Тимушкага ачуы чыкмады аның. Яким җүләр түгел, күрәсен күргән, беләсен белгән кеше. Шулай да кенәз белән икесенә генә билгеле серне сакчысының белүе сәер иде. Ә бит ул хак әйтә: кызы атасы Якимне танымас та әле. Таныган хәлдә дә атасы дип белмәс, чөнки Яким аңа бу хакта әйтмәде, яшерде. Ул аның өчен бары тик бай абзый иде. Ни ялварды балакай, алып китмә мине чит-ят җирләргә дип, ни тамаша үтенде. Юк, Яким Күчтем ул чакта аны тыңларга да теләмәде. Хәзер әнә шул бала алдына «син минем кызым» дип бар инде. Әхмәт малаена үзе теләп кияүгә чыкты микән, әллә булмаса, аны ирексезләп бирделәрме? Тик Әхмәтне яхшы белә иде Яким, алай итмәс, барысы да теләк-җай белән булгандыр, хәтта бусурманча никахын да укытканнардыр. Кем белгән аны шушы бала чуен коючы остага кияүгә чыгар дип? Үз балам дип тапшырып киткән булыр иде, мал-мөлкәт биреп. Их, хатынын тыңлаган итте, тегесе дә тәмам тәкатен корытты, алып кит тә алып кит, дип җанга тиде. Олуг кенәз Мономах хатын-кыз турында: «Якын ит, иллә беркайчан да баш бирмә!» дип, бик дөрес әйткән югыйсә. Тик Яким генә хатынына баш бирми булдыра алмады.
Яким Күчтем юл буена Тимушага дәшмәде, теге дә, арттырып җибәрүен аңлапмы, сөйләшми баруны кулайрак күрде бугай. Кирәкмәгән олпат гәүдәле, мичкәдән чыккандай калын тавышлы Тимуша кушканны һәрчак тыңлады, аны карусыз саклады, аз сөйләште. Бу адәмгә күп кирәкми, тамагы тук, өсте бөтен булса җитә дип уйлый иде Яким Күчтем. Ә ул әнә нинди икән, кенәз белән күзгә-күз карашып сөйләшкән хикмәтне белә. Ә бит илдән киткәндә генә шушы тилегә Анфиса атлы хезмәтче кызын бирергә иткән иде. Хәзер ни уйлый икән?
Яким Күчтем, хәтәр уйларын куу өченме, күк йөзенә күз төшереп алды. Чалт аяз көн иде. Үләннәр саргая башлаган, әмма инеш буйларында ямь-яшел курпы мул иде әле.
Яким агай, чуен коючы янына Шайтан манарасы аша гына узып була, диләр. Халык сөйләгән хак булса нишләрбез?
Керербез, Тимуша, керербез. Бернинди дә шайтан юк анда, барысы да уйдырма.
Уйдырма түгелдер, Яким Степанович. Уйдырма булса, бөтен кеше шул хакта ипи тотып сөйләмәс иде.
Сиңа кем әйтте ул турыда?
Хан ясавылы әйтте. Анда кергән кеше кире әйләнеп чыкмый, йә бахырны елга буеннан табып алалар, йә судан калыккач, ди. Шайтан каласы әмир Хаҗи кулында, Яким Степанович, хан ярлыгы белән безне анда кертмәсләр.
Ә син каян беләсең бу хакта, дивана баш?
Мин бу якта үскән кеше бит, Яким Степанович. Миңа монда барысы да таныш, диде Тимуша, итек кунычына камчысы белән суга-суга.
Нинди юллар белән Ульдәмиргә килеп эләктең соң?
Баян баһадир дружинасында идем. Аның белән киттем һәм әнә сиңа тап булдым. Әмир Хаҗины азатларына әйбәт түли, диләр.
Мин сиңа аз түлимме?
Аз түләмисең, Яким Степанович, аз түләмисең. Ләкин минем монда туган ягым. Таныш инешне узгач, күңелләр әллә нишләп китте. Балачакларыма әйләнеп кайткан кебек булдым.
Тимуша, кемнәр алар, безне куа киләләр түгелме? диде, куркынып, Яким Күчтем, артларыннан килүче азатларны күреп.
Хан багучылары, диде Тимуша, бер дә исе китмәгәндәй.
Ни калган аларга монда? Безгә таба киләләр. Йа Хода, үзең сакла, диде Яким һәм тиз-тиз генә чукынып алды.
Ул арада ханның ертавыл азатлары аларны куып та җиттеләр. Очлымына ике каурый кадаган йөзбаш аларның алдына чыкты, туктарга боерды.
Яким Күчтем аңа хан ярлыгын чыгарып күрсәтте.
Барыбер сабыр итегез, хан үзе килә, диде йөзбаш, ярлыкка исе китмәгәндәй, йөзен читкә борды.
Ул арада, тузан туздырып, хан һәм аның сакчылары килеп туктадылар.
Олуг хан, үзегез ярлык бирдегез, үзегез туктатасыз, дип, илче Илһам ханга үпкәсен белдергәндәй итте.
Илһам хан тимер-күк туры айгырда, йөгән-өзәңге, иярләренә кадәр алтынланган, көмешләнгән иде. Ханның очлым башында дүрт каурый җилферди, янында баһадиры. Баһадиры башындагы очлымда өч каурый. Хан җиләне алтын җепләр белән тукылган, кеш тиресе белән каелган, баһадир өстендә көмеш белән тукылган җилән. Аякларында болгари итекләр.
Ярлыкны бирдем, Якимкә агай, үзем пошаманга калдым. Әйттем булса кирәк, Шайтан каласы абам әмир Хаҗи кулында. Аның, беләсеңдер, талканы коры. Әйе, кертмәүләре бар дип уйладым да менә үзем куа чыктым. Аллага шөкер, куып җиттек. Калага мин сине, Якимкә агай, үзем кертеп җибәрермен йә үзем белән алып керермен. Кыскасы, каланы үз кулыма төшерергә килдем, илче.
Бирсен Ходай, бирсен Ходай, диде Яким Күчтем, ашыгыбрак, һәм, хан шаяртмыймы дип, як-ягына карап алды.
Мин әмир Хаҗиның мөстәкыйльлегенә чик куярга булдым, Якимкә агай. Урыс белән сәүдә итү өчен, миңа чуен кирәк. Чуен ул каты корыч та. Корычтан бөтен коралны да ясап була. Казанны да үземнеке итәрмен дә Юркәй кенәз белән вабаларыбызча солых төзермен.
Йа Аллам, бирсен Ходай, бирә күрсен, диде Яким Күчтем.
Йә, кузгалдык, кичкә кадәр кала минем кулда булырга тиеш.
Хан атын калага таба борган гына иде, атта чабып килүче ялгыз берәүне күреп, туктап калдылар. Илһам хан ул чапкынны тулганага алырга боерды. Килеп җитәр-җитмәс чапкын ханны таныды булса кирәк, атын кире бормак итте, әмма аңа качарга ирек бирмәделәр, йөгәненнән эләктереп, хан янына китерделәр.
Сине кем җибәрде? дип сорады Илһам хан, төксе итеп.
Унбаш Чупай булам, олуг хан.
Бәең, бәең кемдә?
Бәем меңбаш Туранда, олуг хан. Кемнәр икән дип белеп кенә килермен дигән идем, диде унбаш Чупай һәм, Тимушкага карап, ияк каккандай итте. Бу хәлгә барысыннан да бигрәк Яким Күчтем аптырый калды. Ләкин ияк кагуны хан да күргән икән.
Танышлармы әллә?
Баян баһадирда хезмәт иткән идек, диде унбаш Чупай. Безнең урыс ул, биредә туып үскән кеше. Хәлләр ничек, Тимуша?
Ару болай, дигән булды Тимуша, теләр-теләмәс кенә. Ахыр сыдырылып атыннан төште, Чупайны килеп кочаклады. Исәнме-саумы, Чупайҗан. Син һаман монда икәнсең, мин әнә Яким Степановичка хезмәт итәм, җансакчысы итеп алды.
Унбашка коралларын кайтарыгыз! дип боерды хан.
Рәхмәт, олуг хан, игелегегезне онытмам, дип, бер аягы белән җиргә тезләнде унбаш Чупай.
Онытмасаң, менә нәрсә, унбаш. Хәзер үк атыңа атлан һәм меңбаш Туранга элдерт. Әйт, капкаларны ачып, асма күперне төшереп торсын олуг хан килә, диген.
Баш өсте, олуг хан.
Шулай диде дә унбаш Чупай, коралларын киеп, сикереп атына атланды һәм калага таба чапты. Илһам хан барысына да калага таба кузгалырга боерды, ләкин, берара киткәч, баһадирына калырга кушты, үзе белән җансакчыларын гына алды.
Калада әмир Хаҗи булса? дип сорады илче Яким Күчтем.
Булса нә кыласың, Якимкә агай, орышырга туры килер. Әмма Шайтан каласын мин барыбер үземнеке итәрмен.
Гаскәрең дә алырга итәр идең, хан. Туган туганның башын ашаган, диләр.
Якимкә агай, сездә шулай диләрдер дә, бездә алай түгел, туган туганның, хан ханның башын ашар диләр.
Шайтан каласы кирмәненең асма күпере төшерелеп, капкалары ачылып куелган иде. Илһам хан, аның сакчылары, илче Яким Күчтем җилле генә юырттырып килгән җайдан кирмән эченә керделәр. Илһам хан эчкә керүгә атын туктатты, капка сакчысыннан:
Әмир Хаҗи мондамы? дип сорады.
Юк, олуг хан, әмир Хаҗи Кашанда! диде, кычкырыбрак, сакчы.
Туран меңбаш кая?
Әнә ул килә! диде сакчы һәм тураебрак басты, сөңгесен кысыбрак тотты.
Ул арада меңбаш Туран килеп җитте һәм баш иеп кенә Илһам хан белән һәм илче Яким Күчтем белән исәнләште.
Меңбаш Туран, безгә Шайтан манарасына керергә кирәк булыр, диде Илһам хан, атыннан төшә-төшә. Кем алып керер икән?
Үзегез керсәгез генә инде, олуг хан. Мин анда керергә батырчылык итмим.
Яхшы, диде Илһам хан, Яким Күчтемгә күз төшереп алды. Без монда кунарбыз, аннары күз күрер.
Рәхим итегез, олуг хан. Кәрвансарай өе буш, урын җитәрлек.
Илһам хан ат тезгенен сакчысына ташлады да кәрвансарай кунакханәсенә таба китте. Туран меңбаш аңа иярде.
Әйт әле, меңбаш Туран, чуен коючылар янына ничек кереп була?