Кодрак илхан белән Балкырга төптәңре кермәде. Алар белән боткасы пешмәсен ул сизә иде. Аннары Батбайдан аның шактый кәефе кырылып чыккан иде. Әмма өлкән илханга барыбер ышанычын җуймады. Җаек бәк кызы төркидә бер чибәр. Килерсең әле, илхан, төптәңрегә, килми чараң калмас
Кәефе кырылгангамы, төптәңре сарай каравылчыларына рөхсәт тәңкәсен дә күрсәтмәде. Әмма каравылбаш аны туктатты, айбалталар чалыштырылды.
Илбарыс алга чыкты.
Каравылбаш, төптәңреңне танымыйсыңмы әллә?
Таныйбыз, Илбарыс баһадир, таныйбыз. Олуг хан боерыгы.
Төптәңре алтын тәңкәсен чыгарды, каравылбашка күрсәтте, аңа карап баһадир да тәңкәсен чыгарды.
Төптәңренеке алтын, синеке көмеш кенә, баһадир, дип шаяртты каравылбаш. Каравыл алыплар мәргән баһадирны кыз туйлары саен уздырылган ярышларда күрәләр, аның өчен горурланалар иде.
Төптәңре баһадирны үз өенә алып китте. Ялгыз яшәгән төптәңренең ишегалды гөлбакча иде. Кем үстерә,кем карый бакчаны һичкемнең күргәне юк. Өй ишегенә җитәр-җитмәс, төптәңре кулларын күтәрде һәм, баһадирны гаҗәпкә калдырып, ишекләр үзлегеннән ачылып киттеләр. Ул да түгел, алар каршында чуендай кара гарәп пәйда булды. «Әллә җир астыннан чыкты инде бу җен-пәри?» дип уйлады баһадир һәм, гарәпкә карый-карый, түргә узды. Гарәпкә төптәңре нидер әйтте, кол шундук ялтырап торган мәрмәр өстәлгә эчемлек, җиләк-җимеш китереп куйды, һәм күз каршында торган гарәп кисәк кенә күздән югалды. Баһадир шомлана калды, куркынып төптәңрегә карады. Төптәңре гүя аны күрми иде, ул бик тәфсилләп алтын чокырларга эчемлек коя иде.
Эч, баһадир, минем сиңа сүзем озын булыр.
Эчеп куйдылар. Янә өстәл янында кара гарәп пәйда булды һәм, кыяр-кыймас кына:
Кымыз биримме, ширбәтме? дип сорады.
Икесен дә китер, диде, гарәпкә карамый гына, төптәңре. Кипкән балык та керт.
Гарәп күз ачып йомганчы, көмеш табакка салып, сораган ризыкларны китереп тә җиткерде. Төптәңре алтын чокырларга тагын эчемлек койды.
Эч, углан, эч. Олуг хан сине барыбер Кызкуыш туенда йөгертмәс. Аның өчен сиңа йә аны юк итәргә, йә тәхетен Батбай илханга биргәнен көтәргә туры киләчәк Хак, хак әйтәсең, син аны хөрмәт итәргә тиешсең, сиңа ул бик күп изгелекләр эшләде. Иң яхшы сарай мәктәбендә укытты, грекча язарга, укырга өйрәтте. Укытучыларың грек булгангамы, син дә әнә аларны яклап утырасың.
Мин сиңа, төптәңре, бу сүзләрне әйтмәдем. Каян белдең?
Җиргә кояш төшми тормый, баһадир, илгә сүз чыкмый тормый. Чәчкәне сөюең илханнарга да, ханшага да билгеле. Олуг хан да беләдер. Чәчкәгә җыр чыгаргансың икән, тыңладым, колакка ятышлы, күңелгә җылы өсти җырың. Җырны ханша Аппак та яратып җырлый. Син җыр җанлы кеше, ә олуг хан синең кулыңа кылыч тоттырды. Курайда яисә башка көй коралларында уйнарга иде сиңа. Фанәгүрдәге Рум халкы әнә атна саен диңгез буена төшә, җырлый, бии, күңел ача. Без дә Чәчкә бәйрәмнәрен уздырдык, килешле җырлар ишеттек, кыз оланнар, ир теләп, диңгезгә чәчәкләрдән тезгән таҗлар ташладылар. Болгар халкы да бәйрәм итә белә, баһадир, белә. Тик христиан дине генә канат астына җыймасын иде аны. Тиздән барысы да үзгәрер, баһадир. Нил буйларыннан сарациннар кузгалган икән, базилевс шәһәр арты шәһәр, дәүләт арты дәүләтен югалта. Минем дә Патшакалада шымчыларым бар, баһадир. Хәбәр итә торалар. Император Ираклий алай җыя икән, сарациннарга каршы чыкмакчы. Тиздән базилевсның да Болгардан кайгысы китәчәк. Император итәк астыннан ут уйната, ул хазарлардан коллар ала, аларга корал сата икән. Император ике куянны берьюлы тотмакчы: ике туган халыкны үзара сугыштырмакчы. Карап карыйк, башта сарациннар белән үзе алышып карасын әле. Улы Юстиниан тиздән Чәчкәне алырга килер. Ә ул арада
Бу дөрес түгел, төптәңре, дөрес түгел!
Сарациннар, империя җирләренә керә алмаганда, Тимер Капка аша Болгарга ташланырлар. Болгарны үзенеке итүөчен, базилевска Кубрат хан белән кардәшләшү кирәк. Император моңа ирешер, ирешеп тә килә бугай инде. Мин өметемне җуймыйм әле, баһадир. Батбай илхан акылга утырыр, Йулыш каганга барып баш ияр. Сиңа, баһадир, әйтер сүзем шул: Өске Кирмәндә Мангыш тарханның кызы бар. Йөзе кояш, керфекләреннән нур тама, кашлары җәя, авызы уймак, буй-сыны кипарис диярсең, гүзәлләрнең гүзәле. Чалбай хан күптән кодалап йөри диләр кызны. Угры ханга Мангыш тархан бирмәгәндер, шуннан Чалбай хан кирмәнне басып алгандыр. Кирмәнне алсаң, Кызкуыш туе булдыр һәм туйда шул кызны ку. Шул булыр сиңа минем сүзем, баһадир
Юата алмады баһадирны төптәңре, егетнең йөрәген күптән хан кызы Чәчкә биләгән иде инде.
Мин Чәчкәне сөям, төптәңре, мин аның өчен, кирәк икән, үләргә дә әзер.
Ахмак, дивана. Кызлар өчен ирләр үләме?! Ирне ир итүче сыйфат батырлык. Батыр булып җиңеп кайтсаң, илдә бер чибәргә өйләнерсең. Хан кызлары бары тик илханнарга гына язган.
Эчендә давыл дуласа да, төптәңрегә кайтарып сүз әйтмәде баһадир. Тик төптәңре озата чыгып капкага җиткәч кенә:
Хан кызы Чәчкә дә мине сөя, диде.
Бу юлы төптәңре дәшмәде, баһадирның сүзен колак яныннан уздырды, әмма кунак китеп барганда:
Егет кешегә сөю гаеп түгел, сөймәү гаеп, баһадир, диде.
Күктә йолдызлар җемелди, Каф тавы артыннан иренеп кенә мөлдерәп тулган ай күтәрелеп килә. Күп тә үтмәде, бөтен тирә-юнь ай нурына күмелде. Ярсулы, тәвәккәл иде бу мәлдә баһадир. Ни өчен? Ул моны үзе дә белмәде. Мәгәр күңеленә хәтәр коткы утырган һәм бертуктаусыз кытыклап, күңелне котыртып тора иде. Төптәңренең сүзләре егетне тәмам ярсытты, бәгыренә ачуташ салды, йөрәгеннән кан тамардай итте. «Чәчкәне, аның сөйгәнен, император улы Юстинианга бирәләр, һәм ул аны тиздән килеп алачак. Бәлкем, ул киткәч үк булыр»
Илбарыс баһадир, йөгерә-атлый, ярсынган йөрәгентыя алмаудан гаҗиз булып, хан сарае капкасына юнәлде. Каравылчылар, дәшми генә, баһадирның юлын бүлделәр:
Олуг хан ял итә, берәүне дә кертергә кушмады.
Миңа олуг хан кирәкми, миңа ханша кирәк, кызыЧәчкә!
Чәчкә анасы белән диңгез буендагы Кызсарайга китте, баһадир.
Миңа олуг хан кирәкми, дисә дә баһадир, Кызсарайга таба кузгалгач, төптәңре сүзләрен Кубрат ханга җиткерә алмавына үкенү тойды. Әмма аны барыбер олуг хан янына уздырмаслар иде. Ырып-ерып керә кала икән, каравыл алыплар аны ябып куячаклар. Кубрат хан каравылга иң батыр алыпларны куя. Булган хәлне ханшага җиткерерләр. Кызсарайга ул ничек тә үтеп керер. Ә ханша аның сүзләрен иртәгә үк олуг ханга әйтер. Илбарыс баһадир диңгез буендагы Кызсарайга йөгерде, аның артыннан һау-һаулап каравыл этләре өреп калды. Диңгезгә җитәрәк каршысына ике сакчы килеп чыкты, икесе ике яктан култыклап алдылар.
Илбарыс баһадир бит бу, диде берсе. Кичер, баһадир. Без сине шымчы дип белдек.
Каравылчылар китеп барды, баһадир Кызсарай янына килде. Баһадир диңгез яклап тез тиңентен судан Кызсарай диварына җитте. Сарайда, ханша бүлмәсендә ут яна. Чәчкә бүлмәсендә караңгы, ут юк. Димәк, анасы белән кич утыралар. Кыз белән ана арасында нинди сүз булмас. Баһадир, диңгез ярыннан килә-килә, капкага җитте. Бу капкадан кереп булмаячак. Баһадир яр як капкага юнәлде. Капкага якынлашуы булды, эчтә каравыл дәште:
Һәй, кем бар анда?
Баһадир дәшмәде, Кызсарай янында ят кеше күрсәләр, каравылчылар сөрән салачак, анда инде качып котылам димә. Баһадир дивар буйлап көнбатыш якка күчте. Монда кечкенә яшерен ишек бар иде. Мәгәр монда да каравылның аяк тавышлары ишетелде. Әйе, сарайга керим димә. Бердәнбер чара: ыргак ташлап, аркан белән менү. Моның өчен кимендә дүрт-биш кул буе аркан кирәк. Күп уйлап тормастан, баһадир өенә йөгерде, ыргаклы аркан алып килде. Ыргакны ишектән шактый читкә китеп ташлады. Ләң-ләң этләр өрә иде, каравыл ыргак тавышын ишетми калды. Баһадир өскә үрмәләде. Менә ул инде дивар өстендә. Баһадир ыргакны кире яктан эләктерде һәм сак кына йортка төшә башлады. Инде төшеп җиттем дигәндә генә, урам яклап кече капканы дөбердәтә башладылар. Баһадир җиргә сикерде, караңгы почмакка посты.