Әллә ниткән күңел җилкенүе тоя Гариф. Күңел түреннән яшьлек хатирәләре калкып чыга, моңа кадәр тыныч кына типкән йөрәк каядыр, ни өмет итептер ашкына башлый. Ул үз гомеренә туры килгән бар язны да авылда каршылый алмады. Аларның күбесе, сизелми-күренми генә, Казан шәһәренең асфальт җәйгән такыр урамнарында үтте. Шәһәр язы белән авыл язын, басу язын ничек чагыштырмак кирәк! Шәһәрдәге асфальт исеннән генә дә борыныңны тотар дәрәҗәгә җитәсең, чак кына әчкелтем, чак кына төчерәк тә сыман туфрак исен сулаган саен сулыйсы килә кошлар тавышы, шарлавыклар шавы, гөрләвекләр челтерәве! Юк, тиңләр җирләр таба алмый Гариф, адымын тизләтә төшеп, күкрәген тутырып-тутырып сулыш ала. Бу туган якларның һавасы да шифалыдыр, күрәсең, әгъза-буыннарга әллә ниткән дәрт иңгән сыман, атлаган саен атлыйсы килә.
Моңа чаклы Гарифка туган авылына бер тапкыр да кайтырга туры килмәде. Нишләмәк кирәк, җае чыкмады. Әнисе кайткалады, ә ул туган авылының нинди икәнен дә белми яшәде. Кызы Әдилә дә кайтмады шикелле. Хәер, Әдиләгә ни, монда туганмы да монда үскәнме дигәндәй Карамалы үзе шактый зур авыл икән. Кояш баешы ягында берничә яңа өй дә күренә. Шул ук тирәдә дәү-дәү биналар мәктәп, клублардыр инде. Арырак, ындыр артында җитештерү биналары, тегермән, үзәк урамның түбән очы су буендагы урманга барып төртелгән. Урман күрше авыл Наратбаш чигенә җиткән дә, кырт уелып, әрәмәгә әверелгән.
Нәкъ менә шунда Наратбаш авылы белән Карамалы чигендә Чәчәганак чокыры һәм шул чокырга батып калган газик. Чокырны чыгу белән, тау башлана. Тау өстеннән чана җиккән бер атлы төшеп килә. Атлыны күргәч, Гариф туктады, чокырны ничек чыгар икән бу юлчы дип күзәтә башлады. Арбага иртә, чанага инде соң булган бу көндә нинди адәм тәвәккәлләп юлга чыккан икән болай? Чокырны ничек үтәр?
Гариф, кызыксынып, атның чокырга төшүен күзәтте. Чанада ике кеше икән. Берсе хатын-кыз сыман. Карале син аны, аты шәп булдымы, чыктылар бит.
Гариф кузгалмады, аттагыларны көтеп алды. Гариф янына җитәрәк, хатын-кызы чанадан төште һәм, кала төшеп, җәяүләп китте. Гариф борын тишекләре киңәйгән атны һәм бүрек колакларын бәйләмичә, куян колакларыдай күтәреп куйган ат тотучы агайны ияк кагып кына исәнләшеп үткәрде дә юлдан атлаучы хатынны көтә башлады. Хатынның башында ак калфак, өстендә ак якалы чия төсендәге пальто, аякларында резинитек.
Хатын, килеп җитәр-җитмәс, күзләрен күтәреп, Гарифка карады. Аның күзләрен күрүгә, Гарифның йөрәге дерт итеп китте. Бик якын кешесенә охшатты ул аны.
Исәнмесез! Көттереп киләсез. Әдһәм абый кичтән үк көтә иде инде сезне.
Исәнмесез-саумысыз!
Бу хатынның, танышыр-танышмас борын, үзе белән артык ачылып китеп сөйләшә башлавы бераз сәеррәк тоелса да, Гариф аның адымына тигезләшеп атлап китте.
Гафу итегез
Сезне белүемә аптырый калдыгыз? Шулаймы, Гариф Әюпович?
Гарифка: «Шулайрак шул», дип, ияк кагудан башка әмәл калмады.
Карамалыга беренче тапкыр килеп төшкәч, мине дә шулай шаккатырганнар иде, исләрем китте, гайбәтләремә чаклы белеп торганнар, диде хатын, атлаган җайдан Гариф ягына сирпелеп карый-карый.
Сәер, күңел түрендә матур хисләр, язмы шулай тәэсир итә.
Шул мәлдә Саниясе белән танышулары күз алдына килә Гарифның. Күз алдында тулганган рәшә сыман язгы тыгыз һавада гүя Саниясе пәйда була: көләч йөзле, бераз хәйләкәррәк кыланышлы, зифа буйлы Ягымлы бәрхет тавыш Гүя ул җиргә иңгән дә аңа таба йөгерә, бөтен хәрәкәтендә нәфислек, гүзәллек, тик нигәдер Гариф янына гына килеп җитә алмый, һаман бер урында тулгана. Буй-сынына сыланып торган аксыл-зәңгәр күлмәгенең озын, киң итәкләре аякларына урала, шуңамы һаман килә алмый. Менә ул кузгалды, ләкин урман буендагы кар көртенә җитүгә, йөзтүбән капланды һәм шунда ук юкка чыкты Ниндидер мизгелдә Гарифка моңсу, бик моңсу булып китте. Шушы мизгелдә Саниясе сурәтенә кергән алиһә юкка чыккач, ул үзалдына сискәнеп куйды. Нәрсә бу, галлюцинацияме әллә?..
Гариф янәшәсендә атлаган хатынга карады һәм аңарда Саниясендәге таныш чалымнар күреп гаҗәпләнә калды. Текәлебрәк карады, тик икенче мәлдә инде ул хәтле охшашлык күрмәде. Юк, әлбәттә, кеше кешегә түгел, йолдыз йолдызга да охшамый, бу охшату язгы ямансу хисләрдән туган алдавыч сурәт кенә. Әлеге хатынга кырык яшьләр чамасы булыр. Күз төпләрендә инде вак-вак җыерчыклар, һавадан аермастай зәңгәр күзләрендә бер күрүдә үзенә җәлеп итәрдәй серле тылсым бар сыман. Атлаган саен, пальто чабулары ачылып китә, ак халат итәкләре күренеп ала, йомры тез башлары күзгә чалына.
Хатын, керфекләрен еш-еш каккалап, Гарифка караштыргалап барды, үзендә юлдашының карашын тоюга, калфагы астыннан чыккан чәч бөдрәләрен төзәштергәләп куйды.
Гаиләгез дә килә дигәннәр иде, Гариф Әюпович, үзегез генә килергә уйладыгызмы?
Гариф сер бирергә теләмәде.
Тап күзенә бастыгыз, рас әйтәсез, диде, ә үзе эченнән: «Карамалыда бар хатын-кыз да моның кебек чая-кыю булса, «өйләнәчәк» сиңа берәүсе, Гарифҗан, сак бул!» дип уйлап алды.
Мин монда ун ел гомер иттем инде. Авылда торуы рәхәт, күңелле болай. Тик мин үзем шәһәрдә туып үскәнгәме, юк-юк та Казанымны сагынып куям. Черек күл буйларында исәрләнеп бер йөгерәсем килә кайчакларны Туган-үскән җирләрне онытып булмый икән ул, бик сагына башлаганда төшләргә керә шул җирләр
Нигә алай дисез, Казан бирегә еракмы? Кайткалагыз
Их, шулай җиңел генә чыгып китеп булса икән ул. Эш. Авыруларымны ташлап китә аламмы? Ничә ел инде менә ординатурага барырга җыенам, әле булса тәвәккәлләп чыгып китә алганым юк.
Тәвәккәл теләк таш яра Алай Димәк, биредә больница да бар?
Утыз койкалык кына да Киңәергә җыенабыз, тагын егерме койкалык бина салырга ышандыралар, дип, хатын үзалдына елмаеп куйды. Ә Казанны сагынам дип болай гына әйтүем, Гариф Әюпович. Бер-ике ел торып карагыз әле шушы Карамалыда, аннары һич ташлап китәсегез килмәс.
Гафу итегез, баядан бирле сорарга ымсынып киләм, мине каян беләсез болай?
Бөтен республикага билгеле кеше бит сез, Гариф Әюпович.
Моңа чаклы мин үземне алай ук билгеле кеше дип уйламаган идем. Үзегез, күрәм, биредә табиб булып эшлисез. Изге эш ул табиб булу, гомер буена шул өлкәдә эшләгән кешеләргә хөрмәтем зур булды.
Рәхмәт инде, кинәндердегез берәүне. Ә бирегә килүем көтмәгәндә булды. Иремне авылга эшкә җибәргәч, үзең генә яшә дип тыпырчынып караган идем. Ир баш, хатын муен, диләр бит, түзмәдем, ике-өч ай үтмәде, төяндем дә килеп төштем. Хәзер күнектем инде, башта кыенсынган идем. Хәзер әнә тагын Наратбаш авылын өстәделәр. Шуннан кайтып килүем. Бер әбекәй әҗәл көтеп ята: балакаем, әллә нигә үләселәрем килми, ди. Ә үзе яшисен яшәгән инде, бичаракаем, туксан яшен тутырып узган.
Гариф пальтосын, салып, беләгенә ташлады.
Картлыктан дәва көчеңә күрә хезмәт һәм тыныч тормыш. Ә сездән аларга йомшак тел, игътибар
Авылга якынайган саен, юл өстенә җыелган сулар ешрак очрый, табиб хатын башта ул суларны урап-урап чыккалады да, бераз баргач, күлдәвекләргә бөтенләй игътибар итми башлады. Гариф, пычрак буласын белеп, аягына Казаннан ук өр-яңа солдат итеге алып кигән иде, юл уртасыннан атлады.
Карамалыга җитәрәк, ындыр артындагы яңа бина янында кешеләр күреп, юлдаш хатын:
Күрәсезме, сезне көтәләр, Гариф Әюпович. Хушыгыз, миңа бу якка, диде.
Хушыгыз. Рәхмәт сезгә, бергә атлый-атлый, озын юлны шактый кыскарттыгыз. Тик исемегезне генә белә алмадым.
Танышырбыз әле, Гариф Әюпович. Мине биредә белмәгән кеше юк.
Гариф аның кызларча җиңел-җиңел атлап китеп баруын күзләре белән озатып калды. Кыска вакыт эчендә әллә кайчангы хатирәләрне күңеленнән кабат кичерергә сәбәпче булган бу хатынга аның рәхмәте зур иде.