Еники Амирхан - Әсәрләр. 3 том стр 2.

Шрифт
Фон

Ләкин, ничек кенә булмасын, дәрәҗәле исем сакланган, титул рәвешендәрәк тагылып та йөргән (әнә Гайса морза дигән кебек), хәтта безнең авылны да тирә-якта «морзалар Каргалысы» дип йөрткәннәр. Әмма минем үзем өчен бу «морзалык» дигән нәрсә электән үк шактый караңгы, чуалчык бер мәсьәлә булып кала килде. Әлбәттә, аның бик борыннан килгән тарихы булырга тиеш, төрле чорларны, төрле хәлләрне дә кичергәндер ул (гел генә чабаталы да булып тормагандыр), ләкин, махсус эзләнмәгәч, болар барысы да миңа җир астында күмелеп яткан борынгы әйберләр шикелле билгесез иде.

Инде шушы китапны язарга җыенгач, мин һич югы үз фамилиямнең тарихын белер өчен эзләнә, сораша башладым. Ахырда үткән җәй Уфадан кызыклы гына бер материал табып кайттым. «Яңа Каргалы авылына ике йөз ел» дип атала ул. Ягъни Яңа Каргалының тарихы, тормышы һәм көнкүреше турында язылган очерклардан гыйбарәт зур гына бер кулъязма. Аны шушы авылдан чыккан югары белемле, өлкән яшьтәге бер төркем кеше- ләр Әбүбәкер, Әхмәт, Гали, Гомәр һәм Кәлимулла Еникеевләр, Заһир Утяшев, Гыйниятулла Терегуловлар язганнар. Кереш сүзләрендә алар бу хезмәтне бик озак эзләүләр нәтиҗәсендә тарихи документларга һәм елъязмаларга таянып язуларын әйтеп үтәләр. Кулъязма Каргалы халкының башкорт җиренә күчеп килгәнчегә кадәр булган борынгы тарихын да шактый ук тулы яктырткан. Менә шушы борынгы тарихка караган беренче кисәген профессор Гыйниятулла абзый Терегулов миңа инде биреп тә җибәрде. Билгеле, бу басылып чыккан хезмәт түгел, кулъязма гына, шулай да мин аны ышанычлы чыганак дип табам һәм аңардан файдалану бер дә язык булмас дип саныйм.

Хуш, ниләр таптым соң мин кулъязмадан?

Актара-карый торгач, минем өчен менә нәрсәләр ачыкланды: безнең бабайларның башкорт җиренә күчкәнче яшәгән урыннары чынлап та шул Тамбов губернасындагы (хәзерге Мордовия республикасындагы) Темников дигән өяздә булган икән. Алтын Урда заманында исә Темниковта Урданың гаскәр башлыгы, икенче төрле әйткәндә, «темниге» торган. Шунысы кызыклы: бу «темник» сүзе русның «темь», «тьма», ягъни «бик күп» дигән мәгънәне аңлатучы сүзеннән алынган, имеш.

Кайбер яңа тарихчыларның язуына караганда, татар-мишәрләр Темников тирәсенә монголлар явы вакытында килеп утырып калганнар, янәсе. Ләкин кулъязма авторлары бу версияне катгый рәвештә кире кагалар. Алар, иске тарихчыларга һәм борынгы елъязмаларга таянып, мишәрләрнең Х гасырда ук инде көньяктан, ниндидер дала халыкларының кысрыклавы аркасында, бу якларга күчеп килүләрен исбат итәләр. Килгәннәр, төпләнгәннәр һәм шунда утырып та калганнар. (Бер Темников тирәсендә генә түгел, ә «мещера җирләре» дип йөртелгән шактый зур территориядә.) Башта алар Болгар дәүләтенә буйсынганнар, болгарларга ясак түләгәннәр, ләкин идарә итү эшләре үз кулларында булган.

1239 елны мишәрләр илен монголлар басып ала. Йөз елдан артык алар шулар кул астында яшәгәннәр, ясак түләгәннәр, әмма идарә итү эшләре һаман үзләрендә сакланган. Ягъни башка халыклардагы, мәсәлән, руслардагы шикелле үк, аларның үз бәкләре (князьләре) булган һәм шулар идарә дә иткәннәр.

XIV гасырның икенче яртысында Алтын Урда таркала һәм дәүләт буларак әкренләп юкка чыга. Әмма татар дигән исем кала. Бу исем белән рус елъязмалары Алтын Урда эчендәге төрки халыкларны, шул җөмләдән болгарлар белән мишәрләрне дә атаганнар (дөресрәге, монгол явы белән килгән ниндидер кабилә исемен тора-бара мондагы төрки халыкларга да күчергәннәр). Димәк, татар безгә читтән тагылган исем. (Ихтимал, безнең халыкның татар дигәнгә озак вакытлар күнегеп китә алмавы шуңардан килә дә торгандыр.) Ләкин ничек кенә булмасын, шушы исем астында заманнар үтү белән зур һәм бөтен бер милләт хасил була (яки формалаша диик). Болгары да, мишәре дә шушы татар дигән бер милләткә керә.

Хәер, мин читкәрәк тайпылдым шикелле Яңадан кулъязмага кайтыйк. Татар-мишәрләрнең яшәгән җирләре, үзегезгә мәгълүм, рус җирләренә терәлеп үк тора. Мәскәүнең борын төбендә үк! Менә шуңа күрә дә булса кирәк, Алтын Урда таркалгач, татар-мишәрләр үзләреннән күп зур, көчлерәк Мәскәү князьлегенә ирексездән тартылалар, якынаялар һәм ахырда әкренләп аның кул астына кереп тә бетәләр. Шушы керүдән инде алар рус дәүләте эчендә гомерлеккә торып та калалар Берничә гасырлар дәвамында, зур диңгез уртасындагы кечкенә утрау шикелле, татар-мишәр иле үзенең динен, телен саклап яшәп килә. Рус князьләре һәм патшаларның татар-мишәргә мөнәсәбәтләре төрле вакытта төрлечә була: башта, рус дәүләте кечерәк һәм зәгыйфьрәк чакта, алар татар-мишәрләр белән күпмедер дәрәҗәдә хисаплашалар, дусларчарак кыланалар, хәтта Касыйм ханлыгы дигән, баш-аягы белән Мәскәүгә буйсынган, вассал бер ханлык та төзеп бирәләр. Әлбәттә, бу «яхшылык», бу «юмартлык» бушка түгел дәүләт эшендә бернәрсә дә бушка гына бирелми. Татарлар рус патшаларына бик кирәк әле. Рус дәүләте әле ул хәтле үк зур да, көчле дә түгел, ул әле төрле илләр белән бертуктаусыз сугышып торырга да мәҗбүр Аңа бик күп гаскәр кирәк, аңа үзенең дәүләт чикләрен дә сакларга кирәк. Менә татар морзалары рус патшаларына шуның белән түлиләр дә инде: дәүләт чикләрен дә саклыйлар һәм русның барлык походларына да катнашалар (Казанны яулап алуда да дип өстик). Башта мөнәсәбәтләр әнә шундыйрак булган. Ләкин соңга таба, рус дәүләте зурайгач һәм көчәйгәч, татар морзаларының хәрби көч буларак кирәге бетә башлый, һәрхәлдә, бик кечерәя. Шуңадыр инде әлеге Касыйм ханлыгын да ябып куялар Кайчандыр Мәскәү патшалыгының чикләре булып исәпләнгән мещера җирләре Россиянең үзәгендә үк торып кала. Менә шуннан соң рус дәүләте XVI гасырның ахырында һәм XVII гасырның башларында мишәрләр илен чынлап торып колонизацияләштерергә керешә. Бер үк вакытта татар-мишәрләрне христиан диненә күчәргә (чукынырга) мәҗбүр итү дә башлана. Шулай итеп, мондагы халык үз язмышының иң авыр бер чорын кичерә «Каргалы язмасы»ннан сөзеп алган кыскача гына мәгълүмат әнә шуңардан гыйбарәт. Сүз озынга китмәсен өчен миңа күп вакыйгаларны сикереп узарга туры килде.

Инде минем үз нәселемә күчик, булмаса: ягъни Еникеевләр каян чыккан, кемнән башланган алар?

Кайчандыр, ерак заманда бу җирләрдә Бихан исемле бер князь (бәк) яшәгән. Шушы Биханнан тора-бара Кугушев, Акчурин, Кутуев, Муратов фамилияләре үрчеп, тармакланып чыккан. Ә Кугушевлардан берсенең исеме Күлдәш булган, Күлдәштән исә Еникей туган. Димәк, болай була: Бихан, берничә буын аша Күлдәш, аңардан Еникей Бу Еникейдән тагын биш ир бала туган: Алакай, Идей, Терегол, Усангали, Иртуган2. Башкортстанга күчеп килгән безнең бабайлар менә шул Идей белән Тереголның дәвамы икән. Фамилияләре исә Күлдәш улы Еникейдән башланып китә. Шуннан соң инде ул үзгәрмичә буыннан-буынга күчеп килә. Тора-бара Еникеевләрдән Терегулов фамилиясе аерылып чыга. (Югарыда Идей белән Тереголның бертуганнар икәнен күрдек.) Каргалы халкының да иң зур күпчелеге Еникеевләр белән Терегуловлар, һәм алар чынлап та үзара туганлык җепләре белән бик нык бәйләнеп, чуалып беткәннәр. Күрәсез, бу ике фамилия бик борыннан килә, шуңа күрә аларның күп таралуы гаҗәп тә түгел.

Биредә тагын шуны да әйтергә кирәк: Башкортстанда икенче бер тамырдан чыккан Еникеевләр дә бар икән әле (аларның яшәгән авылы Яңа Бәшир, хәзерге Чакмагыш районында). Бу Еникеевләрнең нәсел башы князь Тенешев. Аның да Еникей исемле улы булган менә шуңардан икенче тармак Еникеевләр үрчеп киткән. Ә Тенешевның үзенең нәсел очы кайдан, кемнән бу кадәрлесен инде мин тикшереп, ачыклап тормадым. Һәрхәлдә, мишәрләрдәге күп кенә фамилияләр бер тамырга барып тоташа әнә Акчуриннар, Кутуевлар, Муратовлар Биханга барып тоташкан шикелле Бәлки, князь Тенешевлар да шул ук Биханнандыр Хода белсен!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3