Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 стр 13.

Шрифт
Фон

Ашап эчкәч, алар китәргә җыендылар, оста Бәкер капкага кадәр озата барды. Йөзбаш алардан бер тотам да калмады. Бу хәлдә манарага кереп качу турында уйларга да ярамый иде. Дәүран шул хакта оста Бәкергә әйтергә дип авызын гына ачкан иде, артларыннан килүче йөзбаш:

 Оста Дәүран, манарага керү булмас, мин сине бүген үк хан каршына алып кайтырга тиеш,  диде, аннары, оста Бәкергә баш иеп: Ә син, оста, кичер безне, кичерә күр. Кунак итүең өчен рәхмәт.

Ике оста күзгә-күз карашып алдылар, ләкин икесе тиң авыз ачып сүз катмады. Дәүран дустының кулын кысты.

 Язганы булыр, Бәкер,  диде һәм, сикереп, атына атланды.

Кирмәннән чыккач та, атларын юырттырып киттеләр, йөзбаш Дәүран белән янәшә барды. Ярты юлны үткәч, кояш баеды, караңгы төшә башлады. Йөзбаш азатларына туктарга боерды, шунда кунабыз, диде.

 Син мине ханга кайтарып тапшырырга җыенган идең түгелме?  дип сорады Дәүран.

 Хан йоклыйдыр инде, оста. Ашыкмыйк, ашыгып куян куалар. Атлар да ял итәр, су буенда кунуга ни җитә. Хәзер менә казан асарбыз, кымызлап утырырбыз.

Хәер, Дәүранга барыбер иде. Әмма аның күп нәрсәне беләсе бар иде әле. Йөзбаш бар нәрсәдән дә хәбәрдар кебек тоелды аңа. Хан кызының хәзер кайдалыгын беләме ул? Ул да атасы Сәлим хан кулында микәнни?.. Назлыгөл авырлы иде, бу хәлне белеп, хан аны табарга боердымы? Менә аны хан каршына алып кайталар. Назлыгөле каршынадамы? Юк, булмастыр. Назлыгөле Сәлим ата кулында булса, нигә ханга кияү? Ул аны табарга һәм шундук юк итәргә боерыр иде. Кызын урлаган колчураны ничек кичерсен ул. Оста Бәкер ымнарыннан чамаланганча, Назлыгөл Зәйтүнә белән булырга тиеш. Ләкин тәгаен шулайдырмы, ышанулары кыен, Назлыгөл кебек үк Зәйтүнә дә авырлы, бала көтә иде бит. Димәк, Зәйтүнә, орыш-көрәшләрдә элек ир-егетләрдән калышмаса да, хәзер атта йөри алмый. Әллә соң Назлыгөл атасы кулындамы?

Ияргә башын куеп уйланып ята-ята йокымсырап киткән иде, нилектәндер уянып китсә, йөзбаш аңа күтәрәме белән ит сузып тора.

 Башта ашап ал, оста, аннары йокларсың. Тоз-суган табында.

Табын янында Дәүран йөзбаш ягына карап-карап алды. Ул аның исем-атын да белми иде. Тик хикмәт андамы? Йөзбаш, таш яуса да, әсирен хан каршына кайтарып тезләндерер һәм, үзенә тигән бүләген алгач та, аның турында онытыр.

 Әйт әле, йөзбаш, хезмәтең өчен хан күпме түли?

 Түләгәне җиткән, оста. Бал-майда йөзмәсәм дә, Аллага шөкер итәрлек.

 Йөзбаш, мин нигә кирәк дип беләсең ханга?

 Анысын үзеннән сорарсың инде, оста. Таймас баһадир миңа табарга кушты, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән сине таптым, калганын карга кайгыртсын.

 Хатының, балаларың да бармы, йөзбаш?  дип сорады Дәүран, аңа күтәрелеп карамыйча гына.

 Хатыным да, балаларым да бар, оста. Бүреге булгач, чөе була да була инде аның. Өлкән улым хан мәдрәсәсендә укый. Боерган итсә, мулла булганчы укытам үзен.  Йөзбаш тирә-ягына каранып алды: Беләсең килсә, оста, Болгарга Гали олан кайткан, ди. Исән икән, хикмәт. Изге зат булган икән, диләр. Имеш, Аллаһы Тәгалә аны үз янына алып торган да менә хәзер илгә иңдергән, белекле иткән. Әллә ниткән бәетләр яза, диләр. Олы мәчеткә кереп, намаз укыган, диләр. Имеш, ул әлегә кадәр Харәземдә яшәгән, Болгар сәүдәгәре карамагында.

 Димәк, Гали олан гөнаһсыз бала булган, йөзбаш. Ә без синең белән языклы халык,  диде Дәүран.

 Син языклыдыр, оста, әмма үземне языклы кешегә санамыйм. Ил вә ханга тугры хезмәт итәм, күзем төшкән кызга өйләндем, юлга чыкмаганда намазым калдырмыйм. Әйе, уразасын да тоттым, хатыныма да хыянәт итмәдем. Әнә кайберәүләр икешәр, өчәр хатынга өйләнәләр. Мөхәммәд пәйгамбәр, дүрт хатынга кадәр өйләнергә ярый, дигән, дип әйтәләр. Ихтимал, әйткәндер дә, иллә чарасыздан әйткәндер. Чөнки гарәп халкы гомер буена сугышып яшәгән. Орышта кем башта үлә? Ир-ат. Илдә хатын-кыз өелеп кала. Ә яңа орыш-сугыш өчен ир заты кирәк. Шуннан Мөхәммәд пәйгамбәр әйткәндер, өйләнегез өчәр-дүртәр хатынга, миңа азатлар кирәк, сугышчылар. Һәм тегеләр өйләнгәннәр. Әмма пәйгамбәрнең бер шарты булган: ул хатыннарны ашатып-эчертеп, киендереп тота алсаң гына өйлән, юкса кагылма. Әнә ничек булган гарәп дөньясында, оста. Гарәпләргә карап, безнең болгар-татар ир-атлары да күпләп хатын алмакчы. Тик кайберәүләрнең чабулары кыска булып чыкты. Менә минем дә чабу тезгә җитәр-җитмәс, кая ул хатын оятын каплау, үз хикмәтеңне капларга да җитәр-җитмәс. Әмир Хаҗины әнә тагын өйләнгән, диләр. Нигә, өйләнер дә әмир. Кашанда бер сарае, Казанда икенчесе. Ә шулай да Акбикәсе качкан икән. Бачман баһадирга тагылып качкан, дип әйтәләр.

 Әмир Хаҗиның Акбикәсе Бачман баһадирга тагылып китмәде, йөзбаш. Ул Харәзем каласына углын эзләп китте.

 Һә, углына ничә яшь тә, үзенә ничә дигәндәй, тузга язмаганны. Бачман баһадир белән бер-берсен яшьтән үк яратышып килгәннәр алар, оста. Бигрәк беркатлы әле син, бахыр. Ничек сине хан кызы ярата алды?.. Хәер, хатын-кызны белмәссең, пәри заты бит ул, изге кешене шундук күрә. Аннары ыспайны. Синдә әнә гәүдә-сын Аллага шөкер, йөз-кыяфәт тә Гайсә пәйгамбәрнекеннән бер дә ким түгел. Күрдем мин ул Гайсә пәйгамбәрнең сурәтен. Мөрем каласын алгач, чиркәүгә кергәч күрдем. Идәннән түшәмгә җитәрлек итеп ясаганнар. Күз камашырлык буяулар. Менә торыр да кузгалып китәр яисә сиңа бер-бер сүз әйтер кебек, хикмәти. Урыслар шуңа карап тәгәрәп-тәгәрәп чукыналар. Имеш, шул сурәт аша Аллага мөрәҗәгать итәләр. Сурәт Алла буламы?!

 Йокларга ятыйк, йөзбаш.

 Әйе, ятыйк, оста. Тик, кичерә күр, мин сине үземә бәйләрмен. Җан тынычлыгы өчен. Син качсаң, оста, минем өлкән углым хан мәдрәсәсен күрмәячәк. Үземне дә сарай меңбашы Таймас баһадир кул астында әллә калдыралар, әллә юк. Гафуит.

Йөзбаш аның кулын үз кулына нык итеп бәйләде дә кырын төште һәм шундук гырлап йокыга да китте.

* * *

Болгарга җитәрәк, аларга каршы чыктылар. Иң алдан Таймас баһадир килә иде, Дәүран аны ерактан ук таныды.

 Ә-ә, диде ул, җитәр-җитмәс үк.  Сине күрер көн дә булыр икән, хан кияве. Исәнлекме, саулыкмы, оста Дәүран?!

 Аллага шөкер, баһадир. Тик белмим, нигә кирәк булды икән әмир остасы сарай баһадирына?

 Хан кияве булсын да кирәкмәсен, имеш. Син хәзер олуг дәрәҗәсендә, оста. Ханның барлык азаты диярлек ил бетереп сине эзлиләр.

 Кызын ятим итмәкчедер, баһадир.

 Кызын түгел, сине, сине, оста. Хан олыгаеп килә, атта йөри алмас булды. Ә кияве әллә кайларда кала сала. Йә, җиллерәк юыртыйк әле, оста. Сине анда хан көтә, диде Таймас баһадир һәм Дәүран атына камчысы белән сыдырып алды.

Кала капкалары ачык иде, Таймас баһадир, оста Дәүранның атын вә үзенең туры айгырын куалый-куалый, кушаяклап чаптырып диярлек кирмәнгә килеп керде. Һәм, юыртуга күчеп, атын оста белән янәшә атлатып китте.

 Әйт әле, оста, кем сине зинданнан качырды?

 Үзем, баһадир, үзем. Мин оста бит. Һәр зинданның ничек салынуын беләм, керер, чыгар тишекләрен

 Барыбер беркая да китә алмаган булыр идең, оста. Чөнки һәр йөзмә күпердә, һәр олы юлда сине азатларым көтәләр иде.

 Баһадир, мин ханиям колы идем, син кем соң?

 Мин кеше кешесе, оста. Әйе, син кол, ә мин кеше кешесе.

 Аермасы нидә соң? Кеше кешесе дә кол хәлендә ич.

 Колчура ханга бушлай, тамак исәбенә эшли яисә хезмәт итә, ә мин алтын исәбенә эшлим. Авылым-кырым бар, өч йөздән артык хуҗалыгым Ул хуҗалыкларда икмәк игәләр, кием тегәләр, аяк киемнәре җитештерәләр. Һәр унынчы итек, һәр унынчы көлтә минеке. Үз чиратымда мин дә ханга уннан бер өлеш табышымны бирәм. Урыс кенәзе Всеволодка биреп җибәргән өч мең алтынның йөзгә якыны минеке иде, оста.

Сарайга җитүгә, Дәүранны хан янына алып керделәр. Ишекләрне узганда, Дәүран баһадир Таймастан сорап куйды:

 Назлыгөл хан кулындамы?

 Анысын сиңа хан әйтер, оста!  дип көлемсерәде баһадир.

Тәхет ягында Сәлим хан үзе генә утыра иде, ишектә Таймас белән Дәүранны күрүгә, тураебрак куйды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3