Икенче көнне иртән иртүк Йосыф бәк вәзире Тәбине сараена дәштереп алды һәм иң яхшы йомышчысын Исмәгыйль энесенә җибәрергә кушты. Чапкын ким дигәндә ике-өч көндә Сарайчыкка әйләнеп кайтырга тиеш иде.
Вәзир чыгып китте, Йосыф бәк янә уйга калды. Чапкын әйләнеп кайтканчы, ул урыс илчесе Питәй Тургайны кабул итми торыр. Әйе, күпкә түзгәнне азга түзәр, һич югы, вәзиреннән «Бәгиям ауга чыгып китте» дип әйттерер.
* * *
Чамалавы дөрес булган икән, Исмәгыйль энесенә киткән йомышчысы өченче көн дигәндә әйләнеп тә кайтты. Кайтты да, сарай болдыры төбендә атын калдырып, аркасына сырган дала тузанын да какмыйча, бәк янына узды.
Йә! диде, бер тезенә төшеп, каршына килгән чапкын егеттән Йосыф бәк.
Бәгиям, Исмәгыйль бәк әйтте: абам кала карлыгачы, мин дала бөркетемендер. Абам Мәскәүгә түгел, Казанга да кулын сузмасын. Казан белән мин сәүдә итәм.
Йосыф бәк чапкын егеткә кул селекте, янәсе, китә аласың. Чын мәгънәсендә дала иясе булган Йосыф бәккә энесе Исмәгыйльнең җавабы артыгы белән аңлаешлы иде. Анысы хак, Йосыф абасы Сарайчыкта утыра, җәйли алмый башлады, аның каравы утыздан артык угылы далага сибелгәннәр җәйләүләрдән кайтып кергәннәре дә юктыр. Кара Идел буйларына кадәр җәйләүләре җәелгән, усаллыкка китсәме?! Иделнең уң ягына чыгып җәйли башларлар. Тик абаң синең кебек тар күңелле явыз вә имансыз адәм түгел, угланнарына мондый әмер бирмәс. Ә менә Сөембикә кызын Казанга озатканда, өлкән улы Юныс морзаны утыз мең атлы гаскәре белән Казан тарафына юллар. Өлкән угланы тәгаенләп Арча якларына урнашыр һәм урысларны Казан ягына җибәрми торыр һәм бөтен сәүдә юлларын үз кулларында тоткан алатларның кулын кулга, аягын аякка бәйләр. Бәлкем әле, тора-бара Иделнең уң ягына да атлар.
Шулай дип уйласа да, Йосыф бәк, ясавылын дәшеп, аксакал Тохарны китерергә кушты. Күп тә үтми, тәхет ягына аксакал килеп керде. Йосыф бәк аны ишекъяры ук барып каршы алды, кушкуллап күреште һәм түргә әйдәде, тез биеклек кенә өстәл янына утыртты. Икесе дә кул күтәреп дога кылдылар, шуннан соң гына исәнлек-саулыкларын сораштылар. Аксакал Тохар, кәҗә сакалын сыпырып, бисмилласын әйтә-әйтә, көмеш табактагы йөземгә үрелде, аннары касәгә салган кымызны тәмләп куйды. Шуннан соң гына:
Инде йомышың җиткер, морза, кем, Йосыфҗан, диде.
Йосыф бәк аксакалга бөркет белән сандугач хикәятен аңлатып бирергә кушты, гәрчә аксакалның ни әйтәсен белсә дә, юрауны тәгаен аның авызыннан ишетәсе килә иде.
Карлыгач белән сандугач яз килер, көз китәр, бөркет исә яз-көз үз даласында хакимлек итәр. Кошлар патшасы бөркетне сандугач белән чагыштыру чарасыз хәлдер, морзам, кем, Йосыфҗан.
Йосыф бәк аксакалга башка сорау бирмәде, бу хәтлесен ул үзе дә белә иде, бары тик:
Сине, аксакал, ясавылым илтеп куяр, дип кенә әйтте.
«Димәк, дип уйлады ул, аксакалы чыгып киткәч, Исмәгыйль энесе үзен бөркеткә тиңли башлаган Әллә соң Василий III нең ике башлы каракош канаты астына кереп посуына кинәнүеме аксак шайтанның?.. Димәк, Иделгә кадәр даланы кулында тоткан абасы аның өчен сандугач?..»
Йосыф бәк тәхетеннән күтәрелде, арлы-бирле йөренергә кереште. Бу хәтле ахмак юраманы аксак Исмәгыйль энесе бирсә бирә алырдыр. Ә бит барысы да киресенчә, ул сандугач, урыс кенәзе алдында сандугач кебек сайрый читлектә утыра, бөркетне читлектә тотмыйлар, имеш. Ә син, Исмәгыйль энем, үзеңне бөркет дип юрасаң да, урыс читлегендә утырасың. Урыс көен көйли-көйли, муеныңа тәре такканны сизми дә калырсың әле.
Йосыф бәк кәтибен чакырып алды һәм шул хакта Исмәгыйль энесенә хат язарга кушты. Хат әзер булгач, ул аны үзе үк укып чыкты һәм, бөтереп, җеп белән бәйләп, мөһерен сукты.
Вәзиргә бир, Исмәгыйль бәккә озатсын!
«Син үзең кенәз Василий тамгасы ике башлы каракош тырнагында, Исмәгыйль энем, дип уйлады ул, һаман тынычлана алмый. Ул каракош сине кызык итәр әле, энем, кызык итәр. Бүген төрле бүләкләр биреп алдап тотса, соңыннан, козгын кебек, башың чукый башлар. Менә шунда күрербез: кем бөркет, кем читлектәге сандугач. Сунарчы далага аксак куян алырманга бармый, чын сунарчы бүре куа, һич югы, төлке аулый. Сине ул каракош озак тотмас, Исмәгыйль туганый. Мин күрмәсәм, оныкларым күрер, син кол хәленә калырсың».
Йосыф бәкне Мәскәү хәлләре тәмам чарасыз итә башлады, ахыр ул Мәскәү илчесе Питәй Тургайны кабул итәргә булды. Әйткән сүз аткан ук, Питәй Тургайны өйләдән соң китереп тә җиткерделәр. Йосыф бәк илчене олылап каршы алды. Питәй Тургай буш кул белән килмәгән, хезмәтчеләре Йосыф бәк каршына затлы туннар, көмеш табаклар китереп куйдылар.
Булыр, булыр, диде Йосыф бәк. Уз, Тургай, утыр. Сәламең юлладың, бүләкләрең алдым, инде йомышың җиткер, диде Йосыф бәк.
Олуг бәк, бөек кенәземнең атасы Василий III вафаттыр. Тәхеттә олан кенәз утыра, ягъни бөек кенәгинә Елена. Хөрмәткә ия бөек кенәгинә мәрхүм җәмәгате, Василий III нең васыятен үтәп, Казан тәхетенә Кирмән-кала ханы Җангалине утыртты. Ханзадә Җангали ханның төшенә синең гүзәл кызың Сөембикә кергән, шуннан соң хан тәмам тынычлыгын югалткан, йокыдан калган, ашы аш, йокысы йокы түгел икән, көн-төн синең кызың турында уйлый. Шөкер итәргә генә кала, Җангали хан исән-имин тәхеттә утыра, илдә тынычлык, базар-кала буларак хәбәр-сәлам, товар килә тора. Ләкин гашыйк кешенең кайгысы башкадыр. Шул көннән алып Сөембикә исеме теленнән төшми.
Кһм, кызык хәл, илче Тургай. Казанда карачы-бәкләр калмадымыни?.. Барысы да мәскәүлеләргә йөз яттылармы?.. Хәер, Мәскәү илчесе минем кырыма яучы сурәтендә килгәч, бик ихтимал. Бу бит, илче Тургай, ким куйганда
Питәй Тургай кулын күтәрде, баш иде.
Ю-ук, һич юк, шөһрәтлем олуг бәк, мин яучы түгел, яучылар килеп кенә ята. Мин бары тик килештерүче, кыл тартучы.
Хөрмәткә ия Мәскәү илчесе, диде Йосыф бәк. Әүвәл башта миңа бер сорау бирергә рөхсәт ит: кем өйләнә, Казан дәүләте ханы Җангалиме йә булмаса Мәскәү дәүләте башы кенәгинә Глинскаяның нарасыемы?
Олуг бәк, энең Исмәгыйль кенәгинә янында була, ул да моңа ризалыгын биргән.
Кыз кемнеке соң, илче? Аксак Исмәгыйль бәкнекеме, әллә булмаса Йосыфныкымы?!
Шөһрәтлем олуг бәк, кичә генә кенәгинә Глинскаядан миңа чапкын килеп җиксенде, ул да бик үтенгән, аннары онытмаска кушкан
Нәрсәне онытмаска кушкан, илче, ул хатын?.. Әйе, тәхеткә яңа арты тигән хатын, дим?..
Олуг бәк, Кырым ханы Казан мәркәзенә кул салмакчы. Миңа калса, Җангали хан безгә дә, сезгә дә тугры калыр кебек. Ике арада кан коюны туктатырга вакыттыр. Сезгә мәгълүм булса кирәктер, углан морзалар урыс җирләренә еш кына яу йөриләр. Бу хакта сезнең белми калуыгыз да бар, шөһрәтлем, иллә бу хактыр. Рәсәйнең угланнарын, синең угланнарың белән аркадаш итәсе иде, олуг бәк Ике арадагы иминлек хакына.
Йосыф бәк бер нәрсәне анык белә иде Җангали хан Казан тәхетенең ихласи хөкемдары түгел, Казан дәүләте белән, һәрхәлдә, Казан мәркәзе белән Мәскәү воеводалары хакимлек итә. Җангали хан анда курчак кына. Сөембикә кызы Казан кәләше булып алса, тора-бара хөкем итүне үз кулына алыр. Сөембикәнең ил белән идарә итә алуына атаның иманы камил иде.
Менә нәрсә, илче. Аллаһы Тәгалә алдында бар халык та бертигез булса да, мин мөселман адәме. Безнең борынгы ата-бабаларыбыздан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез бар. Туран-төрки дөньясында, гадәттә, яучыны егет үзе җибәрә торган иде. Ошбу йоланы вә гореф-гадәтләрне шәригать кануннары да кабул итте. Илче Тургай, Йосыф бәкнең теләген белеп торсаң иде: ханзадәнең үзеннән яучылар килмичә, син миңа Җангали турында бер кәлимә сүз дә әйтмә. Холкым-гадәтем беләсең, Нугай даласына беренче тапкыр гына килүең түгел кебек.
Баш өсте, олуг бәк, кичерә күр илчене. Яучылар юлда инде бүген-иртәгә Сарайчыкта булырлар, диде Питәй Тургай, баш ия-ия.