Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 стр 26.

Шрифт
Фон

Урыс-болгар еш орышмый, әмма ун елга бер булса да урыс, ике арада төзелгән солыхны бозып, Болгарга яу чаба торды. Чөнки Болгар бай ил. Алар Һират, Багдад, Сәмәрканд, Бохара, Үргәнеч, хәтта Мисыр, Табгач товарларын Ульдәмиргә, аннан Новгородка, хәтта Киевка йөртә. Торжок каласында әнә Болгар сәүдәгәрләре урамы бар. Әмма сәүдә бераз сүрелдеме, ике арада киеренкелек арта, сәүдәгәрләр зарлана башлый. Кыскасы, яу чабу Болгар өчен дә, Ульдәмир кенәзләре өчен дә бер дә кулай түгел иде.

Әйе, ике арада юк-юк та сугышлар була торды. Сугышу өчен заманына күрә камил корал кирәк иде. Бу өлкәдә Болгар дәүләте һәрчак алда барды. Хәзер дә әнә нидер ясап яталар, имеш. Шуны белү өчен тәҗрибәле Яким Болгарга килде. Бу йомышны кенәз аңа үзе йөкләде. Яким Күчтем йә чуен кою серен белергә, йә аны коючының үзен алып кайтырга тиеш. Бер уйлаганда баш китмәле нәрсә, йомыш кынамы! Әмма Яким олуг кенәзгә карыша алмады, ошбу йөкне үз өстенә алып ук бетермәсә дә: «Барып карыйм, кенәз»,  диде. Әмма яшь кенәз Юрий Всеволодович мәсьәләне кабыргасы белән куйды: йә чуен кою сере, йә чуен коючы үзе Ульдәмирдә булсын!

Кымыз эчә-эчә уйланып утыра торгач, Яким Күчтем Болгар ханы Илһамга әлеге кызы турында әйтергә булды. Дүнәшә атлы ул кызга Шайтан каласындагы чуен коючы оста өйләнгән икән, кенәз кушкан йомышны үтәү өчен җайлы юл үзе табылды түгелме соң?!

 Олуг хан,  диде Яким Күчтем, бик озак уйлана торгач,  заманында мин бик зур бер яманлык кылдым: үз баламны товар ишем Әхмәткә китереп бирдем. Асрау хатын тапкан балам иде. Китереп бирергә мәҗбүр булдым. Ни чарадан бичара кылдым бу яман эшне, олуг хан. Хәзер

шул баланы күрәсем килә. Җан тартмаса да, кан тартыр диләрме әле? Инде төшләремә керә башлады сабый.

 Шайтан каласына керә алмассың, Якимкә агай.

 Ярлык бирсәң ярар, олуг хан. Бала бит.

 Шайтан каласына керергә ярлык  диде Илһам хан һәм бертын уйланып торды.  Кала, беләсеңдер, тархан әмир Хаҗи кулында. Иллә ниятең явызлыкта булмаса, бирербез ул фәрманны, нигә бирмәскә.

 Аллам сакласын, олуг хан. Нинди яман ниятем булсын ди?! Болгарлыларның күчтемлеләргә рәнҗегәннәре булмаган иде, иншалла, моннан соң да булмас, динебез ике булса да, телебез бердер.

 Мин барысыннан да хәбәрдар, Якимкә агай. Мәрьям ханбикә миңа барысын да сөйләп тора. Тиун Митәйне тиз көндә Ульдәмиргә кайтарып җибәрүеңне дә беләм.

 Буталып йөрмәсен, дидем. Сәүдәгәр түгел ул, хак. Мәрьям ханбикә аңардан туганнары турында сорашкан. Бары тик шул гына

 Ул миңа барысын да сөйләде, Якимкә агай.

 Син хаклы, хан, хатын-кызга ышану кирәктер. Кайбер ир-ат ялгыша, хатын-кызга ил-җирен алыштыру берни тормый дип уйлыйдыр. Андрей кенәзнең кенәзбикәсе Екатерина ирен үлтерергә җыенуыбыз турында һични белми кала. Белгән булса, безгә яман булыр иде. Ә кайберәүләр аны белгән дип баралар. Хак анысы, кенәзбикә, минем кебек үк, Болгарга яу чабуга һәрчак каршы булды. Эш талашуга кадәр җитәр иде. Болгарга юнәлгән соңгы яуга Андрей кенәзнең катнашмавы да хатыны үтенечен җиргә салып таптамаудан иде. Кенәзнең бу кыланышын рухи атакайлар, боярлар бер дә ошатмадылар. Үзләре халыкка: «Кенәзне үлтерергә хатыны котыртты»,  дигән гайбәт тараттылар. Шушы хәлдән соң бичара кенәзбикә, кече угланы Юрийны алып, Саксин каласына китәргә мәҗбүр булды. Мин моны бер дә хупламадым, хан. Әмма нишләмәк кирәк, башны ташка орып булмый, безнең христиан халкы башка диндәге кешене эттән дә яман күрә.

 Миңа бу хәлләр таныш, Якимкә агай. Хуш, сиңа ярлык булыр,  диде Илһам хан, тора башлап.

Яким Күчтем дә күтәрелде һәм, барысы өчен дә рәхмәт әйтеп, тәхет ягыннан чыгып китте.

15

Кулына хан ярлыгы алган илче Яким кунак өенә ашыкты. Башта ул энесе Афанасий янына барып кайтырга иткән иде, уйлана торгач, бу фикереннән ваз кичте. Ахыры хәерле була күрсен, әлегә Хода үзе ярдәм итә шикелле. Иң мөһиме, аның кулында хан ярлыгы. Иртәгәме, берсекөнгәме Яким Күчтем Шайтан каласында булыр. Дөрес, чуен коючылар янына Шайтан манарасы аша керергә кирәк дип әйттеләр, әмма Яким анда да керер. Әйе, кирәк икән, манара аша да үтәр. Манарага кергән кешеләрнең югалулары хакында кеше куркыту өчен генә сөйлиләрдер әле. Тимушка аның янында булачак, ә ул әзмәвердәй нәмәстә кулына эләксәң, шайтаның түгел, Газраилең торып качар.

Кунак өенә кайткач та, Яким ашыкмый гына юынды, ашады-эчте дә мендәр-түшәкләр җәйгән сәкегә кырын төште. Хак анысы, ул манарага кергән кешеләрне икенче көнне елга буеннан табып алгалаганнар. Харәземшаһ илчесе Садак та Шайтан манарасына кереп һәлак була. Аны да шул язмыш көтсә?.. Чынлап та, шайтан бармы ул манарада, әллә булмаса, бер-бер хәйлә корганнармы?.. Әйе, чуен коюның серен башка халыкларга бирмәс өчен корылган хәйләдер. Яким Күчтем анда керер. Үзе белән Тимушаны да алыр. Хезмәтчеләрен үзе белән алмас, йөрмәсеннәр комачаулап. Тәвәккәл таш ярыр, дигәннәр.

Икенче көнне, таң беленер-беленмәс, Яким Күчтем юл чыкты. Аты җилле генә юыртып бара. Тимуша кала төшебрәк килә. Ул арада кояш чыкты, ниндидер инеш буена туктап ял итеп алдылар, атларын эчереп, утларга җибәргән Тимуша иясе янына килеп ятты.

 Ни кирәк безгә анда, ул манарада, Яким Степанович?  диде ул, таш арасындагы үләнне кимерә-кимерә. Анда кергән кешене елга буеннан табып алалар, ди.

 Син каян беләсең?

 Мин монда үскән кеше бит, Яким Степанович. Атам тимерче Әхмәт алачыгында эшләгән иде. Син дә минем кебек бөкрең чыгарырсың дип, атам мине бер Ульдәмир сәүдәгәренә ияртеп җибәрде. Шуннан әнә сиңа тап булдым.

Яким Күчтем терсәгенә таянып тора иде, торып ук утырды.

 Күр әле моны, нигә аны әллә кайчан шулай дип әйтмисең? Минем анда кызым тора, тимерче Әхмәт угланында кияүдә Дүнәшәм.

 Үз кызыңмы?  дип, тәмам аптырый калды Тимуша.

 Үз кызым булмый, Настасья тапкан иде. Соңыннан ул ат караучыга, Данилга кияүгә чыкты. Ә ул, тиле беткән, кыз баланы күралмас булды. Шуннан мин аны бире алып килдем. Тәрбиялә, кеше ит дип, Әхмәткә, товар ишемә биргән идем. Аның малае моңа гашыйк булган да өйләнгән дә куйган. Әнә нишләтә адәм баласын язмыш дигән нәрсә, Тимуша.

 Кызыңны алып китәргә исәбең юктыр бит, Яким Степанович?

 Кем бирсен аны миңа. Әйтәм бит, кияүдә, ди. Мин бу халыкны яратам, Тимуша. Безгә алар белән сәүдә итә-итә тату гына яшәргә иде дә бит, иманнар башка,  диде Яким Күчтем.

 Афанасий энең әнә, чалма киеп, мәчеткә йөри икән.

 Йөри, кеше ат түгел, авызлыклап булмый. Ә мин аны авызлыкларга да теләмим. Җаны теләгән елан ите ашаган. Аңа яхшы, миңа да начар түгел. Без хәзер энем Афанасий белән ике тау кебек, бер-беребез янына күчә дә алмыйбыз, бер-беребездән китә дә алмыйбыз. Болгардагы бөтен сәүдә эшләрен ул алып бара, ә Ульдәмирдәге эшләрне мин. Шайтан каласы исә Төньяк илләргә чит сәүдәгәрләрне уздырмас өчен уйлап табылган хәйлә генә ул. Юрий Всеволодович әнә Ибраһим каласын үз кулына төшермәкче. Ул каланы кулга төшерсәк, кенәз яңа базар ачар кебек миңа. Бу инде Болгарга аяк чалу булачак. Телимме мин моны? Телим дә, теләмим дә, Тимушка. Үзем менә монда йөрим, күңелем туган илдә, хатын кулында калган утарда. Феврония абыстаңның талканы коры, Настасьяны куып чыгармагае, дим. Яратам мин аны. Ат караучыга кияүгә бирдем, тынычланырга иде, юк, күрдем исә, йөрәк җилкенә башлый. Бу баланы да аның теләге буенча гына күрергә килүем.

 Каланы Әндрәй кенәзгә Сәлим хан бүләк иткән иде, Якимкә агай. Биргән бүләк өчен сугышмыйлар. Ә мин сине башка йомыш белән йөрисең дип беләм.

 Нинди йомыш тагын?!

 Һы, яшергән була тагын. Чуен кою серен белергә кирәк сиңа, Яким Степанович, бернинди дә Дүнәшкә кирәкми.

 Кит, дивана, юкны сөйләп торма, кеше ишетүе бар!  диде Яким Күчтем һәм сикереп торды да атына таба китте.

 Танымас та әле ул сине, Яким Степанович!  дип кычкырып калды Тимуша һәм, эленке-салынкы атлап, ул да атына таба кузгалды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3