Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 2.

Шрифт
Фон

Менә Зарифның колагына кайдадыр якында гына ашлык суккыч машинаның гөрләве, эре көлтәләрне тартып алып йоткан чакта үкереп куюы ишетелгән кебек булды.

Ул: «Кайда сугалар икән?» дип уйларга өлгерә алмады, командирның:

 Һава! дип кычкырганы ишетелде.

Рота минут эчендә юлның ике ягына, агачлар арасына яшеренде.

 Менә сиңа молотилка! диде Зариф, бер агач төбенә ятып, һәм алдануына башын селкеп куйды.

Самолёт ераклашты. Лейтенант команда бирде булса кирәк, алда яткан кызылармеецлар ашыгып тора башладылар. Зариф та урыныннан кузгалды. Ләкин ул бер адым да атларга өлгермәде, үзеннән биш-алты метр гына читтә өч-дүрт яшьлек кыз баланың басып торганын күреп, ихтыярсыз тукталды. Баланың берәр якын кешесен күрергә теләп, тирә-ягына каранды, ләкин якында һичкем барлыгы сизелми иде. Зариф, бик гаҗәпләнеп, янә балага карады; бала чыннан да ялгыз иде. Ул үзе биеклек кенә бер куак янына баскан, кечкенә кулына берничә бөртек каен җиләге учлаган, шуны кабарга әзерләнгән җиреннән туктап, зур соры күзләре белән Зарифка исе китеп карап тора. Озак елаудан аның күз төпләре шешенгән, түгәрәк битендә яшь юллары калган Ләкин хәзер тынычланган, нинди хәлдә булуын оныткан, ахрысы, аяк астындагы җиләкләрне җыярга керешкән. Аның өстендә зәңгәр сукнодан җәйге пальто, башында фетрдан тегелгән кара шапочка, аны кызыл тасма белән ияк астыннан китереп бәйләгән; аякларында озын сары оеклар белән сары ботинкалар һәм бер аягында галошы бар, икенчесен төшереп калдырган, ахрысы.

Зариф бу баланың дошман явыннан качып баручылардан югалып торып калганын бик тиз төшенә, һәм аңарда кузгалган беренче теләк баланы тизрәк күтәреп аласы килү булды. Шул ук вакытта ул ротадан аерылып калырга һич ярамаганлыгын да уйлап алды. Беренче хәрәкәте аның ротасы артыннан китү өчен юлга таба борылу булды. Ләкин ул, бер адым да атламастан, кинәт балага таба кире борылды, ашыгып, аның янына барды да җитез генә күтәреп алды.

Бала куркуыннан: «Әни!» дип кычкырып җибәрде һәм җиләген йомарлаган кулы белән Зарифның битеннән этәреп, аякларын селкеп еларга кереште.

Зариф, баланы кысып тоткан килеш, аяк астында аунаган чыбыкларга, агач төпләренә абынмас өчен сикерә-атлый, ашыгып юлга чыкты. Шундый кыска вакыт үтүгә карамастан, рота шактый ераклашкан иде инде. Зариф, сыңар кулы белән иңендәге мылтыгын уңайлый төшеп, кызу-кызу атлый башлады.

Бала елап арыган, күрәсең; тиз арада аның елавы тавышсыз үксүгә әйләнде. Зариф, кесәсеннән бер шикәр кисәге чыгарып, тузанын өргәләп, балага тоттырды. Бала башта башын селкегән булды, аннары шикләнеп кенә буш кулы белән шикәрне алды һәм йомарлап күкрәгенә кысты.

Зариф йомшак тавыш белән:

 Аша, аша! диде һәм баланың аркасыннан сыйпап, сөеп куйды.

Балага шул җитә калды: ул үксүеннән туктады, тынычланган кебек булды һәм, Зарифның кулында акрын гына селкенеп, тирә-ягына каранып бара башлады. Зариф баланың юка киеме аша йомшак тәнен, җылысын, тәмле исен тоя иде. Ниндидер бер ләззәтле сагыну белән шул йомшак тәнне, шул тәмле бала исен тагы да ныграк тоярга, ничектер үзенә сеңдерергә теләгәндәй, ул баланы акрын гына кыса, аркасыннан сыйпый Һәм аның йөрәге төбеннән әйтеп биреп булмый торган сөенечле бер ярату хисе җылы дулкын булып күтәрелә бара иде. Зарифның да бит өч яшьлек Фәридәсе бар. Зариф та бит әти, һәм, бәлки, шушы минутта ул үз баласы белән бу бала арасында аерма тоймыйдыр, киресенчә, бу балага биргән мәхәббәтен һәм назын үз Фәридәсенә биргән кебек тоядыр. Ул, баланың йомарлаган кулын тотып, кипкән иреннәренә тидереп алды. Акрын, назлы гына:

 Әтиең, әниең бармы? дип сорады, һәм аның тамак төбе кытыкланып, күзләре дымланып китте.

Бала ачык тавыш белән җавап кайтарды:

 Әнием дә бар, әтием дә бар безнең әле тагын кәҗәбез дә бар. Бәтиләре ап-ак.

Зариф, елмаеп, балага күтәрелеп карады:

 Шулаймыни? Кара син, ап-аклар икән Ә әтиең кайда соң?

 Китте.

 Кая китте?

 Белмисеңмени? Фронтка, диде бала һәм аз гына тынып торганнан соң исенә төшкәндәй, ул лейтенант, дип куйды.

 Шулаймыни? Менә син нинди акыллы, әтиеңнең кем икәнен дә беләсең. Ә Зариф кинәт сүзен бүлде. Ул: «Әниең кайда?» дип сорамакчы булган иде, ләкин баланың исенә төшермәс өчен тыелып калды.

Бала Зарифка тәмам ияләшеп өлгерде, күрәсең. Ул, тарсынмыйча, әүвәл бер кулындагы ике бөртек җиләген капты, соңра икенче кулындагы шикәрен суыра башлады.

Кинәт бөтен урман эчен дәһшәтле гөрселдәү каплап алды. Җир буйлап тетрәү йөгерде, һәм һава дулкыныннан агачларның башлары селкенешеп куйдылар. Кайдадыр якында гына артиллерия атышы башланды. Зариф та, бала да бераз вакытка сүзсез калдылар. Ниндидер бер шомлы тынлык аларның эчләренә урнашкан кебек булды Бала куркуыннан акрын гына калтырана башлады. Зариф аны үзенә кыса төште, һәм аңа икесенең дә йөрәкләре бергә типкән кебек тоелды.

Бераздан бала елаган тавыш белән:

 Әни! дип куйды.

Зариф акрын, сабыр тавыш белән:

 Елама, кызым, хәзер әниең янына барып җитәбез, диде, һәм үз тавышы үзенә баз эченнән килгәндәй тонык, саңгырау булып ишетелде.

Бала, Зарифка сыена төшеп, бер кулы белән аның муеныннан урап алды. Зариф, белмим баланы юатыр өчен, белмим үзенең эчке бер уеннан:

 Без кая барабыз? дип сорап куйды.

 Әбиләргә кунакка, диде бала җитди генә.

Зариф ихтыярсыз елмайды.

Шул арада алар юлның икегә аерылган җиренә килеп җиттеләр. Уңга аерылган юл белән рота китеп бара, сулдагысы исә якындагы станциягә илтергә тиеш. Биек һәм сирәк үскән наратлар арасыннан станция янындагы йортларның түбәләре дә күренә иде Зариф хәзер чыннан да аптырашта калды. Нишләргә? Дөресен әйткәндә, ул һич туктамастан ротасын куып җитәргә тиеш. Ләкин кулында сыенып утырган бала аны ике юл чатында тукталырга мәҗбүр итте. Баланы ут эченә кадәр алып барырга мөмкин түгел. Ул соңгы өмет белән, хәтта чакырып, тирә-ягына каранды. Ләкин һичбер кемнең килгәне яки китеп барганы күренми иде. Берничә секунд ул бөтен акылын җигеп уйланды. Хәтере ялгышмаса, аңа рота китеп барган юлдан бер тапкыр үтәргә дә туры килгән иде, һәм бу юл будка яныннан тимер юлны кисеп үтәргә тиеш кебек иде. Ул станция белән будка арасын эченнән исәпләп алды һәм балага күтәрелеп карады. Бала, Зарифның нәрсә уйлаганын сизенгән шикелле, зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора. Бу караш Зарифның икеләнүен өзде; ул үз-үзенә катгый рәвештә: «Өлгерермен!» диде һәм, баланы кулында ипли төшеп, йөгерә-йөгерә, станциягә таба китеп барды.

Менә станциянең платформасы күренде. Аның алдында кызыл эшелон тора, ул хәзер кузгала булса кирәк кешеләрнең ашыгып вагоннарга менүләре күренә.

Зариф станциягә килеп җитте, йөгереп платформага чыкты һәм тирә-ягына карарга өлгерә алмады, кара киемле ябык бер рус хатыны:

 Балам! дип кычкырып, Зарифка ташланды.

Бала:

 Әнием! дип, бөтен гәүдәсе белән хатынга сузылды, һәм Зариф баланың үз кулыннан киткәнен сизми дә калды.

Төнлә белән олы юлны немец бомбага тоткан вакытта баласын югалтып, соңыннан аны эзләп-эзләп тә таба алмаган ананың шушы минуттагы хәлен аңлатып бирү мөмкин булмас иде. Ул йөрәгенә сыеша алмаган шатлыгыннан сүзсез, бары ыңгырашып баласының кулларыннан, битеннән, чәченнән, күзләреннән үбәргә кереште.

Баланың кулыннан шикәре төшеп китте. Кемнәрдер алар янына җыела башлады.

Зариф баланы тапшыруга тирән итеп бер сулады, тирдән елтыраган маңгаен кулының сырты белән сыпырып куйды һәм ана белән баланың кавышу күренешенә бары соклану тулы караш кына ташлый алды. Бәлкем, шул секундта аның ана белән балага назлау сүзе әйтәсе, үзенең исә мактау һәм рәхмәт сүзе ишетәсе килгәндер. Ләкин ана беренче тетрәнүеннән айнырга өлгермәс борын ук, Зариф тимер юл буйлап йөгерә-йөгерә китеп тә барды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3