Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 23.

Шрифт
Фон

«Ул көнне, җәйнең һәр көнендәгечә, без үләнгә бардык. Мин, сипкелле аркама чалгы салып, алдан киттем. Ул сипкелләрне кытыршы куллары белән сыйпап, әни миңа «бәхетле булырсың» дия торган иде. Хәзер бәхет шәрифләренә карата зарым юк анысы. Өс бөтен, тамак тук. Хатыннан да уңдым. Тик ул көнне бүгенге бәхетләргә ерак иде әле. Үз насыйбың барыбер үзеңә киләсен белгән булсам, мин ул көнне ничек тә түзгән булыр идем. Инде хәзер башны ташка орасыңмыни? Үкенүдән ни мәгънә. Андый үкенеч сәбәбе минем кебекләргә бөтен бер гомергә җитә ул.

Ул җәйнең коры килгәне истә калган. Әти вафат булганның икенче җәе иде. Җирне тереләй тунагандай итеп, кылган, ак әрем, сары мәтрүшкә, кыр канәфере катыш үлән чабам. Чалгы үткен, һәвәслегем дә булгандыр, мактанып әйтүем түгел. Әти чалгысы узган җирдә дә ике елсыз үлән чыкмый ди торганнар иде.

Ярар. Иртәнге сигездән уннарга кадәр шулай бер арбалык үлән әзерләп куйдым. Җир яна. Әйтерсең лә дегет һәм күмер яндыру өчен каен әрдәнәсен күмгән җир өеменә менеп басканмын! Элек дегетне, тимерчелек күмерен туфрак белән күмгән каен йә туйра ягып алалар иде. Хәтерләүчеләр дә бардыр әле Ул җәйне кылганнар гына түгел, ә минем куе чәч, каш-керфекләргә кадәр бабайларныкыдай агарып килде. Йөздән тозлы тир ага. Күз ачарга ирек бирмичә. Буранга каршы баргандагы шикеллерәк. Тузанлы биттә тир эзләре сузылып кала. Картлык буразналарымыни! Без тормышка хезмәт аша килеп кердек шул. Хәзерге бала-чага шикелле трай тибеп түгел.

Берзаман каршыдагы үр сыртына арба тарткан энекәшләрем килеп чыкты. Олысы Ризван, кечесе Рәмзи. Хәзер берсе Казанда врач, икенчесе атом бозваткычында штурман. Ул вакытта берсенә унбер, икенчесенә сигез генә яшь. Рәшә аларны ниндидер бөҗәк сөйрәп барган сары кырмыскалар күк итеп күрсәтә. Рәшә теләсә нишләтсен, миңа алар су тутырган ике шешә булып күренде. Берәүләргә хәзер тик торганда да аракы шешәсе күренә. Азынды халык. Ә миңа су гына кирәк иде ул көнне. Иреннәрне тел белән ялап кына чылатам.

Мин печәнне бодай басуы белән шактый текә үр арасында авыл көтүе якын килмәгән җирдә чапкан, басу уртасында буш калган төшләрдәге күзлут, сүсән уты үләннәрен кул белән җыйган идем. Арба тартып менү энекәшләрнең үзләренә генә авырга киләсен белсәм дә, каршы төшмәдем. Алар әле яңа гына килә, ә мин күпме кырам инде кайнар җирнең сирәк чәче булып җилфердәгән кылганлы үләнне. Түзәрләр, янәсе. Кабахәт, ә?! Түзәрләр, имеш! Менә сез арба тартып менеп карагыз әле шул текә үргә, нишләрсез икән! Карап торыр идем мин бераз Беренче хатам шул булды. Үчләндем. Шуннан китте. Текә тау маңгаеннан тәгәрәтеп җибәргән таш шикелле китте. Кем дә туктата алмаслык булып. Без җыйган печәнне ашыйсы сыер-сарыкларга, янәшәдәге Чүнник күленең төбен ярылып беткәнче киптергән кояшка, безне салкынча сулы инешләрдән аерып печән җыярга мәҗбүр иткән тормышка, шул тормышны бөтен Европаны айкап кайтып та яхшылый алмый үлеп киткән әтигә үпкәләмәдем мин, әле һаман да үр сыртына менеп җитә алмаган энекәшләргә үчләндем. Зиһенне шул чуалтты су, су.

Ниһаять, күтәрелделәр. Әлсерәшкәннәр, тирләп ямьсезләнгәннәр. Килеп туктаулары белән кычкырдым мин боларга:

 Ник, мәйтәм, Ямаш карт үгезе шикелле сөйрәләсез?

 Эссе, диләр. Арба авыр.

 Буш арбамы? Әле сез миңа үләнне берүземә җыйдыру гына түгел, берүземә тарттырып та кайтармакчымыни?

 Без булышырбыз.

 Тәртәне сезгә тоттырам, белегез аны.

Арбаны тәртәдән тартуга караганда, арттан этүе җиңелрәк шикелле. Тәртәдән тартканда, арбаны алга да, артка да чөйкәлдермичә тигезләп кайтасы да бар. Ә арттан, көчәнеп этәсе булса да, башны үләнгә терәргә мөмкин, таудан төшкәндә инде син бөтенләй азат, бар хәсрәтең хәлсез аякларыңны өстерәү.

 Ярар, диделәр.

 Су!

Рәмзи миңа сулы шешә китереп тоттырды. Иренем белән шешә авызына ябыштым. Бер йоттым, ике Өч йоттым, дүрт Су түгел, бер уч ком гына йотып җибәрәмдер сыман. Йотым саен тамак төбе авыртып кына кала Күкрәк тутырып сулыйм да тагын йотам, тик инде чынлап та су түгел, ә үз төкерегемне генә. Шешә авызын иреннән алмый гына, энекәшләрнең күзләренә карыйм. Гүя миңа кирәк бишенче йотым суны шул күзләрдән агызып булыр күк. Ә ул бишенче йотым су миңа бик кирәк. Сусауны, хәлсезлекне, эчтәге бар үпкәне басар өчен.

 Әх, сез әле алаймы? Килеп җитмәс борын эчеп бетердегезме, бирәннәр?

 Без үз өлешебезне генә ич. Бишәр йотым гына.

 Миңа ник дүртәү генә калган?

 Без тигез бүлдек.

 Алдашмагыз! Дүрт йотым гына калган!!!

 Син зур йотымнар белән эчтең. Шуңа дүрт.

 Санап тордыгызмыни әле?!

Дәшмәделәр. Үзләре дә сусаган бит. Тик тагын бер генә йотым булса да су эчәсе килү мине сукырайткан иде инде. Һәм мин үчле күңелем кайнарлыгын бастым, күзләреннән яшь итеп агызып. Кыйнадым мин боларны. Хәлсезлектән кошлар да ара-тирә генә аваз салган ялан кыр буйлап куа-куа кыйнадым. Кыйнадым дип ул хәтле түгел инде. Әмма ул чакны дөнья уртасында аларның елаган тавышлары гына торган шикелле иде. Карышмадылар да ичмасам. Мескеннәрем минем, мескенкәйләрем! И-эх!..»

Тәхауның күзеннән яшь бәреп чыкты. Үрдән көтмәгәндә ишелеп төшкән кар суларыдай мул күз яше. Сөртмәде. Акты да акты. «Егерме елдан соң бит, ә?» дип гаҗәпсенде ул үз-үзенә. Бер йотым су өчен егерме елдан соң балавыз сыксын инде ир кеше.

 Юк, үзем өчен еламыйм мин хәзер, диде ул һәм йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. Аларның күз яше өчен елыйм мин.

Суга чумар алдыннан тирән итеп тын алгандай сулап куйды да дәвам итте: «Авылга хәтле ерак дүрт чакрымнан артык. Тагын бер йотым су эчмичә кайтып җиталмам шикелле. Җыелган үләнне төйи торырга кушып, суга киттем. Ике чакрым арырак Түллинкә урманы бар. Ә анда сыерчык оясыдай кечкенә генә буралы кое. Кире як дип тормадым, бодай, тары басуларын турыга кистереп, шунда киттем. Бару-кайту дүрт чакрым. Авылга җитәрәк, без аркылы чыгасы күпер астындагы Лашман чишмәсенә дә шулкадәр генә. Мин бер йотым су якынрак якка киттем»

Шуннан соң ни булганын Тәхау төшереп калдырды. Тизрәк ахырын язасы килде. Аныңча, иң кызыгы ахырда иде. Теләсә нәрсәнең иң кызыгы ахыры дип белә иде ул. Тормыш та шулай аныңча. Югыйсә, иң кызыгы ахырда булмаса, алты мең дүрт йөз утыз алты китапны иң соңгы битенә чаклы ник укып йә актарып чыкты соң ул? Иң кызыгы ахырда дип көтелмәсә, дөньяда ник соңгы сулышка кадәр яшәлә соң? Алай гына да түгел. Иң кызыгы ахырда булсын өчен, гомеренең башын да, уртасын да кеше мәгънәле итеп яшәргә тырыша.

«Коеда эчкән белән дә туймадым. Миңа гел җитмәгән бишенче йотым су энекәшләргә дип тутырган шешәдәдер төсле тоела иде. Ул суның биш йотымы барыбер минем өлеш ич. Түзмәдем. Яннарына барып җиткәнче үк, шешәнең өчтән берен эчеп бетердем.

 Мәгез, эчегез.

 Анда барып йөргәнче, кайтып җитә язганыек инде, диде Рәмзи.

 Эч, эч!

 Әле тагын бер мәртәбә әйләнәсе ич, ә сәгать инде уникеләрдер.

Өйлә җиткән иде инде, анысы хак кыр читендәге мәче борчагының чәчәге йомылган чак. Ә печәнгә тагын бер барасы бар. Яңгыр яумаганда, көнгә ике юл ясыйсың. Өч ай җәйгә алты ай кыш туры килә. Без алып кайта торган бер арба кычыткан, күзлут, сүсән уты, эт эчәгесе, кыргый тары үләннәреннән, киптергәч, сыер белән сарыкларга өч салырлык печән чыга. Бер көнлек, димәк. Шуннан инде исәпләп карагыз. Көнгә ике юл моны безгә әни түгел, тормыш куша. Ә без тормыш кушканны үтәргә өйрәнгән. Әзергә бәзер булу безнең нәселдә юк ул.

 Әнә бит үз өлешеңне син дә эчеп бетергән. Килеп җиткәнче үк

Ризванның кыймый гына әйткән бу сүзләре мине арттан килеп суга төртеп төшердемени! Күз карашларыннан утка салган кәгазь шикелле бөрешеп, аркан бастым. Яшеннән качкандагыча, карашларыннан качасым килде. Кыр киң. Мин кеп-кечкенә. Энекәшләрнең күз карашыннан качарлык җир ул көнне дөньяда юк иде. Минем эчне бишенче йотым су тырный. Аларга каршы борылдым да, күлмәк якасын ачып, елый-елый җиргә чүктем.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3