Кыйнагыз мине дә!
Син үз өлешеңне генә эчкән. Безнекен түгел.
Кыйнагыз дим!
Минем кычкыруга өркеп, аяк астыннан гына тургай очып китте.
Сук, Ризван Рәмзи, сук инде!
Кайтыйк. Тагын киләсе бар.
Берәрне генә сугыгыз, миңа күп кирәкми.
Безнекен эчмәгән син.
Эчкән булсам, сугар идегезме?
Юк.
Ник?
Син абый ич. Су табылыр ул. Әни самавыр куйгандыр инде.
Тимәделәр. Мине үчекләгәндәй, үр сыртында ялгыз бытбылдык кына кычкырып калды. Мин кыйнаганны әнигә дә әйтмәделәр. Инде үзләре онытканнардыр. Ә мин юк. Ничек онытасын үзеңнең беренче мәртәбә үләсе килүеңне? Үзеңнең балачагың егылып үлгән көнне ничек итеп истән чыгармак кирәк? Ауный-ауный елап, кояш көйдергән ялан кыр уртасында үлеп калды минем балачак. Жәлке, егетләр! Их, ничек кенә жәлке әле. Ә хәзер нинди тормыш китте? Бер генә сүз матур. Елыйсы килә!..»
Төнлә яшенле яңгыр яуды. Мунча кереп кайткан Тәхау белән Хәкимә кече өйдә йокламый яталар. Уллары олы якта. Хәкимә, күк чатнаган саен сискәнеп, йөзен иренең култык астына яшерә. Тәхауның киң күкрәгендә аның күз яшьләре кибә. Әле генә ул аңа үзенең беренче һәм соңгы хикәясен укып күрсәтте. Яңгыр, агачлар шавы, күк күкрәве, яшен чаткыларына кушып укыды Тәхау үз язганын.
Сук әле миңа, карчык, дип пышылдады ул.
Хәкимә, калтырап, аның күкрәгенә капланды:
Син нәрсә? Тәхау, син нәрсә?
Берне генә сук инде, карчык. Жәлләсәң, авырттырмый гына. Миңа шул да җитә.
Тик торгандамы? Гомер булмаганны?
Булсын әле бер.
Икебезгә уртак булган бәхетнең үз өлешеңә тигәнен дә миңа биргәнең өченме?
Үз өлешемне үземә алам мин. Сиңа соңгы тамчысы гына эләгә.
Соңгы тамчы су иң җитмәгәне, иң кирәге иң татлысы, дип пышылдады Хәкимә, сулышы белән аның колагын кытыклап.
Ә яңгыр яуды да яуды, яшен яшьнәде дә яшьнәде.
Шәп ява, диде Хәкимә.
Җир туярлык була.
Ул туйса, без тук инде.
Беравык сүзсез генә тыңлап яттылар.
Хикәяңне нишләтәсең?
Тәхау торып газ кабызды да, дәфтәрен урталай ачып, почмагына ут элде.
Нишлисең?
Янсын, карчык. Йөрәкне көйдереп тормасын.
Кызганыч.
Кызганычрак шул. Ә мин аларның кызыкларын яратам. Кызганычларын түгел.
Өйне тутырган сары ут шәүләсен яшеннең зәңгәрсу яктысы басып киткәләде.
Дөрес әйтәсең син, карчык. Янгын сүндерүче янгын сүндерүче инде ул. Язучы түгел.
Ә олы яктагы телевизор өстендә Тәхауны авыл китапханәсендә алты мең дүрт йөз утыз җиденче сан белән йөргән кызыл тышлы китап көтеп тора иде. Тәхау ул китапны кем язганын һәм аның ни хакында икәнен иртәгә генә белер.
1978КӨРӘШЧЕЛӘР
I
Сабан туена өч атна кала дигәндә, колхоз председателе Исрафил Бакиров үз малаен тракторчы Заурны иптәшләр судына бирде.
Район үзәгеннән шылтыратканнар иде. Шуннан башланды да.
Карале, Бакиров, элеп алыйк та селкеп салыйк. Исрафил «элеп алыйк та селкеп салыйк» дигәннән аның кемлеген шундук таныды: авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәсбиев иде ул. Синең дә чәчүдән соң бераз тын алган чактыр. Урып-җыюга хәтле каплыйк та куйыйк без синең буаны
Колхоз зур итеп буа будырмакчы иде. Авыл бер елны да буасыз калмый анысы. Ел саен май азакларында тирес, чыбык-чабык, туфрак өеп, коеныйм дисәң зарланмастай су җыярлык бернәрсә укмаштырып куялар. Егерме еллар элек ун-унбиш көн бөтен авыл халкы буа торган тегермән буасын хәзер бульдозер биш сәгатьтә өеп бетерә. Ә тегермән ташлары инде ничәмә еллар электр белән әйләнә. Ләкин суның, буаның хаҗәте беткән юк хәзер үләнгә хәтле су сибеп үстерәләр. Өч йөз гектар люцернага җәй буена җәннәт көн дә яңгыр.
Культуралы көтүлек. Әүвәлге болыннарны культурасыз димиләр иде. Кинәт кенә культуралы! Тамаша! Бакиров бу сүзгә һич канәгать түгел: нинди көтүлек булсын печәнлек ич!
Инде менә йөз сажиннар астарак иң биек ярлы бер төшкә, мәңгелек итеп, бетон субайлар белән яңа буа буарга да чират җитте. Элек кем уйлап, кемнең төшенә кергән авылның үз диңгезе шаулап торачак.
Керешик соң, диде Исрафил.
Проектны тузан басмагандыр бит әле?
Каккалап торабыз вакыт-вакыт.
Бүген-иртәгә килеп төшсеннәр алай булгач безнекеләр. Карарсыз.
Төшсеннәр. Карарбыз.
Ярый соң Ә, Бакиров, карале! Теге болыныңа да керешсәк, ә? Инеш, буа буйлый алтмыш гектар тигез болын кемдә бар ул! Көтүлегеңне шунда күчерсәң, синнән бәхетле кем кала?
Болынмы? Бакировның ябык муенындагы сеңерләре тартылып куйды. Шулай, Баттал Хәсбиевич, шулай. Уйлаганда ярый.
Уйлагыз, уйла, Бакиров Ярар, уңышлар!
Хуш итеп тордык Нинди бәхеттер бит, диде ул, трубканы куйгач. Тәмәке кабызды да уйга калды. Ә ул ләззәт белән уйлый белә иде.
Берәүнең бәхете икенче берәүгә әллә нәрсә булып тоелуы мөмкин. Хәсбиевкә алтмыш гектарлы җирнең сөрелеп, «культуралы»га әйләнүе бәхет. Тик әгәр дә Исрафил Бакировтан: «Егерме җиде ел колхоз җитәкләү чорында үзең өчен иң зур бәхет санаган эшең нәрсә?» дип сорасалар, ул ни дияр иде икән? Ихтимал, кайчандыр дәүләткә зур бурычы булган хуҗалыкның хәзер инде миллионнар белән эш йөрткәнен искә алыр. Ике зур терлекчелек комплексын өстәгәндә дә ярый. Соңгы елларны гына колхоз исәбенә салдырып, бер урам итеп сузып куйган йортларны, аннары мәктәпне, Культура сараен әйткән дә юк. Ә халыкның көнкүреше нинди? Яшисе дә яшисе! Боларда Бакировның өлеше әзме-күпме икәнен санап, исәпләп тору кирәкмәс. Нигә ул? Эш андамыни?
Тик Бәлки, ул боларны телгә алыр, бәлки, алмас иде үз ихтыярында, теленнән суырып чыгармаслар. Әмма Бакировның төннәрен, кайбер чакта хәтта ыгы-зыгы белән тулы көндезләрен дә искә төшкәли торган бүтән бер бәхете бар. Дөрес, бәхет дигәч тә бәхет микән? Бәлки, бер кичереш кенәдер, бер хис, уй Шунысы бар: бәхетме, кичереш, хис, уймы (монысы аның, ахыр килеп, мөһим түгел) ни генә булса да, Бакиров өчен яшертенлеге белән татлы бу нәрсә бала чагыннан җәйрәп, яшелләнеп торган әлеге дә баягы шул болын.
Соңгы елларда колхоз идарәсе кешеләреннән дә бер-икесе, бигрәк тә яшь белгечләр, район башлыклары да авыл каршындагы инешнең аргы ягында җәелеп яткан шул болынны сөрү хакында сүз кузгаткаладылар. Буш ята, янәсе. Алаймы икән? Авыл көтүе йөри, колхоз атлары да гел шунда. Алар утлап йөргәндә, болын кыргый бер дала төсмере ала Җәен шуның аркылы үткәндә, Исрафил күңелендә «Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә» дигән сүзләр яңара.
Дөнья чиксез, диләр. Әмма нәрсә ул чиксез? Нинди? Аны күреп булмый. Аны аң да тоймый. Ә менә шул болынга чыгып, шунда сибелешкән атлар арасына кереп бассаң яисә яшел хәтфә үләнгә сузылып ятсаң, әнә нинди ул чиксезлек. Кырмыскалар, атлар, син ул чиксезлек алдында тузан гына. Ләкин монда синең Болгар җимерелгәч күчеп килгән бабаларың урман кискән, ышна ясаган, үз җирен киңәйткән, кыргый даланы басу иткән ә авыл каршындагы бу болынны сөрмәгән, чәчмәгән. Ерак басуларда эшләп арып кайтканнан соң сөтле умачын ашап чыккан да, капка төбендәге бүрәнәгә утырып, әнә шул болынны, болынны кыйгачлый ярып үткән юлны, узгынчыларны, ат көтүләрен карап уйга талган. Ул чиксезлек синең туган ягың, ватаныңның бер кисәге авылдашларыңның йөзе кебек чиста, хыялы кебек киң. Ул чиксезлек син кешенең чиксез бер дөньясы.
Юк, чиксезлек буш, файдасыз була алмый. Кешенең йөрәксез була алмаганы кебек. Күк йөзен кем буш, әрәм дияр? Анда авыл каршындагы болында гомер-гомердән халыкның җыены Сабан туе мәйданы торган.
Хәсбиевкә «Уйлаганда ярый» дип килешкән төстә әйтүенең үз сәбәбе бар: кистереп «юк» дисә, Хәсбиев тә кискенлеккә күчәчәк. Шундый бит ул дөнья: никадәр катырак карышсаң, сиңа шулхәтле үҗәтлерәк каршы торалар.
Түзмәде Бакиров: буа буыласы урынны карап кайтырга ниятләп, машинасына чыгып утырды. Авыл уртасыннан, күпердән тегермән, амбар, техника паркы яныннан китмичә, түбәннән елгадагы Тимери чыгышыннан урап узды. Лашман ерганагын таш юл кискән төшне үтте дә болын аркылы кыйгачлап үткән юлга төште. Менә ул болын!