Су эчкәч тә, моңа әллә нәстә былды, мәтәлеп ята, диде каравылчыларның берсе.
Ягъкуб тархан аны чыгарырга кушкан иде, диде икенчесе һәм аска төшеп китте: Уяна, хәле киткән булгандыр. Йә-йә, оста, тор. Башта ашап алырсың, аннары сөйләшербез.
Дәүран авырлык белән генә торып утырды, каравылчыларның әле берсенә, әле икенчесенә карап алды. Тәлинкә төбенә генә салып, тары боткасы китерделәр. Майлы ботка исе танавына килеп бәрелүгә, янә башы әйләнеп китте.
Кабаланма, диде каравылчы. Чәй бирикме? Кымызмы?
Дәүран дәшмәде, ашавын белде. Бераздан тураебрак утырды, амин тотты, рәхмәт әйтте.
Рәхмәттән күлмәк тегеп булмый, малакай, теге ни
Ягъкуб тарханны күрәсем килә, диде, аны бүлдереп, Дәүран.
Күрерсең, күрерсең, оста. Ул өйдә юк, исән-имин әйләнеп кайтсын да сине кабул итәр. Ә әлегә безнең белән сөйләш. Ни телисең? Әйе, ни тели әмир Хаҗиның остасы бездән?
Мине каян беләсең, унбаш?
Үзеңнең кем икәнеңне дә онытып торасыңмыни әле?! Син хан кияве ләбаса! Сине кенәз тиуннары да эзләде. Тапсалар, алып та китәчәкләр иде. Алар да калалар салырга ярата бит. Ягъкуб тарханнан сине сорадылар, карт төлкебез синдәй кешене урыска бирәме. Кенәз тиуннарын калага да керттермәде. Ни вәгъдә иткәндер кенәзгә, бер Хода үзе белә.
Хан кызы Назлыгөлне урлаулары хакмы, каравылбаш?
Хак булмый, ха-ха-ха! Кызын икенче тапкыр урлаткач, Сәлим хан сакалын йолка-йолка ант итте: «Урлаучыларны тотсам, тереләй тиреләрен тунатам», диде. Кызын табып алып кайткан меңбашларга ат башы хәтле алтын вәгъдә иткән дип сөйләделәр. Ә хан кызы гүя җир астына иңде. Кичтән калага килеп керделәр, ә иртән хан кызыннан җилләр искән иде. Әнә нинди егетләр бар дөньяда, оста Дәүран. Бикле бүлмәдән хан кызын бары тик шайтан гына алып чыкса инде. Түр якка берәү дә кереп йөрмәгән шикелле иде иртән уянсалар, тамаша: асрау йоклап ята, ә хан кызы юк. Шаккатмаслык хәлме?..
Шайтанның ни катнашы монда, тузга язмаганны, диде Дәүран.
Белмәмешкә салышма, катнашы бар. Шайтан манарасына кергән бер кешене нигә мәет хәлендә елгадан табып алалар? Кем эше бу, шайтан этлеге булмаса?!
Шайтан каласында бернинди дә шайтан юк, каравылбаш.
Туктале, тукта, монда нидер бар! Манараны төзәтүче дә, кирмән диварын ныгытучы да син, оста Дәүран. Димәк, йә үзең шайтан, йә аның белән бер сүздә торасың. Менә эләктең дә: хан кызын син урлаткансың, шайтанга әйткәнсең дә, теге килеп алган
Сөйләмә тузга язмаганны, каравылбаш!
Оста Дәүран, сине шайтан белән күргән кешеләр булган. Ни өчен Ягъкуб тархан сине базга ябарга кушты дип беләсең? Шайтанына хәбәр итмәсен дип. Рәхмәт әйт каравылбашка, баздан чыгардык, ашаттык-эчерттек Әй, Бакырбай, бар әле остага тагын бер чокыр кымыз китер!
Дәүран дәшмәде. Ул уйланды. Нәрсә була инде бу? Назлыгөлне, чынлап та, шайтан урлаган дип баруларымы, әллә булмаса, шул хәйлә белән бер-бер нәрсә белергә теләүләреме яки яман итеп шаяртуларымы? Ни генә булмасын, алар аны тикмәгә генә баздан алып чыкмаганнар. Әмма ни телиләр, ни кирәк аңардан бу каравылбашы белән азатка? Алтынмы?.. Ягъкуб тарханны өйдә юк, диделәр. Димәк, минем өчен турыдан-туры менә шул ике кеше җавап бирә.
Дәүран бер касә кымызны эчте дә, авызын кул аркасы белән сөртеп, унбашка карады.
Җибәрегез мине, унбаш. Буш итмәм. Үзең беләсең, мин хан кияве, хан кызы йөкле иде. Димәк, хан бу хәл белән бер килешмәсә дә бер килешер. Шуңа күрә сезгә бер янчык алтын тәкъдим итәм, атларым вә коралымны биреп җибәрегез, ә? Нәрсә, кул бирешәбезме? Алтыны юктыр дип уйламагыз, әмир остасы булган, сарайлар салган кешегә ышаныгыз.
Дәүран түш кесәсеннән кечкенә янчык чыгарды, аны уч төбендә сикертеп алды. Аллага шөкер, тентемәгәннәр, алтынын алмаганнар иде.
Йә каравылбаш, хәл ит! Килешәбезме шулай?
Каравылбаш азатына карап алды, тегесе шаккатты.
Килешәбез, оста. Бар, Бакырбай, иярлә останың атларын, коралларын үзем бирермен.
Дәүран янчыкны каравылбаш учына салды. Һәм, кабаланмаска тырышып, булган хәлгә ышанмыйчарак, ишеккә таба юнәлде.
* * *
Всеволод кенәзнең тиуны Ивашка Ягъкуб тарханның чатырыннан да чыкмады. Хәтта кенәз гаскәре белән корабларга төялеп киткәч тә, тиун шунда калды. Ягъкуб тархан алдан ук яуга каршы тору турында уйламады барыбер кенәзнең көченә тиңләшә алмас иде. Ул акрын-салмак кына кенәз тиуннары аша сөйләшүләр алып барды һәм үз дигәненә иреште; яу аның кирмән-каласына кагылмады. Тик Ивашка тиуны белән меңгә якын сугышчы калдырылган иде. Тиунның бу көч белән калу максаты билгеле: кенәз тимерче Әхмәт углы Бәкерне һәм оста Дәүранны сорый. Ивашка шул ике кешене кулына төшермичә китмәве турында әйтте. Ягъкуб тархан ул осталарның үз кул астында булмавын, гомумән, алар белән эш итмәвен сөйләде. Әмма тиун Ивашка аны тыңларга да теләмәде. «Теләсәң, син аларны җир астыннан да табасың», дип бәйләнде. Шул ике кешене тапкан очракта, мең алтын вәгъдә итте. Ягъкуб бик кыен хәлдә калды, бөтен сәләтен бу хәлдән котылу чарасына җикте. Ахыр:
Мин сиңа Шайтан каласына барырга озатучылар бирә алам, диде.
Тиун Ивашка меңбашы белән киңәште дә риза булды. Һәм юлга да җыена башлады. Ягъкуб никадәр зур хата ясавы хакында тиун дружинасы белән Шайтан каласы ягына китеп баргач кына аңлады. Шундук чапкынын чакыртып алды һәм әмир Хаҗига: «Шайтан каласына кенәз кече дружинасын җибәрде, сак бул», дигән хәбәр җиткерергә кушты. Ә үзе кирмән-каласына бикләнде дә халкына: «Тулганада калу ихтималыбыз бар, азык-төлек әзерләгез», дип сөрән салдырды.
Җәй килсә, Ягъкуб җәйләүгә чыгып китә торган иде, быел исә беркая да бара алмады. Картлык галәмәтемедер, яшьлек сагышымыдыр, кырга чыкса, тургай моңын ишетсә, күз яше белән елап җибәрер иде. Быел әнә урыс кенәзе килеп, ил-халкын елатып китте. Үргәнечтән һәм Хаҗитарханнан күтәрелергә теләгән сәүдәгәрләр дә ары таба киткәннәр. Казанга кергән булсалар бер хәл. Әйе, атасы ярдәме, үзенең үҗәтлеге белән ул салдырган Казан базары вакыты белән Ибраһим каласын алыштырып куймагае. Каныкты тәгаен урыс кенәзе Ибраһим каласына. Имеш, каладагы сәүдәгәрнең өчтән бере аныкы. Булса ни! Аның каравы кала Сәлим ханныкы. Тик бүген Сәлим ханның да үз кайгысы кайгы. Әмир Хаҗи үсеп килә хәзер, Казан Болгарны узып китмәгәе. Һич булмас димә. Сәлим хан картайды, дәүләт эшенә тыкшынмый башлады, вәзир-карачылары күбрәк ханбикәсе Зөбәрҗәт кубызына бииләр, соңгы тапкыр хан белән сөйләшкәндә, шуңа охшаш нәрсә тойды Ягъкуб. Әйе, Сәлим ханга да, аңа да урыннарын яшьләргә бирергә кирәк тә бит, хан да ашыкмый, кабергә кергәнче тәхетен ташламаска исәп тота, күрәсең, ә Ягъкуб тарханны исә Ходай Тәгалә ир баладан мәхрүм итте. Хәерле булсын, язганы көтелер.
Ягъкуб тархан күтәрелде, җансакчысы ярдәмендә атына атланды, тирә-якка күз ташлады. Аннары күзенә карап торган меңбашларына: «Аллага тапшырдык, калага таба кузгалабыз», диде.
Кузгалып, чакрым ярым ара киткәннәр генә иде, чапкыны куып җитте.
Ягъкуб тархан, Ягъкуб тархан!
Ягъкуб тархан атын туктатты, чапкынын көтеп алды.
Ни булды, Хәлил?
Безне ниндидер азатлар куа килә.
Багучылар, белеп килегез, кемнәр булыр?! дип боердытархан.
Алты азат, аерылып, килеп яткан азатларга каршы чаптылар. Тегеләр каршына туктап, бераз сөйләшеп тордылар, аннары җан-фәрманга тархан янына әйләнеп кайттылар.
Ягъкуб тархан, әмир Хаҗи меңбашы сине эзли!
Ягъкуб тархан чакырылмаган кунакларны көтеп алырга булды. Тегеләр озак көттермәделәр, килеп тә җиттеләр. Меңбашны Ягъкуб ат өстендә каршылады, юлчыларның сәламен алды.
Сәламең алдык, инде йомышың әйт, диде ул үзенә якынрак торган азаттан.
Аксакал, үзегезгә генә әйтер сүз иде.
Атың ничек, бәең кемдә?
Атым Артык, бәем әмир Хаҗида, аксакал.
Хуш-хуш, инде йомышың җиткер. Ә сез китебрәк торыгыз, диде ул үзен уратып алган сакчыларына.