Тәхет ягына кәтиб Хафиз килеп керде һәм аны күреп сискәнеп китте.
Саумысыз, ханбикә? диде ул, бераз дәшми торгач.
Аллага шөкер, кәтиб! Үт, уз.
Ханбикә, рөхсәт итсәгез, мин иртәгә Ага Базарга барып килер идем. Табиб Антоний кайткан, диделәр.
Әле генә искә алып утырган кешенең Болгарга килеп төшүен ишеткәч, ханбикә Зөбәрҗәт язмыш кошын тоткандай торып басты. Аның бит очлары алсуланып китте, күзләрендә кызыксыну галәмәтләре уйнады.
Хафизҗан, мин дә барсам икән?
Рәхим итә күрегез, ханбикә. Үзем кереп дәшәрмен.
Ханбикә, Сәлим хан вафат булганнан соң, сарайда бары тик бер кешегә кәтиб Хафизга рәхмәтле иде. Менә, ичмасам, үзгәрмәс кеше. Рәхмәтле, итагатьле, инсафлы, беркайчан да кешене юк-барга рәнҗетмәс, шәфкатьле, ягымлы вә зыялы. Менә хәзер дә рөхсәтне ханнан түгел, ханбикәдән сорарга килгән бит. Яван кызы белән торса да, ханбикә аңа әллә кайчан фатихасын биргән иде инде. Дөрес, яван кызы белән һаман никахлашмыйча, болай гына торалар икән. Бәлкем, дөрес эшлидер. Яраткан вә ихлас гашыйк кешегә никах ни ул
Ага Базарга барасы итте дә, чыннан да анда Антонийны очратса? Аллаһы Тәгалә тарафыннан тыелган кешесен күрергә барган кебек булмасмы?.. Юк инде, бармас, ахрысы, ул. Үзе сарайга бер килер, килми түзмәс. Димәк, угланы Илһам үз дигәнен итә тора. Тиздән Баян баһадир да килеп җитәр, сарай тәүгечә шау-гөр килеп тора башлар, мөгаен.
Йә, үзең генә чыгарсың инде, Хафизҗан. Күрсәң-нитсәң, табибка сәлам юлларсың. Онытмагандыр әле ханбикәне.
Оныта буламы, ханбикә! диде кәтиб Хафиз, ашыга төшеп. Ләкин икенче мәлдә инде оялып күзләрен түбән төшерде.
Онытмагандыр шул, диде ханбикә Зөбәрҗәт. Ничәмәел сарайда безне дәвалап торды да
Ханбикә тагын нидер әйтергә теләгән иде, тыелып калды, калтасыннан бер янчык акча чыгарып, кәтиб Хафизга ташлады.
Мохтаҗлыгы булса, Антонийга бирерсең. Ханбикә бирде дип әйтерсең, диде дә Зөбәрҗәт, күтәрелеп, кызлар ягына кереп китте.
* * *
Беркөнне, ниһаять, Зөбәрҗәт ханбикә тәхеттә утыручы Илһам ханның берүзе чагына туры килде.
Илһам, анасын күрүгә:
Мин казнабаш Варданны көтә идем, дигән булды.
Әмма Зөбәрҗәт ханбикә гүя ишетмәде дә, алга узды, утырды, дога кылды.
Инәй, дип кабатлады Илһам хан. Сиңа әйтәм
Абаң йортына яу чабарга җыенасың дип ишеттем, бәхиллегем юк, диде ханбикә Зөбәрҗәт, угланының күзенә карамый гына, башка берәүгә сөйләгән кебек.
Абам миңа Шайтан каласын бирергә тиеш иде! Ул казнага бер тиен ясак түләми, бәйсез рәвештә мөстәкыйль көе көн көтә. Ә миңа гаскәремне ишәйтергә кирәк.
Һәм абаңа яу чабаргамы?! Хаҗи абаң җүләр түгел, ул синең яу чабарга җыенуыңны сизенмидер дип беләсеңме?
Белсен! Ул миңа, олуг ханга, бер тиен ясак түләми!
Абаңа яу чабарга җыенасың миңа «инәй» дип дәшә башладың. Баккан анага әйтә торган исем ул, балакай, тапкан анаңа түгел. Ә мин сине үз күкрәгем имезеп үстердем
Кичер, анам. Тик нә кылыйм! Абам баш бирми. Болгардан Казан ягына һөнәрчеләр, чүлмәкчеләр, бай сәүдәгәрләр китә.
Казан каласын атаң да ныгытты кебек, балакай.
Җитәр, анам, балакай да балакай, димә. Мин үсмер бала түгел, олуг хан.
Ил йөге синең иңеңдә, балакай, диде ханбикә, ирен чите белән генә елмаеп. «Әнә шулай, дип уйлады эченнән генә ханбикә. Мин сиңа балакай, син миңа инәй».
Илһам хан тәхетеннән төште, арлы-бирле йөренергә кереште.
Казнабашыңны Сөмбелгә җибәрмә, бәхиллегем юк.
Мин аны Казанга җибәрәм.
Шундаен олы кешегә кул күтәрерләр дип уйлавыңмы? Абаң ясак түләмәс, ә казнабашыңны мыскыл итәрләр.
Мин аны азатларым белән озаттырам.
Азатларыңны әсир итәр. Ә казнабашыңны сакалын кисеп, корсагы җиргә тигән биягә атландырып җибәрер. Кияүкала кенәзләре Әндрәй кенәзнең йомышчыларын мыскыл иткән кебек.
Юкны сөйләмә әле, анам. Кяферләрме әллә без?
Кеше ихтыярын кимсеткәндә, иман тикшермиләр. Казнабашыңны кәҗәгә атландырып, сакалын кисеп җибәрсәләр, кая керер тишек тапмассың.
Миңа акча җитми, миңа гаскәр җыярга кирәк. Акчасыз азат тотып буламы?
Нәфсеңне тый, уй-ниятеңне изгегә юнәлт. Абаңа баш иеп бар, диде ханбикә, кузгала башлап.
Мин аңа баш иеп түгел, яу белән барачакмын, яу белән! Тик, анам, син миңа комачаулама. Мәрьям бикәне дә рәнҗетмә!
Мәрьям исемен ишетүгә, Зөбәрҗәт ханбикә туктады, каерылып, угланына карады. Күзләре кысыла башлап, кашлары җимерелүдән үк күрде Илһам хан: «Мәрьям бикә» сүзе анасы йөрәгенә ук булып кадалды.
Әстәгъфирулла, бу ни дигән сүз тагын?! Ни дип дәшәргә тиеш мин аңа?
Мария аның исеме, Мария, анам!
Аларда Мариядер, шикләнмим, әмма бездә Марҗа. Сиңа Мария, миңа Марҗа бикә.
Ул хәзер ханбикә, анам, ишетәсеңме, ханбикә!
Алды бикәдер, шикләнмим, арты Марҗадыр ич! Инде ханбикә! Булмый торсын әле! Кем өйрәтте сиңа моны?!
Гөнаһлы булма, анам. Берәү дә өйрәтмәде. Мин хан, әул ханбикә.
Син олуг хан, ә ул бикә, бары тик бикә! Мине җирләгәч, ханбикә булыр, диде ханбикә Зөбәрҗәт һәм шундый иттереп угланына карады, теге чак кына артка чигенә башламады: Җый табын. Бөтен аксакалларыңны дәштер. Алар хәл итсен!
Шулай диде дә ханбикә җилләнеп чыгып китте. Соңгы көннәрдә үз-үзенә урын таба алмый интеккән иде, угланы белән әйтешергә булган икән. Әйтешкәч, күңеле тынычланыр кебек иде, хәзер әнә җаны атылып чыгарга тора, бәгыре парә-парә килә. Ханбикә Зөбәрҗәт ятак бүлмәсенә керде дә сәкегә капланып елап җибәрде.
Анасы пырлап чыгып киткәч, Илһам хан бусагабашны чакырып алды һәм казнабаш Варданны тизрәк табып китерергә кушты. Бусагабаш эленке-салынкы гына килеп керде, керде дә туктап калды, таптанып тора башлады.
Кая казнабаш Вардан?
Килеп ята, ханиям.
Ә синең нигә кәефең юк? Кем янына килеп кердең син, бозау ялаган нәмәстә! Бар, йомышчыларга әйт, берсекөнгә бөтен аксакалларны, куштаннарны табынга дәшсеннәр. Берәүсе дә килми калмасын.
Баш өсте, шөһрәтлем.
Бусагабаш чыгып кына киткән иде, вәзир Камай килеп керде:
Хәерле иртә, ханиям! диде вәзир, мичкәдәй гәүдәсен тәхеткә таба тәгәрәтеп.
Казнабаш Вардан агай кайда?
Килеп ята, диде вәзир Камай.
Нәрсә сез, тутый кош сыман һаман бер сүзне кабатлыйсыз? Бусагабаш «килеп ята» диде, инде син.
Минем сезгә әйтер сүзем бар, ханиям.
Йә-йә, диде Илһам хан, тәхеткә төшебрәк утырды.
Мәрьям бикә белән очрашкан кенәз тиуны Митәй атлы булып чыкты, сәүдәгәр Яким Күчтемнең оныгы икән.
Әнә ничек икән. Таймас баһадир кайда?
Ул хәзер килер, казнабаш Варданны Казанга җибәрү килешерме икән, ханиям?
Минем казна буш, азатларыма түләргә акча җитми. Казнабаш Вардан әмир Хаҗига барсын, акча сорасын. Бирми икән, атам кирмән күтәрергә биргән акчаны кайтарсын.
Халык бай да бит ул, ханиям, ничек кеше кулыннан акчаны тартып алмак кирәк. Кара халык кара сарык бит ул. Фетнә күтәрүе бар. Хәер, фетнәдән куркасы юк, азатлар да, корал да җитәрлек. Мине, ханиям, Мәрьям бикә белән сөйләшеп торган кенәз тиуны борчый.
Моннан соң, вәзирем, Мәрьям бикә синең өчен дә, башкалар өчен дә ханбикә. Мин олуг хан, ә ул ханбикә.
Баш өсте, шөһрәтлем.
Юркәй кенәздән хәбәр юкмы әле?
Юк, ханиям, ул вәгъдәсендә торыр. Сабантуйлары үткәч тә кузгалырмын дигән иде. Үтә корылык анда, хан. Чәчкән икмәкләре чыкмаган, басуларында ком бураны. Юркәй кенәз Казанга ук килергә курка, Ибраһим каласын яуламакчы.
Кенәз Ибраһим каласын, без Казанны кулга төшерербез.
Бирсен Ходай, диде вәзир Камай, баш иеп.
Бусагабаш! диде Илһам хан. Ханбикәне дәш!
Зөбәрҗәт анагызнымы, шөһрәтлем?
Мәрьям ханбикәне! дип җикерде Илһам хан. Тиз бул, бер аягың монда, икенче аягың анда булсын!
Күп тә үтми, тәхет ягына Мәрьям килеп керде. Тыенкы, сак кына ир-канаты янына килде. Килде дә җаныеның күкрәгенә башын төртте.
Ни булды? дип сорады Илһам хан, вәзире белән бусагабашына чыгып китәргә ым какты.
Берни дә булмады, Илгамым, яраттым, диде Мәрьям ханбикә.
Сагындым, диген.