Ул арада йөзбаш Чупай килеп җитте.
Мин сезне тыңлыйм, шөһрәтлем.
Син шушы минутта йөзбаш түгел, меңбаш! Әйе, меңбаш Чупай. Мин сиңа, меңбаш Чупай Хәер, сабыр итеп торыйк әле, Якимкә агай, шулай бит.
Илһам хан атына атланды, тезгенен тартканда янә манара ягына күз ташлады. Ул бернәрсәгә ачык төшенде: моннан китәргә кирәк. Кемдер күзәтә, алар күзәтү астында. Ул моннан киткән булыр, аннары Юк, меңбашны үзе белән алып китәр, кирмәндә үз гаскәрен калдырыр. Берәүне дә кертмәсеннәр дә, чыгармасыннар да. Ләкин моны бүген түгел, иртәгә эшләр ул. Әллә соң бүген үкме?.. Иртәгә соң булып куюы бар.
Меңбаш Чупай, азатларыңа атларына атланырга боер, коралланган килеш капка янына җыелсыннар.
Меңбаш Чупай, кычкыра-кычкыра, азатларын җыя башлады. Хан Яким Күчтемнең атка атланганын көтеп торды да:
Мин гаскәремне бирегә кертеп калдырырга булдым, илче. Ә әмир Хаҗи азатларын үзем белән алып китәм.
Илче Яким барысын да аңлады, тик әмир Хаҗи азатларының ханга карусыз буйсынуларына бераз гаҗәпләнә дә иде бугай. Аңа һаман да әле кем дә булса аларның кылган хәлләрен күзәтеп торадыр кебек. Ханның бу әмере көтелмәгән афәт китереп чыгарыр дип куркуы иде. Ләкин ханның коры вә җитез әмер бирүен күреп тынычлана төште, алай да капкадан чыкканда Тимушасын эчтән генә телгә алып, чукынып куюны бик тә кирәк тапты. Аллаһы Тәгаләнең сакланганны саклармын, дигәнне истә тотып, кылычын да кул тирәсенәрәк китерде. Олы кеше буларак инде әллә ни кыра алмаса да, заманында кылыч белән ару гына селтәнә иде ул. Хәзер дә агач бүкәне кебек үз-үзен күрәләтә үтертмәячәк иде.
Капкадан чыга башлаганда, Чупай ханнан:
Олуг хан, меңбаш Туран кая соң? дип сорады.
Аны шайтан алып калды, диде Илһам хан һәм атын юырттырып алга китте.
Меңбаш Чупай: Лә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәд рәсүлуллаһ! дия-дия, хан артыннан чапты.
Елга буенда калдырган азатларына җиткәч, Илһам хан атыннан төште һәм ышанычлы Актай меңбашны бер читкә чакырып алды. Ул аңа бик озак нидер аңлатты, үгетләде, боерды хәтта, соңра теге ияк кагып килешкәч кенә кире әйләнеп килделәр.
Чупай меңбаш монда калыр, ә кирмәнне сакларга мин гаскәре белән меңбаш Актайны җибәрәм, диде Илһам хан һәм Яким Күчтемгә: Илче каршы түгелдер бит? дип, киная уйнатып алды.
Меңбаш Актай гаскәренә кузгалырга дип боерды, һәм алар кирмәнгә таба киттеләр. Илһам хан җиңел сулап куйды. Кирмәнгә кереп урнашуга, меңбаш аңа чапкын җибәрәчәк, барысы да җай гына бетсә, кан коюсыз гына Шайтан каласын кулына төшерәчәк. Туран вә илченең Тимушкасын исәпләмәгәндә, Ульдәмир кенәзлегендә андыйлар табылыр. Шайтан каласы аның кулына ансат биреләчәк. Ул бүген биредән китмәс, төнлә белән кала тирәсендә йөрер, елга буена да төшәр. Югалган кешеләрне бит елга буеннан табып алалар. «Димәк, дип уйлады Илһам хан, елга буена каяндыр җир асты юлы төшә. Ул аны табар. Табар да Шайтан каласының серен ачар».
Хәзер нә кылырга исәбегез инде, олуг хан? диде меңбаш Чупай.
Менә шунда кунарбыз, меңбаш. Син минем меңбашым, кул астында йөздән артык азат, ханыңны сакларсың. Башкалага кайткач, сиңа тагын азатлар беркетермен.
Баш өсте!
Бар, җансакчыларым белән таныш, диде Илһам хан, ә үзе елга ярына утырып уйга калган урыс илчесе янына килде, аның кебек үк аякларын сузып, яшел чирәмгә утырды.
Нәрсә уйга калдың, Якимкә агай?
Уйланмаслыкмы, хан? Мондый әкәмәтне күргәнем юк иде әле. Манарага дүртәү кердек, икебез чыктык, икебез анда калды. Исәннәрме ул бахырлар, юкмы? Исән булмаган хәлдә, нинди хикмәтле манара ул?! Билләһи дип әйтәм, үзем кереп карамасам, үз күзем белән күрмәсәм, кем сөйләсә дә ышанмас идем. Минем көпә-көндез шайтан алган кешене күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Китик моннан тизрәк, хан!
Юк, илче, без бүген монда кунабыз. Мин бу хикмәтле могҗизаның серен белеп китәргә тиешмен. Караңгы төшү белән манара янына барам, яр астына төшеп торам. Тимушка белән меңбаш Туранның югалуына ышанмыйм мин. Йә алар алдан сөйләшеп бездән качтылар, йә
Нәстә йә, хан, нәстә йә?
Йә чынлап та шайтан кулына эләктеләр. Ләкин нинди шайтан ул, ике аяклы, ике куллымы? Ике аяклы, ике куллы бер адәм баласы икән, мин аны тотармын.
Яким Күчтем чукынып алды.
Куй, куй, хан. Яши икән, яши бирсен. Шайтан икән, син аны тота алмассың. Йа Хода, шайтан күзгә күренә башласа, ахырзаман җитәр, диләр. Ахырзаман да якынлаша микәнни?..
Шайтан юк ул, илче. Күрүче булганмы соң аны? Юк! Шулай булгач, хәйлә бу, бары тик хәйлә! Чуенны бит шайтан коя димәделәр, адәм балалары коя. Шайтаны да адәм баласыдыр. Иллә мәгәр ул кем? Кем шулай куркыта халыкны?.. Кирмән әмир Хаҗиныкы иде, бүгеннән ул минеке булыр.
Әмир Хаҗи кирмәнгә алаеңны кертүне белми калды, югыйсә күренер иде. Димәк, ул шайтан дигәне абаң була алмый.
Белмим, илче, әлегә белмим, ләкин аны ачыклармын. Миңа калса, бернинди дә шайтан юк. Шуны гына беләм: Болгар ханнары борын заманнан ук Шайтан каласына чит халыкны кертмәгәннәр, шул заманнан ук бу кала сер булып калган. Хәтта ул серне мин дә белмим. Тик элек-электән илнең төньягына сәфәр кылырга ният иткән сәүдәгәрләрнең Шайтан каласы тирәсендә суга батып үлүләре билгеле. Аларны да: «Шайтан алган», дигәннәр.
Китик моннан, хан, Ходай хакы өчен.
Киявеңне дә күрәсең килмиме, Якимкә агай? Кем белә, бәлки, шайтан дигәне синең киявеңдер?
Йа Хода, авызыңнан җил алсын, тәүбә, диген, хан. Мөмкин хәлме? Кызым да үз акылында иде, мин аны камил акыллы килеш тимерче оста Әхмәткә китереп бирдем, диде илче һәм тиз-тиз чукынып алды.
Ә шулай да мин анда барырмын, илче. Яр астына да төшәрмен.
Берничә азатыңны да ал, хан.
Бавырчылар ашарга дәштеләр. Илһам хан белән илче Яким, елга буена төшеп, кул-битләрен юып менделәр дә ашарга утырдылар.
Күп тә үтми, караңгы төште, Илһам хан меңбаш Чупайны чакырып алды.
Минем белән барасыңмы, меңбаш?
Барам, олуг хан, диде тәвәккәл төстә Чупай.
Илһам хан аңа атларны китерергә кушты, үзе коралларын барлады. Ике ягына ике хәнҗәр такты, кылычын җайлабрак куйды. Атлар килгәч тә, илче Яким тагын хан янына барды:
Бәлкем, йөрмәссең, хан? диде.
Күп сөйләшмә, илче. Хан ике сөйләми.
Догаң укы, Аллага тапшыр, дип калды чын-чынлап үзе өчен дә, хан өчен дә курка калган илче Яким.
Ләкин Илһам хан аңа җавап биреп тормады, сикереп атына атланды да кузгатмас борын тыпырдарга тотынган айгырга ирек бирде.
Тынгысыз айгыр туп-туры кирмәнгә таба чапты. Караңгы төшеп өлгергәнгә, меңбаш Чупай күренми, атының тояк тавышы гына ишетелә иде. Кирмән капкасына җитмәстән манара ягына борылдылар. Аны меңбаш Чупай да куып җитте. Алар манараның кирмән дивары белән кушылган кырыннан уздылар да атларыннан төштеләр. Йөз адымнан куе урман башлана иде, шул яктан аю үкергәне ишетелеп калды. Атлар колакларын тырпайттылар, аннары, без дә монда бар бит әле дигәндәй, пошкырып куйдылар. Илһам хан ишарә белән генә меңбашка атланырга кушты, һәм алар елга буена ук төшеп киттеләр.
Яр кырыенда үскән агачлар ягыннан байгыш кычкырган тавыш ишетелә. Караңгы, ай да калыкмаган. Су янында гына ниләрдер төсмерләнгән сыман. Меңбаш Чупай ялгышмаса, манарага кереп югалган кешеләрнең мәетләрен чама белән шушы тирәләрдән табып алалар икән. Кем суга ташлый аларны? Кайсы тарафтан китерә?.. Илһам хан чамалый, монда бернинди дә шайтан юк, манарага кергән кешеләрне адәм баласы үтерә. Нигә? Билгеле, чуен кою серен саклыйлар. Ә чуенны коючы оста Бәкер белән яван Драгил әмир Хаҗига хезмәт итәләр
Илһам хан су кырыендагы ташка утырды. Елга тын гына ага, балыклар чума, ярга елышып үскән агачлар арасында тынып-тынып һаман шул бер байгыш кычкыра, гүя ул кемгәдер зарлана яисә кемнедер дәшә сыман. Юк, сагышлана, моңлана бугай.
Олуг хан булып тәхеткә утыргач та, кәтиб Хафиз аңа: «Халык язмышы ул язылмаган ак кәгазь, йортыңда ни кылсаң, илеңдә шул булыр», дигән иде. Ул вакытта кәтибнең сүзләрен колак яныннан гына уздырса да, хәзер нигәдер нәкъ менә ул сүзләр хәтерендә яңарып китте. Нигә килде ул монда? Аның йортымы Шайтан каласы? Каланы аңа атасы бирмәде, ул өлкән углан әмир Хаҗига бирелгән. Әмма олуг хан буларак әмир абасы аңа күпмедер салым түләргә тиеш. Ә ул түләми, яңа кала-кирмәнне салам, дип аклана. Теге вакытта алар дошманлашып аерылыштылар. Чөнки ул абасына: «Шайтан каласын миңа бирерсең», дип әйтте. Шуннан соң бер тапкыр да күрешмәделәр, бер тапкыр да хат алышмадылар. Әйтерсең лә әмир Хаҗи өчен олуг хан юк иде. Тәхеткә ул утырып, Илһам шулай кыланган булса, нә кылыр иде икән абасы?..