Илбарыс баһадир хан биргән әйберләрне артында басып торган ярдәмчесенә сузды, бирде дә хан алдында бил бөкте.
Олуг хан, атам, йөкләгән ышанычың аклармын. Итил-Чулман буендагы халыклар белән сәүдә эшләрен җайга салырмын. Болгарның Өске Кирмәнен кайтарып алу өчен гомеремне дә кызганмам.
Сувар кавхан, орыш атларының башы, баһадирга иң яхшы атларны бир, диде хан, орышларда даннары арткан алыпларым бир. Хан карашы белән алостаз Дәянны эзләп тапты: Алостаз Дәян, сине Илбарыс баһадир белән җибәрәм. Мин әйттем!
Алостаз Дәян, озын, чандыр гәүдәсен урталай бөкләп, ханга ризалыгын белдерде.
Инде ашагыз, эчегез, диде хан. Табыната, кыста кунакларны, китер кымыз, китер әче бал.
Ашап-эчкәч, табындагылар шаулаша башладылар. Кубрат хан ханша Аппак белән киңәшеп утырды. Шуннан хан кинәт күтәрелде дә:
Халаек, кунаклар килү хөрмәтенә, илхан Кодрак белән Илбарыс баһадир юлга чыгу хөрмәтенә иртәгә диңгез буенда Кызкуыш туе уздырырга булдым. Сөрәнчеләр, халыкка бүген үк оран салыгыз. Мин әйттем.
Көтелмәгән бу хәбәрне күтәреп алдылар, өйләнмәгән баһадирларның түбәләре күккә тиде, баш киемнәре чөелде, ул да түгел, сөрән салучылар, иртәгә Кызкуыш туе, орыш уеннары була, дип оран сала-сала, калага чыгып киттеләр. Барысы да белә иде: бу төндә, бу төндә генә түгел, бу ике төндә бер генә кыз да керфеген йоммаячак, сөйгәнен-сайлаганын уйлап чыгачак, Тәңредән сөйгәненең куып җитүен теләячәк.
Кодрак илхан да, Илбарыс баһадир да юлга Кызкуыш туеннан соң гына чыгып китәргә өстәмә боерык алдылар. Шул боерыкны алганнан соң, Илбарыс баһадир урынына килеп утырды һәм Чәчкәдән күзен дә алмады. Ханша баһадирның бу карашын тагын ошатып бетермәде. Мәҗлес тәмамланып бетәр-бетмәс, Чәчкәне ияртеп чыгып китте.
Аш бүлмәсендә Кубрат хан һәм яучылар гына калды.
4
Башта төптәңре Ирсан Илбарыс баһадирны эзләп табарга булды. Ул да кимсетелгән кеше, бүген-иртәгә Өске Кирмәнгә китә, төптәңре аңа да күңеленә килгән шиген сөйләргә тиеш. Ятим бала аны ярата, хөрмәт итә, аңа ышана. Ятим угланны Кубрат хан кимсетте. Дөрес, углан юкка өмет итә, булмастай хәлне өмет итмәсен иде. Әйтергә кирәк, хан кызы Чәчкәгә өмет тотма, дияргә кирәк. Баһадир аны аңлар, ул аны улыдай якын күрә. Ни өчен? Төптәңре белә дә, белеп тә бетерми кебек иде, әмма ниндидер бер аңлашылмаган хис аны шул балага тарта иде. Әллә инде анасын яраткангамы?.. Әллә мәхәббәт дигән нәрсә шулай аналарыннан балаларына күчәме?.. Тәңре үзе шулай яздымы икән әллә аңа?..
Иң әүвәл Илбарыс баһадир аңа ярдәм итәр. Кубрат хан картайды, әнә үзе үк, эт картайса ятып өрер, дип әйтә. Аның урынына илханнарның берсен хәзерләргә кирәк. Кемне, кайсы угланны?.. Менә монысы караңгырак иде әле төптәңре өчен, әүвәл илханнарны сыныйсы бар иде. Кайсы нинди уй белән яши?.. Бу эштә Илбарыс баһадир төптәңренең беренче ярдәмчесе булыр. Углан илханнар белән бергә уйнап үсте, бер табыннан ашады, бертөрле кием киде. Әйе, олуг хан булып бары тик төптәңре Ирсан теләгән илхан гына ак киездә күтәрелергә тиеш.
Ишегалдына төптәңре килеп керүгә, кораллар караштырып утырган Илбарыс аптырый калды.
Углан, әйдә әле йөреп керик, диде төптәңре, күңел тынычсызлыгын сиздереп.
Баһадир төптәңрегә карусыз иярде. Урамга чыктылар, илханнар яшәгән урамга юнәлделәр. Сөйләшмәделәр, күңелләр сөйләште. Илбарыс баһадир бу кешегә гадәтләнеп килә иде инде.
Углан, диде төптәңре, үз урамнарына килеп чыккач. Углан, ташлама мине. Мин синең кебек үк ятим кеше. Төптәңре туктады да баһадирның күкрәгенә кагылып алды.
Илбарыс баһадир ни кылырга белмичә каушап калды:
Төптәңре, төптәңре, мин сине ташламам, мин сине атамдай якын күрәм, диде.
Тел очына рәтле сүз килмәде.
Углан, мин синең анаңны ярата идем, өйләнмәвемнең сәбәбен беләсең Олуг хан теләмәде Сиңа ул кызы Чәчкәне бирмәс, кансыз ул, шәфкатьсез
Олуг хан андый түгел, түгел, төптәңре. Әйтмә алай, минем сиңа рәнҗүем бар
Рәнҗе, диде, кисәк кенә читкә тайпылып. Рәнҗе, баһадир, рәнҗи-рәнҗи кимсетел Һәм төптәңре борылды да китеп барды.
Баһадир кире өенә кайтты, әмма төптәңре белән очрашудан соң тиз генә йокыга китә алмады.
Иртән баһадирны уң кулы Адай уятты:
Баһадир, баһадир, кояш чыга, Тәңредән матур көн телик.
Матур көн телик. Адай, төптимерчегә барыйк, яхшы кораллар алыйк. Төптимерче ясый коралларның асылларын.
Яңа туган көнне каршы алгач, ашадылар-эчтеләр дә тимерчеләр урамына киттеләр. Тимерчеләр урамына килеп кергәндә, анда чаң да чоң тимер чүкиләр иде инде. Тимерчеләр Кубрат хан алаена калканнар, сөңгеләр, кылыч, хәнҗәр, уклар, бик оста итеп очлым, күкрәк, терсәк, тез башы каплагычлары ясыйлар иде. Көбә ясаучылар аерым көбәне фарсыдан килгән осталар ясый. Әйбәт кылычларны, хәнҗәрләрне, ятаганнарны греклар җитештерә. Баһадир таныш грек алачыгына юнәлде. Төптимерче грек, аларны күрүгә, җирән сакалын сыпырып, ике куллап күреште, түрдәге сәкегә әйдәде. Тимерченең билендә үгез тиресеннән теккән алъяпкыч, чылгый мыегының очлары көйгән, күзләрендә мут елмаю. Алачык түрендәге сәкегә утырышкач, төптимерче тамак кырды:
Баһадир, хак булса, миңа җитте: сине олуг хан Өске Кирмәнгә җибәрә икән?
Җибәрә, төптимерче. Шул сәбәпле миңа корал кирәк.
Болай булгач, диде төптимерче һәм, кузгалып, ләгәндә кулын юып килде. Тавир, күрек басуың туктатып тор әле.
Сине түләү борчый кебек, төптимерче?
Тимерче Агасике коралларын алтынга гына сата, баһадир. Белеп кердегезме икән?
Белеп кердем, төптимерче Агасике. Белеп кердем. Әүвәл коралларың күрсәт, оста.
Корал булыр ул. Тавир, чыгар тауарны, барысын да чыгар. Баһадир әнә Өске Кирмәнгә яу белән китә, ә анда минем кардәшләр дә бар. Алып бармас микән төптимерче Агасикене дим, ә?
Җаны теләгән җылан ите ашаган, төптимерче. Ниятең изге булса
Әй, Тавир, уклар да китер.
Юк, төптимерче, укларны синнән алмыйбыз. Укны грек ясый белми, укны болгар оста ясый.
Анысы хак, диде Агасике, килешеп, аннан соң баһадир каршына өелгән коралларга ымлады. Болар барысы да минем кулдан узды, баһадир. Юньгә бирәсем килми диюем
Хикмәтле кеше иде төптимерче. Гомере буе диярлек Фанәгүрдә яши, әмма үз диненә ышана, муеныннан тәресен салганы юк. Кайбер греклар исә, болгарларга килеп төшүгә,далага чыгып китәләр, үз йолаларын бөтенләй оныталар. Болгарларның иркен яшәүләре, гореф-гадәтләре ошый булса кирәк. Канун кешене кимсетә, буйсынырга мәҗбүр итә, ә болгарлар бернинди канунга да буйсынмыйлар, аларның беркатлы, әмма кешене рәнҗетми торган гореф-гадәтләре бар. Канун астында тыелып, басылып яшәгән кеше, далага качып күчмә халык арасына эләккәч, иркенләп сулыш алып куя. Менә кайда икән ул җәннәт, ә аларга чиркәү әһелләре, ул җәннәтне үлгәч кенә күрерсез, диләр.
Баһадир кораллар өчен төптимерче Агасикенең учына уннан артык көмеш дирһәм салды. Төптимерче дирһәмнәрне алъяпкыч кесәсенә койды, уңлы-суллы чукынып алды. Шуннан соң гына тимерчеләренә кул изәде, янәсе, башлагыз.
Төптимерче алачыгында өч-дүрт кол тота иде. Кубрат хан тарафыннан болгарларга кол тоту тыелса да, Румнан күчеп килгән осталарга рөхсәт ителә иде. Бүген тимерчедә ике кол эшли. Берсе чүкеч белән эш итә, икенчесе күрек баса. Дәү чүкеч белән эш итүче кол аксыл чәчле, зәңгәр күзле, урта буйлы адәм иде. Баһадир аның юан беләкләренә карап торды-торды да:
Агасике, сат миңа бу колың? диде.
Грек хәйләкәр елмайды, кол ягына күз төшереп алды, аннары, чылгыйланып килгән, очлары көйгән мыекларын сыпырып:
Колым сатмыйм, мин аны үзем белән алам, диде.
Кил әле бире, диде колга баһадир. Әй син, бире кил, дим!
Кол теләр-теләмәс кенә алар каршына килеп басты. Баһадир аны янә баштанаяк карап алды.
Мин аны шул ике-өч ел эчендә менә дигән тимерче иттем, баһадир.