Кемгә дә сер түгел иде, шәех Игәнәй, бары тик Сәлим хан гайрәтеннән өркеп, Болгарга кайтмый ятты, гәрчә якыннары, Үргәнеч сәүдәгәрләре аша илгә чакырып, хат артыннан хат язсалар да. Ахыр килеп, динсез мәлгуньнәр Харәземшаһ калаларын басып ала башлагач кына, ул юл чыгарга мәҗбүр булды. Кайткач та әле айдан артык кеше-кара күзенә күренергә куркып йөрде. Бары тик Ишкул шәехнең каты авыруын, аннары Сәлим ханның да урынга калганын ишеткәч кенә йөзен ача башлады. Ниһаять, кыюланып, кайчандыр үзен яман дошман күргән ханбикә Зөбәрҗәткә мөрәҗәгать итте. Ни өчен соң ханбикәгә дип сорасалар, үзе дә тәгаенен әйтә алмас иде. Әмма күңеле нигәдер шулай теләде. Һәм ялгышмады, ханбикә аны сарайга дәштерде, ханга күрсәтергә булды. Бәлкем, Үргәнеч вакыйгалары шәехкә бу адымын ясарга бер сәбәп булгандыр. Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт, монгол илчеләрен яклап чыккан өчен, олуг шәех Пәһлеван Мәхмүтнең башын кистертә. Шуның белән зур хата кыла. Ясаклы солыхка килешмәгән Харәзем илен, калаларны дошман камагач, рухани атакайлар яуга каршы халыкны күтәрү урынына Чыңгыз хан гаскәрен яклыйлар, аларга илне биләргә ярдәм итәләр. Аларның, ягъни имамнарның, бу «изге эшен» Чыңгыз хан да онытмый, калаларны алган сугышчыларына: «Һөнәрчеләр белән дин әһелләренә тимәскә!» дигән әмер бирә. Олуг Мөхәммәт исә, халкы күңелендәге иманга кул күтәрүе сәбәпле, дәүләтен югалта. Чөнки иманы юкның кыйбласы да юктыр. Шул гыйбрәтле хәл турында сөйләргә тиеш ул ханга.
Шәех Игәнәй тагын угланнар ягына күз төшереп алды. Тәхет, бәхәссез, ике угланның берсенә васыять ителер. Ә бит заманында Сәлим хан Болгар тәхетен бөтен халык алдында оныгы Галигә вәгъдә иткән иде. Хан оныгы исән, Алла саклаган, аны сәүдәгәр Биккол коткарган. Үргәнечтә шәех аны үз күзе белән күрде. Әле булса күз алдында: каршына сакал-мыек җибәргән, төз вә мәһабәт гәүдәле, зыялы кыяфәтле хан оныгы килеп баскач, шәех тәгаен ни әйтергә белми аптырап торган иде. Әйе, үз күзләренә үзе ышанмады ул анда. Ышанырлык идеме, хан оныгын Казан каласы нигезенә корбан кылдылар, диелде ич. Аннары Сәлим хан бу эшкә фатиха биргән вәзире Исхакның башын кистерә яза. Вәзир кадәр вәзирнең башына кизәнерлек булгач, кем инде булган хәлне булмаган дип сөйләп йөрсен икән?! Әйе, ыспай киенгән иде хан оныгы. Чак кына кылыйрак торган күзләр, мөлаем караш, өстендә Пәһлеван Мәхмүт мөридләрендә генә күренгәләгән көмеш тукымалы чапан, болгари итекләр, сәйләннәр белән нәкышләнгән укалы түбәтәй. Үзе әңгәмәдәшен тыңлаган кебек, үзе исә озын бармаклары белән дисбе тарта.
Шәех Игәнәйне килеп керүгә үк таныган булса кирәк, сәлам юллауга ук:
Вәгаләйкемәссәлам, олуг шәех! диде. Нәкъ менә шулай «олуг шәех» дип әйтте. Бу хәлгә шәех Игәнәй, тәмам аптырауга калып, ни әйтергә белми торган иде. Адәм теле аның эчке хиссиятеннән күп тапкыр ярлы икән бит. Гаҗизләнеп тору бер хәл, ә менә хан оныгын күрү, әллә кайчан тереләй кабергә күмелгән адәми затны ерак илдә очрату сусаган кешегә салкын чишмә суы бирү белән бер иде.
Шәех Игәнәй башта хан сәүдәгәре Бикколга бакты, ахыр тагын хан оныгы Галигә күз төшерде. Әйе, хан оныгы иде ул Гали иде.
Тиз арада ашъяулык җәйделәр, табын хәстәрләделәр. Шәех Игәнәй бөкләнеп тез асты мендәренә утырды, дога кылды. Ул арада янә бер көтелмәгән тамаша булды: түр яктан казый Нисбах килеп чыкты.
Исәнме-саумы, шәех! диде ул нәкъ болгарларча, гарәпләштермичә генә.
Сөбханалла, казый Нисбах, син дә мондамыни? диде шәех Игәнәй.
Хәтерең коелып калмаган булса, син мине хан оныгына аталык итеп билгеләгән идең. Үз вазифамны, Аллага шөкер, тугры үтәп киләм. Нишләмәк кирәк, гомер үтә, сакалга чал кунды әнә. Ә күңел яшь, яшь, шәех. Менә Алланың рәхмәте белән хаҗга барырга ният итеп торам әле. Биккол да, Гали олан да ризалаштылар. Йөрәк тибүдән, кан йөрүдән туктамый торып, казый Нисбах илаһи илләрне күрүдән вә гизүдән туктамас. Инде көч вә куәтем җитмәгән тәкъдирдә илгә кайтып, туган туфрагыма егылырмын. Туган туфракка кайтып егылырлык көч вә гайрәтне Аллаһы Тәгалә үзе бирер, иншалла. Адәм баласына түгел, җанварга да каты бәгырьле була алмадым. Илне сагынам, шәех, һәммәсе дә сагындыра, чирәме дә, куе урманы да, елга-күлләре дә, гүзәл хатын-кызлары да. Гәрчә илдә күз салырга йөзе ермачланган карчыгым булмаса да, күңел туган илдә, шәех. Синең әнә икеме, өчме хатының калды бугай. Аларны сагынмаганнардыр дип беләсеңме, шәех? Адәм баласының җаны гына түгел, тәне дә сөйгәненә зарыгыр, ди.
Күр әле, күр, казый Нисбах, сине тыңлау бик тә рәхәт икән бит. Күңел дигәнең әллә кая ашкына башлады.
Туган илгә, шәех, туган илгә. Адәм баласына җанга рәхәтне, тәнгә сихәтлекне туган як бирә. Яшь хатының ниндидер бер яшь җилбәзәккә тагылып китеп барган дип әйтеп әйттеләр. Хакмы шул, шәех?
Син, казый Нисбах, элек тә әче телле идең, әле дә шул гадәтең ташламагансың икән, диде Биккол, үрелеп, йөзем каба-каба.
Тел китәр, гадәт калыр, диләр бит. Минем телем, Аллага шөкер, адәм балаларына бер дә алай зыян килтермәде шикелле. Ә менә син, шәех, хөрмәткә ия кеше, хатыныңны ташлап, Олуг Мөхәммәт кәрвансараен саклап ятасың.
Ни бит, Нисбахетдин, җыенам дип әйтеп әйттем түгелме. Әйе, Нисбахетдин, куеп тор әле үпкәләреңне.
Әйе, казый абзый, шәех бездә кунакта. Кунак сыйлаганда канны да какырмаска куша иде кебек безнең болгар халкы, диде, ниһаять, хан оныгы.
Гали бәк, иртәгә булмаса да, бер атнадан мин хаҗга китәм һәм әйтер сүземне әйтеп каласым килә. Туган илгә кайчан кайтырмын, бер Хода белә, ә шәех бүген-иртәгә юлга чыгачак. Белеп китсен, дим, казый Нисбах исән, белгән-күргәннәргә җиткерсен, һәм кайтыр ул туган туфрагына, Аллаһы Тәгалә боерган итсә кайтыр. Менә шунда шәех Игәнәй халыкны миңа каршы котыртмасын иде, дим. Чит илдә без барыбыз да бертигез, тик менә туган илдә әллә нигә дошманлашабыз, Ходайның хикмәте, шуңа төшенеп җитә алганым юк. Әйтик, Сәлим хан табиб вә галим Хөсәенне Олуг Мөхәммәткә җибәреп нә отты?.. Үзе дәвалаучысыз калды. Хәзер әнә муенына тавык тәпие таккан адәмне табиб итеп алган, ди.
Киткән инде ул, Всеволод кенәз соратып алган, диде хан сәүдәгәре Биккол.
Тәмам каным кыздырдың бит әле син, Нисбахетдин. Әллә чынлап та җыенасы да китәсе инде?
Дөрес кылырсың, шәех. Биредә дә мәхшәр. Ата улны, ана кызны белми. Чыңгыз ханның илчеләрен үтергәннән соң, шаһ сарае гүя асты өскә килде. Кыскасы, монда безгә дә җай калмады, шәех. Ил тарафына без дә җыенырга булдык. Бу юлы хан оныгы Гали бәк тә кайтыр. Дөрес, хан аны колач җәеп каршы алмас, әмма нишләмәк кирәк, монда безгә дә башка чара калмады бугай, диде Биккол. Сине чакыруым да бары тик шуның өчен иде, шәех. Миңа ишеттерделәр, Чыңгыз хан атлы илтабар Олуг Мөхәммәткә яу чыкмакчы икән. Өн биргәнгә, иншалла, им бирер әле. Аннары халык, туган якның чыпчыгы да сандугач булып сайрар, ди бит.
Әнә шунда шәех Игәнәй илгә кайтып китү ниятенә килде. Ике ай дигәндә, ул Болгар җиренә аяк басты. Бәхете аягына уралган икән, хатыннары өй-каралтыларын, мал-туарын саклаганнар, таратмаганнар. Дөрес, яшь хатыны киткән. Иллә йөгән кидереп, атны гына тотып була. Хатын-кыз, ип-җайга ятучан булса да, бер дә йөгән кидергәнне яратмый. Хәерле булсын. Ат белән хатын табылыр, туган илең югалтма, дигән борынгылар. Аннары мөридләре дә онытмаганнар икән, кайтып төшүе булды, ябырылып килделәр, бар булган илдәге яңалыкларны сөйләделәр. Ул хәзер Болгардагы күп нәрсәдән хәбәрдариде
Шәех Игәнәй угланнарга янә күз төшереп алды һәм янә арлы-бирле йөренергә кереште. Үргәнечтә яшәгән мәлдә, ул бер нәрсәгә инанды: Коръән Шәрифне төрки телгә аударырга кирәк. Халык гарәп телен аңлап җиткерми, ятлап, сүзгә вә гарәп моңына мөкиббән китеп кенә иман кыла. Ә кеше исә дингә үз ана теле аша инанырга тиеш. Кайберәүләр моңа каршы төшәр, мәгәр шәех Игәнәй барыбер үз дигәненә ирешер изге мирас төрки телдә дөнья күрергә тиеш. Халык аны аңлар, изге китапның асыл хакыйкатенә үз ана теле аша төшенер. Тәрҗемә эшенә ул Хафизны да алыр. Хактыр, Коръәнне гарәп телендә уку үзе бер могҗизадыр моңы, аһәңе сихерледер. Әмма эш бер моңда гына түгел, эш мәгънәдә бит. Әйе, каян килә соң ул гарәп телендәге адәм баласын сихерли алган моңлы тылсым? Бер тапкыр ул кәтиб Хафизга әнә шул сорауны биргән иде, теге, шаккатырып: «Шәех, дөнья кавемнәрен төрле халык төрлечә яулый. Гарәпләр моңлы вә сихри телләре белән адәми затларның күңелләрен яуласа, яваннар ихтыяри ихласлыклары белән, урыс исә көч-корал белән яуларга тырыша», диде.