Даулый алдымы ул ирекне? Коллыктан азатмы? Дөрес, әмир Хаҗи аңа ирек бирде. Әмма барыбер бит ул хан колы иде. Хәзер әнә көтмәгәндә хан кияве булмакчы. Тик була алырмы? Назлыгөлне алып кайтып, аңардан аерып куймаслармы?
Әйе, аңа бүген Назлыгөле бик тә кирәк. Хәзергә исә бер канаты сынган очар кош кебек. Очып кына китәр иде канаты сынган. Аның сөйгәне кай тарафларда икән соң? Ярый ла Җик Мәргән баһадир азатлары кулында булса. Әгәр дә Назлыгөл кенәз тиуны кулына эләксә? Моны хәтта күз алдына китерүе дә кыен иде.
Дәүран сикереп торды, ишеккә юнәлде, ләкин аны, айбалталарын чалыштырып, ишек артында торган азатлар туктатты.
* * *
Ул тагын әсир иде, тик бу юлы инде җир зинданда түгел, җәннәт кебек затлы бүлмәдә ята. Ләкин зиндан барыбер зиндан инде. Җәннәттә яши, ни теләсә, шуны ашый, ятар урыны кеш тиресе, басар урыны җем-җем иткән келәм, ә менә күңеле богауда. Күңеле генә түгел, җаны-тәне, ирке вә мәхәббәте дә
Көн шулай изаланып үтте. Йомшак түшәк, мамык мендәр, хуш ис килеп торган җиләс һава тиздән йокыга тартты. Бу төндә ул кабат төшендә Назлыгөлне күрде. Ике яшьлек бала җитәкләгән Назлыгөл ниндидер елганың аръягына баскан да аны чакыра. Кычкырып түгел, кул изәп кенә, имеш. Яныма чык, янәсе. Ә Дәүран елга янына килүгә, имеш, суга дөрләп ут каба. Бу ни хәл бу: су һәм ут. Кем моңа ышаныр Ә аргы яктан Назлыгөл һаман кул изи, янәшәсендә бала атлый
Кияү, кияү-балакай, дигән тавышка уянып китсә, янында ханбикә басып тора. Дәүран күзләрен уарга да онытып торып утырды, сикереп идәнгә төште.
Ятып кына торыйм дигән идем, йокыга киткәнмен, кичерә күрегез, анам.
Ишек янындагы кечкенә өстәл янына узды, җиз комганнан җиз таска кул-битен юып, сөлгегә сөртенде һәм янә ханбикәдән кичерүен сорады.
Сине хан көтә, диде ханбикә һәм, җавап та алмастан, алдан китте. Ишек янына җиткәч кенә әйләнеп карады, гәүдә-кыяфәтен күздән кичерде. Коңгырт-кара чәч, җай утырган борын, кара йомры сакал, кыска мыек. «Сакалын буяганмы, үзе карамы», дип уйлады ханбикә. Кияүнең кыяфәте аңа ошады һәм: «Барысын да анасыннан алган бу бала, суеп каплаган Туйбикә», дия-дия авыз эченнән сөйләнгәндәй итте. Әмма ул мәрхүмә хатынга карата элеккеге ачуы юк иде инде. Хәер, теге вакытта да ул аңардан чын-чынлап көнләшмәде. Ара-тирә Сәлим хан аның исемен телгә алганда гына, ул теш арасыннан: «Җитәр, булмаса, ул хатының турында», дип әйтеп куяр иде. Аннан соң күп сулар акты, кем бар да кем юк, горур вә зифа сынлы Туйбикә дә әнә гүр иясе булды. Әнә шул хатынның угланы хәзер аның кияве буласы. Бу хәлгә шаккатмалы иде, әмма эшнең шуңа баруы иде. Ә бит Туйбикә: «Углым хан кызына өйләнәчәк», дип, кендек әбисенә әйтеп җибәргәч, шартлый язган иде. Хәтта Сәлим ханнан ул тәкәббер хатынны зинданга яптырырга кушасы иткән иде, соңыннан күңеле сүрелде тагын. Ярый әле, Ходай саклаган, язмыш әнә ничек хәл итте: көндәшенең углы аның кияве. Әйе, дөнья дигәнең әллә ниләр эшләтә адәм баласын, турыны бөгә, бөкрене турайтып куя. Сәлим хан да әнә ошбу якты дөньяга гомер бакыйга килгән кебек йөрер иде, хәзер йә биле катып, йөри алмас булып урында ята, йә башка хезмәттән зарланып көннәр буена ыңгыраша. Табибы да һични эшли алмый. Шулай шул ул гомер дигәнең, бер безгә генә түгел, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләренә дә гомер дигәнеңне үлчәп-чамалап кына биргән. Димәк, һәммәбезгә дә шулай язган, ә язмыштан узмыш юк, диелә. Сәлим ханга да тәхет варисы турында уйлар вакыт җитә. Югыйсә шулай бөкшәеп, ыңгырашып ята-ята телдән калуың бар. Зиһенең саф, тәнең таралмаган чакта васыятеңне тәхетеңне кайсы угланыңа яисә кайсы оныгыңа калдырырга исәбең? Ярый, элек вәгъдә иткән Гали оныгыңа тәхетең бирә алмадың, ди. Ә нигә, әйтик, Хаҗи угланның кечесенә Җаббарга атап васыять әйтмәскә? Абасына вәгъдә иттең, энесенә бирдең! Халык та канәгать, үз күңелең дә тыныч булачак. Җаббар оныгыңа бирмәгән хәлдә каладыр ике угланың: йә Хаҗи, йә Илһам. Аллага шөкер, икесе дә үз акылларында, тәүфыйклылар, әдәплеләр, уңга-сулга карап дога кылмыйлар, кыйблаларын беләләр. Икесе дә башкалар кебек өчәр хатынга өйләнмәде, бер белән берәгәйле итеп яшәделәр. Акбикә киленең өлкән угланыңнан киткән икән анысына үзең гаепле, ханиям.
Ниндидер тарлыклардан үтә-үтә, ниһаять, тәхет бүлмәсе каршына килеп туктадылар.
Хан әйткәндә сүз катма, тыйнак кына тыңла, авызыңа су кабып та утырма, диде Зөбәрҗәт ханбикә киявенә кырыс кына. Аннары ишеккә таба атлыйсы иткән иде дә, нидер исенә төшеп, янә Дәүранга әйтте: Хан авыртынып тора, кычкырып сөйләшмә. Ил хакименең игелеген алыйм дисәң, ир түренә баш иеп кер, дигәннәр.
Ярый, анам, сез дигәнчә итәрмен.
Ханбикә аның сүзләрендә киная кебегрәк агыш күреп туктагандай итте, әмма һични әйтмәде, алга атлады.
Сәлим хан зур вә киң сәкедә ястыкта ята иде, аның янында кәтиб Хафиз, вәзир Камай. Хан аларга нәрсәдер сөйли иде, ишектә ханбикә белән кияве күренүгә торгандай итте, баш игән Дәүранга ияк каккандай булды.
Ханбикә, диде хан. Ишкул шәех урында ята икән, хәле мөшкел, ди, табибымны шунда җибәрдем әле.
Хак хәбәр, ханбикә, шулай шәех телдән язып алгалый, дип өстәде вәзир.
Әйе, Ишкул да урынга калган, безгә дә әнә нәүбәт килә, диде хан һәм түшәгенә сузылып ятты: Тәкъдирдән берәүнеңдә котыла алганы юк шул.
Ризык-нигъмәтләр керттеләр, көмеш табак белән хан алдына куйдылар. Сәлим хан торып утырды, савытлардагы ризыкларга күз йөртеп чыкты.
Күз тели, күңел алмый, диде ул, кире урынына ятып, зәгыйфь кенә итеп кул селтәде. Янәсе, алып китегез ризыкларыгызны.
Азрак булса да капкалар идең, ханиям, диде ханбикә.
Хәл юк, ризык кабарга түгел, сөйләшергә дә хәл юк, диде Сәлим хан һәм, вәзиренә карап: Инде балалар белән нишләргә миңа, вәзирем? диде.
* * *
Ташчыларны озаткач, хәле авыраеп киткән Сәлим хан тәмам урынга калды. Ахырда тәхет ягына бөтенләй чыгалмас булды. Вәзирен вә якыннарын ятак бүлмәсендә кабул итте. Ун көннәр шулай яткач, хәле һаман яманлана баруын сизеп, ятак ягына кәтибе Хафизны чакыртып алды һәм аңа шагыйрь Әбделгаләүне дәштерергә кушты. Моңа кадәр дә сарайга китерергә рөхсәт бирелгән булса да, шагыйрь, гадәттә, шәкертләр вә хатын-кызлар ягында югалыр иде. Чөнки хан элек аның белән артык кызыксынмады. Бүген исә уянуына әллә нигә шул шагыйрьне күрәсе, аның язганнарын тыңлыйсы килеп китте. Көдрә чәчле, көдрә җирән сакаллы, чандыр гәүдәле, кылыч борынлы шагыйрь Әбделгаләү йокы бүлмәсенә килеп кергәч тә, Сәлим хан яткан урыныннан торып утырды, шагыйрьдән сәлам алгач, берара дәшми-тынмый гына ил чәчәненә карап торды. Шагыйрьнең йөз-чыраенда һични күрмәде Сәлим хан, ә менә яшел күзләрендә ниндидер яну, кызыксынуы бар иде. Ханны беренче тапкыр күрүеме, дәшеп алуга аптыравымы? Сәлим хан сүлпән генә кул изәде, якындагы түмәргә утырырга урын күрсәтте.
Әбделгаләү ике-өч адым читтәрәк басып торган кәтиб Хафизга күз ташлап алды һәм хан күрсәткән түмәргә утырды, дога кылды, янә сәламен кабатлады.
Сәлим хан урынына ятты һәм сабыр гына:
Шигырьләрең укыр идең, Әбделгаләү, диде.
Ни турында укыйм, хан, мәхәббәт турындамы, табигатькә багышланганнарынмы, дөньяви хәлләргә караганнарынмы?
Мәхәббәтен күрдем, беләм, үтүчән вә сагышлы икән, биргән бәхетне суга салган балдай эретә дә юкка чыгара икән. Табигатен гиздем, күреп вә сокланып туя алмадым: язын көтеп алдым, усал кышын теләп уздырдым, кояшлы яз килгәнне күргәч, илаһи бәхетем шулдыр дип куандым. Хәят күгемне, тургай сайравын яңадан ишетә алуыма шикләнәм, алдагысын бер Алла белә, хыялым ирексез яши, җәннәткә дәшә торган догаларымны укыйм, караңгы каберем күз алдыма килеп баса. Әмма, шагыйрь, дөньяви хәлләрдән шушы хәлемдә дә аерыла алмый изаланам. Шөкер итәм, рухым яшь, йөрәгем тибә, димәк, шигырь тыңлар гына хәлем бар әле. Гомерне Аллаһы Тәгалә адәм баласына ниһаясез бирмәгән, барыбыз да беләбез, әмма әллә нигә караңгы гүргә керәсе генә килми. Хәятымның киләчәге сүнгән, кара гүр мине көтә һәм мин анда барырга мәҗбүрмен. Нинди шигырең укыр идең шундый адәм баласына, шагыйрь?