Халык шаулаган арада, мосафир кай яккадыр шылды. Әмма базардагы кешеләр, гүя моңа игътибар да итмәстән, бик озак кычкырышты, бәхәсләштеләр әле.
Әмир Хаҗи Ага Базарда сәүдә итүче Апанайны эзләде. Урыслар урамына килеп кергәндә, ниндидер кибет янында кенәз тиуны белән Мәрьям бикәне күрде. Кибеткә җитәр-җитмәс туктады. Бикә белән тиун кызып-кызып ни турындадыр сөйләшәләр иде. Бикә янында биш яшьлек Габдулла, энесе Илһам ханның кече угланы. Углан әле уңга, әле сулга карый, бер дә тик тормый, әмма анасы юлдашы белән шундаен мавыгып сөйләшә ки, аңа бөтенләй игътибар итми. Ни калган Юркәй кенәз тиунына Болгарда? Хәер, Ага Базарда кенәз тиуннарын еш күрергә була иде. Ләкин Мөрем юлбасарлары Болгар сәүдәгәрләрен талаганнан соң, эзләре суынып торды. Хәзер әнә янә күренгәли башлаганнар. Җитмәсә, бикә белән сөйләшеп тора. Ханбикә буласы кешегә бер дә килешми иде бу хәл. Әмма нишләмәк кирәк, бикә аның хатыны түгел, кисәтеп булмый. Ә яшь ханның хатынына нинди дә булса сүз катуны яратып бетермәве бар. Шуңа күрә әмир Хаҗи алар яныннан күрмәмешкә сабышып китеп барды.
Ләкин кайтыр юлда да, кайткач та, үз ягына кереп яткач та, Мәрьям бикә турында уйлаудан туктый алмады. Икенче көнне аңа бер уй килде: Ага Базар сәүдәгәрләрен Казан базарына дәшәргә. Ул гынамы, Болгардагы оста һөнәрчеләрне котыртырга, күчеп килсеннәр Казанга. Бар шартлар да булдырылачак.
Әнә шул уй белән ул кабат Ага Базарга юнәлде. Күңелендә кичәге кешене очрату уе да бар иде. Ярдәмчеләре исә кичә аның эзен җуйганнар иде. Әмир Хаҗиның үз каласына кайтып китәр вакыты җиткән иде инде. Аталарының җидесен уздыруга, ул яшь ханга: «Мин китәрмен инде, олуг хан», дип белдерде.
Икенче көнне Илһам хан абасы Хаҗины Кече Чирмешән елгасына кадәр озата килде. Юл буе бергә килсәләр дә, бер кәлимә сүз сөйләшә алмадылар. Ә бит уртаклашасы уйлары бар иде. Әмир Хаҗи Мөрем каласына яу чабу нияте барлыгы хакында киңәшмәкче иде, ахыр чиктә сабыр итәргә булды. Монда күргән-ишеткәннәрдән соң бу хакта сүз катмауны хәерлерәк санады. Шиккә калуына кенәз тиуны белән Мәрьям бикәне бергә күрү дә сәбәп иде. Ага Базар халкын Казан каласына күчәргә котыртуын да яшь хан ишетми калмагандыр, мөгаен.
Хак анысы, Болгарда сәүдәгәре дә, һөнәр ияләре дә, төзүчеләр дә җитәрлек. Шул ук вакытта Ага Базарны төпсез тәпән дип тә булмый. Әйе, ни генә булмасын, яшь хан юл буе дәшмәде. Хәтта Назлыгөл турында да сорашмады. Ә бит белә: Назлыгөл Казанда, ир-канаты Дәүран янында. Дөрес, Дәүранга мәрхүм аталары Сәлим хан Болгарга кайтырга әмер биргән иде. Ләкин бу хакта әмир Хаҗиның ишетәсе дә килмәде. Хан соңгы мәлдә генә аңа Казан елгасының сул ягына кала суктырырга кушты, димәк, элгәреге фикереннән кире кайткан иде. Яшь хан бу хакта да бер сүз дә әйтмәде. Хәерле булсын. Кече Чирмешән елгасына җитүгә, Илһам хан атын борды һәм, кичүне чыгарга теләмәвен аңлатып, арттан килгән азатларына туктарга дип кулын күтәрде. Бу хәлне күрсә дә, әмир Хаҗи туктап тормады, аты белән суга кереп китте. Аңа җансакчылары иярде. Шунда гына яшь хан:
Абам, әйтергә онытып торам, яңа елдан соң Шайтан каласын миңа бирерсең! дип сүз катты. Ул моны тамак ертып кычкырып әйтмәде, әмма әмир Хаҗи ишетте, атын туктатты, каерылып артка карады:
Шайтан каласын?! дип гаҗәпләнде.
Әйе, абам, Шайтан каласын, диде Илһам хан, бер дә исе китмәгәндәй.
Әмир Хаҗи елганы кичеп баручы иярченнәренә күзташлады. Илһам хан исә үз азатларына карап алды. Орышукилешмәс. Халыкның: «Аталарының җидесен уздырырга өлгермәделәр, ике туган тәхет бүлешә башладылар», дип сөйләве бар иде. Шул ук вакытта дәшми калу да ярамастай хәл булырдыр. Энесе бүген Шайтан каласын сораса, иртәгә Кашанны, аннары Җүкәтауны, ахыр килеп, Тубылгытауны даулар, тора-бара, Казанга ук кул суза башлар.
Ашыкмасаң икән, олуг хан, мин әле үләргә җыенмыйм! диде әмир Хаҗи һәм, елганы кичеп, атын камчылый-камчылый, чаптырып китеп барды.
Мин хан, син әмир, абам. Бирерсең, бирми хәлең юк! дип кычкырып калды Илһам хан. Аннары, абам, качкын Җик Мәргәнне син баһадирың иткәнсең. Ә аны абасы Тубыкбай эзли. Мин баһадирыңны да абасы кулына тапшырырмын. Назлыгөл белән Дәүранны да Болгарга кайтарырмын. Казан каласына Булат угланымны утыртырмын. Болай килешмәсәң, гаскәр белән килермен. Тик анда инде берәүне дә кызганмам, чөнки очкан ук корбан сайламый, аткан ук үз корбанын үзе таба.
Илһам хан бик озак итеп Чирмешән елгасыннан тузан туздырып ерагая барган әмир Хаҗиның җайдакларына карап торды. Кичә аңа һич көтмәгәндә абасы әйткән иде: «Бәхет тәхет түгел, тәхет бәхет түгел», дип. Илһам хан моңа аптырабрак калган иде. Чынлап та, бәхетне тәхеткә салып үлчәмиләр. Гомумән, боларның икесен дә бизмәндә үлчәп булмый. Олуг Мөхәммәт илендә каты орышлар бара икән, шул тарафлардан Болгарга халык агыла. Каты яулар килгәндә, төрки дөньясында була торган хәл. Булат угланга дигән шаһ кызын алуга җибәрелгән кәрван кире юлга чыга алдымы икән? Чыккандыр, китүләренә байтак бит инде. Булачак киленне Рабига атлы, диделәр. Исән-имин китереп җиткерсәләр, зурлап туй итәрбез, боерган булса, туйга Назлыгөл белән Дәүранны да дәштерермен. Абам Хаҗины да. Әйе, аны да чакырыр яшь хатыны белән. Туйга килгәч, бабалары Ибраһим хан кыпчак ханы Әюпны Әйе, бер казанга ике тәкә башы сыймый, дигәннәр борынгылар. Абам әмир Хаҗи белән илдә яши алмам
Бу хәл Бөек Болгар тәхетенә Илһам хан утырганда булды.
12
Олы табыннан соң шуны аңлады ханбикә Зөбәрҗәт: абруйлы гына аксакаллар, куштаннар, тарханнар вә карачылар угланы Илһам ханның алдына тезләнергә әзерләр. Күренеп тора: шәех Игәнәй дә хан ягына авыша. Килешми олы кешегә болай кылану. Яшь хан атасы Сәлим ханга йөз тоткан меңбашларны алыштырды, кайберләрен исә йөзбаш дәрәҗәсенә төшерде. Дөрес, бәкләргә тимәде. Вәзир Камайга да никтер кырын карый. Сарайда булган хәлләрне энә күзеннән үткәреп килгән ханбикә Зөбәрҗәт күреп тора: нәүбәт вәзиргә җитте. Кемне вәзире итеп күрергә тели углан, ханбикә Зөбәрҗәт белми иде, әмма ханның үзеннән сорарга кыймады. Ә хан анасы белән ник бер киңәшсен! Әйтерсең ул аның анасы да түгел иде. Әйе, әллә бар иде ханбикә табыннарда, әллә юк. Киңәш-сабак кылмый гына әллә ниткән үзгәрешләр кертүенә Илһам угланына үпкәсе булса да, ханбикә Зөбәрҗәт сабыр итәргә булды. Ләкин күрше Всеволод кенәздән баһадир Баянны сараена күпмедер алтын түләп кайтаруы хакында ишеткәч, түземе җуелды, шул мәҗлеснең икенче көнендә, тәхет ягына кереп:
Бу ни хәл инде, углан, нигә кирәк булды ул баһадир сиңа? Нинди кяфер баһадир җыю ди ул? Яу килгәндә бер тапкыр да кылычын кынысыннан чыгармаган адәмне нигә дип сараеңа алырга булдың?! дип белдерде.
Атама яраган, миңа да ярар, анам.
Атаңа да ярамады ул. Качып китте. Ә син аны алтын түләп кайтарасың! Шымчы ул, икейөзле адәм!
Хәтерем ялгышмаса, Баян баһадирны Рус иленә атам илче итеп җибәргән иде кебек?
Әйе, җибәрде. Чарасыздан җибәрде. Юркәй кенәз тыныч кына кире җибәрә алмасмы дип. Ә ул, мөртәт, аңа барып елышты. Кем була инде ул шуннан соң?! Хөкем итәргә кирәк аны, хөкем!.. Шулай диде дә анасы, пырлап чыгып китте.
Илһам хан тәхетеннән купты, арлы-бирле йөренергә тотынды.
Кышкы салкын көннәр, күлләр шартлый, агачлар чатнап ярыла, ә тәхет ягында җылы, тыныч, хәтта кәтиб Хафиз да юк. Илаһи уйларга чумып утырганда гына, анасы керде дә бөтен уй-хисләрен астын өскә китереп чыгып китте. Ни хакы бар анасының хан эшенә тыкшынырга? Җитәрдер, атасын да бармак очында күп биетте. Мин Бөек Болгарның олуг ханы, үз башым бар. Иртәгә үк Всеволод кенәзгә илчеләр җибәрәм: язын Казанга яу килсен, мин ярдәмгә барырмын. Абам биләмәләре минем кул астыма күчәргә тиеш. Шунсыз дәүләт юк. Тик кенәзгә кемне илче итеп җибәрергә? Булат угланнымы? Әйе, углан кулай булыр иде. Әмма ул Җаек буенда кәләш көтеп ята шул. Кәләшен генә тиз көтеп ала алмас. Аны Чыңгыз кавеме кулына эләккән, диделәр. Эт авызыннан сөяк алып булырмы шаһ кызының Чыңгыз хан угланнарына да ошавы ихтимал бит, аннан кем баш тартыр икән! Олуг Мөхәммәт кызы Рабига Чыңгыз хан угланына Харәзем белән идарә итү мөмкинлеген бирәчәк бит.