Әйе, греклар иде Бөек Болгарның көчен-куәтен, дәрәҗәсен үстерүчеләр. Базилевс моны белсә дә күзен йомды, Патшакаладан Фанәгүргә китәргә теләгән кешеләрне тоткарламады, җибәрде, әмма һәр икенче кешегә диярлек нинди дә булса бурыч йөкләде. Ахыр чиктә, нинди генә илдә яшәмәсен, кемгә генә хезмәт итмәсен, грек барыбер грек булып калачак дип уйлады. Философ Иоанн Фасиан белән патрикий Симеон Болгарга бик вакытлы киттеләр. Болгар куәтләнеп бара. Кыска гына вакыт эчендә көнчыгыштагы төрле кабиләләрне канат астына җыйган Кубрат хан тиз генә христиан динен кабул итмәс. Мәгәр базилевс, фанатик Симеонга ышанып җитмәсә дә, философ Иоанн Фасианга зур өмет баглый иде. Болгар ханы философның акыллы сүзләрен тыңлар, шулай итми хәле юк, тыңлар-тыңлар да көннәрдән бер көнне, ханшасын ияртеп, чиркәүгә килеп керер. Иоанн Фасиан сиздерми генә кеше күңеленә керә белә, ул гүя сине әсир итә, күп тә үтми, аныңча уйлый, аныңча фикерли башлыйсың. Нәкъ менә шул кешене логофет белән архиепископ яратып бетермәделәр: еретик, имеш, чиркәүгә каршы сүз әйтә Үз вакытында базилевс та аларга каршы әйтә алмады, философны яклап чыкмады. Якларлык чак идеме илче Феофан улы Константинның императрица Мартинага гыйшык тотуын беләләр. Ә көндәше Константиннан ничек котылу юлын әнә шул логофет өйрәтте. Кубрат ханга хат язарга һәм Константинны атасы белән Фанәгүргә җибәрергә кушты. Базилевс нәкъ логофет әйткәнчә эшләде һәм уңды. Кубрат хан Константинны алып калган. Базилевсның Кубрат ханга рәхмәте зур иде. Дин мәсьәләсендә базилевс бер нәрсәне бервакытта да исеннән чыгармады: нинди генә йолага табынмасын, кеше иң әүвәл үзе инанган дини тыюны яратмый. Бу хакыйкать. Чөнки кеше дингә рухы белән керә, ахыр җанын бирә. Ә кешедә җан белән рух үлемсез. Византия империясен аякландырган беренче император Диоклетиан христиан динен кабул итми, кояшка табына, хәтта үзен Хода илчесе итеп игълан итә. Мәгәр эллиннарда куәт алып, көчәеп, зур ташкын булып килгән христиан дине Диоклетианның да рухын сындыра, үзе император тәхетендә утырганда христиан динен кабул итмәсә дә, аннан соң тәхеткә килгән император Констанций Хлорның улы Константин элекке диннән баш тарта һәм христиан динен дәүләт дине итеп игълан итәргә мәҗбүр була. Диоклетиан барында ук Рим өстенлеген югалта башлый. Император Диоклетиан Көнчыгыш Римны Византия итүче шәхес. Аны мактарга кирәк иде дин әһелләренә, ә юк, алар аны гүя белмиләр дә, алар бары тик бер изге Константинны беләләр, аны гына данлыйлар. Диоклетиан христиан динен кабул итми. Ни өчен? Ярлыларны яклаганга, изелгәннәрне Христиан дине кешеләрдән дөньялыкта чакта язмышы белән килешүне, буйсынуны таләп итә: якты дөньядан киткәч, яисә җәннәткә керүне, яисә кылган явызлыклары өчен тәмугта януны коткыларның да коткысы итеп ала. Европада христиан диненә каршы торырлык йола булмый. Шундый хәлдә дә император Диоклетиан беркемгә дә буйсынмый, үзе Тәңре, үзе Алла, үзе Хода, үзе патша була. Ә монда базилевс дин әһелләреннән башка бер адым да ясый алмый. Ике-өч гасыр эчендә Византиядә христиан дине ныгый, үсә, хәтта күрше-тирәдәге варварлар иленә үтеп керә, аларны берәм-берәм канат астына җыя башлый. Бөек Болгар империя өчен чираттагы ил иде. Ләкин соңгы елларда Мөхәммәд пәйгамбәр байрагы астында гарәпләр күтәрелде, греклар «сарациннар» дип атаган бу халык, үз тирәләрендәге илләрне буйсындырып, Византия империясе чикләренә килеп җитте, империя биләмәләренә кергән шәһәрләргә яу чаба башлады. Кыска гына вакыт эчендә Византиянең берничә дәүләт-шәһәре сарациннар кулына күчте. Сарациннар ташкыны анда гына тукталып калмады, Хазар диңгезе янына килеп терәлде. Империя өчен менә шундый гаять җаваплы вакытта көнчыгыш тарафта форпост булып үсеп чыккан Болгарны кулдан ычкындыру ярамастай хәл булыр иде.
Күптән түгел базилевска Иоанн Фасианның «Белем чишмәсе» дигән китабын тапшырдылар. Китапны философИоанн Фасиан Болгарда язган иде. Иң гаҗәбе шул булды император Ираклий өчен: китапны философ аңа багышлый. Үзенә багышланган китапны кулына алуга, базилевс аны укып чыга, гаҗәп дәрәҗәдә ошата, шундук Фанәгүргә Иоанн Фасиан исеменә күп итеп бүләкләр җибәрә һәм аның илгә кайтуын үтенә. Әмма Иоанн Фасиан, тыйнак кына итеп тагын бер-ике елга Болгарда калырга рөхсәт сорап, базилевска хат яза. Император рөхсәт бирә, мәгәр Иоанн Фасианны куарга мәҗбүр иткән архиепископ белән логофетны бик нык орыша, мин сезнең үзегезне Болгарга сөрәм, дип яный.
Бу вакытта Болгарның башкаласы Фанәгүрдә йөзләрчә сәүдәгәр яши, алар, хан тарафыннан салдырылган сарайда үз йолаларын мактап, көн-төн бәхәсләшәләр. Византиядән, Сүриянең Дәмәшкъ шәһәреннән, Сәмәркандтан, Харәземнан, Табгачтан килгән халыклар, император Ираклий тарафыннанүз илләреннән куылган яһүдләр, базарларда алыш-бирешләре беткәч, кәрвансарайга кайтып, гаделлек эзләп төкерекләренчәчә-чәчә бәхәсләшәләр, сүз көрәштерәләр. Кайчак эшләр коралга кадәр барып җитә. Әмма хан сакчылары тегеләрне бик тиз сүрелдерәләр, коралларын алалар, анда да тынычланаалмаганнарын төрмәгә ябып, ике-өч көн аш-сусыз тотып, сабырландырып чыгаралар.
Үзенең йомшак мөгамәләсе, сизгер күңеле белән тоеп ала Иоанн Фасиан: Кубрат хан да сәүдәгәрләр арасындагы бәхәсләр белән кызыксына. Әмма ханны философның төп фикере күбрәк тарта: кеше ул үзенә күрә бер дөнья, ә кешенең тәне, җаны акылга ияргән җисеме генә.
Иоанн Фасианның шактый катлаулы булган фәлсәфәсен Кубрат хан аңлап ук җиткермәсә дә, төптәңре Ирсан аңлый иде. Философ Иоанн Фасиан, христиан дине көчеге патрикий Симеон белән бергәләшеп, Кубрат ханны үз йолаларына күчерергә килгәннәр. Симеонны төптәңре баштан ук санга сукмады: ул фанатикны юлдан алып ташлавы авыр булмаячак. Ә менә философ Иоанн Фасианны җиңүе төптәңре өчен шактый кыенга киләчәк иде. Шулай да төптәңре Кубрат ханны аның кулына тиз генә бирмәс, теше-тырнагы белән тырышыр. Болгар халкы мең еллар буена Тәңре йоласын тота, ә аны яңа тәпи йөреп киткән христиан дине йотарга маташа. Булмас ул! Болгар халкы төптәңрегә ышана. Бөек Болгар ханы Кубрат та онытмасын иде: дәүләт төзү, җәйләүләрне киңәйтү болар барысы да Тәңре кулында.
Тәңре йоласын христиан диненнән йолып калу өчен иң әүвәл төптәңре илханнарга мөрәҗәгать итәр. Хан картаеп бара. Башта тәхеткә илханнарның берәрсен утыртыр. Әйе, әйе, аннары ул бөтен грекны Румга кудыртыр, салынып яткан чиркәүләрен җимертер, көлен күккә очырыр. Христиан диненә күчеп өлгергән болгарларны астырыр, кистерер, ат койрыгына тактырыр. Әйе, төптәңре моны гомерен корбан итеп булса да эшләр. Ахыр чиктә ул Йулыш каганның алдына барып баш орыр, аны Болгарга алып килер, яулатыр, бөтен Дулу ыруын юк иттерер, әмма халкын христиан йоласыннан йолып алып калыр.
3
Төптәңре илханнарны, кайбер кавханнарны турыдан-туры грекларга каршы котырта башлагач, Кубрат хан алостаз Дәян белән киңәшергә булды. «Ни кылырга төптәңре Ирсан белән?» дигән сорауны куйгач, алостаз Дәян зур мәҗлес җыярга һәм шунда төптәңрене чакыртырга кушты. Төптәңре Болгар халкы алдында күрәзә итеп йөри, сүзе хак килгәндә: «Күктә Тәңре, җирдә мин», дип әйтергә ярата иде. Кубрат хан, алостаз Дәянның киңәшен тотып, мәҗлес җыйды һәм мәҗлескә килгән төптәңрегә мондый сорау куйды:
Төптәңре Ирсан, син үзеңне күктә Тәңре, җирдә мин, дип йөрисең. Әгәр чынлап та җирдә син Тәңре икәнсең, әйт миңа, мәҗлес алдында әйт: тагын ничә ел миңа тәхеттә утырасы?
Төптәңренең җавап бирми хәле юк, чөнки төптәңре Болгарда иң абруйлы кеше. Тәңре илчесе, аның сүзе аткан ук. Ул ни әйтә шулай була. Һәм аңа башка бер кеше сорау бирсә, нәкъ ул әйткәнчә дә булыр иде, монда бит хан үзе бирде сорауны, җитмәсә, соравы нинди! Каян белсен ди Кубрат ханның тагын ничә ел тәхеттә утыруын төптәңре Ирсан? Әйтер «ике ел» дип, Кубрат хан өч ел утырыр, әйтер «бер көн» дип, Кубрат хан өч көн утырыр да төптәңренең күрәзәлеген юкка чыгарыр. Аннан инде ханнан мәрхәмәт көтмә, ат койрыгына тактырмаса да, кая булса да сөрер, йә булмаса, башын чаптырыр. Иң яхшысы хан алдына килеп баш ору. Ирсанның атасы ханнарга баш бирмәүдән харап була. Иелгән башны кылыч кисми.