Илбарыс баһадир төптимерчегә ун бармагын тырпайтты.
Сатмыйм, дидем, баһадир. Мин аны үзем белән алам. Минем синең алаеңда буласым килә, баһадир.
Шулчак кол тимерче дәү чүкече белән җир идәнгә орды.
Беләге юан берне егар, белеме бар меңне егар, дигәннәр, хак әйткәннәр өлкәннәр, диде Агасике.
Кабаланма, диде баһадир колга. Ирекне җиргә баш орып алмыйлар, яу чабып алалар. Мин риза, Агасике, җыен. Китәсе көнне сиңа Адай хәбәр итәр.
Төптимерчедән чыккач, алар кием тегүчеләр, савыт-саба, чүлмәкчеләр урамнарыннан уздылар һәм төпсарай боҗрасына килеп чыктылар. Әнә төптәңре өе. Төптәңре Ирсанны күргән бер кеше аңа бил бөгә, ак юл тели. Кыска муенлы, иңенә бигүк күзгә ташланмаган чапан салган, башына туладан баскан кәләпүш кигән, күкрәгенә уч төбеннән зуррак кояш сурәте төшерелгән алтын тәңкә таккан төптәңре, юлыңда очрап, күзеңә туры караса, бер мәлгә каушап каласың. Бу кешедә Тәңре үзе биргән илаһи көч бар сыман. Үзенә шикләнебрәк караган, каршы килгәндә бил бөкмәгән кешене төптәңре туктатыр да: «Тәңренең көче чиксез, ул бер мизгелдә җир йөзендәге һәммәбезне юк та итә ала, шушы җирдә гөлбакча да булдыра ала. Җирдәге һәммә тереклек Тәңре кодрәте белән яши. Барча нигъмәт тә, җир куеныннан чыккан май да Тәңренеке. Тели бирә, тели тартып ала. Синең өстеңдәге чапан да аныкы. Ышанмасаң, кояшка бак, бераз карап тор», дияр.
Кеше күккә карый, кояшта күзе чагылудан ни кылырга белми, шуннан кеше төптәңренең сүзләренә ышана, аңа бил бөгә-бөгә китеп бара.
Төптәңре аларга каршы очрады. Баһадир да, уң кулы Адай да, күкрәкләренә кулларын куеп, аңа бил бөктеләр.
Төптәңре, алар белән исәнләшүгә, баһадирны җитәкләпалды, туры Аспарух илхан өенә алып китте. Илхан өенә ул, үз-үзенә ышанып, ишекне каерып ачып керде. Илхан аларны гаҗәпләнебрәк каршы алды.
Төкле аякларыгыз белән, кунаклар, түрдән узыгыз, диде илхан һәм чаршау артындагы хатынына нидер әйтергә өлгерде. Утырышыгыз, кадерле кунаклар. Каравыш, кунакларга кымыз китер!
Эчемлек тә биримме, илханым? дип, чаршау артыннан каравыш кыз килеп чыкты.
Ләкин кымызны каравыш кыз түгел, илханның хатыны алып керде, ул тыйнак кына кунакларга баш иде, чүлмәк белән кымызны түр яктагы таш өстәлгә куйды, чокырлар китерде. Шуннан ул баһадирны чаршау артына дәшеп алды.
Баһадир, каенсеңлем сине ярата. Атам-анам риза булсалар, мин Кызкуыш туенда аннан тоттырыр идем, ди.
Нәрсә сез анда пышылдашасыз?! дип, алар янына илхан килеп керде. Шул чакта урамда сөрәнченең Кызкуыш туена чакырган ораны ишетелде.
Мин баһадирны Кызкуыш туенда катнашырга котыртам, диде яшь хатын.
Котыртма, башта Өске Кирмәнне алып, угры Чалбай ханның башын Фанәгүргә җибәрсен, диде илхан һәм баһадирны түр якка алып чыгып китте.
Барысы да өстәл тирәли утырышкач, төптәңре сүз алды.
Илхан Аспарух, диде ул, кулындагы мөгезне кыса төшеп. Буйтур Аспарух, әйтче миңа, олуг хан нигә гел философ Иоанн Фасиан белән көннәрен уздыра?
Төптәңре, атам яуда яралангач, аны грек табибы терелтте. Алимче белән син булдыра алмадың. Әйтмә сүз грекларга, алар Болгарны утрак тормышка күчермәкчеләр. Алар миңа да якын халык. Хак, минем гомерем җәйләүләремдә уза Алай да, алай да, төптәңре
Хуш, диде төптәңре һәм мөгездәге эчемлекне күтәреп эчеп җибәрде. Хуш, илхан. Син дигәнчә булсын. Әмма ил өстенә яу килгәндә, Кубрат хан ни кылыр?! Греклар сиңа кылыч тотмас, грек Фанәгүрне, Кубрат хан җәйләүләрен якламас. Ханга элек болгар белән көтригур кирәк иде, хәзер грек кирәк булдымы?!
Мин олуг хан түгел, төптәңре. Мин бары тик илхан гына. Соңгы сүзне миңа әйтергә бирсәләр, мин дә грекларны яклар идем
Болгар грек түгел, аның дине дә, өне дә башка. Император илчесе Иоанн Фасиан Болгарга христиан динен таратырга килгән, империя Болгарны үз канаты астына җыймакчы
Менә илханның хатыны, килеп кереп, ирләрнең сүзен бүлдерде:
Ирләр, иртәгә Кызкуыш туе, баһадирга эчемлек бирмәгез. Аның кыз куасы бар, диде ул, башындагы калпак һәм күкрәкчә тәңкәләрен чылтыратып.
Җитте, җитте, хак сүз, җитте, без киттек, дип, төптәңре беренче булып урыныннан купты.
Аннан соң алар Батбай илханга сугылдылар. Өлкән илхан аларны колач җәеп каршы алды, түр якка алып кереп китте. Һәм каравышларына:
Эчемлек, ризык китерегез! дип кычкырды.
Алга килгән эчемлекләрне татып карагач, төптәңре Батбай илханга да шул ук сорауны бирде.
Бу сорауны көтмәгән өлкән илхан чокырны өстәлгә куйды, бертын шәмәхә эчемлеккә карап торды:
Кеше чүлмәк түгел, төптәңре, аны чиртеп карап кына белеп булмый. Атамның философны сынап каравыдыр
Җавап төптәңрене канәгатьләндермәде, әмма илханның кырт кисмәве аңа ошады.
Илхан, атаң картайды, ә син өлкән углан. Атаң әнә үзе үк, эт картайса ятып өрер, ди. Ятып өрергә генә калды атаңа, өлкән илхан. Яу чабарга кирәк. Кардәш хазарларга түгел, антларга, маҗарга, угорга. Ә олуг хан кул кушырып утыра. Өске Кирмәнне Чалбай хан алды. Кирмәнгә каршы кимендә ике төмән алай җибәрергә иде, ә олуг хан бер төмән йырмач алай җибәрә. Чалбай ханның баһадирны җиңеп куюы бар. Олуг хан булсаң, син ни кылыр идең, илхан?
Минме? диде Батбай һәм тураебрак утырды. Мин иң әүвәл Фанәгүрдән грекларны куар идем, тугандаш хазар каганына барып баш орыр идем.
Төптәңре як-ягына карап алды, түшендәге кояш сурәтен сыйпап куйды.
Ышанычны ышаныч аша табалар, илхан. Мин сине олуг хан итү өчен сәләтем кызганмам, кирәк икән, гомерем дә бирермен. Баһадирга ышан, илхан. Баһадир да Кубрат хан яклы түгел, ул да олуг хан корбаны. Хәбәр итүләренә караганда, Чалбай ханда бер төмәнгә якын алай бар, диләр. Ә баһадир бер йырмач алай белән кирмән алырга бара. Олуг хан греклардан болгарларны богаулатмакчы. Патрикий Симеон, чиркәүгә куяр өчен, ханшаның сурәтен ясый. Иртәгә булмаса, берсекөнгә чиркәүгә чаң сугарга кыңгыраулар эләрләр. Ул чиркәүне төзетергә түгел, җимерергә кирәк, җимерергә, җир белән тигезләргә!
Булмастай эш бу, төптәңре. Рум белән Болгар солыхта, император белән олуг ханның балалары ярәшкән.
Ярәшсен, ярәшсен, илхан, ярәшсен. Бетерергә! Кызкуыш туенда мин кан кардәшләребез хазарларны күрергә телим, кара сакаллы, мәкерле грекларны түгел. Сер итеп кенә әйтим, Батбай илхан, Йулыш каганның уң кулы Җаек бәкнең кызы бар. Ай да ай, ул да ай. Керфекләрен кагып бер караса, күзләреннән гөлләр тама. Йулыш каган Кубрат хан белән туганлашмакчы, хан кызы Чәчкәгә яучылар җибәрмәкче икән. Син дә яучы җибәр Җаек бәккә, илхан. Юк, Биләмҗиргә үзең илче булып бар. Шунда әйтерсең сүзең Җаек бәк сиңа үзенең җәйләүләрен бирер, Йулыш каган уң кулы итәр.
Төптәңре, миңа атам биргән җәйләүләр дә бик җиткән. Алай-җаным өч төмән, ыру-җаным биштән узды. Чор каласы Тимер Капка минем кулда. Анда минем тарханым утыра, тау халыкларыннан ясак җыя. Атама каршы сүз катсам, кавханнары ишетер, атам мине ат койрыгына тактырыр, Кодрак илханга тәхетен бирер.
Тәхетне олуг хан түгел, Тәңре бирер сиңа, илхан. Сиңа язды тәхетне Тәңре, син утырасы Болгар тәхетенә. Бүген утырмасаң, иртәгә, иртәгә утырмасаң
Тәңрегә инанам, атама ышанам, төптәңре. Тыел, көчләмә мине. Баһадир, әйт, хак сөйлимме мин? диде Батбай, чарасызланып.
Илхан хаклы, төптәңре. Ана таба, ата бага, Тәңре юл сала адәмгә. Язмыштан узмыш юк.
Хак, баһадир, хак! Мин дә, төптәңре, язмышым Тәңрегә тапшырырга булдым
Миңа дин дә, ил дә, тәхет тә кирәкми, дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә атлады төптәңре. Син борчылма, баһадир, Батбай илхан барысын да мин дигәнчә эшләр. Күктә Тәңре, җирдә мин. Мин илханнарны шулай сыныйм. Илгә булган игелекләрен сыныйм. Сыналган бер откан, сынаган ике откан. Батбай илханда өмет бар, ул уйланыр-уйланыр да минем белән килешер. Аңа башка юл юк. Башка юллар ябык аңа.