Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 стр 22.

Шрифт
Фон

Әллә соң илчеләр белән язга кадәр сабыр итәргәме? Әйе, Үргәнечтәге сәүдәгәр кайтсын, булачак килен маҗараларының асылын белик, шуннан соң күз күрер.

Анам әче телләнә башлады. Ә шәех Игәнәй минем яклы, ул атамның исемен дә телгә алмый, гәрчә атам бахырны кичергән булса да. Анам исә шәехкә ярым дошман карашта. Ахыр килеп кичерер кичерүен, әмма күңел түренә кереп калган җан үпкәсе тиз генә җуелмас.

Иң мөһиме: аңа бүген сарай куштаннары арасында абруй казану кирәк иде. Урыс кенәзе әнә, халкы канәгатьсезлек белдерә башласа, аларны йә күрше кенәзләргә каршы котырта, йә рухи аталарны җигеп, мөселманнарны, аларның илләрен, гореф-гадәтләрен кыргыйга санап, «бусурман» ны дошман итсәң савап аласың дип, күрше тыныч дәүләтләргә яу чабарга өнди башлый. Нигә аңа да шул ысулны, шушы ук чараны кулланмаска? Шайтан каласы аныкы, Казан янә Болгарныкы. Шайтан каласында чуен-тимер җитештерелә, Казан каласы дөнья базарына әверелеп килә. Әйе, сәбәбе дә бар: Болгарда тимер җитми. Халык арасында да канәгатьсезлек тудыру ипле. Тимер кемдә? Әмир Хаҗида. Ә әмир Хаҗи, Болгар тимерчеләре юклыктан интеккәндә, тимерне эрзяларга, чирмешләргә сата. Әйе, бар яктан да халыкта канәгатьсезлек тудырырлык. Ахыр килеп, халыкның түземе җуелыр, шунда мәйданга Илһам ханның сөрәнчеләре чыгар халыкны яуга өндәр. Әмир Хаҗи абасы аңа карусыз буйсынырга тиеш. Илһам ханга башка чара юктыр.

13

Яз көтмәгәндә килде. Башта өй кыекларыннан тамчылар тама башлады, көлтә-салам белән япкан түбәләрдән боз сөңгеләре сузылды. Шуннан соң ун-унбиш көн дә үтмәде, күңелләргә шом салып, көтмәгәндә кара болыт күренде һәм котны алып күк күкрәде. Картлар бу хәлне яманга юрады, бала-чага, яшь-җилбәзәк «яз килә, яз килә!» дип сөенде генә. Чынлап та сәер яз булды. Тагын атна-ун көн дигәндә, каргалар, алар артыннан сыерчыклар күренде. Урамнарда кар бетте, кыр-басулар ала-кола калды. Мондый иртә язга күнекмәгән мал-туар, дымлы туфрак исен тансыклап, болын-тауларга тартылды.

Халык моны янә яманга юрады. Юньлегә булмас бу, мондый язның булганы юк әле, диештеләр.

Зөбәрҗәт ханбикәнең бу язы ялгызы каршы алган беренче язы иде. Сагышланды ханбикә, моңланды, сызланды. Мәрхүм ир-канаты элек елларда, кояш язга таба борыла башлауга: «Әйдә әле, Зөбәрҗәтем, чыгып керик Идел ярына»,  дияр иде. Шаулап боз китүен күзәтерләр иде. Ә быел кышы да гадәти кыш булмады: җилекне катырырдай салкыннары белән җәфалады, туңып үлүчеләрне күмү өчен кабер казый алмый интектеләр. Язы да әнә ашыга: вакыты җитмичә, җирләр ачылды, күкрәп яңгыр яуды. Хәерлегә генә була күрсен.

Моның өстенә «угланы Илһам хан абасы әмир Хаҗигаяу чабарга ниятли» дигән хәбәр җиткерделәр. Моңа тәмам кәефе кырылды ханбикәнең. Ахыр түземе җуелды, вәзирне дәштерде, сораштырды. Вәзир Камай берни дә яшереп тормады, ханбикәдән серен яшерергә өйрәнмәгән иде, барысын да сөйләде дә бирде. Боларны ишеткәч, Зөбәрҗәт ханбикә ни кылырга белми интекте, соңыннан «углан янына кереп аңлашырга кирәк» дигән фикергә килде. Ходайның хикмәте, элек анасы белән сөйләшми-нитми һични кылмый торган иде, тәхеткә утыруга кинәт үзгәрде дә китте бу бала. Ә бит ханбикә-ана бер дә болай булыр дип уйламаган иде, киләчәктә дә угланы бар нәрсә турында анасы белән киңәшер дип өмет иткән иде.

Кичкә таба ханбикә колагына янә бер яман хәбәр килеп иреште. Угланы Илһам әмир Хаҗиның кече угланын сарай мәдрәсәсеннән куып җибәргән. Бусына һич тә ышанмалы түгел иде, әмма төн җитүгә, бу хәл дә раслангач, карт ханбикә тәмам чарасыз калды. Ичмасам, киңәшер кешесе дә юк, һич югы, Назлыгөле янында булсын иде. Нигә, әйтик, ул каты маңгайга, баласын алып, анасы янына кунакка булса да килеп китмәскә икән?! Абасы җибәрмиме? Аны тагын Мөрем каласына яу чапкан, әлеге юлбасарлардан үч алган дип сөйлиләр. Бу ни хәл бу, нигә орыш вә кан коюдан туймый бу ир-ат?!

Сәлим хан вафат булмаса, бәлки, Болгарда бу хәлләргә юл куелмас та иде. Узынды балалары, узындылар. Чәчләренә чал кергән, ә акыл сырлары саега бара.

Баштарак Зөбәрҗәт ханбикә тәхет ягына керер һәм элекке урынына утырыр иде. Ә хәзер әнә Илһам угланы аны олы мәҗлесләргә дә дәшми башлады.

Кызы Назлыгөл исенә төшүгә, ханбикә Зөбәрҗәтнең күз алдына оста Дәүран да килеп баса иде. Һәм кияү күләгәсендә шундук Туйбикә шәүләсе дә калкыр иде. Ә аңа ияреп, билгеле инде, Сәлим хан рухы да туар. Нишләп ул Туйбикә исемен ишетүгә һәрчак югалып калыр иде икән? Аны һаман яратуы идеме? Әллә соң аның колчурасы Алпарныкы булуына үртәлүеме?.. Хан булса да бит, ятакка яткач, барча кеше дә бертигездер шул. Сәлим хан яшьлегендә Туйбикәне сөйгән булгандыр. Шуңа күрә, мәрхүмәнең исеме чыккан саен, бер-бер халәт кичергәндер.

Ир-канаты «Туйбикә» дип еш телгә алгалагач, Зөбәрҗәт ханбикә оста Алпарны барып күрергә уйлады. Алпар останы күрде дә хатын-кыз буларак бөтен җаны-тәне белән тойды: «кысыр Туйбикә түгел, җиде иргә тап булып бала тапмаган хатын да бу ирдән авырга узачак» дигән нәтиҗәгә килде. Юк, ир-зат ул тиклем тамаша олпат гәүдәле, күзгә ташланырлык матур да түгел иде. Әмма бер Хода белә, ни беләндер үзенә җәлеп итә. Күз карашында идеме бу гайрәт, йөз-кыяфәтендәме Зөбәрҗәт ханбикә төшенеп бетермәде. Ләкин бер нәрсәгә инанды: хатын-кыз яратырлык иде оста, Туйбикә ябышып ятарлык иде. Дәүран да әнә суеп каплагандай атасына охшаган, гәрчә күз-кыяфәтендә Туйбикә чалымнары булса да. Назлыгөл аны үсмер чакта ук күреп үсте. Күргәч тә, шашып гашыйк булгандыр, күрәсең, балакай. Юкса җәннәттә яшәгән җирдән, хан сараеннан, ата-ана яныннан качып, бер ир-егеткә барып капланыр идеме? Тәгаен пәйгамбәре иткән инде балакай шул колчура останы. Ярый, хәерле булсын, бәхете вә язмышы шуннан булгандыр. Юл адәмнән, язмыш Алладан, диләр бит.

Әйе, Назлыгөл ирдән, Илһамы хатыннан уңдылар шикелле. Тик Хаҗи угланы гына бәхетен соңарып тапты. Ягъкуб тархан кызын бик яратып яши, диләр. Бирсен Ходай. Җәйне карлыгач, мәхәббәтне хатын-кыз китерер, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер, күрәсең. Әйе, сез бәхетле, балакайлар. Тик әнә анагыз гына атагыздан калды. Аны яратучылар да бар иде. Сукыр түгел иде анагыз, барысын да күреп яшәде. Табиб Антоний аяк астында туфрак булыр хәлләргә җиткән иде. Тик ничек инде кяфер кулына кагылмак кирәк? Хәер, кәтиб Хафиз әнә кяфер кызын алды да торып ята, сарайдан чыгып китәргә җай гына көтеп тора. Шул адәм дә гаип ичмасам бүген. Антоний турында әйтеп тә торасы юк. Кайларда йөри икән үзе? Әллә соң чакыртып аласымы? Күңелсез бүген ханбикәгә, җаны өзгәләнә, күңеле әрни. Шул табибны күрсә, элегрәк үзе дә аңлап бетермәгән бер хиссият кузгалыр иде. Яшьтән үк хиссияткә бай хатын-кыз иде ул, сарайга килү белән сизде-күрде ул табибның үзенә сокланып каравын. Гашыйк булуы идеме бичараның ханбикәгә, гүзәллегенә соклануы гына идеме? Бик табигый, гүзәллеккә соклануы да ихтимал иде, әмма ханбикә Зөбәрҗәт йөрәге белән сизәр-тояр иде, табиб башка нәрсәгә тансыклый: үзенеке итәргә. Әмма бу адымны ханбикә беркайчан да ясамаячак иде, ул хакта да белә иде булса кирәк бахыр табиб. Сәлим хан да сукыр түгел, ике арадагы карашларны күрде дә тизрәк табиб Антонийны кенәз Всеволодка биреп җибәрде.

Гөнаһсыз иде табиб, Зөбәрҗәт ханбикә турында әйтеп тә торасы юк. Ул аны бары тик яратты гына, җавапсыз яратты. Дөрес, кайчакларда сулышы белән тартып китерердәй чаклары булды, ахыр чиктә барыбер тыелып калды.

Әйе, яз килеп, җир чишенеп яткан бер вакытта ханбикәгә бигрәк тә кыен иде. Табиб Антонийга бәйле хатирәләр дә юатмады. Чын үпкәсе, ахыр килеп, угланы Илһам ханга бәйле иде, җан ачуы аны тәмам хафага салды. Менә ничә көн инде угланы Илһам, мең төрле сәбәп табып, анасын кабул итмәскә тырыша.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3