Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 стр 5.

Шрифт
Фон

 Җангали ханга?! Ишеткәнем бар да, юк та. Касыйм хан токымнары, урыс яклылар, шулаймы? Урыс кенәзенә гаскәр бирәләр, бергәләп яу йөриләр, кыскасы, ялланып хезмәт итүчеләр, бер сүз белән имансызлар. Картмы үзе, яшьме, ничә хатыны бар? Хатыны булса, атам, богаулап илтсәң дә бармам.

 Өйләнмәгән әле ул, яңа унҗиде яше тулып килә бугай. Тик син сөярдәй яр гына түгел кебек, кызым. Шулай да мин сиңа ошбу адәмнән йөз чөермәскә киңәш итәр идем, балам.

 Мин, әтием, берәүгә дә кияүгә чыкмыйм. Гомер буена синең янда булам.

 Гомерең буена минем кырда яши алмассың, кызым.Җир әйләнә, ил бәйләнә, дигән олуг галим әл-Хәрәзми. Канат үстергәч, кызлар гына түгел, кошлар да китә. Аннары, кһм, минем сине исән чагымда кияүгә бирәсем килә. Кем белә, дөньядан киткәнче, бәлкем әле, оныкларым күрергә дә насыйп булыр.

Сөембикә кашларын җыера төште, тураебрак басты, атасының күзләренә карады. Шаяртмыймы, янәсе, һәм күрде: атасы шаяртмый, җитди сөйләшә иде.

 Күзләремә туп-туры кара әле, әтием. Кара, кара, әтием, син чынлап та мине Җангали ханга кияүгә бирергә телисеңме?

Йосыф бәк чебен куган аттай башын чайкады, аннары, чарасыз калып, кызының башын күкрәгенә кысты.

 Юк, кызым, юк. Минем сине берәүгә дә бирәсем килми. Кичер, кичер атаңны. Укы, белем ал, башың яшь әле. Тик бит кулыбызга Казан мәркәзе керергә тора, балакай, җир үзәгендәге мәркәз, аты-даны дөньяга таралган кала-ил.

 Әтием, әтием бәгърем, син теләсәң, мин кияүгә чыгармын. Чыгармын. Тик ашыктырма мине, сабыр ит.

 Ярый, ярый, балам, ашыктырмам, сабыр итәрмен. Ә хәзер, бар, туганнарың көтә әнә. Далага чыгарга җыеналар бугай, бар

Сөембикә күзләре яшь белән мөлдерәмә тулган атасына карарга кыймады, хәер, ул үзе дә елый, ике бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәшә иде. Йосыф бәк дымлы күзләре аша китеп барган кызына карап калды. Анасы кебек үк сылу гәүдәле иде Сөембикә кызы. Йөргәндә гелән аяк очларына баса кебек, гүя менә-менә канатларын җәяр дә очып китәр сыман. Ошбу кызындагы зифалыкны яванлылар рәсемнәрендә күрде бугай, чынында исә бер генә сурәт ясаучы да Сөембикәнең йөреш табигатен бирә алмас, моның өчен аңа моны күрергә, мөкиббән китеп соклану зарурдыр. Йөрү мизгелендәге нәзакәт хәрәкәтләрне күңел күзе күрсә күрә алырдыр, рәссам моны барыбер бирә алмас, чөнки бу хәрәкәтне Йосыф бәк әүвәл Сөембикәнең анасында күргән иде һәм шул хәрәкәт аның хәтер түрендә әле булса утыра, аны берәү дә җуеп та, кырып та ала алмастыр. Ә инде тереклек иткәндә, саф җан иясендә, хәрәкәттә, кочагына кереп иңгән мизгелләрне оныту булмастыр. Хәтер төпсез кое ич ул, гелән күз алдына килеп, җанны җиксендереп куя. Сөю-назлаулары мәхәббәт фәрештәләреннән фатиха алгангамы, мәрхүмә хатын аңа үзе кебек үк кыз бала калдырды. Кызын күргән саен, Йосыф бәк күз алдына үлепләр яраткан Сөенбикәсе килер, аның елмаюларын, кайнарланып кочагына иңүен оныта алмый интегер. Йа Хода, нигә бу хәтер дигәнең шулай үкенечле икән?!

Йосыф бәк кул аркасы белән күз яшен сөртте һәм аңа дөнья яктырып киткәндәй булды. Китеп барган Сөембикә кызының өстендә балитәкле алсу-кызгылт, яшькелт-зәңгәр төстәге күлмәк, күлмәге нечкә биленә, тулышып килгән янбашларына сыланып тора. Керт-керт атлаган саен, итәк астыннан кызыл болгари итекләре күренеп китә. Озын толымнары сәгать теле кебек әле уңга, әле сулга чайкала, чәч толымы очындагы көмеш тәңкәләр зеңләп куя, башындагы энҗе ташлар тезгән калфагы кырын төшкән, кемнедер үз артыннан әйди, кемгәдер дәшә сыман.

Яратырмы ошбу сылуны хатынша кыяфәтле, җәйпәк кабак битле Җангали хан?.. Йосыф бәк белми иде. Мәгәр бер нәрсәгә иманы камил: йөрәге урынына күкрәк челтәрендә таш булган ир-ат кына мондый сылуны яратмас. Әгәр дә мәгәр җаны-тәне сәламәт булган ир-ат мондый кызны яратмаса, ул тумыштан ук йә юләр, йә Хода тарафыннан ирлектән мәхрүм. Шулай да кеше күңеле караңгыдыр. Иллә бер нәрсәгә иманы камил иде Йосыф бәкнең: Җангали хан Сөембикәгә өйләнер, яратыр, тик кызы тарафыннан мәхәббәтенә кайтаваз тапмас. Сөлек кебек егетләр аяк астында туфрак булырга торганда, шушындый сылу ирексездән Җангали хан кочагына керсен инде. Юк, бирәсе килми иде Йосыф бәкнең сөекле кызы Сөембикәне Җангали ханга, бирәсе килми. Әмма нишләмәк кирәк, сәяси хәлләр чарасыз итә бирер ул Сөембикәсен Җангали ханга. Бирер. Алдагы олуг максаты исәбенә кызы да карышмас, чөнки атасына бер генә тапкыр да каршы төшмәде, һәрчак тыңлады, хәленә керде. Аннары Сөембикә укымышлы, китап яратты. Гарәп-фарсы телләрен белә, биш яшеннән уку-язуга өйрәнә башлады. Ике-өч мөгаллимәдән сабак алды, әле булса ала. Әйе, белемгә чик юк. Ахирәте урынына күрә башлаган Җәмилә атлы мөгаллимәне, тели икән, алып та китәр.

Китап Адәм галәйһиссәламне барча адәмнәрнең дә атасы дип әйтә, ә пәйгамбәрләрнең соңгысы Мөхәммәд саллалаһи галәйһиссәламдер. Аңардан соң Кыямәткә кадәр пәйгамбәр килмәс. Димәк, ахырзаманга да ерак калмаган булса кирәк. Адәм баласы кайчак шундый халәттә кала: үз-үзенә ия була алмый башлый, сәяси дөнья ташкыны аны ихтыярсыз вә чарасыз итә, әнә ташкын аны ияртеп алып китә дә әллә кайлардагы чит-ят ярларга илтеп ора. Ләкин уйлабрак эш иткәндә, адәм баласы ул ташкынны да үз файдасына үзгәртә алыр иде кебек. Шайтан өметсез, диләр, ә ул адәм баласы ич. Йосыф бәк еш кына дөньядагы һәрчак үзгәреп торган сәяси ташкыннарга эләккәләде, әллә тоемлавы саклады, әллә Аллаһы Тәгалә үзе, иншалла, исән-имин яшәп ята. Казан иленә күңеле төшкән икән, моның өчен бер дә хафаланасы юктыр, Казанда да үз кардәшләре яши, бер кан, бер җаннардыр, иман турында әйтеп тә торасы юк. Аннары Казанны үзенеке итү аның күптәнге хыялы иде. Бер уйлаганда ерак та түгел, Казан халкы белән нугайларның теле-дине, гореф-гадәтләре бер, тик бер Хода белә ул халыкны үзбаш яшәргә тырышалар. Йосыф бәк каршымы, мөстәкыйль һәм бәйсез рәвештә яшәргә телиләр икән рәхим итсеннәр, моннан соң Йосыф бәк Казанга бәйләнмәс кызы анда булыр, ә тора-бара еллар имин торса, ул мәркәз тәхетенә оныгы утырыр. Булыр ул онык, булыр, табигатьне алдап булмый, боерган итсә булыр. Сау-сәламәт яңа уналты яшенә аяк баскан кыз бала яңа чәчкә аткан гөлҗимешкә тиң ич, ипләп кенә кагылсаң да иш табарга торадыр. Әйе, балны вакытында җыярга, кызны вакытында кияүгә бирергә кирәк.

Йосыф бәк әйлән-бәйлән уйный башлаган кызларына карап-карап торды да, кузгалып, биек баскычлардан тәхет бүлмәсенә атлады, һәр баскан саен, һәр баскыч саен күз алдыннан Сөембикә кызының гомере узды. Анасы Сөенбикә гүр иясе булган елны ук сабыйны имезгән инәй хатын кинәт вафат булды. Дөя сөте эчереп үстерергә туры килде баланы. Ары таба авызына чәйнәгән ризык та ала башлады. Ни генә эчермәделәр балага. Куй-кәҗә сөте, дөя сөте, елан сөте кирәк дисәләр, мөгаен, елан сөтен дә тапкан булыр иде Йосыф бәк. Ә бит аның мәрхүмәсеннән башка куенына керердәй янә өч хатыны бар иде. Биш яше тулар-тулмас, Йосыф бәк кызны укытырга Бохарадан мөгаллимә китерттерде. Унынчы баскыч, уникенче, унөченче, ундүртенче, унбишенче, уналтынчы йа Хода, атаңны ташлап китәр көн дә килеп җиттемени?!

Тәхет ягына кереп, гәүһәр ташлардан җыелган дисбесен кулына алгач кына, Йосыф бәк Сөембикә кызын Казан ханы Җангалигә бирү-бирмәү мәсьәләсен алай да Исмәгыйль энесе белән киңәшергә кирәк булыр дигән фикергә килде. Ләкин уйлана торгач, кул селтәде. Кенәз Василий вафат, диделәр, Мәскәү тәхетенә кем утырыр бит әле. Табигый, бүген анда да нәсел-нәсәбә арасында тәхет өчен дәгъва барадыр. Йә булмаса кенәгинә Еленаның баш баласы олан кенәзне утыртканнардыр. Иван атлы диделәр бугай үзен. Бик диндар икән дип әйттеләр. Димәк, бала балигъ булганчы, Мәскәү тәхетендә, нигездә, кенәгинә Елена утырачак. Ә кенәгинә, башы яшь булса да, Исмәгыйльне яратмый иде. Илчеләре җиткерделәр, бу хакта кенәгинә Исмәгыйльнең күзенә бәреп әйткән. Тик ялагай Исмәгыйль, Василий кенәзгә табак тоткан кебек, моңа да табак тотар. Исмәгыйльдән барысын да көтәргә була. Күптән түгел әнә Мәскәүтингә юнәлгән абасының сәүдәгәрләрен «бу безнең юл» дип борып җибәреп кенә калмаган, товарларын да талап алып калган. Дөрес, Йосыф бәк гаскәр җибәргәч, гафу үтенә-үтенә товарларны кире биргән, ләкин бит Йосыф бәккә моның өчен чара күрергә, аксак энесен куркытырга туры килде. Аннары бик ихтимал хәл, сылу вә зифа кенәгинә тирәсендә шома кенәзләр урала башлагандыр. Кемне сайлар мәхәббәткә сусаган кенәгинә? Монысы Йосыф бәк өчен сер иде. Хак анысы, биләмәле кенәз Василий Шуйский кенәгинәгә узынырга бирмәс бирүен, алай да дөнья диләр ич, кем кемне алдамас та кем кемнән алданмас. Мәскәү сараенда булган хәлләрдән шактый хәбәрдар иде Йосыф бәк. Ил бар, ил булгач, түрәсе була, ә түрә янында бер булса да шымчы йөрер, диләр. Йосыф бәкнең Мәскәүдәге озын колаклары да, Аллага шөкер, булган хәлләрне түкми-чәчми җиткереп торалар. Кем белә, аның сараенда да бер-бер кеше бардыр, аның хәлләрен дә тикшереп-санап Мәскәүгә җиткереп торалардыр. Шулай да Сөембикәне Җангалигә кияүгә бирүем хакында Исмәгыйль энесе ни уйлый икән?..

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3