Ул вакытта шәех Игәнәй кәтиб Хафизның ошбу сүзләренә бик үк игътибар итмәгән иде, Үргәнечтә чакта тәмам аның хак булуына инанды. Гарәпләр, чынлап та, сихри моңнары белән кешеләрнең күңелләрен яулыйлар икән ич. Шәех еш кына олуг шәех Пәһлеван Мәхмүт мәчетенә намазга йөрде һәм барган саен, олуг шәехне тыңлаган саен аның тавышына мөкиббән булып, әсәрләнеп утырды. Шунда ул янә бер нәрсәгә инанган иде: ил куәте диндә, ир куәте илдә. Әйе, ил!.. Хәзер ул үз илендә. Татлы уйлары, хыяллары тормышка ашу юлында. Ләкин Сәлим ханның гына ни әйтәсен белми иде. Әмма чакырган җиргә килмичә дә ярамый.
Шәех, шәех, сезне хан дәшә! диде бусагабаш, чыгып.
Шәех, бу сүзләрне ишетүгә, дерт итеп китте һәм ни сәбәпледер як-ягына каранып алды. Янында угланнар юк иде. Шәех бераз каударланыбрак бусагабашка иярде.
Әссәламегаләйкем, ханиям! диде шәех Игәнәй, бусаганы атлап керүгә, һәм ишек янында торган түмәргә утырды да дога кылды, сакалын сыпырып алды.
Вәгаләйкемәссәлам, шәех! диде хан зәгыйфь кенә тавыш белән.
Ханбикә аңа ишарә белән генә хан янынарак күчеп утырырга кушты, шәех Игәнәй түргә узды, сәке янындагы түмәргә утырды да янә дога кылды.
Йә! диде хан, башын күтәрми генә. Йомышың әйт, шәех!
Кыен булды миңа анда, хан. Чит җирләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булсаңчы икән.
Менә-менә шуны әйттерәсем килгән иде дә минем синнән. Хәер, син барыбер качкын, шәех, качкын, илемне рисвай итеп киттең.
Минем Аллаһы Тәгалә алдында гөнаһым юктыр, ханиям. Калган гомеремдә ил-халкыма игелек бирүне ниятләп кайттым, ханиям. Кичер мине, кичерә алсаң
Хуш, син дигәнчә булсын. Әнә ханбикә дә бик сорады, шәехне кичер, диде. Ишеткәнсеңдер, Ишкул шәех вафат, авыр туфрагы җиңел булсын, үлем казык башыннан йөрми, нишләмәк кирәк. Менә мин дә урынга калдым бит әле. Кыскасы, кәтиб Хафиз, яз: шәех Ишкул урынын Игәнәй биләр. Мәхәллә картларына бу хәл җиткерелсен. Вәзир Камай, сөрәнчеләрең бүген үк хәбәр итсен. Ил солтансыз, мәчет-мәхәллә имамсыз булмас, диләр. Инде сине тыңлыйм, нинди яңалыклар алып кайттың?
Олуг Мөхәммәт үзе белән сәүдә итәргә теләгән Чыңгыз хан атлы Илтабарның илчеләрен кылычтан уздырта. Шуннан ике арада ызгыш китә. Ул ханның гаскәре яман көчле икән, саннары да бихисап. Унбиш яшьтән алып җитмеш яшькә кадәр барлык ир-ат яуга барырга тиешле, имеш.
Ходавәндә, бу ни хәл тагын, ахырзаман киләдер, бер дә бүтән булмас. Ничек инде җитмеш яшьлек картларны атка атландырып сугыштырмак кирәк? Адәм баласы түгелдер, дию пәрие затыннандыр ул Чыңгыз хан дигәннәре. Йа Алла! Минем Биккол нишләп ята анда? Ул яман хан, илгә килсә, Үргәнеч башкаланы да читләтеп узмас бит.
Ул тиклем явызлыкны каян җыйды микән ул Чыңгыз хан дигәннәре? диде ханбикә.
Явызлыкны җыймыйлар, ул ата-бабадан килә, диде шәех Игәнәй.
Иншалла, Олуг Мөхәммәт шаһ туктатыр аны, туктатыр, ханбикә. Үргәнеч каласы мөселман дөньясында иң нык кирмәннәрнең берседер.
Биккол сәүдәгәр, ханиям, сәнең оныгың Кол Гали бәк белән юлга чыгабыз дип калды.
Ничек-ничек?! дип, урыныннан күтәрелә төште Сәлим хан. Гали оныгым да кайтамыни? Кол Гали, дидең, нинди кушамат ул тагын? Хан оныгы кол буламы?
Аллаһы Тәгалә алдында без барыбыз да колдыр, ханиям.
Хуш-хуш. Бирсен Ходай, бирсен, кайта күрсен. Шуны күрсәм, ханбикәм, үлсәм дә үкенмәс идем. Әллә нигә шул баладан бәхиллек аласым килә. Тик белмим, язганмыдыр-юкмыдыр. Танырлык та түгелдер инде үзен
Танырлык буламы, хан. Мин аны гелән танымадым. Сакаллы, мәһабәт сынлы, гакыллы, галим вә шагыйрь, шаһ мәдрәсәсендә мөгаллим икән.
Йа Алла, сабый булып югалды, сакал җибәреп кайта. Акбикә киленне күрмәдеңме? Ул да андамы?
Юк, ханиям, аларны күрмәдем. Казый Нисбах кына күземә чалынды. Халык ыру-ыру олаулар белән Саксин каласына күчә, Сөмбелгә, Болгарга, Казанга безнең якларга, һаман да шул бер Чыңгыз хан явыннан куркалар.
Олуг Мөхәммәт нә карый, дөньяда бер гаскәре, нигә үзе каршы чыкмый? Яуны яу туктатыр, диләр.
Сәлим хан шулай диде дә ыңгыраша башлады, эчен тотып, йөзен чытты. Ханбикә барысына да чыгып китәргә ишарә ясады.
Ул арада Сәлим хан, ярга чыгарып ташлаган балык кебек, авызын зур итеп ача-ача, сулыш ала башлады, табиб аңа ярдәмгә ташланды, ханбикә исә йөгереп чыкты да шәехне чакырып алды. Ясин чыгу кирәк иде. Шәех ханның баш очына утырды, ясин укырга кереште. Ниндидер бер мәлдә Сәлим хан күзләрен ачты, йөзенә кеше төсе керде, ул мендәр астыннан кәгазь төргәге чыгарды һәм шәехкә сузды.
Васыятемдер, шәех, диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә һәм шундук күзләрен йомды. Ләкин алай озак тыныч тора алмады, янә йөзе күм-күмгәк булды, янә авыру тартыша башлады, янә табиб канат белән йөз-битенә, ә кайчак иреннәренә зәмзәм суы тигезеп алгалады, йөрәк тирәсен уды.
Әмма хан соңгы мәлләрен яшәгән, күрәсең, күп тә үтми, аякларын сузып җибәргәндәй итте, күзләрен зур ачып түшәмгә текәлде.
Лә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәд рәсүлуллаһ, дип, вәзир Камай килеп керде һәм аяк очына килеп басты.
Ханбикә Зөбәрҗәт тик бермәл генә тораташтай катып торды да ир-канатының күкрәгенә капланып елап җибәрде.
11
Сәлим хан васыятен олуг мәҗлестә укыдылар. Аксакаллар янында аталарын күрми калган угланнар да бар иде. Васыятьне шәех Игәнәй укыды. Бөек Болгар иле ханы Сәлим тәхетне икенче угланы Илһамга васыять иткән иде. Васыятьне укыгач, мәҗлескә җыелган халык бертын тик утырды, һәркем үз уенда иде. Шуннан шәех Игәнәй торды да: «Фатиха бирик, җәмәгать, хан сүзе аткан уктыр. Төрки Болгары тәхетенә мәрхүм ханның икенче угланы Илһам утыра. Игелек сиңа, углан. Авыр аягың җиңел булсын! Амин!»
Әнә шулай итеп Сәлим ханның икенче угланы олуг хан тәхетенә утырды. Илһам углан моны көтмәгән иде бугай, бер мәлгә каушап калды. Әйе, өмет иткән булса да, ул да хәтта атасы тәхетне өлкән угланы Хаҗига васыять иткәндер дип уйлаган иде, шуның өчен каушавы, дулкынлануы, гасабилануы йөзенә үк бәреп чыкты. Әмма тәхеткә таба ике-өч адым ясауга, тәүге каушавы үтте, башын күтәрә төшеп, түр якка узды, тәхеткә утырды, терсәкләрен җайлабрак терәккә куйды. Шуннан соң гына мәҗлескә килгән аксакалларга, куштаннарга күтәрелеп карады. Чынын гына әйткәндә, вәзир вә аксакаллар түгел, бу хакта, тәхетне кемгә, кайсы угланы вә оныгына васыять итүе турында хәтта ханбикә дә белмәгән иде. Ә хан, мәрхүм, әнә ничек хәл иткән. Ана кеше буларак аңа ике угланы да якын, бертигез иде. Ләкин баш бала дигән нәрсә дә бар бит!..
Васыятьнамәне укыганда «Илһам» исеме аталуга, әмир Хаҗиагарынып китте. Ләкин моны берәүгә дә сиздерергә теләмәде, ничек утырган булса, шулай утыра бирде. Болгар тәхете варисына мәҗлестәгеләр барчасы да торып баш иделәр, әлбәттә, Хаҗи углан да бу чарадан читтә калмады. Илһам хан абасы әмир Хаҗи ягына күз ташлап алды. Аналары да эчке бер сиземләү белән аңлады аның хәлен өлкән угланга кыен, бик кыен! Ана аның янына килде, һичкемнән тартынмый угланының башыннан кочты. Ханбикәнең бите буйлап күз яшьләре тәгәрәште, күз яшен сөртмәде ул, күрсеннәр, карасыннар дигән кебек, хәтта угланның яңагыннан сыйпаштырып торды. Хәер, монда бер дә оялырдай нәрсә юк иде. Ул ана кеше, мәрхүм атасы, төрки дөньясындагы гадәти гореф-тәртипне бозып, тәхетне кече угланына васыять итә. Дөрес, бер дә эшләнми торган хәл түгел-түгелен, элек тә шулай булгалаган. Ләкин акыл вә зиһене, булдыклылыгы, теләсә кемгә баш бирмәве белән аерылып торган Хаҗи угланын ул Болгар тәхетенә лаеклырак саный иде. Әйе, ханбикә Зөбәрҗәт шулай уйлый. Атасына да баш бирмәде шул, мөстәкыйль яшәде, үз акылы белән дөнья көтте Хаҗи углан.
Атаң соңгы сулышына кадәр Гали оныгын көтте, балам. Аны исән диләр, хакмы шул?
Миңа алтмыш яшь, аңа кырык тулып узгандыр инде, анам. Ул бала, исән-имин булса, бер кайтмаса бер кайтыр, иншалла.