Шайтан манарасы аша гына, олуг хан.
Илһам хан биек манараны күздән кичерде, авыз чите белән генә елмаеп куйды.
Шунда керергә куркамы халык?
Курка, олуг хан.
Ә синең кергәнең бармы?
Алла сакласын, олуг хан. Минем башыма тай типмәгән.
Ә чуен коючылар каян йөри?
Бер Хода беләдер, хан. Мин монда чуен коючыларны түгел, кирмәнне саклыйм, диде меңбаш Туран.
Илһам ханны илче Яким Күчтем куып җитте.
Манарага кергән бер кешене шайтан ала, диләр икән бит, хан! диде ул кабаланыбрак һәм каушабрак. Илченең йөзендә чынлап та курку күреп, Илһам хан аның җилкәсенә кулын куйды.
Ялган, барысы да ялган. Менә иртәгә без анда икәү керәбез.
Йа Хода, хан, мин Тимушкамнан башка беркая да кермим. Ат башы хәтле бүләк вәгъдә итсәләр дә.
Сиңа ат башы хәтле алтын кирәкми, сиңа чуен коючыларның алачыкларын күрү кирәк. Миңа да кирәк ул чуен коючыларны күрү. Абам әмир Хаҗи миннән барысын да яшерә. Мин олуг хан, мин атам түгел, аңа башбаштакланырга бирмәм!
Олуг хан, диде меңбаш Туран. Алай да мин анда сезгә керергә киңәш итмәс идем. Анда кергән кеше кире чыкмый.
Уйдырма, пәри яшиме әллә анда, шайтан үземе?!
Кем яшәгәнен бер Хода беләдер, олуг хан, әмма кергән кешенең кире әйләнеп чыкканын күргәнем булмады. Аларның күбесен елга буеннан табып алдык.
Илһам хан күгелҗем-кара төстәге манарага янә күз ташлап алды, төсе белән үк шом салып тора иде манара. Ханның ни турында уйлаганын белгәндәй, илче Яким:
Биек, төссез, шыксыз, диде.
Манараны тергезүче оста Дәүран, шулаймы меңбаш Туран? диде Илһам хан. Хәзер ул Казан каласын күтәрә, мәһабәт биналар сала. Манараны ул тергезгәч, аның серен дә беләдер, меңбаш, ә? дип сорады аңа карамый гына Илһам хан.
Беләдер, олуг хан. Ләкин оста Дәүранның бирегә килмәвенә шактый инде.
Аның каравы чуен коючы оста Бәкернең киткәне дә юк, шулаймы? Яшь хатыны белән монда яши, шулаймы? Ул кай тарафта тора инде?
Кашан каласында, олуг хан. Хатыны да Кашанда яши. Дөрес, монда да өйләре бар. Мин аның тәгаен генә кайда торганын белмим, олуг хан. Серле кеше ул.
Чуен коючылар янына каян керә?
Анысын күргәнем булмады, олуг хан. Әйтәм бит, сер тубалы ул, әле монда, әле анда. Ниндидер бер яван белән әллә ниләр корып яталар шунда.
Әмир Хаҗи да алар янында булгалыймы?
Еш була, кайчан көннәр буена югала.
Иртәгә мин синең белән чуен коючылар янына керермен, меңбаш. Саклык йөзеннән ике җансакчымны, илчене һәм аның Тимушкасын алырбыз.
Мин анда кермәмдер, олуг хан.
Нигә?
Яшисем килә, олуг хан.
Минем яшисем килмиме?
Мин алай дип әйтмәдем кебек, олуг хан. Минем яшисем килә, ә анда кергән кешенең кире чыкканы булмады әле.
Сәбәбе нидә инде, меңбаш Туран?
Бер Хода беләдер, олуг хан.
Ярый, меңбаш, алып бар безне кунак өенә. Иртә кичтән хәерлерәк, күз күрер, диде Илһам хан.
Мин кызымны күрә алырмынмы икән соң, хан?
Меңбаш Туран, диде, бераз кинаяләп, Илһам хан, Ульдәмирдән килгән илченең кызын күрәсе килә, ә аның кызы оста Бәкердә кияүдә. Иблис аларны да саклыймы, әллә алар да иблискә әверелделәрме?
Олуг хан, диде, пышылдабрак, меңбаш Туран. Кирәкмәс иде алай, көлмәгез, зинһар, шайтанның ишетүе бар. Аннан кычкырып көлгән кешеләр дә биредән югалгалады, мәетләрен дә тапмадык.
Һы, диде Илһам хан, чынлап та бераз шомлана калып. Хәтерем ялгышмаса, Шайтан манарасына атам мәрхүм кергән иде бугай бит. Исән-имин калага әйләнеп кайтты, алай-болай бер дә зарланмаган иде кебек.
Булды андый хәл, олуг хан. Керде хан. Ләкин ничек котылганын үзе генә белгәндер, берәүгә дә сөйләмәде, сезгә дә әйтмәгән әнә. Мин анда үзем дә булдым, олуг хан, ләкин манарага кермәдем. Атаң мәрхүм, урыны оҗмахта булгыры, бик күп кешенең башына җитте ул көнне, бер гөнаһсыз кешеләрне кылычтан уздырды. Абаң әмир Хаҗи булышмаса, атаңыз манарадан чыга алмаган булыр иде.
Хан, кабат әйтәм, мин анда Тимушкасыз кермим, тәрем белән ант итәм.
Тимушкаңны алдан кертербез, илче Якимкә агай, аның артыннан син керерсең.
Йа Хода, йа Хода, сакла, Ходаем, бахырың, дип, илче Яким уңлы-суллы чукынырга тотынды. Тимушка аңа көлемсерәп карап тора иде.
16
Илһам хан белем-сабакны кәтиб Хафиздан алды. Чорына күрә белекле кеше буларак, мөгаллиме аңа убырлы карчыкларга, сихерчеләргә, йорт ияләренә, төрле имеш-мимешләргә ышанмагыз, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, дип әйтер иде. Чөнки алар юктыр, дияр иде. Әмма кешенең күз буу сәләтенә мөгаллим үзе дә ышаныр һәм укучыларына да ышанырга кушар иде. Шәкертләрен үзе моңа ышандырды, берничә балага күз буып күрсәтте. Кайсысына алма дип суган ашатты, кайсын дивар буена башын аска куеп бастырды. Соңыннан, бу әкәмәттә катнашкан шәкертләрдән сорашкач, шуны аңлаган иде Илһам хан: мөгаллимнәре ошбу кодрәтне Аллаһы Тәгаләнең үзеннән ала, Мөхәммәд пәйгамбәр кебек. Аның да бит янына еш кына Җәбраил фәрештә килә торган булган һәм Мөхәммәдкә киңәш-сабаклар биргән, хәтта укырга өйрәткән, диләр. Кыскасы, күз бууның ни икәнен бераз чамалый иде Илһам хан, ә менә Шайтан манарасына кергән бер кешенең югалуы, аның мәетен елга буеннан табып алулары искитмәле хәл иде. Бу зур яманлык, моны Аллаһы Тәгалә әмере белән эшләмиләр, мөмкин хәл түгел дигән фикергә килде һәм тәвәккәлләде, манарага үзе керергә булды. Кичә әле ул, бу хакта сөйләнсә дә, икеләнебрәк калган иде, бүген исә тәмам күңелен ныгытты керәчәк!
Илһам хан үзе белән кәтиб Хафизны алмавына үкенеп куйды. Мөгаллиме бер-бер киңәш биргән булыр иде. Ә монда берүзенә тәвәккәлләргә туры киләчәк. Хәзер инде чигенү юк, булмастыр. Мәрхүм әтисе әйтмешли, хан сүзе аткан уктыр! Ул Шайтан манарасына керәчәк!
Иртән, кояш чыгар-чыкмастан уянгач, Илһам хан, баш астына кулын куеп, шул турыда уйланып ятты. Йокысының рәте-җае булмады, әллә ниткән яман төшләр күрде, әле манарадан очып суга төште, әле су өстеннән очып барды. Һәм шуңа шатланып бетә алмады оча ала икән бит ул!
Ләкин, уянып киткәч, моның бары тик төштә булуына бер мәлгә ачыргаланып ятты. Чынлап та, нигә оча алмый икән адәм баласы, әйтик, очар кошлар кебек, теләгән җиренә күтәрелеп очып китсә? Адәм баласын күтәрә алырдай канатлар ясасаң?..
Әмма болар барысы да тормышка ашмас әкияти хыял гына иде. Тиздән аны уятырга керерләр. Кунак өен караучы кызлар комган-тас кертеп юындырырлар, аш-су кертерләр һәм, ашап-эчкәч, ул туры Шайтан манарасына юнәлер. Кайда ул чуен коючылар, җир астындамы, манара артындагы бер-бер алачыктамы? Берәү дә белми иде.
Илһам хан торды, шул мәлдә үк бүлмәгә комган-тас тоткан, иңе аша сөлге ташлаган хезмәтче кыз керде.
Хәерле иртә, олуг хан! диде ул, тыйнак кына елмаеп, баш игәндәй, әллә ничек чүгеп куйгандай итте.
Хәерле булсын, гүзәлкәй! диде Илһам хан һәм җиңен сызганып, юынып алды, кыз иңендәге чигүле сөлгегә битен-кулын сөртте.
Күптән биредәме?
Ике ел була инде, олуг хан.
Хезмәтең зарыктырмадымы соң?
Юк, олуг хан. Тагын бер елдан мине әмир Хаҗи чуен коючыларына кияүгә бирәчәк. Әмир Хаҗи чуен коючыларына һәрберсенә өй салдыра. Өйләнгәч.
Яраткан кешең дә бармы, егетең, дим?
Бар, олуг хан. Аты Батталдыр.
Ул синең яныңа ничек килеп йөри соң?
Белмим. Ләкин атнага бер булса да килә. Күрешәбез.
Чуен коючылар янына кергәнең юкмы соң?
Ходаем, олуг хан, мөмкинме? Анда берәүнең дә кергәне булмады. Шайтан манарасы аша кергәннәрне елга буеннан табып алдылар, калган юлын бер Алла беләдер.
Ярый-ярый, рәхмәт сиңа, диде Илһам хан, кызның иңенә сөлгесен куйды да киенә башлады.
Кыскасы, уйланырлык иде Илһам ханга. Сәер, оста Бәкер каян кереп-чыгып йөри чуен коючылар янына? Ихлас кыланамыдыр, меңбаш Туран белми, бу хезмәтче кыз да әллә ни әйтә алмады. Ләкин ни генә булмасын, чуен коючылар янына керү юлы булырга тиеш. Манара аша булса манара аша, болай булса болай. Илһам хан белә иде: Шайтан манарасын Кубрат хан угланнары салдыра, үзе салдырган дип сөйләүчеләр дә бар. Кайчандыр бабалары салган бу хәрабә калага Ибраһим хан да игътибар итә. Бирегә килә, көнозын әйләнә-тулгана йөри, җимерек кәрвансарайны күрә һәм торгызырга дигән нияткә килә. Ни өчен? Ибраһим хан шуны белә: борынгы бабалары монда бакыр кайнатканнар. Ибраһим хан кирмәннең диварларын торгыздыра, кәрвансарайны тергезә, әмма манарага чират җитми, вафат була. Сәлим хан атасының бу эше белән бөтенләй кызыксынмый, җимереклектән тергезелә башлаган каланы әмир Хаҗи угланына бирә. Манараны һәм асма күпер белән капкаларны әмир Хаҗи яңадан төзәттерә, каладан оста Дәүранны китертеп, ел буена шунда эшләтә. Оста кул астына меңләгән ташчы бирә. Ниһаять, әмир Хаҗи бакыр кайната башлый, ул да түгел, яван остасы ярдәме белән дип сөйлиләр, чуен коярга була. Әмма баштарак зур нәтиҗәгә ирешә алмыйлар. Тимерче оста малае Бәкер тотынгач, эшләре алга китә. Әмир Хаҗи аңа бөтен шартларны булдыра, алачыкларны кеше күзеннән яшерә, кирмәнгә берәүне дә кертми, сакка алай белән меңбашын куя. Эрү ташны Урал якларыннан китерәләр, ә чуенны монда коялар. Эрү таш ташуда меңнәрчә кеше эшли. Кыскасы, әмир Хаҗиның бу эше тора-бара сер тубалына әверелә. Моны Сәлим хан белергә тели, әмма бернәрсә дә килеп чыкмый. Әмир Хаҗиның моңа ачуы килә, һәм ул манараны, кирмән диварларын янә күтәрттерә, күренгән-багылган бар нәрсәне кеше күзеннән яшерә. Җир астыннан яшерен юллар салдыра, юлларны салган кешеләргә, бик күп акча биреп, илдән китәргә тәкъдим итә. Китмәгәннәрен бер атнадан юк итәләр. Осталардан һәм ташчылардан бары тик ике кеше исән кала: оста Дәүран һәм яван Драгил. Тагын кемнәрдер калдырыла, әмма аларны берәүнең дә күргәне юктыр.