Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 стр 24.

Шрифт
Фон

 Яраттым да, сагындым да,  диде Мәрьям ханбикә, башын күтәреп, ир-канатының күзләренә карады.

 Утыр әле, утыр үз урыныңа. Моннан соң син анам урынында, янәшәмдә булырсың.

 Мин ханбикә, Илгамым?

 Әйе, син ханбикә, ханбикә.

 Якшы, мин ханбикә, Илгамым, анам урынында утырамын.

 Утыр, утыр инде. Менә шулай. Хәзер әйт: кичәле-бүгенле Ага Базарда кем белән очраштың?

 Кардәшемне күрдем, Илгамым. Митрий килгән, шуны очраттым. Агасына тиреләр китергән, үзенә тун тектерергә исәбе.

Шулчак тәхет ягына Зөбәрҗәт ханбикә килеп керде. Керде дә үз урынында утыручы киленен күреп, ирен чите белән генә елмаеп алды һәм, киленен тәгаен күрмәмешкә салышып:

 Углан, калага табиб Антоний килгән, сарайга дәшәр идең, диде.

 Ярый, анам, дәштерермен,  диде Илһам хан, ханбикә Зөбәрҗәт кырт кына борылды да тәхет ягыннан чыгып китте.

14

Ханны күрергә килгән Яким Күчтемне Илһам хан бик озак кабул итми торды. Урыс кенәзенең бай сәүдәгәре Яким Күчтем мәрхүм Всеволод чорында илче вазифасын үтәгән иде, бүген әнә оныгы Митәй белән Болгарга тиреләр алып килгән, диләр. Янә сәүдәгәрлек эшенә керешкәнме? Ә бит Әндрәй кенәз заманында ук илче булып йөрер иде. Дөрес, соңра ул кенәзне үтерүдә катнашкан бугай, шулай да Всеволод кенәз дә аны чит итмәде янында калдырды. Инде бүген әнә Юркәй кенәзгә хезмәт итә. Ләкин кем йөзендә? Илче булып түгел, билгеле, юкса хәбәр итәр иде. Димәк, Болгарга сәүдәгәр йөзендә генә килгән. Илчеме, сәүдәгәрме Илһам хан аны кабул итәр. Хәтере ялгышмаса, атасы мәрхүм әйтер иде: Яким Күчтем беркайчан да Болгарга тикмәгә генә килмәс.

Илһам хан кәтиб Хафизга карап алды, Яким Күчтем кергәндә, кәтибнең урынында булуы зарур иде. Ошбу кешене кәтиб Хафиз да бик әйбәт белә. Яким Күчтем турында аңа нәкъ менә кәтиб Хафиз: «Телгә җор, аяклы тарих»,  дип әйткән иде.

Илһам хан, тәхеткә утыргач кына: «Нигә килгән урыс кенәзе илчесе?» дип, илчегә күз төшереп алды. Хак, аныңилчеләре дә Юркәй янына барып кайттылар, олуг кенәзгә йомышын җиткерделәр. Казанны алырга ярдәм итсен. Шул хәлне ачыкларга килгәнме?.. Юркәй кенәз ризалыгын биргән бит инде, угланы Булат барысын да җайлап кайтты: турыдан-туры кенәзнең үзе белән күзгә-күз калып сөйләшкән. Шуның өчен бу хәлне бары тик угланы Булат һәм Илһам хан үзе генә белә иде. Әгәр дә мәгәр Юркәй кенәз яшерен сөйләшүне илчесе Яким Күчтемгә әйткән булса?.. Яким Күчтемнең Болгар тулы товар ишләре. Бу хакта әнә анасы сөйләнеп тә йөри инде. Дөрес, ул аны Казанга яу белән үзе генә бара дип белә. Мәгәр Илһам хан белә: гаскәр белән барса да, гаскәрсез барса да, Казанны ул ала алмаячак. Аңа ярдәм кирәк. Ә ярдәмне бары тик Юркәй кенәз генә бирә ала

Атасы Сәлим хан белән Яким Күчтем бик тату яшәгәннәр иде. Илченең ханнан, ханның илчедән сере булмады, ахрысы, чөнки яу-талаулар хакында Сәлим хан алдан ук белеп торыр иде. Ул да якын итеп кабул итсә кенәз илчесен?.. Бөтен уй-теләген, эч серен белсә?..

Илһам хан кенәз илчесен дәшәргә кушты.

Бусагабаш, алгы якка чыгып, Яким Күчтемнең исемен дәшкәч, карт илче сискәнеп китте. Нигәдер күңеле тыныч түгел иде. Оныгы Митәйгә калага чыгып йөрмә, дип әйтеп куйган иде, ә ул, азгын җан, Ага Базарга чыгып, хан хатыны Мария белән очрашкан. Шуның өчен күпне күргән илче оныгын тизрәк илгә озаткан иде. Әйе, Аллаһы Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән. Җүләр баш, бикәне күзәтми торалар буламыни! Әйе, оныгы Митәйнең бөтен эшне бозып куюы бар иде, шуңа ул тәхет бусагасын пошыныбрак атлады. Элек аңа бер дә куркасы юк иде, яшәү дәверендә ул беркайчан да Болгар ханнарына хилафлык кылмады. Кайчандыр ата-бабалары шушы яклардан чыкканга күрәме, Болгар халкы аңа якын иде. Әмма шул ук вакытта иман кылган илен дә онытмады, кенәзләргә тугры хезмәт итте.

Яким Күчтем бусага аша үтте, тәхеткә якынаюга баш иде, ханга сәлам юллады.

 Сәламең алдык, әйдә, түрдән уз, утыр,  диде яшь хан һәм шуның белән илченең күңелен тынычландырып куйды.

 Олы Оя Всеволод угланы кенәз Юрий сезгә сәлам юллады, олуг хан.

 Сәламен алдык, Якимкә агай,  диде Илһам хан, елмая-елмая.

 Бездә корылык, хан. Базарларда кыйммәтчелек. Юрий Всеволодович олуг кенәз буларак борчуда: Болгардан икмәк килми башлады.

 Мөрем юлбасарларын абам акылга утыртты бугай инде. Юлбасарларын тыйсын кенәз, илче агай. Болгарда әнә бер сәүдәгәрне дә талаганнары юк. Бездә тәртип, саклыйбыз.

 Ачлык, олуг хан, ачлык шул көнгә калдырды. Ач кешенең ачуы яман, диләр бит.

 Игенчедән күпме ясак җыя кенәз?

 Биш өлештән берен, олуг хан.

 Ә мин, кадерле илче, ун өлештән берен җыям. Салымны сала белмәсәң, чынлап та ач калуың бар. Аннары, кенәз бик күп гаскәр тота, ә гаскәриләрне ашатырга кирәк, һәммәсенә дә акчалата бирергә.

 Киңәшең өчен рәхмәт, олуг хан. Ләкин мин Владимир тәхетендә утырмыйм шул.

 Ачулану түгел бу, Якимкә агай, үртәү дә түгел Үзем дә салымны биш өлештән җыярга җыенам әле. Керем аз. Сәүдәгәрләр дә узынды, тауварларын яшереп саталар, тарханнарым моңа күз йома, йә булмаса, кул очына ала. Ә бу хәл казнага бик күп зыян китерә. Хакмы-түгелме, Якимкә агай, Казанга да күз салгансың икән дип ишеттем. Имеш, урам суктыра башлагансың, әмир Хаҗи ризалыгын биргән.

 Күз салырга картайдым инде, олуг хан. Казанга күз салучы энем Афанасий. Булдым мин ул калада. Урыны уңай, җиде юл чатында дияргә була. Мәрхүм Сәлим ханның югалган кызы да анда икән. Кала остасында кияүдә. Малайкае бар. Гүзәл, гүзәл, баласы белән күрдем дә үзен, Мәрьям анага охшатып куйдым. Ходай бирсә бирер икән гүзәллекне кешегә, атна-ун көн буена йөз-кыяфәте күз алдымнан китмәде. Кызлар чибәрлеге адәмнән, хатыннар гүзәллеге Ходайдан, диләр бит, хак икән.

 Язмыш, язмыш, Якимкә агай. Әнә шулай колчурага кияүгә чыкты да куйды.

 Бер дә колчура катынына охшамаган ул, олуг хан. Бәхете йөзенә үк бәреп чыккан, шат, елмая. Ни, мин ул Дәүран останың атасы белән таныш идем бит. Владимирга килеп, чиркәү салып киткән иде. Алтын куллы иде мәрхүм, улы да каланы яңарта. Әмир Хаҗиның сарае бер дә олуг ханныкыннан ким түгел. Барысын да килештереп эшли. Кәрвансарай суктырырга сызымнарны аңа эшләргә бирдем әле. Риза булды. Афанасий тырышты инде, ул алдан йөрде.

 Йә, дөнья хәлләрен куеп торыйк, Якимкә агай. Үзең нинди йомыш белән килдең?

 Һә, иң әүвәл, олуг хан, сиңа кенәз бүләкләрен тапшырырга рөхсәт ит.  Яким Күчтем бармак шартлатты, шундук ишек артында торган хезмәтчеләре, кенәз бүләкләрен күтәреп, тәхет ягына керә башладылар.  Олуг кенәз бүләкләре, олуг хан.

Хан алдына кеш тиреләре, затлы туннар, ике-өч тәпән бал, күзне камаштырырлык ак киндер тукыма төргәкләре өелде.

 Рәхмәт, рәхмәт яусын, илче,  диде Илһам хан һәм ялчыларына бүләкләрне алып китәргә кушты: Болгар да буш итмәс, илче. Иртәгә үк утыз-кырык көймә икмәк Ульдәмиргә юл алыр.

 Аллаһы Тәгалә ярлыкый гына күрсен, олуг хан,  дип, илче Яким Күчтем ханга баш иде, чукынып алды.

Илһам хан әмере белән түр яктан агач тәпән белән кымыз күтәреп керделәр. Илче Якимгә кымызны хан үзе салып бирде.

 Синең белән күптән очрашасым килгән иде, Якимкә агай,  диде ул, кечкенә өстәл янына кунагын дәшеп.  Син күпне күргән кеше. Болгарга юл башың Казаннан башлаган өчен дә үпкә тотмыйм. Җитеш әйдә, эч һәм сөйлә. Шул гынамы йомышың, икмәк кенә кирәк булдымы?

 Күрше күршегә килми, йомышы төшми торамы, хан? Йомышсыз ялкау гына йөрер, ди. Иллә иң олы йомышым икмәктер, хан. Икмәктә хикмәт, диләрме әле.

 Икмәкне борын-борыннан болгарлар игә, Аллага шөкер, ач калганыбыз булмады диярлек. Ләкин бүген аны куеп торыйк әле, Якимкә агай. Минем урысларның борыннан килгән кенәзләренең тормышларын беләсем килә. Шул хакта сөйләсәңиде. Китан* кенәздән башка минем бер кенәзне дә күргәнем булмады. Ә ул батыр кеше иде. Атасы Юркәй Долгорук та хикмәтле кенәз булган, диләр. Аны син дә күргәнсең икән. Ниндирәк кеше иде?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3