Төптәңре әкрен генә кузгалды да хан каршына килеп баш орды.
Олуг хан, ханнар гомере белән төптәңре эш итми, ханнар гомере белән бары тик Тәңре үзе эш итә. Мин исә бары тик синең колың гына, олуг хан, диде.
Мәҗлестә шау-шу купты, әле генә күз алдында күрәзә һәм илаһи кодрәткә ия төптәңре гап-гади кеше булды да калды. Кара син аны, төптәңре бер дә күктән төшмәгән икән бит, ул да безнең кебек үк кеше икән ләбаса. Инде күрегез, кардәшләр, Болгарда Кубрат ханнан да акыллы кеше юк икән бит! Төптәңре түгел, олуг хан Кубрат үзе Тәңре илчесе
Византиядән килгән яучылар хөрмәтенә җыелган мәҗлескә буйтурлар, кавханнар, тарханнар да чакырылды. Илбарысбаһадир да табында утыра. Мәрхүм Саклаб кавхан угланы Илбарысның хан гаиләсендә тәрбия алуын чит илдән килгән кунаклар да беләләр иде. Сарайда җыелган мәҗлесләрдә Илбарыс баһадир һәрчак илханнар белән янәшә утырды. Бөек Болгар дәүләте башы Кубрат хан шат иде. Шатланмаслыкмы, моннан җиде ел элек ярәшкән кызына яучылар килде. Булачак кияү дә исән-сау икән, кызлары да исән-имин буй җиткерде. Әмма кызның анасы ханша Аппак борчулы иде. Ул әле кызына карый, әле хан гаиләсендә тәрбия алган Илбарыс баһадирга; егет исә Чәчкәдән күзен дә алмый, әйтерсең соңгы тапкыр күрә. Моны күреп-күзәтеп утырган ханша түзмәде, Илбарыс угланга тамак кырды, Илбарыс углан, сиңа әйтәм, гел бер Чәчкәгә генә карап утырма, кунаклардан яхшы түгел, янәсе. Әмма Илбарыс баһадир, ханшаны әллә ишетте, әллә юк, ихтыяр көчен җуйган берәүдәй, һаман хан кызы Чәчкәгә карап утыра бирде. Ул өмет итә иде әле. Бәлкем, соңгы чиктә булса да олуг хан биргән вәгъдәсеннән ваз кичәр кызы Чәчкәне базилевс угланы Юстинианга бирмәс. Белә бит олуг хан, аның кызын баһадиры Илбарыс та ярата, белмәмешкә салышса да белә. Теләсә, олуг хан кызы Чәчкәне баһадирга да бирә ала, төркиләрдә хан кызларын баһадирларга бирү тузга язмаган гадәт түгел. Әмма моңа барырмы олуг хан? Юк, бармас. Ханның шатлыгы йөзенә үк бәреп чыккан: илханияләрне илханнарга кияүгә бирү ул сәясәт, бер гаилә кору гына түгел. Ул гынамы, Чәчкә белән Юстинианның кавышуы ике халыкны кызыл җеп белән бәйләр. Мәгәр нык булырмы ул җеп? Чак кына тартылуга да өзелеп китмәсме?.. Юк, өзелмәс, император Ираклий белән Кубрат ханның дуслыгын ныгытыр. Әйе, юкка өмет итә Илбарыс баһадир, юкка. Яучылар белән әнә рәссам да килгән, иртәгә ул Чәчкәнең рәсемен ясарга керешер, аны Румга алып китәрләр, булачак кияве Юстинианга күрсәтерләр. Күрер дә кияү хан кызын, таң калыр. Никадәр гүзәллек!
Күрә бит, белә бит Илбарыс баһадир, Чәчкә үзе дә Патшакалага китәргә теләми. Әмма аны барыбер Патшакалага алып китәрләр. Бүген түгел икән иртәгә, иртәгә түгел икән Заманында Тугры хан кызы Аппак та үз җәйләвендәге бер баһадирны яраткан булган, әмма Тугры хан кызының теләге белән исәпләшеп тормаган, тоткан да Аппакны Кубрат ханга биреп җибәргән. Горур һәм тәкәббер көтригур кызы да атасы әмеренә буйсынгач, йомшак табигатьле, ата-ана сүзеннән беркайчан да чыкмаган Чәчкәгәме каршы тору?! Бәлкем, Чәчкә дә тора-бара анасына охшар. Кирәк чакта, Аппак Кубрат хан белән орышларга да чыккан, диләр. Хәзер дә Кубрат хан ханша белән киңәшмичә бер эш тә кылмый. Башта киңәшә, соңыннан үзенчә кылса да киңәшә
Иң әүвәл көмеш табакларда ризык-нигъмәтләр килде, аннары Алан иленнән китерелгән озын муенлы җиз амфоралар белән грек эчемлеге куйдылар. Кайсын мөгезгә, кайсын җамаякка салып, кем ни тели, шуны койдылар.
Кунаклар, кардәшләр, аксакаллар, кавханнарым, тарханнарым, дип сузыбрак башлады Кубрат хан, аннары истәлекчегә күз төшереп алды. Истәлекче, яз. Эт елында мин, Бөек Болгар ханы Кубрат, үземнең җәйләүләремне илханнарга бүлеп бирергә булдым. Мин картайдым, эт картайса, ятып өрер, дигән Атилла бабабыз. Менә шушы мәҗлестә кунакларым алдында мин
Табын өстендә «аһ» дигән аваз эленеп калды. Кемдер елап җибәрде, кайберәүләрнең күзләре дымланды, бары тик төптәңре генә, дөрес ишетәме колагым дип, тын алырга куркып утырды. Төптәңренең йөзендә куаныч чалымнары күреп, Кубрат хан күзен-кашын җимерде. Юкка куанасың, мин беркая да җир астына да, Тәңре янына күккә ашарга да җыенмыйм, бары тик җәйләүләремне генә илханнарга бүлеп бирәм дигәндәй, кырыс кына карап алды. Хан торып басуга, табын тып-тын булды.
Аксакаллар, кавханнар, минем биш угланым, кызым Чәчкә бар. Чәчкә кызымның Тәңре теләге белән язмышы хәл ителде. Инде хәзер мин җәйләүләремне угланнарыма бүлеп бирергә булдым. Истәлекче, бу юлларны алтын белән яз: өлкән угланым Батбайга аланнар иле, миңа буйсынган тау ягы халыклары булыр; Кодрак илханга Өске Кирмән, Төн илләре җәйләүләрем; Аспарух илханга Урта Итил, Тын елга җәйләүләрем; Балкыр илханга Түбән Итил буе көтүлекләрем, миңа буйсынган Даду даласында яшәүче халыклар булыр. Аслан төпчегем бире кайтыр. Мин әйттем, аксакаллар.
Тәңрем, Тәңрем, Тәңрем дип кабатлап торучылар булды.
Кызым Чәчкә, кил әле бире. Сез дә, илханнар, яныма килегез. Чәчкә кызым, бир Батбай абаңа менә бу бер учма укны. Хан кызына бер учма ук бәйләме бирде. Бир, кызым, Батбай абаңа учманы.
Батбай илхан горур төстә түргә узды, сеңлесе кулыннан бер учма укны алды.
Инде сындыр, Батбай илхан, шул учма укны, диде Кубрат хан.
Батбай учма укны тезенә салды, сындырырга маташты. Учма ук сыгылып килде, илханның муен тамырлары бүртенде, битенә кан сауды, маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты, әмма учма укны сындыра алмады.
Булмый, атам, диде Батбай һәм, маңгаендагы тирне җиңе белән сөртеп, учманы кире Чәчкәгә бирде.
Хәзер син ал, Кодрак илхан, диде хан.
Киңчә җилкәле, калкандай күкрәкле, атасыдай төптән юан чыккан гәүдәле Кодрак илхан зур-зур атлап килде дә сеңлесе кулыннан учманы алды. Учманы тезенә куйды. Илханның муен тамырлары чыбыркы сабыдай бүртеп чыкты, учма ук җәя булып бөгелде, әмма сынмады. Чират Аспарухка җитте. Аспарух илханның беләк сеңерләре чытырдады, йөзенә гүя ут капты, буйтур бу тамаша көч салуга, учма менә-менә сынар кебек тоелды. Мәгәр илхан юкка көчәнде, юкка тырышты учма сынмады. Балкыр илхан да учманы сындыра алмады. Төпчеге Аслан Патшакалада иде. Ахырдан хан кызы Чәчкә учмадан укларны берәм-берәм суырып чыгара һәм сындырып ташлый торды. Табын гөр килде. Уклар сындырылып беткәч, олуг хан кулын күтәрде, мәҗлескә тынычланырга кушты.
Угланнар-илханнар! Бабаларыбыз, аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигәннәр. Бер учма уктай бердәмяшәгез. Бердәм, тату яшәсәгез, сезне беркем дә җиңә алмас, җәйләүләрегезгә малларын да кертмәс. Инде бер-берегездән аерылышып яшәсәгез, һәркем үз ыруы, үз биләмәләре өчен генә кайгыртса, җәйләүләрегезгә дошман керер, кәләшләрегезне, кардәшләрегезне, сеңелләрегезне, бөтен ыруыгызны кылыч белән турап ташларлар, сөңге белән кадап үтерерләр, исән калганнарыгызны кол итеп чит җирләргә сатарлар. Бердәм булыгыз. Бердәм булган береккән, ялгыз калган кол иткән. Киңәш иткән уңар, киңәшсез туңар. Бердәм киңәшеп яшәгез. Шул булыр, илханнар, минем сезгә әманәт-васыятем. Мин әйттем, кардәшләр, аксакаллар, кавханнар!
Сүзе беткәч, Кубрат хан илханнар янында утыручы үги оланы Илбарыс баһадирга карады:
Инде, Илбарыс баһадир, син бире кил.
Илбарыс баһадир хан янына атлаганда, табында чышын-пышын сөйләшү китте. Илбарыс баһадир хан янына килеп баскач, хан аңа билендәге путасын салып бирде.
Баһадир, син бәйләмең белән Кодрак илханда булырсың. Хан пута өстенә хәнҗәрен, кылычын салды. Мин сиңа, баһадир, үз алаемнан бер төмән алай бирәм. Аксакаллар! Кавханнарга карады олуг хан. Өске Кирмәннән хәбәр килде. Угры Чалбай хан Өске Кирмәнне алган, андагы кардәшләребез болгар-грекларны әсир иткән. Угрылыгын антлар эчеп тә ташламаган Чалбай ханны кирмәннән куып чыгаруны Саклаб кавхан угланы Илбарыс баһадирга йөклим. Кубрат, киңәш сорагандай, ханшага карап алды, ханша аңа сизелер-сизелмәс кенә ияк какты. Кирмәнне Чалбай кулыннан ал, Итил, Чулман елгалары буенда яшәүче төрки-угор халыклары белән сәүдә эшен җайга сал. Үзең кирәк тапкан иң оста алыпларны, мәргәннәрне алаемнан сайлап ал. Кирмәнне алуга, Фанәгүргә хәбәр җибәр. Олуг хан хәзинә башы кавханга бармак изәде. Кавхан, баһадирга хан казнасыннан Дәмәшкъ сәүдәгәрләреннән алган көмеш табак-савытлар, кирәк кадәр корал, көтүлегемнән ат бир. Баһадир, бүләкләрне болгар белән сәүдә итәргә килешкән кабилә башлыкларына бирерсең. Кайтышлый каенишем Көбер ханга керерсең, аңа Румнан килгән алтын табакны бүләк итәрсең. Хан тамак кырды, ашап-эчәргә кыстап йөргән табынбашка күз төшереп алды. Чалбай ханның башын Фанәгүргә җибәрерсең. Кодрак илхан ыруы белән үз биләмәләренә Дәмәшкътән кайткач күчеп китәр. Болгарга асыл корычтан ясалган Дәмәшкъ кораллары кирәк. Кодрак илхан шунда чыгып китәр. Мин әйттем!