Син илче. Илче кеше бүген монда, иртәгә Мәскәүдә дигәндәй, ханзадәдән яучылар килмичә, кызымның яманаты таралса, мин сине нишләремне күз алдына китерәсең булса кирәктер, Тургай.
Олуг бәк, берәү дә ике баш белән тумый. Ышаныгыз, яучылар килер. Миндә бары бер теләк: Казан мәмләкәте сезнең дә, безнең дә ышанычлы аркадашыбыз булсын иде.
Аркадаш булу өчен, безгә бер чиркәүгә кереп тәреүбәргә туры килер бит, Тургай. Мине анда бәйләп тә кертә алмаслар, мин муенына кенәз элмәген элгән Исмәгыйль энем түгел. Сез, чиркәүгә кереп, кылган гөнаһларыгызны ярлыкауны сорап гыйбадәт кылып чыгасыз да янә гөнаһ кылырга, кеше үтерергә рөхсәт аласыз. Без бары тик Аллаһы Тәгалә алдында гына җавап бирәбез. Сурәт вә потка табынучылар буларак, сез мәҗүсилектән ерак китмәгән халыктыр. Кеше рухи яктан изге вә гадел, нинди генә дингә табынмасын, кешегә ярдәм кулы сузарга тиеш. Син кылган гөнаһны үзе үк муеннан гөнаһка баткан митрополит Макарий йә поп ярлыкый. Син шуңа ихластан ышанасыңмы? Адәм баласы кылган гөнаһны адәм баласы ук җуя аламы, аның моңа кодрәте җитәрлекме?.. Юк, Тургай, юк, җуя алмый, моңа аның хакы юктыр. Кылган гөнаһтан адәм баласын бары тик Аллаһы Тәгалә коткара ала, моны да ул теге дөньяда, ахирәттә эшләр. Адәм баласын исламда кылган гөнаһлары өчен Аллаһы Тәгалә тәмугкача эзәрлекли, йокыдан калдыра, тормышын әрнүле, үкенечле итә. Моңардан котылу өчен бәгъзеләре дөньялыкта изгелек кылып калырга тырышалар, бәгъзеләре вафатыннан соң мәңге, ягъни кыямәт көнгә кадәр тәмугта яналар.
Олуг бәк, Исмәгыйль энегез чиркәүгә кереп тәре үпмәсә дә, мәрхүм Василий кенәз белән туганнарча тату яшәде.
Хактыр, мөселман кешегә чамадан ашып ярсу, тиктомалга ачулану хәрәм эш кылуга тиңдер. Ошбу бәндә кыямәт көндә иң каты газапка тартылачак. Ул гынамы, кылган гөнаһысы өчен дөньялыкта ук җәза күрәчәк. Кем тарафыннан? Менә анысы Аллаһы Тәгалә кулында инде, чиркәү атасы кулында түгел, Тургай. Синең саф һәм пакизә хатынны рәнҗеткәнең булдымы? Хәтерләмим, дисең. Ә мин хәтерлим, Тургай, хәтерлим. Сөембикә кызымның анасын рәнҗеткән идем. Юк, зина кылганы өчен түгел, Аллам сакласын, ул изге зат мине үлепләр сөяр иде. Вафат булганчы, аның кырына кайтып җитә алмадым. Дөньялыкта саубуллаша алмадым мәрхүмәм белән. Менә ни өчен гөнаһлы мин, Тургай. Баланы йолып алалар, ә ул җан тәслим кыла. Фаҗигале үлем. Кешенең тәкъдире җитмәгән булса, Газраил пәйгамбәр үлем фәрештәләрен җибәреп, адәм баласының җанын күккә иңдермәгән булсалар, адәм баласына үлем килә икән, ул фаҗигале үлем була. Ә фаҗигале үлем белән дөньядан киткән бәндәнең җаны күккә ашмый, адәмнәр арасында тилмереп йөри һәм затын үлемгә тарткан кешедән өрәк сурәтендә үч ала башлый. Минем Сөенбикәм дә фаҗигале үлемнән китте. Мин шуннан җәфаланам, Тургай. Дүрт хатын белән торган кешегә тагын ни җитми дип әйтүең бар, Тургай. Мин күрәм бит, ирен читең белән елмайгандай иттең. Тик ялгышмасаң иде, Тургай. Аллаһы Тәгалә ишне ишкә тиңләп адәм балаларына җан бирер, ди. Ул хатын минем җаным иде, Тургай. Калганы шәригать канунына таянып кылынды. Бары тик. Менә ни өчен кадерле ул кыз бала миңа, Тургай.
Исмәгыйль бәкнең икенче хатыны Рязань кенәзе кызы. Туп кебек ике малай үстерә, тату гына яшиләр. Евдокиянең бер тапкыр да башын ташка органын күрмәдем, олуг бәк. Зарланмый. Аллаһы Тәгалә адәм баласына башка диндәге бәндәне иш итеп җан иңдерү хәлләре дә бар икән ул.
Аксак кеше ким кеше, эт-шәкәлгә тиң кеше, диләр бездә, Тургай. Дүрт марҗага өйләнсә дә, тегеләре Исмәгыйльгә кырык малай тапсалар да сүзем юк, Тургай. Чөнки Исмәгыйль бәк инде безнең өчен вафаттыр. Ул малайлар аның илен-җирен, җәйләү атамаларын гына түгел, аталарының исем-атын да онытырлар. Әллә булган ул алар өчен, әллә юк. Шуның өчен Исмәгыйль бәк безнең халыкка яттыр, ул гүя вафаттыр. Аны тарихта да, искә алсалар, урыслар гына искә алырлар. Ходай Тәгалә аны сабый чактан ук рәнҗетте, һәм белеп, кайчан да булса үз халкына яманлык кыласын белеп. Яшермим, мин дә рәнҗеткәләдем. Исмәгыйль балачактан ук кимсенү тоеп үсте, ишләре аны уенга катыштырмады, сабый чактан ук аксак иде, аксак малай уенга сыя буламы, ул аксак мал белән бер бит. Шуннан ул үзенә көчлерәк малайлар эзли торган иде, акча бирә-бирә шуларга сыенды, шуларда яклаучы тапты. Хәзер дә, атабыз кулыннан бәк дәрәҗәсен алгач та, шул гадәтен дәвам итә инде Василийга барып сыенды. Хәер, мин аның хәленә керәм, муенында бау-элмәк булган кеше нинди азат фикергә ия булсын инде. Ул эт хәлендәге кеше.
Шөһрәтлем, олуг бәк, Исмәгыйль ирекле кеше, үз даласы, үз гаскәре, үз җәйләве бар. Хак, Мәскәү кенәзләре аны һәрчак яклап килде урынны түрдән бирәләр.
Ирекле кеше кяфер элмәгенә үзе теләп башын тыкмый, илче Тургай. Вәләкин минем синең белән сөйләшер сүзем Исмәгыйль бәк түгелдер, бөкрене кабер дә турайта алмас, ди. Яши икән Мәскәү кенәзенең итәген ялап, яши бирсен, минем сүзем сиңа, илче Тургай, Сөембикә кызым һәм ханзадә Җангали турындадыр. Сүз җебен ычкындырмасак иде, илче. Минем сине кисәтеп куясым килә, илче, сөйләштек кебек. Мин кызымны Җангали ханга ярәштерермен анысы, тик бер шартым бар: Казан белән Мәскәү базарларына минем сәүдәгәрләремә капкаларачык булсын.
Булыр, булыр, олуг бәк, илче сүзе бер булыр.
Йосыф бәк торып басты, аның артыннан ук каударланыбрак күтәрелгән илче Тургайга кулын сузды, ләкин илче янә олуг бәк аягына төште.
Олуг бәк, минем сиңа тагын бер йомышым бар, кичерә күр.
Йә, диде Йосыф бәк, башын чөя төшеп.
Үткән килүемдә вәзир Тәби миннән мөгаллим сораган иде. Мин аны алып килдем, олуг бәк. Икетуганнан туган энем. Укымышлы, урыс теленнән сөекле кызыңа сабак өйрәтер иде.
Ни бит, илче Тургай, кызым Ни хаҗәте ул мөгаллимнең?.. Кызымны
Юк-юк, зинһар, каршы килмәгез, мөгаллим итеп алмасагыз, кол итеп алыгыз. Казанга китә икән кызыгыз, Казанга китәр, анда урыс сабагына өйрәтер, урыска якын ханбикәсе булмакчы
Әйе, дошманыңның телен генә түгел, мәдәниятен вә динендә белү зарур, дигәннәр борынгылар. Син хаклы, илче
Илче Питәй Тургай ике-өч адым артка тәпен-тәпен чигендедә борылып тәхет ягыннан чыгып китте. Ул теләгенә иреште.
2
Ходайның хикмәте хак булды бит, ике көн дә үтмәде, Казаннан җиде олау белән яучылар килеп төште. Йосыф бәк яучыларны Бәк капкасыннан кертергә боерды. Вәзир Тәби кадерле кунакларны бәк кәрвансараена урнаштырды да түрәсе янына чапты:
Килделәр, шөһрәтлем, килделәр!
Кем йөзендә? дип кырт кына сорады Йосыф бәк.
Ибраһим морза йөзендә, шөһрәтлем. Ил атасы йөзендә дияргә була. Ибраһим морза морза гына түгел, морзаларның морзасыдыр.
Казанда бүген морзаларның морзасы Булат бәк Шириндер, вәзир. Буташтырма. Әмма Ибраһим морза да, ишетеп беләм, төшеп калганнардан түгел. Хуш килгәннәрме?
Бихуш, бәгиям, бихуш.
Бүген ял итсеннәр, кунак ит, иртәгә кабул итәрмен, диде Йосыф бәк һәм, сүзе бетүен аңлатып, тәхетеннән торды. Бу аның инде, вәзирем, бар, кит, ары таба үземнең генә каласым килә, диюе иде.
Вәзире чыгып киткәч, Йосыф бәк ишекъяры торучы тупсабашка да китәргә кушты. Тәхет ягында бары тик үзе генә калгач, келәмгә тезләнеп дога кылды.
Яучылар килү хәбәрен ишеткәч, ни куанырга, ни көенергә белми торган иде, ялгызы гына калгач, күңеле яктырып киткәндәй булды. Ул аларның килүен тели башлаган иде инде, хәтта гасага сабышкан иде. Аллага шөкер, ташламады Тәңресе. Ул гынамы, җитмәсә, яучылар башында Нугайдан аяк эзе суынмаган Ибраһим морза. Ибраһим морза Казан ханы гаскәренә, ел аралаш дияргә була, сугыш атлары алырга килә, мул түли, кардәшлекнең кадерен белә торган кеше. Калын гөрги тавышлы, пәһлеван гәүдәле, түгәрәк кара сакаллы Ибраһим морзаның, Йосыф бәк белән бәхәсләшеп, бер утыруда бер сарык түшкәсе ашап бетергәне бар. Хак, соңра авырды, бер атна диярлек урында ятты. Йосыф бәккә табиблар чакыртырга туры килде. Кыскасы, яучылар башында Ибраһим морзаның килүенә Йосыф бәк канәгать иде, шуңа күрәме, иртәнге якта яучы Ибраһим морза тәхет бусагасын атлап керүгә, Йосыф бәк урыныннан купты, кунакка каршы китте. Кушкуллап күрештеләр, көлә-елмая күзгә-күз карап тордылар. Көрәк хәтле куллары белән исәнләшкәч, утырып дога кылдылар һәм, мөселманнарга хас янә исәнлек-саулык сораша-сораша, торып, түр якка үттеләр. Йосыф бәк тәхетенә сеңде, Ибраһим морза күпертелгән, казанлылардан килгән күн тышлы чигүле мендәргә утырды.