Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 стр 10.

Шрифт
Фон

Шул хәлдә дә Сәлим хан энесе Мөхәммәтгалим бәктәнөметен өзмәгән иде. Акылга утырыр, баш иеп, абасы каршынакилер дип көтте. Килмәде. Инде ике туган орышырга иткәч тә: «сөңгесен ташлар да баш иеп килер»,  дип уйлады. Әйе, Сәлим хан энесенә янә бер мөмкинлек бирде, соңгысын исә чарасыздан: бер-берсенә каршы килгәндә, беренче булып сөңгесен җиргә кадады. Шул рәвешле, орыштан ваз кичүен аңлатса да, энесе исә җан алышудан баш тартмады акыра-бакыра Сәлим ханга таба килүен белде. Менә шунда, нәкъ шул чакта Сәлим ханның энесенә җен ачулары чыкты, йөрәге кабарды, авыз эченнән генә: «Аңламасаң аңламассың икән, дивана»,  диде дә сөңгесенә үрелде. Ләкин шул мәлдә, ике ара берничә адым гына калгач, янә көтелмәгән хәл булды: энесенең аркасына ук кадалды. «Бар икәнсең әле, Ходаем»,  дип уйлады шунда Сәлим хан, чөнки һич тә бер атадан туган энесенең гомерен аласы килмәгән иде. Бу хәлне халык та, ханбикәсе Зөбәрҗәт тә, туган-тумачалары да, хәтта үзе дә кичерә алмаган булыр иде. Әбит ышанычсыз энесе аны үтерәчәк иде. Әйе, Мөхәммәтгалим бәкне кемдер укка алды, азатлары алдында Сәлим ханның намусы саф иде. Намусы саф, әмма йөрәкне әллә ни тырный, күңел түрендә әллә ни көйри. Инде тынычланырга вакыт, ике туган арасындагы канлы бәхәс үзара корал күтәрми генә хәл ителде. Ләкин кан барыбер аның исеменнән коелды. Шуның белән аның исеменә кара тап төшәчәк. Бу тап аннан гомере буена да җуелмас. Энесе Мөхәммәтгалим бәкнең балаларының балалары моны хәтерләр, бер алар гына да түгел, бөтен Болгар халкы хәтерендә сакланыр ул. Ә яман хәтер иң изге теләкне дә яман итүчән, кылынган игелекне аяк астына салып таптаучан була.

Сәлим хан авыр уйларыннан арынырга теләде, күтәрелеп, кәтибенә карады.

 Барысын да яза барасыңмы, кәтиб?  дип сорады.  Яз, яз, тарих ул халык хәтере, тарих ул үрнәк вә гыйбрәттер Карале, Хафизҗан, нигә син һаман өйләнмисең?

 Йөгәнем юк, ханиям.

 Өйләнү өчен йөгән кирәкме, Хафизҗан? Хатын-кыз ат түгел ләбаса.

 Нәфрәте ашкан чакта, хатын-кыз аттан да яман, ханиям.

Сәлим хан тыенкы гына итеп кеткелдәп көлеп алды.

 Ибраһим атамыз, мәрхүм, ир терәге хатын, хан канаты углан, дияр иде. Өйлән. Балаң булыр. Вәзир Камай да өйләнде әнә.

 Изге теләгегез өчен рәхмәт, ханиям. Сез дә фатиха биргәч, уйлап карыйсы итәрем.

 Уйлап кара, Хафизҗан, уйлап кара. Ләкин бик озак уйлама, хатын-кыз озак уйлаганны яратмый.

Кәтиб Хафиз каләмен кара савытына куйды да, аягүрә басып, ханга баш иде. Сәлим хан ирен чите белән генә елмаеп куйды. Ул кәтибенә рәхмәтле иде, авырсу уйларын аз гына булса да читкә тайпылдырып алды.

8

Җик Мәргән хатыны Зәйтүнә белән оста Дәүран өенә урнашты. Иртән аны әмир чакырып алды һәм Дәүранның Назлыгөл артыннан Ибраһим каласына юнәлүе турында әйтте. Җайдак атлары һәм коралы булса да, оста белән бер-бер хәл булмагае дип борчыла иде әмир. Җик Мәргән исә, Мамак, Артык һәм Зәйтүнәнең кичә үк Назлыгөлне хан кулыннан коткарырга китүләре хакында белсә дә, Хаҗига әйтергә кыймады. Әмирнең эшне бозып куюы бар иде. Назлыгөлне ниндидер юллар белән алып кайткач та, ул Казан кирмәненә яптырды, әмир Хаҗига белдермәскә булды. Ата белән углан арасына кереп булмый, әмирнең Сәлим ханга хәбәр итү ихтималы бар иде.

Оста Дәүран өендә Җик Мәргән сәкегә утырды һәм уйга калды. Ике-өч көн эчендә булган хәлләргә кинәт кенә төшенерлек түгел иде. Әүвәл Сәлим ханның Казанга килүен, угланы әмир Хаҗидан каланы тартып алмакчы булуын хәтерләде. Шул көннәрдә әмир Хаҗи баһадиры Бачман белән телгә килгән иде. Бачман, әмирнең бикәсен алып, Саксинга чыгып шылды. Әмир шулчак аны, Җик Мәргәнне, баһадиры итте. Шул мәхшәрарасында хан кызының югалуы беленә. Җик Мәргәннән әмир Назлыгөлнең кайдалыгын сорый, гәрчә аны атасы алып киткәнлеге мәгълүм булса да. Җик Мәргән бер сүз дә әйтә алмый

Ишек шакыдылар. Җик Мәргән, иренчәк кенә күтәрелеп, ишекне ачты. Шаулап-гөрләп Артык белән Мамак килеп керделәр.

 Назлыгөл Казан кирмәнендә, баһадир.

 Ә Зәйтүнәм кайда?

 Назлыгөл белән калды, сине күрәсе килә, диде Мамак.

Егетләр, берсен берсе бүлә-бүлә, Назлыгөлне хан азатлары кулыннан ничек урлаулары турында сөйләгәч, Җик Мәргән Артыкка:

 Сиңа тагын Ибраһим каласына барырга туры килер,  диде.  Ягъкуб тарханнан чапкын килгән, Сәлим хан тархан ашаугланы Хаҗидан ярдәм сораган. Шунда Ягъкуб: «Оста Дәүран минем кулда, кызны әмир кешесенә биреп җибәрәчәкмен»,  дигән.

 Бүген үк җыеныйммы, баһадир?

 Иртәнге якта юлга чыгарсың. Сак булың, ул тарафта әллә кемнәрнең очрап куюы бар. Үзеңә йөзбаш Шиһапны да алырсың.

 Баш өсте, баһадир.

 Хан кызын коткардык, инде кияүне генә табасы калды,  диде Артык, уенын-чынын бергә кушып.

 Йомышың гаять җитди, Артык. Останың кенәз кешеләре кулына эләгеп куюы бар. Дәүран кебек остага кенәзнең күптән күзе кыза.

 Ханнар белән кенәзләр килешерләр. Менә безгә һаман рәт-җай юк. Син әнә өйләндең, баһадир, ә мин һаман эт көтүе куып йөрим.

 Өйлән, кем сиңа кушмый, йортка да керә аласың. Беткәнме тол хатыннар.

 Бачман баһадир кебек берәр байбичәне урласаң гына инде.

 Нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме син, Мамак? Колагыңа киртләп куй: бикә угланын күрергә китте. Тәтеш шәех Сәлим ханга оныгы Галине Үргәнечтә күрдем дип әйткән. Хан оныгы исән икән, шаһ мәдрәсәсендә мөгаллим, ди.

 Әйттем дә кайттым, баһадир. Әмма Хаҗиның бикәсе, алайса, угланын эзләп киткән була. Миңа ни, кеше сөйләгәнне генә әйтүем. Кайбер тел бистәләре базар мәйданында Акбикә Бачман баһадирга ябышып киткән дип тәкрарлыйлар.

 Азатмы, меңбашмы син, Мамак, ә?! Әллә чүпрәк башмы?! Кичәле-бүгенле башыңа яулык бәйләдеңме?!

 Ябышып китү гаепме, баһадир,  дип, ишен якларга кереште Артык.  Әйтик, миңа әмирнең Чулпан исемле җариясе ошый. Өйләнер дә идем үзенә, әмир бирмәс дип куркам.

 Куеп торыйк әле кысыр кайгыларны, егетләр. Бер киңәшем бар сезгә, ничек хәл итсәгез шулай булыр. Назлыгөлнең Казан кирмәнендә икәнен әйтимме әмир Хаҗига, юкмы?

 Менә анысын инде, баһадир, үзең хәл ит. Шулай бит, Артык,  диде Мамак, табынга кискән итләр куя-куя.

 Нишләргә дә белмим. Әмирнең гелән кәефе юк. Аңлашыладыр, бичәсе китте, атасы каласын җимерә язды. Җитмәсә, Всеволод кенәз киткәч, ханның Казанга янә яу килүе бар.

 Тагын болгар белән болгар сугышырмы, баһадир?

 Без әмир азатлары, Артык, аның биләмәләрен, авыл-калаларын саклыйбыз.

 Йа Хода, бу ни була инде тагын?!

 Кеше сүзе кеше үтерә, ди. Сәлим хан урыс кенәзе явыннан соң айнып җитмәгәндер. Бер тапкыр кенәзнең авызы пеште бит инде, миңа калса, бу тарафларга яңадан килмәс ул. Ә синең йомышың билгеле: таш яуса да, оста Дәүранны табасың.

 Әмирнең ни өчен останы дөнья бетереп эзләве аңлашыла,  диде Мамак.

 Әйе,  диде Артык.  Шайтан каласы астындагы төн юлларын гына түгел, Казанның төн юлларын да оста Дәүран салдыра шул.

 Ни өчен эзләве миңа караңгыдыр, Артык. Әмма без оста Дәүранны табарга тиешбез. Аннары, хан кызының Казанда калуы, Ходай кушып углан бала табу ихтималы Миңа калса, Сәлим хан Казанга яу белән килмәс. Әмир Хаҗи да шуңа өмет итсә кирәк.

 Назлыгөл кемне табар бит әле, анысы да Хода кулында.

 Малай табачак,  диде Мамак.  Углан булыр. Ләкин әмир Хаҗиның да ике угланы бар бит, баһадир. Ни булачак инде бу?..

 Кем әйтә әмирнең ике угланы бар дип?

 Мин, баһадир, мин. Башкаладан килгән чапкын әйтте, әмир Хаҗиның өлкән угланы кайткан, тик кеше күзенә күренми тора икән, диде. Аннары Җаффарны кая куясың? Җаффар һаман Ашлы каласында калыр дип беләсеңме?

 Әйе, азатларым, хикмәтле чорда яшибез. Әмма ни генә булмасын, без әмир Хаҗига тугры калырбыз,  диде Җик Мәргән.  Мин сезгә ышанам.

 Без синең белән, баһадир,  диештеләр Мамак белән Артык.

9

Дәүран ризыктан бөтенләй өметен өзгән бер вакытта, иртәгесен көн урталарында аңа су бирделәр. Бер чүмеч суны эчеп бетерүгә, ул башы әйләнүдән чайкалып китте.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3