Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 стр 4.

Шрифт
Фон

Кубрат хан башын күтәрде, барысы да аңа игътибар итте.

 Хөрмәтле Ираклий дустым Фанәгүргә акыллы илчеләр җибәргән Килеш, төптәңре,  диде хан.  Эт төлкене куып тоткач, төлке аңа әйткән, ди: «Синең аякларың тотмады мине, сиңа тотылуым минем көчсезлегем бәласе, син әнә бүрене куып тотып кара»,  дип әйтеп әйткән, ди. Әгәр дә мәгәр син, Ирсан, илчеләр белән килешмисең икән, кем әйтмешли, бүрене тотып кара.

Барысы да көлештеләр. Төптәңре гарьләнү-кимсенүдән агарынып калды. Уе-шиге хак булган, Кубрат хан акрын гына христиан диненә авыша бара. Әйе, моннан күп еллар элек агасы Ураган бер дә тикмәгә генә Кубратны Патшакалада тәрбиягә калдырмаган икән. Төптәңре түзмәде, торып басты. Бу аның янә сүз соравы иде, хан аңа «әйдә сөйлә» дигән ишарә ясады.

 Тәңренең илаһи көче һәркемгә җитә, олуг хан. Мәрьям ана белән Изге Христоска да. Эт кыр кәҗәсен куа китә. Шунда кыр кәҗәсе аңа әйтә: «Син беркайчан да мине куып тота алмассың»,  ди. «Нигә?» дип сорый эт. «Чөнки мин үз җанымны коткарыр өчен качам, ә син хуҗаңа ярар өчен мине куасың»,  ди кыр кәҗәсе.

 Төптәңре, син дә хаклы,  диде олуг хан һәм беренче булып урыныннан кузгалды.  Кунакларны ашчылар көтә, зарыктырмыйк табынны. Ач кешенең ачуы яман, дигән бабаларыбыз.

Артык дәү гәүдәле, чәч-сакалы агара башлаган, алтын җепләр белән аралаштырып тегелгән рум кафтаны кигән Кубрат хан торып баскач, барысы да үзләрен кечерәеп калгандай хис иттеләр. Аягүрә баскан Кубрат ханның күзләрендә, бөтен торыш-кыяфәтендә көч-гайрәт кенә түгел, ниндидер тылсым да бардыр сыман иде. Олуг хан инде бәхәстән туйган, аның бүген беркем белән дә бәхәсләшәсе килми иде. Кубрат хан бер адым алга атлады. Төн илләреннән китерелгән урман мәчесе тиресенә басты. Аннары борылды да, иелеп, бизәкле табактагы энҗеләр тезгән калфакны алды, килеп, ханшага кидерде.

Шунда патрикий Симеон:

 Аһ!  дип куйды. Аннары: Йа Аллам, нәкъ Изге Мәрьям ана!  диде.

Моны ишеткәннәре ишетте, ишетмәгәннәре юк. Хан, аягүрәбасуга, торып басканнарга күз йөртеп чыкты. Кунаклар янынаБолгарның аксакаллары, илханнары, кавханнары, тарханнары чакырылган иде, алар барысы да, шул исәптән илчеләр дә, хан тагын ни әйтер дип, аның авызына карап торалар. Олуг хан, иелеп, табакны алды һәм төптәңрегә:

 Ышбу табактан ханшага ризык китерсеннәр!  дип, табакны төптәңре Ирсанга сузды. Төптәңренең алмыйчарасы юк, бу хан боерыгы иде. Төптәңре, ниндидер мизгелдә үзенә терәк эзләп, үзе яраткан һәм үзе яклы дигән кавханнарга карады, әмма тегеләр күзләрен читкә алдылар, төптәңрене күрмәмешкә салыштылар. Төптәңренең йөзе болыттай каралды. Әмма хан аны күрми иде инде. Ул кулы белән барчасына да кузгалырга дип ишарә ясады, шуны гына көткәндәй, һәммәсе дә аш ягына кузгалдылар. Яңа аш бүлмәсен Рум осталары салган иде, бераз кечерәк булса да, базилевсныкына охшатканнар иде. Иоанн Фасиан моны аш бүлмәсенә килеп кергәч тә күрде. Аш ягында кунаклар яңа төр шәкел-бизәкләр дә күрделәр, соклануларын яшермичә, тотып-тотып карадылар.

Үпкәсен эченә йотып, төптәңре Ирсан барысыннан да иртәрәк сарайдан чыгып китте. Хан сараеннан чыккач, төптәңретуп-туры ата-бабалар каберлегенә юнәлде. Җир астында дөнья көтүче ата-бабалар белән киңәшерлек уйлары бар иде төптәңренең. Бу кабергә бабалар күмелгән, һәрберсе янына хатыннары, атлары-кораллары, коллары куелган. Биек курган булып үсеп чыккан каберлеккә бүген дә китереп корбан чалалар, корбан ителгән малның канын кеше күтәрә алмастай кылыч утыртылган төбәккә коялар. Орышка чыгарга җыенган һәр алып, бирегә килеп, корбан чала, үз бармагын хәнҗәре белән төртеп кан чыгара, шул кылычка сөртеп китә. Ике-өч ел элек төптәңре Ирсан кылыч янына таш куйдыртты. Таш шулкадәр зур иде ки, аны курганга менгерү өчен меңләгән кеше китертергә туры килде. Изге ташка руналар белән изге сүзләр язылган иде. Төптәңре, бу ташны болгарларга күктән Тәңре төшерде, диде. Ышандылар.

Моннан йөз еллар элек, Ашина белән Дулу арасында каган тәхете өчен бәхәс купкач, төптәңренең атасы үзенә Дулу нәселен сайлый һәм аларны төркиләрнең каганы итүгә ирешә. Әмма илтабар ашиналылар атасының башына җитәләр. Кубрат ханның агасы Ураган каган ашиналылар белән көрәшеп йөргәндә башын сала, аның урынын Кубрат хан ала.

Төптәңре Ирсан үз атасы, илтабар Дулу ыруын сайлап һәм аларны төркиләр дөньясына баш итеп куярга маташып зур хата ясаган, дип бара иде. Башта ул шулай дип уйлап кына йөрде, ә инде Кубрат хан белән килешә алмый башлагач, бигрәк тә ханның христиан диненә авышуын күргәч, Ашина ыруына ачыктан-ачык йөз тота башлады. Төптәңренең бәхетенә каршы, Истеми каган оныгы Йулыш исән калган икән. Ул ашиналыларга йөз тоткан хазарларга килә һәм, күп тә үтми, аны ак киезгә салып күтәрәләр каган итәләр. Йулыш каган биләү җире итеп Хазар диңгезе буйларын сайлый һәм шунда кала салдыра. Хазарлар Тәңрегә табыналар, кардәш халык, ә греклар кем? Греклар болгарларга телләре, гореф-гадәтләре белән дә ят кешеләр. Ә Кубрат хан шуңа да карамастан сараен греклар белән тутырды.

Ата-бабалар каберлегенә килгәч, төптәңренең зиһене ачылып киткәндәй булды. Әйе, әйе, хазарларга йөз тотарга, кавханнарны, илханнарны шуңа котыртырга

Төптәңре корбаннар курганына менде, изге таш алдына тезләнде. Караңгы төште, тау артыннан ай калыкты. Төптәңре изге ташка баш ора-ора ялварды:

 Атам-бабам, тыңла угланың, кыл бер-бер хәл олуг ханга! Узына башлады, угланыңны санламый, сүзләренә колак салмый башлады, атам-бабам

Шул чакта җир кузгалып куйгандай итте, изге таш, селкенеп, бер якка авыша төште, һәм җир астыннан тонык кына аваз ишетелде. Ирсан, коты алынып, күккә карады. Тәңреүзе шулай аңа дәшәме, җир астындагы бабаларымы?.. Ирсан йөзтүбән капланды, Тәңредән кичерүен сорады:

 Йа Тәңрем, йа җир атасы, йа җир анасы, йа су атасы, йа су анасы, мин җир баласы, сезгә каласы, безгә барасы

Шул мәлдә тагын җир селкенеп куйды, төптәңре Ирсанның аяк астындагы җир убылып киткәндәй булды. Ул сикереп торды да атлый-йөгерә калага элдертте.

Өйдә аны коты алынган гарәп колы көтеп тора иде. Хуҗасы бусаганы атлап керүгә, ул:

 Иям, җир тетрәде, өй уртасындагы сандал җир астына убылды,  диде.

Шунда белде Ирсан гарәп колның белекле булуын, шул көннән ул аңа кол дип түгел, аты белән дәште.

Ата-бабалар кабереннән кайтканнан соң, төптәңре үзендәге илаһи көчләргә ышанмый башлады. Төптәңре кисәк җиргә төште һәм иң әүвәл үзенә яклаучылар булдырырга илханнарны Кубрат ханга каршы котыртырга ниятләде.

2

Олуг ханда хезмәт итүче баһадирларның күбесе болгарларга кардәш халык иде. Аларның бер өлеше Болгарга Аппакка ияреп килде, бер ишесен Тугры хан үзе җибәрде. Куәтләнеп, көч җыеп килгән кияүне тагы да куәтлерәк итәсе килә иде, күрәсең, Тугры ханның. Әмма көтмәгәндә Тугры хан үлеп китте. Хансыз калган көтригурларның аксакаллары Кубрат ханга Фанәгүргә киңәшкә килделәр. Алар үзләре белән яңа мыек чыгара башлаган Көбер илханны да алып килгәннәр иде. Кубрат хан тантаналы төстә Көбер илханны хан итеп ак киездә күтәрттерде. Болгардан хан титулы алып кайткан Көбер җизнәсе Кубрат ханга рәхмәт йөзеннән бер мең атлы алып җибәрде. Бу хәл җизнәсе Кубрат ханны хөрмәт итүне, ниндидер күләмдә аның канат астына керүне буйсынуны аңлата иде. Кубрат хан «көтригур атка менгәч канатлана» дигән сүзнең дөреслегенә бер тапкыр гына инанмаган иде инде. Фанәгүргә килеп төпләнеп киткән көтригурлар Кызкуыш туйларына катнаша башладылар, ат чабышларында бүләкләр алып, болгар, хәтта грек кызларына өйләнделәр.

Соңгы елларда, Фанәгүрдә халык ишәю сәбәпле, кала күзгә күренеп үсте. Византия, Болгар төзүчеләре өйләр салдылар, тимерчеләр алачыкларда эшләде. Әмма Болгар тимерчеләре корал һәм атлыга кирәк-ярак җиһазларны греклардан остарак ясыйлар иде. Ат дирбияләре: өзәңге, ияр, йөгән, ат башына каплагычларны болгарлардан да матур һәм нык итеп ясаучылар юк иде. Кубрат хан чит илдән килгән һөнәрчеләргә бөтен булган хокукларны бирде, аларның кайберләре хәтта болгарлардан өстенрәк хокукта яшәде. Хөкем иткәндә дә аларны бары тик хан үзе хөкем итте. Чит илләрдән килгән һөнәрчеләргә шундый ирек бирелү белән килешмәүчеләр дә булды, әмма Кубрат хан кылганында калды. Шул сәбәпле булса кирәк, Фанәгүр каласының даны күрше-тирә илләргә бик тиз таралды. Фанәгүргә төрле илләрдән һөнәрчеләр агылды. Читтән килгән кешеләрнең иң күп өлеше греклар иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3