Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 стр 17.

Шрифт
Фон

 Олуг хан, минем кулыма оныгыгыз Кол Гали язган шигырьләр килеп керде. Укыдым да мин аларны, таң калдым. Олуг шагыйрь икән сезнең оныгыгыз. Тик аны

Сәлим хан кулын күтәрде, Әбделгаләүгә туктарга кушты.

 Шагыйрь, ары таба сөйләмәсәң дә була. Оныгымның Үргәнечтә икәнен бер синең авызыңнан гына ишетүем түгел. Ил гайбәттән, җир айдан кача алмас, диләр. Иншалла, шигырь язса-язмаса да, туган туфрагына кайтыр ул. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зурдыр, йа Раббым, кичерә күр колыңны. Күрәсең булса, күркә булырсың, ди. Күрәсе булгандыр

Сәлим хан кинәт эчен тотып, куырылып китте, йөзенә тимгел-тимгел кызыл таплар кунды. Әбделгаләү, бу хәлне күреп, торып китәргә ниятләгән иде, Сәлим хан, кулын күтәреп, аңа сабыр итәргә кушты.

 Үтә ул, үтә, шагыйрь. Әллә ни шунда, дулкын-дулкын булып килә дә, бөтерә дә ала.

Чынлап та, ул арада ханның йөзе алсуланып китте, тимгелләре югалды, чыраена табигый төс керде.

 Укы, укы, Әбделгаләү, диде моңа кадәр дәшми торган кәтиб Хафиз.

 Мин басып укырмын, ханиям.

 Ихтыярың, ихтыярың

Сәлим хан кулын күтәрде, бер мизгел шагыйрьгә карап утырды.

 Сөбханалла, Әбделгаләү, сиңа гакылны Аллаһы Тәгалә үзе биргәндер. Йә, хәзер золым-җәбер кылган кешеләр турында берәр нәрсәне укы.

Тагын бер-ике юл шигырь укылгач, Сәлим хан кисәк кенә түшәккә ятты, сизелер-сизелмәс кенә Әбделгаләүгә кул селтәде. Кәтиб Хафиз шагыйрьне ятак ягыннан алып чыгып китте. Әмма алар сарай бусагасы аша үтәргә дә өлгермәделәр, артларыннан бусагабаш йөгереп чыкты.

 Хафиз, Хафиз, сезне ханиям дәшә!

Ятак ягына әйләнеп керделәр, Сәлим хан сүзсез генә икесенә дә якынрак килеп утырырга кушты.

 Кәтибем, язып бар. Миннән соң Болгар тәхетенә утырган углан-ханнарга васыятем шушы булыр. Онытмасыннар иде: Ходай Тәгалә адәм баласына да, хайван вә җанварларга да көч-гайрәтне мул итеп биргәндер. Ат хайваны адәм баласыннан күп тапкыр көчлерәктер, үгез вә арыслан турында әйтеп тә торасы юк. Мәгәр Ходай Тәгалә адәм баласындагы гакылны бер генә хайван вә җанварга да бирмәгәндер. Адәм баласының көч вә гайрәте аның гакылындадыр. Бүген мин бер чарага инандым: агачка сандугач җитмәгән кебек, хан сараена шагыйрь җитмәгән икән. Кәтиб Хафиз, минем васыятьне язып ал һәм углан-оныкларыма җиткер. Сарайда һәрчак ике-өч шагыйрь булсын. Мин үз акылым белән генә яшәргә тырыштым, шуңа күрә шактый гөнаһлар кылдым: акыллыларны кудым, ялагайларга ышандым. Бик ихтимал, Болгарга яман хәлләр шулар аша да килгәндер.

Сәлим хан ыңгыраша-тартыша кырын ятты. Авыз эченнән генә «китегез» диде.

Кәтиб Хафиз шагыйрь Әбделгаләүнең терсәгеннән алды һәм ишеккә әйдәде. Хан ятагы ягыннан чыгуга, аларга ханбикә очрады.

 Ханның хәле ничек, кәтиб?

 Ханның хәле авыр, ханбикә. Миңа калса, угланнарны дәшәргә кирәктер.

 Хәзер табиб килә. Ишкул шәех вафат,  диде ханбикәһәм хан ятагы ягына кереп китте.

Алар янына вәзир Камай килде.

 Кәтиб Хафиз, калага шәех Игәнәй кайткан, ханны күрәсе килә. Ни кылыйм?

 Күрәсе килсә, күрсен, вәзир. Бәлкем, әйтер сүзе бардыр.

 Бардыр, анысы. Ишеттеңме, Ишкул шәех вафат. Бәлкем, мин әйтәм, Игәнәйне

 Хан ни әйтер, шул булыр, вәзир. Мин тәгаен каршы түгел.

 Ә ханбикә?

 Менә анысын әйтә алмыйм, вәзир.

 Син аның белән сөйләшеп кара әле, кәтиб. Синең ханбикәгә телең үтә. Дөресен генә әйткәндә, Ишкул шәех түгел иде, кәтиб Хафиз, шәех түгел иде. Игәнәй белекле, гакыллы, ил имамы булырдай адәм,  диде вәзир Камай һәм ханбикә артыннан хан ятагына кереп китте.

 Табиб Хәсән дә кайтты микән?  дип сорады кәтиб Хафиз шагыйрь Әбделгаләүдән.

 Менә анысы миңа караңгыдыр, кәтиб Хафиз. Кичә мин ханбикәгә шигырьләр укыдым, шул вакытта безнең янга баһадир Таймас килеп керде һәм ханбикәгә: «Табиб Хәсән юк»,  диде. Бу хәлдән шуны аңладым, табиб Хәсән илгә кайтмаган. Ә менә шәех Игәнәй, хан оныгы Кол Гали Болгардадыр.

 Анысын анык беләсеңме?

 Кешедән ишеттем, кәтиб Хафиз.

* * *

 Су бир, ханбикәм, су,  диде Сәлим хан, ятагына ханбикә килеп керүгә.

Ханбикә тышы тирләп торган чүлмәктән ханга чишмә суы салып бирде. Сәлим хан акрын гына күтәрелде, калтыранган куллары белән җиз чүмечне алды.

 Көмеш чүмечемне кая куйдылар?  дип сорады ул, су эчеп туйгач.  Асрау кызларны да кертми башладың.

 Асрау кызларны үзең кертмәскә куштың ич, ханиям. Имеш, яхшысынмыйм кыз балалар алдында ыңгырашырга.

 Һич югы, бусагабаш янымда торсын.

 Хәзер табиб кайта. Ишкул шәех вафат булды, ханиям.

 Ишкул вафат?!  диде Сәлим хан.  Миңа да нәүбәт җитте. Кияү киттеме? Ә бит ул миңа без бер көндә

 Сөйләмә тузга язмаганны, ханиям. Ул аны болай гына сөйләп йөргән булгандыр, исән калу өчен.

 Һә, бу хакта аңа Чәчкә Ана әйтте диделәр түгелме соң?

 Чәчкә Ана үзе дә гүр иясе инде.

 Кем әйтте?

 Таймас баһадир.

 Ә бит ул, мәрхүмә, мәңге яшәр кебек иде. Мин үскәндә үк карчык иде ул Чәчкә Ана. Хәерле булсын, язмыштан узмыш юктыр. Дәштер угланнарны, ханбикә, чапкыннар җибәр.

 Бүген үк җибәрермен, ханиям,  диде Зөбәрҗәт ханбикә, авыруның кулыннан алды.  Калага шәех Игәнәй кайткан. Сине күрергә тели. Сабырланган, үкенеп бетә алмый, диделәр.

 Үкенү белән генә кылган языгын юа алса икән ул. Шушы чиркәү аркасында күпме зыян-зәүрәт күрде Болгар. Йә, хуш, кабул итәрмен.

 Син аны

 Мин аны кичерермен, ханбикә, кичерермен. Аллаһы Тәгалә алдында барыбыз да бертигездер.

Ханбикә бусагабашны дәшеп алды, шәех Игәнәйне чакырырга кушты.

 Әйт, хан иртәгә кабул итә дип.

 Баш өсте, ханбикә.

* * *

Көтмәгәндә урынга калган һәм ике-өч көн эчендә вакыт-вакыт кешеләрне танымый башлаган Сәлим хан янына гарәп табибы белән ханбикә берәүне дә кертмәскә булдылар. Ханның хәле авырая төшкәч үк, дәвалый башлаган гарәп табибы ханбикәгә әйтте: «Хан озак яшәмәс». Шул хәлдән соң табибы кулыннан килгәнен барысын да эшләде кебек. Дарулар эчерде, сөлек салды, әмма бер дә алга китү булмады. Ахыр мәрхүм Ишкул мәчетеннән шәехнең бер мөриден китерделәр, ул ханга ясин чыга гына башлаган иде, кинәт исенә килгән вә зиһене ачылып киткән Сәлим хан аны ятак ягыннан куып җибәрде.

Шуннан соң ханбикә, вәзир Камай белән киңәшеп, ничек тә Шайтан каласында яшәүче Болгар картны китерергә дигән карарга килде. Икенче көнне килеп җиткән угланнары Хаҗи белән Илһам, аналарының бу эшен ошатмыйча, ниндидер сихерче картны чакыруга каршы төштеләр, әмма ханбикә аларны тыңламады, Болгар карт артыннан ышанычлы җансакчысын җибәрде. Шуннан угланнар аталары янына керергә иттеләр, мәгәр монда да ханбикә Зөбәрҗәт угланнарга аркылы төште.

 Хәле арулангач үзе дәштерер, сабыр итегез!  диде.

Агалы-энеле Хаҗи белән Илһам кояш өйләгә җиткәнче көттеләр дә, сабырлыклары төкәнеп, вәзирне чакырып алдылар. Әмма вәзир дә ханбикә яклы булды.

 Сабыр итегез, сабыр. Берәүне дә кертергә кушмады,  диде вәзир Камай, уйчан-җитди рәвештә.

Угланнарның үзара сөйләшер уртак сүзләре юк иде. Аталарының ни өчен чакыруларын белсәләр дә, икесенең берсе шултурыда башлап сүз катмады, әмма икесе дә тәгаенлиләр, аталары аларга тәхетне кемгә калдырырга кирәклеген әйтер. Шуның өчен угланнарның үзара сүзләре булмавына бер дә шаккатасы түгел иде. Шәех Игәнәй дә килгән, ул да бер читтә йөренә, угланнар янына килми, чөнки, дөнья күргән кеше буларак, ике углан арасына керәсе килми иде. Кайсы угланның тәхеткә утырасы хакында белү хәтта аңа да караңгы иде. Шуның өчен шәех угланнардан ераграк торуны мәслихәтрәк күрде. Вәзир аңа әйтте: «Хан ясин чыгучы мөридне куып чыгарды»,  диде. Димәк, өмете бар әле шәехнең, ханның кинәт кенә аны ясин чыгарга чакыруы ихтимал иде. Шунда ул хан колагына киңәшен салыр, тәхетне кемгә калдыру кирәклеген әйтер. Шул ук вакытта бу хәлнең яман бетүе дә бар иде: ханның ул әйткән кешене тәхетенә утыртырга теләмәве шәехнең киләчәген чикләячәк иде. Шуның өчен, уйлана торгач, ул ханга да, угланнарга да бер сүз дә әйтмәскә булды. Ахыр чиктә аның үз хәле дә әле хәл ителмәгән ләбаса. Авыру вә гакылы камил үк булып җитмәгән ханның аны илдән кудыруы, йә булмаса зинданга утыртуы да бар иде. Әйе, авырып урынга ятса да, хаким кулыннан барысы да килә, ул әйткәнне, һич югы, ханбикә Зөбәрҗәт тормышка ашырыр. Сәлим хан горур һәм тәкәббер, тәвәккәл, шул ук вакытта үзсүзле кеше. Әйе, шәех Игәнәй аның холкын яхшы белә. Дөрес, ханга ул рәнҗеми. Хәер, хан да әнә аны кабул итәргә булган. Ераккарак китеп карасаң, шәех Игәнәй Сәлим ханга бер дә алай яманлык кылмады шикелле. Ил халкына коткы тараткан ярым шымчы, ярым төрки-болгар булган епископ (ул Дунай болгарларыннан иде) бервакыт Игәнәй тарафыннан үлемгә дучар ителде. Шул вакыйгадан соң үзе дә илдән китәргә мәҗбүр булды. Чөнки кияү санында йөргән Андрей кенәзгә ярарга тырышкан Сәлим ханның аны зинданга яптыруы бар иде. Ул гынамы, хәтта әле башын да кистерер иде, мөгаен. Инде Аллага шөкер кыла шәех Игәнәй, Ходай саклады, вакытында качып котылды. Хак анысы, үкенечсез дә булмады: яшь хатыны бер җилбәзәккә ябышып китеп барган иде. Инде шәех сабырланды, ул вакыттагыча бик уфтанмый иде: хатын мал түгел, таш алтын түгел дигәндәй, киткәне урынына янә хатын табыла.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3