ятып чыкты.
Яхшы ат юлдаш, яман ат гүрдәш, диләр бит.
Бригадир атны тыкрыкка борды һәм, каршы килүче ике кешене күреп, атны туктатты да тегеләрне көтеп алды. Җил-җил килүче ир-егетләр, бригадирны күрүгә, адымнарын баса төштеләр, тарантаска җитәр-житмәс туктап калдылар.
Юкка йөрисез, Инсаф абзый, кибет ябык, Гөлсинә сельпога китте.
Ерактан ук күзгә ташланырдай шадра чырайлы Инсаф дигәне калын иреннәрен ялап куйды, кызарган күзләре белән иптәшенә карады.
Типте бия тәртәгә, болай булгач, диде икенчесе һәм борыла башлады, Инсаф аның фуфайка җиңенә ябышты.
Әйдә, Сираҗи, түбән оч Әһлиуллаларга. Аңардан көмешкә өзелми. Мин аңа теге атнада утын кисешкән идем.
Хәзер үк борылыгыз, Инсаф абзый. Саламга барасыз. Мин сезнең икегезне дә салам төяргә куйдым.
Сираҗи Инсаф тоткан җиңен тартып алды һәм теләр-теләмәс кенә идарә ягына таба кузгалып китте. Инсаф бригадирга ялварулы караш ташлады, кызарып беткән күз кабагын челт-челт йомгалап алды.
Хәзер әйләнәбез, Зариф энем, «эһ» дигәнче идарә янында булачакбыз. Безнең өчен борчылма.
Барсагыз үзегез генә барыгыз, бозмагыз Сираҗины! Тагын бер тапкыр исерек көе эшкә килгәнегезне күрсәм чакырмыйм мин сезне эшкә бүтән, Инсаф абзый. Кичә булды кичә төштән соң китеп югалдыгыз. Җитте!
Инсаф дигәне, уңайсызлану тойдымы, бер урында таптанып алды.
Анысын булдырырсың син Кеше хәленә керүче бармы хәзер. Үләм дисәң, авызыңа су салучы табалмассың бу колхозда. Күчтем киттем Наратбашка.
Садыйков сине анда бер көн дә тотмаячак. Синдәй эчкече башлар аның үзендә дә җитәрлек. Яхшылап әйтәм, Инсаф абзый, хәзер үк эшкә китегез. Ул нәрсәне кич чөмерергә дә өлгерерсез әле
Бригадир шулай диюгә, Инсаф теләр-теләмәс кенә идарә ягына таба китеп барды.
Менә шундыйлар да бар әле бездә, иптәш Бәдретдинов. Болай үзләре начар кешеләр дә түгел кебек, эшкә тотынсалар, кешедән ким эшләмиләр, ә менә бер ычкынып алсалар диңгез тубыктан гына кала, шул агуны эзләп, Наратбашка чаклы чабалар. Талип абый кыса төште үзләрен, аңардан шүрлиләр. Берәү шулай көн-төн салып йөри башлаган иде, тотты да авылдан куды.
Дөрес эшләгән.
Зариф, бик үк өнәп бетерми генә, агроном ягына сирпелеп алды. Атына чөңгереп, дилбегәсен тарткалап куйды.
Игенне кем игәр соң аннары, иптәш Бәдретдинов? Беләсегез килсә, механизаторлар җитешми бездә хәзер. Былтырларны егерме җиде балабыз унны тәмамлады, шулардан ничә егетебез армиягә китте, бишәүсе институтка керде, тик өч егетебез генә авылда калды. Кызлар турында әйтеп тә торасы юк, өлгергәнлек аттестаты алу белән, шәһәргә шылалар. Ел саен биш-алты механизатор пенсиягә чыга. Һәр эчкән кешене колхоздан куарга килеребез саерак шул, дускай. Эчеп эшкә килгән һәр кешене эштән куа китсәк Бригада буенча шелтә дә бирдек инде менә бу Инсаф дигәненә. Юк кына, акыл кермәсә керми кешегә. Миңа шелтә бирделәр дип, атна буе баш күтәрми эчте. Шуннан әнә әле булса мантыганы юк.
Атналар буе эчәр өчен акча кирәктер бит, каян ала соң ул аны?
Башын шуңа салган кеше эчәр өчен акча тапмый буламы. Һич югы, көмешкә куа башлый. Йә арыш бүрттерә, йә чөгендердән кайната.
Дәваларга кирәк аларны. Эчкече кеше ул авыру кеше.
Бригадир янә агрономга сәерсенеп карап куйды. Әмма бу юлы сүз сөрмәде артык яшьсендеме егетне, санга сукмавы идеме, катгый хөкем йөртүе ошамадымы.
Идарә каршында аларны көтеп торалар иде инде. Ике-өч машина туктаган, шул тирәдә халык урала, тарантас килеп җитүгә, аны уратып алдылар.
Саламга барабызмы, юкмы бүген, Зариф?