Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 22.

Шрифт
Фон

Хатыны Хәкимә, иренең «китап җене»н куып чыгарыр өчен, заманында телен кылыч итеп кенә айкамады. Бу мәсьәләдә җиңү Тәхау ягында калды. Унөч ел элек, Джек Лондон китапларын Сабан туе мәйданына да чыкмый укып яткан бер көнне, Хәкимә ничә елларга сузылган изге көрәшне соңгы кат рәхәтләнеп, җәелеп елавы белән төгәлләде дә солых төзергә тәкъдим итте. Ул куйган таләпләр кыска иде:

 Тәхау Яркәев мәҗлес-мазарларда, өмә-бәйрәмнәрдә, юлда-фәләндә йөз граммнан артык аракы эчми (Хәкимә авызга да алмый дигән дәгъва куярга курыкты бер дә эчмәсә, ир кешедә саранлык чире кузгалуы ихтимал икәнлеген ул яхшы белә) һәм тәмәке тартуны ташлый;

 йорттагы хакимлек дилбегәсе бөтен тулылыгы белән Хәкимә кулына күчә;

 йә китап укуыңны ташлыйсың, йә мин әйткән белән килешәсең.

 Темпора мутантур эт нос мутамур ин иллис, диде Тә- хау моңа каршы.

Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында укыган чакта латин белән байтак интектерүләренә карамастан, Хәкимәнең колагы чит сүзләрдән бизәргә өлгергән иде инде.

 Сүгенмә әле, дип кисәтте ул ирен. Мине иблис белән күп бутасаң, бүгеннән идәндә йоклый башламагаең.

 Мал врачына укып йөргәндә синең китапларыңны кочаклап ятканнарымны оныткансың, карчык.

 Аңа инде күпме гомер.

 Яшисең, яшисең Ә темпора мутантур икә-ән, эт нос мутамур ин иллис икә-ән

 Бутаптыр шул, бутаптыр.

 Нәрсәне «бутаптыр»?

 Минем белән китапларыңны бутап яшисеңдер, дим.

 Юк. «Вакытлар үзгәрә, аның белән бергә без дә үзгәрәбез» дим мин латинча. Үзең өйрәттең ич теге вакытны. Хәзер «ясалма каплату» дигәннең латинчасын да оныткансыңдыр инде.

 Синең җиде класс белемле башыңда торса шул гына тора инде

Менә бусы кирәкмәс иде. Хәкимәнең сүзләре Тәхауның күңеле аша бал кортлары күче кебек мыжгып, болганып узды. Шавы басылды басылуын, мәгәр ул күч шунда, йөрәк астында калды.

Бу сөйләшүдән соң Тәхау авыл һәм мәктәп китапханәләрендә ничә китап булса шуларның һәммәсен укып бетерде. Хатынының «җиде класс» дигәненә үч итеп. Бүген инде менә соңгысын алып кайтты.

Тәхау, өйгә кереп, бер чүмеч салкын су эчеп чыкты да алма бакчасының теге ягындагы куе чиялектә күмелеп утырган мунчага таба китте. Тик ул кулына балта, ышкы-пычкы түгел, ә унике битле шакмаклы дәфтәр белән шәмәхә карандаш тоткан иде. Мунчада аның итек баса торган өстәле бар. Ул кергәндә, өстәлдә гөберле бака утыра иде, Тәхауга исе дә китмәгән кыяфәт белән, яңакларын бүлтәйтә-бүлтәйтә сулый бирде. Әйтерсең лә сагыз чәйни.

 Нәрсә, дәфтәр күргәнең юк мәллә? диде ул бакага. Бака авызын шар күзенә җиткәнче ерып җибәрде дә бөтен мунчаны тутырып кычкырып куйды.

 Өстәлне бушат. Язам, ф-фәл-лән-төгән! Тәхау, салкын сыртыннан тотып, аны ләүкә астына төшереп җибәрде. Ә анда тамырдан борнап чыккан зәгыйфь ике чия үсентесе агарып утыра иде. Тәхауның аларны йолкып атасы килде. Тик кулы үзеннән-үзе ярты юлда туктап калды. Шул үсентеләр сыман, аның күңелендә дә нидер борнап чыгарга тормыймы соң? Кемгәдер аның язганы да шулай зәгыйфь тоелыр. Тик ул бүген аны тиз генә йолкып атуларын теләмәс иде.

Нәрсә язарга? Ул бер генә нәрсәне белә: аның язганы бүтәннәр башына килеп тә карамаган нәрсә хакында булырга тиеш. Берәр яңалык шундый, кызык. Көлке булса, бигрәк тә шәп. Бусы иң авыры бугай. Көлүе генә җиңел ул. Аңларга тырышмасаң бигрәк тә. Көлкене аңлагач, көлке буламыни? Көлкене аңлагач, еларга кирәк. «Шул ук бер йотым суны ал, дип уйлады ул. Бер караганда, көлке ич инде».

Шул бер йотым су аңа гомер буена тынгылык бирми килә. Бу хакта беркемгә дә сөйләгәне юк. Әллә ничек шунда, оят. Иң элек энеләреннән. Алар оныткандыр да инде. Хатынына да сөйләмәде. Хәкимә белән аның арасында яшертен серләр күптән юк инде югын. Ир белән хатын тормышы ачкыч белән йозак кебек бит ул. Бер-береңә туры килмәсәң, изалану гына. Ә туры килер өчен, ачкычның йозакка билгесез чемәге, йозакның ачкычтан яшертен биге булмавы кирәк. Тәхау белән Хәкимә шулай яшәде дә. Аңа сөйләмәгән бердәнбер нәрсәсе шул: бер йотым су. Ә сөйлисе килә үзе! Бүген аеруча. Күңелдән ташыр дәрәҗәдә. Язучылык та шундый шөгыльдер ул, бәлки яшертен, үзеңә кадерле, сине борчып торган, йокы бирмәгән сереңне кешеләргә сөйлисе килү. Тик оялып. Хәкимәгә сөйләргә дә шул ирек бирмәде.

Карандаш очын теле белән юешләп, Тәхау дәфтәр битенең нәкъ уртасына бер сүз язып куйды: «Су». Һәм башлады. Берни күрмәс, дөньяның бернинди өнен ишетмәс булды. Әйтерсең лә буранлы төндә җигүле чанага утырып бара. Андый чакта бар ышанычыңны ат сизгерлегенә тапшырасың дилбегәне бушатасың. Инде юлга ат үзе хуҗа. Тәхауны да, шул ат шикелле, күңеленнән ыргылып торган ниндидер бер аваз әйдәп китте. Тик ул аваз белән аның арасында ниндидер дилбегә бар бугай. Тәхау бөтен көченә шуңа ябышкан, ул менә-менә шартлап өзелер күк. Тәхауның үз күңелен, бөтен дөньяга күренерлек итеп, кешеләр алдына җәеп саласы килде.

«Сыер какысының чәчәк аткан чагын күргәнегез бармы? Яр буйлары, тугайлар, күл тирәләре сап-сары була. Кояшта ялтырап торган җиз ләгәнмени! Чын менә! Ышанмасагыз, безнең авылга килеп карагыз Тик хәзер соң шул инде. Бераз алданрак кирәк иде. Моңарчы кайда йөрдегез соң? Шайтаным да үсми хәзер су буйларында! Бушлыкларда да. Маллар белән тракторларга таптатып бетердек. Янгын машинасыннан су сиптереп үстерәсеңмени хәзер аларны? Үзебез гаепле, нәрсә аны Ә исе дә иде соң, исе! Бөтен авылга тарала иде. Иртә-кичен яңа сауган сөт исе дә сыер какысы исе иде. Сыер какысы исе сыер какысы исе инде ул, җәмәгать!»

Аны язуыннан бүлеп, ләүкә астындагы бака аваз салды. «Дөрес, сыер какысының ни катнашы бар минем йотым суда?» Язган битен ертып, мич авызына ыргытты. «Ул көнне үләнгә бардык без. Июль башы иде инде. Сыер какысы чәчәген койган чак», дип уйлады ул. Тирләгән маңгаен күлмәк җиңе белән сөртеп алды да, карандаш сөрмәсен төкереге белән юешләп, тагын язып куйды: «Су!»

«Беренче һәм соңгы тапкыр мин үземне унөч яшемдә үтердем»

Болай башлау Тәхауга ошады. Нәрсә сузып торырга? Яр да сал. Тегермәнче Галәветдин сымак, комнан бау ишмә. Әнә нәрсә дип сөйләп ята беркөнне! Имеш, эчкәннәр болар. Эчсәләр соң! Әллә Тәхауныкын эчкәннәрме? Мактана! Сезнең эчү эчүмени ул, янәсе. Менә алар ичмаса!.. Эчкәннәр, эчкәннәр Берзаман теше сызлый башлаган моның, үтерә язып. Берсе кит- кән Мәфтуха әбиләргә. Сөлеккә. Алып килгәннәр бер банка сөлек, Галәветдиннең бөтен битенә каптырып куйганнар. Күзе генә агарып кала тегенең. Сизә бу суыралар моның ка- нын. Суыралар да, туеп, тегермән ташына коелышалар икән. Коелыша торалар, кочаклашып: «Әти тапкан мал түгел, кешенеке жәл түгел», дип җырлый-җырлый буа суына төшеп чума торалар ди, имеш. Аракылы кан эчеп исерешкәннәр канечкечләр Көлке, билгеле. Тик көлкенең мәгънәсе булырга тиеш бит.

Тукта, ни өчен үтерде соң әле Тәхау үзен унөч яшендә беренче һәм соңгы тапкыр?

Шул бер йотым су аркасында инде. Кешелегемне үтереп, хайванга әйләнгән идем. Бик каты сусаган идем мин. Суга гына түгел. Дөнья назына, туйганчы бер йокларга, симез суалчаннарга балык каптырып утырырга, чыклы чәчәкләр чабып, печән итеп киптерер өчен, кул арбасы белән алып кайтырга түгел, ә күрше кызы Зөлфиягә такыя үрер өчен алып кайтырга сусаган идем Ә мин үз-үземне үтердем. Эчемдә посып яткан бөтен дөньяга үпкәле бүрене мин хыянәтчел төстә ике энекәшем өстенә өстердем дә, кояш көйдергән кара җирдә ауната-ауната, гөнаһсызга талаттым. Менә шунда үлеп калдым мин. Йөрәгемә таш булып утырган ул гаделсезлегем бүтән беркайчан да баш күтәрмәсен өчен, мин үземне беренче һәм соңгы тапкыр унөч яшемдә үтердем. Нәрсә шыңшып утырасың, башың пеләшләнеп беткәнче яшәгәнсең ич дип бәйләнүегез дә ихтимал. Юк, балавыз сыкмыйм мин. Ә ул көнне еладым мин, яшермим. Ул күз яшьләре, һавалар, елгалар аша океан дулкыннарына кадәр җитешеп, әле дә булса әчелеген җуймаганнардыр. Яисә шул чактагы җинаятем өчен кемнәндер җавап таләп итеп, континентлар ярын тырный-тырный үксидер. Усаллык һәм явызлык, кайда гына кылынса да, шушы без басып торган җиргә төшә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3