Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 стр 4.

Шрифт
Фон

Олуг Мөхәммәд Василий кенәзне Ягъкуб угланына түгел, Касыйм угланына биреп җибәрә. Бу углан, кенәздән тиешле салымны алып, атасына Казанга юллап торырга тиеш була. Әүвәл башта атасының үтенечен төгәл үтәп килсә дә, Касыйм хан вәгъдәсендә тормый, атасы вафат булганнан соң, тиешле ясакны Казанга җибәрми башлый. Олуг Мөхәммәдтән соң Казан тәхетенә утырган угланы Ягъкуб көтмәгәндә вафат булып, аның урынына угланы Мәхмүд хан утыра. Бу хан абасыннан һәм мәскәүлеләрдән ясак таләп итә. Олуг Мөхәммәд оныгы Мәхмүд хан Касыйм каласында утырган агасына ясак түләүне бик катгый куйган, күрәсең, ясак Казанга килә башлый. Шуңа карамастан Мәхмүд хан, салымны төгәл салмадылар дип, Өскәй каласына барымта йөри һәм кала түрәләренә салымны Казанга салырга куша. Кала түрәләре хан белән килешә. Шуннан соң Мәхмүд хан Муром һәм Владимир калаларына юнәлә, Казанга салым салырга риза булмаган түрәләр белән бәхәскә керә, алар белән орыша, кала-авылларны талый һәм иленә исән-имин әйләнеп кайта. Ошбу чор өчен шактый гайрәтле булган хан көтмәгәндә 1463 елда вафат була. Казан тәхетенә мәрхүм ханның угылы Хәлил утыра. Ләкин 1467елда яшь ханны кемнәрнеңдер котыртуы буенча бертуганы Ибраһим атлы ханзадә үтерә һәм тәхетне били. Әнә шулай туган туганны үтерү чире Алтын Урдадан Казанга күчә. Әйтергә кирәк, Ибраһим хан Казан тәхетендә унтугыз ел хакимлек итә. Ибраһим хан вафат булганнан соң, Казан тәхетенә Илһам хан утыра. Ошбу хөкемдар Зөя буендагы сугышта урысларга әсир төшә. Эш шуңа барып җитә ки, урыслар Казан каласын ала. Илһам ханны исә балалары вә гаиләсе белән Вологда зинданына сөрәләр. Илһам ханның кешеләре һәм күпсанлы гаиләсе шунда урыслар тарафыннан үтерелә, чөнки аларның һәммәсе дә чукынудан баш тарта. Казан тәхетендә тугыз ел буена гадел вә тугры хакимлек кылган хан гомер юлын әнә шулай тәмамлый. Йа Хода, тарихны искәрә китсәң, акылдан шашмалы икән бит. Ниһаять, Йосыф бәк моңа чик куяр. Моның өчен ул теләсә нинди яманлыкларга да барыр. Казан тәхетендә киләчәктә Йосыф бәк дәвамы утырырга тиеш. Әйе, Казанда да, Сарайчыкта да, Әстерханда да, хәтта Кырымда да, урысның борын төбендәге Кирмән-калада да.

Бүген Кырым тәхетендә Миңле Гәрәй утыра. Казанга күзе кыза икән. Бер уйлаганда, аның да Казанга хакы бар кебек. Чөнки Йосыф бәк барысыннан да хәбәрдар иде. Ир-канаты үлгәч, гүзәл хатын Нурсолтан Кырым ханы Миңле Гәрәйгә кияүгә чыга. Ошбу никахтан Сәхиб Гәрәй туа. Туран дөньясының гайрәтле ханы Шәйбани үлем түшәгенә яткач, ни сәбәпледер Мөхәммәтәмин ханга үзенең атаклы җырчысын җибәрә. Даны туран дөньясына таралган Галәм Шади атлы бу җырчы Мөхәммәтәмин ханга Шәйбани ханның соңгы үтенечен җиткерә: «Миңле Гәрәй илә Нурсолтан никахыннан туган Сәхиб Гәрәйне Казан тәхетенә димлә вә вәгазьлә». Аты-даны туран дөньясына таралган Шәйбани ханның үтенечен Мөхәммәтәмин хан җиргә салып таптамый тәхетен Кырымнан килгән Сәхиб Гәрәйгә калдырырга ризалыгын белдерә. Сәхиб Гәрәй Казанга 1515 елда килә. Ә инде дүрт елдан, изге тәхетне ни сәбәпледер энесе Сафа Гәрәйгә калдырып, Истанбулга китә.

1518 елның салкын кышында якты дөньядан киткәннән соң, Казан тәхетенә килеп утырган Сәхиб Гәрәй ханның бу хәлен берәү дә аңламый, әлбәттә. Мәгәр нәкъ менә шул хан, Казан тәхетендә утырганда, татар бәк-морзаларына ярлыклар өләшә, ясак-салым җыюны җайга сала, ил чикләрен ачыклый. Бик күп ханнарны күреп тә, берәүсеннән дә игелек тапмаган Казан халкы Сәхиб Гәрәйне үз итә, җибәрмәскә тели, иллә нишләмәк кирәк, хаҗга барам дипме, Истанбул солтаны Сөләйман Канунидан ярдәм өмет итепме киткән хан кабат Казанга әйләнеп кайтмый. Шул хәлдән соң күп тә үтми, урыс тарафдарлары алатлар абасы урынына Казан тәхетендә утырган Сафа Гәрәйне кууга ирешәләр, ә Казан тәхетенә Шәехәүлияр угланы Җангалине дәшәләр. 1516 елда Кирмән-калада туган Шәехәүлияр угланы Хангали ханзадә Йосыф бәкнең кияве булмакчы. Бу хәл тормышка ашканда, бик ихтимал, Казан-Нугай җирләрен бер итәргә дә мөмкинлек туар. Моны казанлылардан бигрәк Йосыф бәк үзе тели. Шулай булгач, тәвәккәлләргә кирәк. Дөрес, ниятенең барып чыкмавы да бар, чөнки, юлга аркылы төшкән багана кебек, ике арада Исмәгыйль энесе тора. Иллә, иншалла дип әйтик, ул да иманын урыска сатып бетермәгәндер әле. Әйе, урыс кенәзенең үлеме, Казан ханы Җангалинең сөекле кызы Сөембикәгә өйләнүе туран дөньясы өчен хәерле сәгатькә булып куюы бар. Ахыр әлхәмдүлилләһи шөкер диясе генә кала. Әйе, тапкан малны түгү-чәчүгә караганда, булганны һәм керергә торганны учыңда тоту мең тапкыр файдалырак булыр. Тик болай гади вә өстә ята дип уйласак да, Йосыфҗан, ашыкма, ниятең яшер, белемнең татлы чагы, акылның камил мәле. Йа Рабби, изге сәгатьләрдә генә була күрсен

Вәзир Тәби бакча ягына үтте һәм Йосыф бәккә:

 Мәскәү кенәзе Питәй Тургай иртәгә сарайда булыр, бәгиям,  диде.

Йосыф бәк, аңа карамый гына:

 Бихуш, вәзирем. Килсен, кабул итәрмен,  дип, вәзиренә китәргә кушып кул селтәде. Ә үзе су коенган кызларына караган, аларны күзәтә, күңеле Казанда Җангали ханда иде. Бәхәссез, Җангали хан хатынша, җирәнгеч адәмдер. Шыксызлыгы белән генә түгел, күп очракта ни ямьсез кеше дә җанга ягымлы була, әнә шул мәскәүлеләргә тәлинкә тотуы белән җирәнгеч иде Җангали хан Йосыф бәккә. Ләкин Йосыф бәк бу хакта Сөембикә кызына әйтмәс, кызының гайрәте чигеп куюы бар. Киресенчә, кызыктырыр. Бит ханбикә булуга, Казан мәркәзе аның кулында булачак. Тоташ юләр булмаса, Җангали хан да хатыны сүзеннән чыкмас, иншалла.

Атасының ни турында уйланып утырганын белгән кебек, Сөембикә апа-сеңелләреннән аерылды да Йосыф бәккә килеп елышты. Атасы кызының чәченнән сыйпады, аркасыннан сөйде. Чәчләреннән татлы су исе килә иде. Йосыф бәкнең башка хатыннарыннан туган кызлары да бар. Ул аларны да якын итте, яратты. Әйтик, әнә теге җитен чәчле Айсылу яисә җете кара чәчле Гөләндәм, оялчан, анасы кебек юан гәүдәле Нурлыгөл, кипаристай зифа сынлы Таңсылу Кызларының барысын да ярата, барысына да бүләкләр алып кайта, берәүсен дә бер-берсеннән өстен күрми, әмма Сөембикә кызы бөтенләй башка иде, анасы вакытсыз якты дөньяны ташлап киткәнгәме, Йосыф бәк бу кызын бигрәк якын күрде, ни сәбәпледер аталарының бу хәленә кызлары да көнләп карамыйлар иде. Аннары бер генә кызы да Сөембикә кызы кебек юлдан кайтуга аталарына килеп сыенмый. Әллә тартыналар, әллә оялалар, әллә кешедән яхшысынмыйлар иде. Ә Сөембикә кызы исә балачактан ук ятсынмады, һәрчак атасына килеп сыенды. Әллә анадан туар-тумас ятим калганга, әллә чынлап торып якын итүе

 Әтием җаным, сакалың ап-ак булган ич. Әтием җаным, дим

 Дөнья мәшәкате картайта, кызым, дөнья мәшәкате.

Йомшак һәм нәфис кулы белән Сөембикә атасының яңагына кагылды, сак кына битеннән сыйпады, Йосыф бәкнең тәне буйлап чарасыз калтырану узды. Хатыны мәрхүмә дә шулай битенә сак кына кагылыр иде, кагылыр иде дә җанын эретер иде. Гаҗәп хәл, әллә соң анадагы аң-ният вә нәфислек балага күчәме? Мәрхүмә анасы да нәкъ шулай сак кына яңагына кагылыр иде.

 Кызым, Сөембикә, Казаннан кунаклар килгән бит әле. Ни

 Казан кунакларының бездән киткәннәре дә юк, әтием. Алыпсатарлармы?

 Болары алыпсатарлар түгел, болары яучылар, кызым. Сиңа яучы булып килгәннәр.

 Син аларны иртәгә үк куып җибәрерсең, атам,  дип көлде Сөембикә. Син кумасаң, үзем куармын. Яучыларның бер бүген генә килүләре түгелдер. Кунак ит тә, атам, үзләрен, озат.

 Боларын кунак итеп кенә озатып булмастыр, кызым. Болары Хак Тәгалә юлыннан йөриләр, ниятләре изге, уйлары сафтыр. Болары сине, кызым, Җангали ханга димләргә килгәннәр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3