Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 стр 29.

Шрифт
Фон

Илһам хан өчен серне белүче бердәнбер кеше оста Дәүран. Ахыр чиктә ул аны бирегә тотып китерер һәм төн юлларын күрсәтергә мәҗбүр итәр. Җир асты юлларын, манараны серләп эшләгән өчен әмир Хаҗи абасы оста Дәүранга ирек бирә, коллыктан азат итә. Атасына бу ошамый, Казанга яу чаба диярлек, әмма һични кыра алмый, кире борылып кайтырга мәҗбүр була. Инде менә яңа хан Шайтан каласының серен белергә кереште. Һәм ул аны белер!

Оста Дәүран Назлыгөлгә өйләнгән. Кол кеше хан кызына?! Шаккатмалы хәл. Кем өйләндерә? Абасы әмир Хаҗи. Менә кем өйләндерә колчура останы сеңелләре Назлыгөлгә! Акылдан язмалы хәл! Ничек элегрәк моңа игътибар итмәде Илһам хан?! Әмир Хаҗи оста Дәүранга Шайтан каласын тергезергә керешкәнче үк Назлыгөлне вәгъдә иткәндер, мөгаен. Һәм сүзендә тора, сеңелләре Назлыгөл әнә оста Дәүран куенында.

Илһам хан кәтиб Хафиз кулындагы Болгар тарихын бер тапкыр гына укымады, тик анда бу хәлләр язылмаган иде. Хак, Казан кальгасын ныгыту мәсьәләсен атасы кузгата, хәтта ташчылар, акча бирә. Соңыннан әмир Хаҗи барысын да үзлекли. Башкаласын Кашаннан Казанга күчерә, ханныкыннан да уздырып сарай салдыра, мөстәкыйльлеккә йөз тота, күп нәрсәдә атасына буйсынмый башлый. Сәлим хан аяк терәп каршы торган өлкән угланы әмир Хаҗины канат астына җыймакчы була, әмма углан атасына баш бирми.

Әмир Хаҗины күп кенә кешеләр шайтанның үзе белән тиңлиләр. Әлегәчә Илһам хан моңа ышанмыйча көлеп кенә йөргән иде. Тәхеткә үзе утыргач исә бөтенләй башкача уйлый башлады. Шайтан! Нинди шайтан?! Булган хәлдә нигә аны берәүнең дә күргәне юк?..

Ашарга-эчәргә керттеләр, Илһам хан ашыкмый гына, уйлана-уйлана ашады, аннары, авыз эченнән генә бисмилласын әйтеп, киенә башлады. Шулчак ишек шакыдылар.

 Кереңез!  диде хан.

Меңбаш Туран керде, ишек катында туктады, сәлам юллады да тынып калды. Меңбаш дәү гәүдәле, кирәкмәгән зур куллы иде. Сакалы очлаеп килгән, кашлары киң, кушылып тора, яшел күзләрендә кинаяле елмаю сыман чалым иде.

 Олуг хан, чынлап та Шайтан манарасына керергә исәп тотасызмы?

Шушындый эре гәүдәле, көрәк хәтле куллы, бер сукса үгезне егардай кешенең курка калып, кичә сөйләшкән һәм ниятләгән уйны шиккә калдыруы ким куйганда көлке иде, әмма Илһам хан көлмәде, елмаеп кына куйды.

 Исәп тоту гына түгел, анда керәчәкмен, меңбаш. Әйт әле, синең чынлап та Шайтан манарасына кергәнең юкмы?

 Ипи тотсам, ышанмассыз инде, олуг хан,  дип, тәгаен уңайсызлана калды меңбаш Туран.

 Исемеңә карасаң, син чын төрки халкы баһадиры, куркусыздыр сыман.

 Әйе, төрки халыкның баһадирымын, олуг хан. Һичнидән курыкмыйм.

 Шайтанның үзеннән дәме?

 Шайтанның үзеннән дә, олуг хан. Чөнки ул юк. Ә менә манарага кергән бер кешене елга буеннан табып алабыз. Менә нәрсә мине аптырашка калдыра.

 Чуен коючылар янына әмир Хаҗи каян керә соң?

 Менә анысын күргәнем булмады, олуг хан. Әмир Хаҗи үзе сер тубалы. Ләкин әмир гаҗәеп гадел кешедер, олуг хан, һичкайчан кешене нахакка рәнҗетмәс, кычкырып сөйләшмәс, ясак-салымны уннан бер өлештән ары җыймас. Халык әмирдән канәгать, мин аның меңбашы, тугры кешегә тугры хезмәт итәсем килә.

 Манарага кергәч, әмир Хаҗи әфсен укый, диләр. Шуннан, имеш, ниндидер ишекләр ачыла, әкәмәтләр күренә.

 Белмим, олуг хан. Кеше ни сөйләмәс, кеше сүзе кешене үтерер, ди халык. Мин сезгә белгәнем, күргәнемне сөйлим. Әмир Хаҗи беркайчан да безнең алда манарага кермәде, олуг хан. Чуен коючылар янына керергә, бәлкем, бер-бер аеры төн юлы бардыр. Ләкин мин биредә ничәмә ел меңбаш булып торам инде, нә чуен коючыларны, нә төн юлларын күргәнем булмады. Дөрес, манарага Бачман баһадир белән Акбикә керделәр, әмма алар

 Нәрсә алар?

 Бикә кире чыкты, Бачман баһадир исә елга буеннан кайтып төште. Шуны гына беләм. Баһадир, адаштым, әллә кая барып чыкканмын, диде. Өс-башы юеш иде, иллә мин сорарга кыймадым.

 Меңбаш Туран, оста Бәкерне монда чакырып алып буламы?

 Ул миңа гелән буйсынмый, олуг хан. Оста Бәкер нинди юлдан чуен коючылар янына керәдер, бер Хода үзе белсә белер. Ул безгә сирәк күренә. Каян керәдер, каян чыгадыр, Алла белсен.

 Оста Бәкер миңа да буйсынмасмы?

 Шөһрәтлем, мөмкин хәлме? Ләкин аны каян тапмак кирәк? Аның үз дөньясы, безнең үзебезнеке дигәндәй.

 Меңбаш,  диде Илһам хан, чыга башлап,  син бүгеннән меңбаш түгел, баһадир. Мин сине баһадир итәм. Синең карамакта олуг ханның кирмәне дип уйла, бөтен чуен коючылар, оста Бәкер дә, биредәге һәммә нәрсә

 Булмастыр ул, олуг хан. Зинһар, кычкырып сөйләшмәгез. Әйтәм бит, шайтанның ишетүе бар.

Илһам хан чак кына көлеп җибәрмәде, ул янә ошбу кешенең куркуына гаҗәпләнгән иде, әмма дәшми калуны кулайрак күрде.

17

Илһам хан Чулман елгасы буйлап атын акрын гына юырттырып бара. Манарага кергәч булган хәлгә ышанды да ул, ышанмады да. Бер уйлаганда таң калмалы иде.

Алар манарага дүртәү керделәр. Үзе белән ул Туран меңбашны да алырга булды. Җансакчыларын ияртмәде. Янә илче Якимне һәм аның сакчысы Тимушканы алды.

Кояш күтәрелгәч кенә манара ишеге янына килделәр. Илһам хан калын имәннән ясалган, тимер тасмалар белән ныгытылган ишекне Тимушкадан ачтырды да, кулына утлы кисәү алып, алдан атлады. Аңа меңбашы Туран иярде, аннары Тимушка, аның артыннан илче Яким Күчтем. Яким Күчтем, бусаганы атлап кергәндә, бертуктаусыз авыз эченнән генә дога укыды, уңлы-суллы чукынды. Акрын гына беренче катка күтәрелделәр. Караланып-күгәреп беткән диварлар, баскычлар калын тузан белән капланган. Күренеп тора, моннан күптән йөрмәгәннәр. Утны күрүгә, мәче башлы ябалак очып китте, ярканатлар чинаша башлады. Кошларның берсе кисәү агачына килеп бәрелде: Илһам хан кисәү агачын меңбаш Туранга бирде, аны алдан җибәрде.

 Әйдә-әйдә, кыюрак,  диде хан, аның артыннан төшеп.  Күрдеңме инде, бернинди дә шайтан юк.

 Хан,  диде Яким Күчтем,  сабыр ит әле, сабыр ит. Мин ары таба менмим.

Илһам хан туктады, әйләнеп карады. Яким Күчтемнең кулындагы шәм калтырый, менә-менә төшеп китәр сыман.

 Тимуша, ал ияң кулындагы шәмне,  диде Илһам хан.

Шунда «А-а-а!» дигән тавыш ишетелде һәм кинәт барысы да тынып калды. Күкрәкне тишеп чыгардай булып йөрәк тибә, колак чыңлый иде.

 Меңбаш Туран, меңбаш Туран!  дип кычкырды Илһам хан һәм шундук алар өстенә ком-таш коела башлады.

 Тимуша, әйдә алдан,  диде Илһам хан.

Илченең җансакчысы карусыз гына алга атлады, ул өч-дүрт баскыч күтәрелгәч кенә, Илһам хан белән илче Яким кузгалдылар. Илче Илһам ханның җиңенә ябышты.

 Ары таба бармыйкмы әллә, хан?

Илһам хан туктады, акрын гына өченче катка күтәрелә башлаган Тимушкага карап торды.

 Бу ни инде тагын?  диде ул, үз-үзенә сорау биргәндәй.  Меңбаш кая булды?

 Тимуша, ни бар анда, әллә соң төшәсеңме?!  диде Яким Күчтем. Ләкин ул соңгы сүзен әйтеп сулыш алырга да өлгермәде янә: «А-а-а!» дигән тавыш колак пәрдәсен ярып керде һәм янә тирә-юнь тынып калды. Яким Күчтем ашыга-кабалана түбән төшә башлады, теләр-теләмәс кенә, Илһам хан да аңа иярде. Искитмәле хәл иде, меңбаш та, сакчы егет тә юкка чыктылар. Гүя җир йотты үзләрен. Ләкин җир аста, алар манарага менәләр иде бит.

Тышка чыгып, ишекне япкач кына, Яким Күчтем кара ташка тезләнде дә янә чукынып алды.

 Кызым да кирәкми, хан, чуен коючыларың да үзеңә булсын, Тимушка кадәр Тимушканы юк иткәч, мин ни аларга, җитмәсә, динем, илем башка. Китик моннан, хан, Алла хакы өчен!

 Тор, Якимкә агай, тор! Әйдә, китәбез!

Капка янына җиткәч тә, Илһам хан йөзбаш Чупайны дәшәргә кушты, сакчылары йөзбаш артыннан чаптылар. Илһам хан исә капка янындагы баганага сөялде дә манарага карап тора башлады.

Нинди хәл инде бу! Әзмәвердәй гәүдәле ике кеше күз алдында юкка чыксын әле

 Инде нишлибез, хан?  диде Яким Күчтем.

 Нишлибез, китәбез,  диде Илһам хан, гасабилана төшеп. Бу карт аның ачуын китерә башлаган иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3