Аксакал, сезгә Җик Мәргән баһадир сәлам юллады.
Ишеттем, Җик Мәргән әмир Хаҗида баһадир икән. Хуш.
Аксакал, сезгә әмир Хаҗиның да, Җик Мәргән баһадирның да хөрмәте зурдыр, алар исеменнән зур йомыш белән килгән идем.
Йә-йә, сузма, йомышың әйт.
Аксакал, Болгарны камауда тотканда әмир Хаҗи үзе җитәкләгән гаскәр белән урыс кенәзенең корабларын яндырды, сакчы азатларын әсир итте.
Минем кирмәнемне яуларга килүең түгелдер бит, Артык меңбаш?
Аллам сакласын, аксакал. Әмир әйтте, Ягъкуб тархан олы вә хөрмәткә ия кеше, диде. Оста Дәүран сезнең кулда икән
Ә-ә, әнә нәмәстә, юкәдә икән чикләвек. Йә-йә, шуннан?
Миңа оста Дәүранны алып кайтырга кушылды. Аны алып кайтырга тиешлемен, аксакал.
Тәвәккәлсең, мактыйм. Ләкин мин дә бит каршыңда буш кул белән басып тормыйм. Орышып алырга исәбеңме?
Туганнар канын кою миңа ят нәрсә, аксакал. Иллә чарасыз итсәгез
Яныйсың! Һә!.. Ярый, нишләмәк кирәк. Туганнар канын кою чынлап та гөнаһтыр. Олылар белән дорфа вә һавалы сөйләшкәнең өчен сыртыңа камчы белән салсаң ярыйсы булыр иде. Ярый, кем әйтмешли, кәкре агачны ут турайта. Хәзер инде мине тыңла. Син минем каршыма «әмир Хаҗи боерды» дип килеп бастың. Ә миңа, меңбаш азат, хан үзе оста Дәүранны калдырып китте. Шулай булгач, кайсыбыз хаклы инде безнең?
Аксакал, яман сөйләшкән булсам кичерә күреңез. Тик мин әмир Хаҗи алдына Дәүран остадан башка кайта алмыйм. Бирмәсәңез, көч алышырбыз.
Усалсың, азат. Ярый, дөнья үзе өйрәтер әле сине. Мин риза. Бирегез кәгазь-кара, диде Ягъкуб тархан. Ул, тиз генә язып, мөһерен сукты да Артыкка сузды. Оста Дәүран зинданда булыр. Шушы битекне күрсәтегез дә алып китегез. Тик, меңбаш, янымда ике азатыңны калдырырсың. Бу минем шартым. Шулай кирәк.
Артык ризалыгын белдереп баш иде. Ягъкуб тархан кулыннан рөхсәт кәгазен алды, түшенә яшерде дә, саубуллашып, атын камчылый-камчылый, калага таба чабып китте.
Бер оста артыннан мең азат, диде тархан янында басып торган сакчыларына. Үзе кыю егет, тәвәккәл. Ә тәвәккәл таш ярыр, дигәннәр.
Тархан, бүген иртән Дәүранны чыгарып җибәрәселәр иде бит инде, диде бер сакчысы.
Беләм. Әйткән булсам, күңеле төшәр дип курыктым. Алар аны барыбер табарлар.
Сезне калдырдылармы? дип сорады Ягъкуб тархан, ике азатны камчы сабы белән үзенә табарак чакырып. Менә нәрсә, азатлар. Синең атың ничек?
Сәлим, диде алдарак килгән азат.
Ә синең?
Лачын.
Сәлим, Лачын. Бик әйбәт. Хәзер калага кайтыгыз даәмир Хаҗига әйтегез: Ягъкуб тархан сәнең остаңны җибәрде, диеңез. Ак юл сезгә. Аксакал Ягъкуб тархан аннары озак итеп шул азатларга карап торды һәм кисәк кенә: Минем дә шулай өздереп атта йөргән чакларым бар иде, диде. Ә менә хәзер картаелды, буыннар катты. Яшь чакта йөреп калыгыз, азатлар. Инде кузгалыйк, юкса теге тәвәккәл баш кирмәннең астын өскә китерер.
10
Аның исәбенчә, әмир Хаҗи Шайтан каласында булырга тиеш иде. Назлыгөлне урлаучылар Җик Мәргән кешеләре булса, алары да Шайтан каласындадыр, мөгаен. Чөнки кеше-кара күзеннән хан кызын яшереп тоту өчен, шуннан да кулай урын табуы читен иде. Шунлыктан Назлыгөлне эзләүне ул Шайтан каласыннан башларга булды, иреккә чыгу белән шул тарафка юнәлде. Иң мөһиме: ул иректә. Димәк, Назлыгөлен дә табар.
Дәүран ике аты белән йөзмә күпергә җитте, күпер тотучыларга акча түләп, аръякка чыкты. Көнозын юлда булды, бары тик кич якынлашканда гына атларын утлатырга дип туктады. Кече инеш буена борылырга теләгән генә иде, олы юл башында хан азатлары күренде. Алар да аны күреп калганнар икән, чаптырып килә башладылар. Дәүран атын куаларга ниятләсә дә, һични кыла алмады, азатларның күп булуын күреп туктап калды.
Юлчы кай тарафка юнәлә? дип сорады алдагы унбаш.
Шайтан каласына.
Кая-кая?! дип сорады алар артыннан килгән йөзбаш. Йөзбашның өстендә кызыл төстәге сырма, очлымында дүрт каурый, кулында камчы. Садагы да, җәясе дә юк, нәкышләп бизәлгән кылыч кынысы сулъяк янында. Кара кашлы, тут йөзле, калын иренле, юан борынлы. Тавышы көр, тамак төбе белән сөйләшә. Җайдак атын алырга! дип боерды ул азатларына. Күрмисезмени, тутый кош үзе кулыбызга килеп керде. Укбашлар, безнең алда хан кияве!
Хан кияве?! дип гаҗәпләнде азатлар һәм, өзәңгеләренә баса төшеп, үрелеп карадылар.
Ике ат тезгенен тоткан, биленә кылыч аскан, ыспай киенгән йомры сакаллы кешене хан кияве итеп күрү сәеррәк иде. Шулай да, йөзбашлары хан кияве дигәч, һәммәсе дә:
Алай икән, диештеләр. Без атна буена эзләгән бәндәме, йөзбаш?
Ходай безгә аны үзе чыгарып бирде, азатлар. Ошбу кешене сарайга исән-имин алып кайтсак, хан алтын бирмәсә дә, берәр көмештән мәхрүм итмәс Йә, атлат атыңны, хан кияве. Без сине Болгарга алып кайтабыз.
Әүвәл мине оста Бәкер янына алып барыгыз.
Ә нигә, Шайтан каласы янәшәдә, Кашан бер чакрым, рәхим ит. Чапкын, бар, каравылбашка җиткер, күперне төшереп, капкаларны ачып торсын хан кияве килә, диген.
Дәүран төрлечә уйлап карады. Качып китә аламы ул болардан? Әлегә юк, әлбәттә. Димәк, буйсынырга туры киләчәк. Ләкин Шайтан каласында җае табылып куюы бар. Каланы үзе төзетте, һәр сукмакны, һәр юлны күзен йомып табачак. Бәлкем әле, Җик Мәргән егетләре дә андадыр. Йә булмаса, әмир Хаҗи үзе. Әмир Хаҗи аны хан кулына бирдермәс, йолып алып калыр.
Ул арада Шайтан каласы күренде. Дәһшәтле манара. Дәүран анда эләксә, һичкем аны таба алмаячак. Ләкин ничек манарага эләгергә? Бәлкем, оста Бәкер ярдәм итәр. Бергәләп манарага керерләр, ә чыгу юлын ул белә.
Калага Дәүран әнә шундый өмет белән килде. Каравылбаш йөзбашның боерыгын үтәгән, күперне төшереп, капкаларны ачып куйган иде. Дәүран, кирмәнгә керүгә, йөзбашка:
Мин оста Бәкер янына! дип китеп бармакчы иде, теге аңа аркылы төште.
Сабыр ит, хан кияве. Оста Бәкерне минем дә күрәсем бар.
Йөзбаш алдан кузгалды, тар тыкрыклар, алачыкларяныннан үтә-үтә, ниһаять, оста Бәкер торган ике катлы өйгә җиттеләр. Дәүранның килүен белгәндәй, оста аларны болдырга чыгып каршы алды һәм әмир Хаҗи остасын колачын җәеп кабул кылды.
Өнемме-төшемме?! Нинди җилләр белән, кордаш?! диде һәм Дәүранның колагына: Әмир Хаҗи Кашанда, дип пышылдарга өлгерде.
* * *
Дәүран киткән көннең икенче яртысында Ибраһим каласы кирмәне капусы каршына азатлары белән Артык килеп җитте. Меңбаш Артык, Ягъкуб тарханнан алган фәрманны селкә-селкә, капкабашка оста Дәүранны алырга килүе хакында кычкырды. Капканы ачтылар, эчкә керттеләр. Меңбаш фәрманны каравылбашка күрсәтте дә сарайга таба чапты, сарай каравылбашы Ташкари болдырда аны көтеп тора иде инде.
Сарай каравылбашы, миңа оста Дәүранны биреп җибәрерсең, менә Ягъкуб тархан фәрманы!
Каравылбаш фәрманны алды, әйләндереп-тулгандырып карады, укыган итте:
Меңбаш Артык, синең хакта ишеткәнем бар, хөрмәтем зурдыр, иллә дә соңга калдың. Качты оста Дәүран.
Ничек качты?!
Менә анысын инде үзен тапкач сорашырсың, меңбаш Артык. Зинданның тәрәзәсен алган да качкан, ышанмасаң кереп кара.
Син курыкма, каравылбаш Ташкари, фәрман дөрес, тархан мөһере дә сиңа таныштыр.
Тарханның имзасын да, мөһерен дә күз йомып та таныйм, меңбаш. Иллә игелек кылыр чарам юктыр. Хан кияве чынлап та качты.
Качырдыгызмы, качтымы?
Анысын тикшерү синең эш түгел инде, меңбаш, анысын Ягъкуб тархан тикшерер. Ә фәрманы дөрес, ышанам, иманым камил.
Мин останы җир астыннан булса да эзләп табармын, каравылбаш Ташкари. Ә инде хан киявен миннән яшереп калдырам дип өмет итсәң ялгышасың. Артыктан берәүнең дә качып котыла алганы юк әле, мин сине теге дөньяда булса да эзләп табармын.
Ходавәндә, меңбаш, баскан җиремдә җир упсын, качты ул хан кияве дигән адәм. Әйтәм бит, тәрәзәне алган да
Кай тарафка китте дип уйлыйсың инде?
Менә анысын әйтергә өлгермәде, меңбаш, чөнки берәүнең дә күзенә чалынмады.
* * *
Табын янында алар иркенләп сөйләштеләр. Йөзбаш, әле сылтау табып, һавага чыгып керде, әле чуен коючы останың хатыны белән сөйләшкәләп алды. Кыскасы, бу ике кеше арасындагы әңгәмә гүя аны бөтенләй кызыксындырмый кебек кыланды. Әмма колагына ирешкәне дә аның өчен бик җиткән иде. Ике останың әңгәмәсеннән ул шуны аңлады: әмир Хаҗи биредә булып киткән, яшь хатыны белән килгән икән. Хатыны белекле, тыйнак, гүзәл икән.