Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 стр 20.

Шрифт
Фон

 Кайберәүләр кайткан дип тә сөйлиләр.

 Кеше ни сөйләмәс, гайбәткә гает укытмыйлар.

 Хат язардай, хәбәр җибәрердәй итмәде шул атаң, баланы, куып җибәргәндәй, ят җиргә озаттырды, ят җиргә, балакай. Килен дә, углымны эзләргә киттем, дип юкка чыкты.

 Киленең Акбикә Бачман баһадирга тагылып китте, анам,  диде әмир Хаҗи, кырысрак итеп.  Миңа ул хакта сөйләмәс идең, анам. Минем ишем бар, хатыным.

 Ягъкуб тархан кызымы? Бик яшь түгелме соң?..

 Тай түгел, биле сынмас, анам. Үзе риза булып килде.

 Йа Алла, балакай, исән-имин яши күреңез, мин бикшат. Ир-ат өчен күңел тынычлыгы ил тынычлыгы ул. Тәүге хатыныңа артык йомшак булдың шул, балакай

 Ярый, анам, кешеләр игътибар итә. Бакчы, әнә Илһамың ни тамаша кукраеп утыра.

 Тәхет ләүкә түгел, балакай, утырсын. Игелек бир энеңә. Изгелек илдә калыр, диләр.

 Игелекне изгелек кылып ала торганнар иде, анам. Хәер, мин разыймын, утыра бирсен. Тик миңа гына комачауламасын, минем хәятыма гына тыкшынмасын. Аның үз биләмәләре, минем үз биләмәләрем.

 Ул олуг хан, балакай.

 Олуглыкны акыл белән яулыйлар, анам. Утырып карасын, күз күрер. Олуг хан атына лаек икән, лаек диярбез, юк икән, кичерә күрсен, Аллаһ тарафыннан алган тәхет түгел.

 Ачу ачуга, үч үчкә китерер, балакай. Игелек телә энеңә. Иң-иңгә килсә генә тиң-тиңгә килер, диләр.

 Атам Болгарның егерме дүртенче ханы иде. Озак еллар тәхеттә утырды. Болгар тәхетендә аның кебек озак утырган хан булмаган, анам. Инде атам вафаттыр, өлкән угланына алтмыш тирәсе, бүген тәхеттә утырган олуг хан Илһам илледән өстә. Картая Болгар, анам. Кеше түгел, дәүләт тә картаюны яратмый, умыртка сөяге ката башлый.

 Сине Ульдәмир кенәзе белән бәхәскә кергәнсең икән дип ишеттем, ярамас иде алай, балакай,  диде ханбикә Зөбәрҗәт.

 Ул кенәз минем сәүдәгәрләремне талады.

 Үзе түгелдер бит?

 Аның юлбасарлары, аның илендә. Болгарда сәүдәгәрләрне таламыйлар. Мин моннан кайтам да

 Урыска яу чабасыңмы?

 Урыска түгел, Мөрем юлбасарларына. Мөрем баһадиры оештырган эш, шымчыларым тәгаен ачыклады.

 Әйткәнемчә, үч үчкә китермәсен тагын, балакай.

 Кайчак, анакай, үч алмау дошманга канат үстерә, үзен синнән өстен күрә башлый, әрсезләнә, талымсызлана. Явызлык елан кебек бит ул, койрыгын чапсаң башы кала, башын чапсаң койрыгы кала.

 Миннән фатиха юк, балакай. Әүвәл энең белән киңәшер идең. Киңәшле эш таркалмас дигәннәр,  диде ханбикә Зөбәрҗәт һәм урынына барып утырды.

* * *

Әмир Хаҗи һәр көнне диярлек Ага Базарга чыкты, халык вә сәүдәгәрләр арасында йөрде, халыкның ни сөйләгәненә колак салды. Халык телендә Илһам хан иде.

Мәйдан уртасындагы түмәргә мосафир менеп баскан. Кара сакаллы, киң маңгайлы, башында әрмән кәләпүше, яшел җиләне җилбәгәй киткән. Бу кем дип сорамады әмир Хаҗи, туктады, мосафирны тыңламакчы итте.

 Аллаһы Тәгалә кешене нигә дип яраткан? Менә син, син әйт әле, ни өчен яраткан Аллаһы Тәгалә адәм баласын?  дип мөрәҗәгать итте мосафир күркәм йөзле, яман юан гәүдәле сәүдәгәргә.

Сәүдәгәр каушап калды, тирә-ягына каранды, иңнәрен җыерды.

 Ашау-эчү өчен, хатын-кызны ярату өчен.

 Хайван да, эт тә ашый. Ә ул адәм, адәм баласы.

 Сулыш алу өчен, су эчеп хушлану өчен, урман-болыннарның хозурлыгын күреп шатлану өчен

 Атлар-сыерлар да болыннарда яшиләр, үлән ашыйлар, чәчкәләр арасында йоклыйлар.

 Бу кем?  дип сорады җансакчысыннан әмир Хаҗи.

 Берәү дә белми, әмирем. Беренче күрүем.

 Ни өчен ошбу дөньяда кеше яши, ни җитми аңа?  дип кабатлады мосафир.  Менә син, син бу юлы җавап бир. Ни өчен яши адәм баласы?

Бу юлы ул түбәтәй кигән, сырмалы, кечкенә гәүдәле йөк ташучыга мөрәҗәгать итте. Теге тәмам ни әйтергә белми артка чигенгәндәй итте:

 Куй, куй, каян белим,  диде ул.

 Ә-ә, диде мосафир, ерактан ук берәүгә кычкырып.  Мал чалучы. Менә син әйт, ни өчен яши ошбу якты дөньяда адәм баласы?

 Аллаһы Тәгалә аны адәм итеп яратканга, җан биргәнгә.

 Ә син ат-сыерларда җан юк дип беләсеңмени, чебен-черкинең йөрәге типми дип беләсеңмени? Аллаһы Тәгалә аларны да җан иясе итеп яраткан.

 Алар Халаяк, нәрсә кирәк моңа?! Кем син?!  дип кычкырырга кереште киндер алъяпкычында кан эзләре булган мал суючы.  Бик күп белсәң үзең әйт!

 Тыңлагыз, җәмәгать, тыңлагыз. Аллаһы Тәгалә кешене калалар салу, затлы әйберләр ясау өчен яраткан. Калаларын, йорт-җирләрен гөлбакча итсен өчен, мәһабәт манаралы мәчетләр, яшәү өчен уңай булган өйләр салу өчен яраткан. Әнә шуларга омтылмаган, бары тик тамак өчен генә яшәгән җаннарны ул хайваннар рәтенә керткән. Алтын яисә асылташ ни ул? Җирдә аунаган җисем. Ә кеше аннан тәңкәләр ясый, таш-тауларны кисеп, мәрмәр чыгара да сарайларын торгыза. Димәк, җансыз җисемне җанлы итә. Шуңа күрә кеше дип атала ул, бары тик шуңа!

 Хакны әйтте, билгеле хәл,  диеште халык. Әмма күпчелек аны аңламады, нәкъ менә аңламау аларда кызыксындыру уятты, мосафирны ураткан боҗра зурайганнан-зурая барды.

 Казан базарында да мондый акыл сатучылар бармы?  дип сорады сакчысыннан әмир Хаҗи.

 Ил түрәсез яшәмәгән кебек, базар да кәмитсез булмый, әмир.

Әмир Хаҗи бер сүз дә әйтмәде. Аны биредә берәү дә танымый иде, ул һәрчак нинди дә булса һөнәр иясе сурәтенә кереп киенә белде, җансакчылары исә гүяки хезмәтчеләре иде.

 Ни өчен мин сездән болай дип сорадым?.. Инде җавабын тыңлагыз. Ата-бабалары, халкы ясаган затлы әйберләрне, мәһабәт биналарны саклый алганда гына кеше кеше булып кала. Калган очракта ул хайван. Әйтик, кемдер килеп Болгар каласын җимерде, ди. Кем була ул безгә? Дошман. Чөнки ул ата-бабаларыбызның истәлеген, ягъни алар төзегән калаларны, мәһабәт биналарны җимерә, яндыра, хатын-кызларыбызны әсир итеп алып китә. Без бабаларыбыз салган калаларны, яраткан сөекле хатын-кызларыбызны якларга ташланабыз. Кан коела. Яшәү белән үлем арасында көрәш башлана. Ләкин ни өчентегеләр үлә дә, ни бәрабәренә без үләбез? Үлем алдында барыбыз да бертигез ич! Алар безнең бабаларыбыз вә үзебез корганны җимерә, ә без аларны саклап калырга тырышабыз. Кайсында моның күбрәк кешелеклелек?! Яуга килгәннәрдәме, әллә үз байлыкларын саклаучылардамы?! Үз истәлекләрен саклаучыларда, үз байлыкларын яклаучыларда. Чөнкиберәүләре баскын, җимерүчеләр, икенчеләре төзүчеләр. Берәүләре чәчәкне үстерүчеләр, икенчеләре аларны таптаучылар. Кайсылары шуларның батыр була ала? Яклаучылармы, яулаучылармы? Яклаучылар. Чөнки баскын вә яулаучы каһарманлык кыла алмый, ул фәкать кемдер төзегән байлыкны җимерергә килгән, ә менә, шул байлыкны саклап калырга дип, яуга каршы чыккан кеше чын мәгънәсендә каһарман ул! Чөнки ул ил байлыгын җәһәннәм утыннан саклап калырга тырыша. Кайсын адәми зат итеп кабул итәр иде Аллаһы Тәгалә? Тегесен дә, монысын да. Әмма без сезнең белән бары тик үз илләрен, үз җирләрен, үз байлыкларын, үз хатын-кызларын якларга ташланганнарны гына кеше дип әйтә алабыз. Бары тик аларның гына ит ашарга, чәчкәләр үстерергә, хатын-кызларны сөяргә хаклары бар. Димәк, кеше каһарманлык кылырга яратылган икән, халаяк! Онытмасагыз иде шул хакта! Мин күрәм: сезнең арада хатын-кызлар да бар. Үпкәли күрмәсеннәр иде алар миңа. Чөнки ир-ат ул иң әүвәл әнә шул гүзәл затларны дошман кулына бирмәс өчен көрәшергә, чын мәгънәсендә ир-ат булырга тиеш. Кем ул ир-ат? Сакал-мыек тагып йөргән өчен генә Ходай Тәгалә аңа бу исемне биргәнме? Юк! Сакал үстерү белән генә ир-ат түгел әле ул, кәҗә дә сакал үстерә. Хатын-кызны сөюче дә ир-ат түгел әле, ир-ат иң әүвәл күкрәге, йөрәге белән илен, халкын, анасын-сеңлесен, сөйгәнен якларга ташланучы кешедер. Ир-ат ил терәге ул! Күптән түгел Мөрем юлбасарлары безнең сәүдәгәрләрне талады. Урыс кенәзе Юркәй бу хакта ишеткәч шаркылдап көлгән генә. Юлбасарларга үлем!

 Бу кешенең кем икәнен белеңез, миңа тотып китереңез!  диде иярченнәренә әмир Хаҗи.  Мәгәр әле түгел, кич белән, караңгы төшкәч.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3