Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 19.

Шрифт
Фон

 Ике чакрымнан кыр, аннары, үр төшкәч, авыл. Зиннәт руль тәгәрмәченә ятып диярлек бара. Ләкин аның машинаны оста йөртүе күренеп тора иде. Юл тауга түбән борылды. Зиннәт тизлекне башта өченчегә, аннары дүртенчегә үк күчерде. Үзенең көзгедәге чагылышына күз кысып куйды.

 Карале, борылышта кеше тора түгелме?

 Каян килсен бу яңгырда кеше? Сынык агачтыр.

 Югалды.

Машина пычрак чапылдатып, су чәчрәткәләп барды. Текә бер борылышны үткән чакта, аның яктысы ниндидер бер шәүләне калтыратып куйды. Алгы тәрәзәгә канаты белән орына язып, зур бер кош очып үткәндәй булды. Сулы чокырга туры килүгә, машина селкенеп, үкереп алды; аннары арткы тәгәрмәчләр сикереп куйды, аста нидер шытырдады, сынды. Тик машина туктамады, юл шундук уңга каерылды.

 Туктале, теге кеше иде бугай, диде Мәсхүдә һәм рульгә ябышты.

 Җибәр!.. Болай да көчкә тотам

 Зиннәт!..

 Күләгә иде ул. Агач күләгәсе.

 Туктат. Тавыш ишеттеңме?

 Кош ул. Ябалак. Уттан өреккәндер.

 Кеше. Ян тәрәзәгә таянды.

 Ябалак, сөеклем Мәче башлы дип атала. Кеше башлы дип түгел.

 Кем кычкырды?

 Үзең. Сикерткәндә.

 Ир кеше булыпмы?

 Курыкканда ат булып та кешнәрсең. Зиннәт көр тавыш белән көлеп куйды.

 Ат булып? Бәлки, ябалак булыптыр?

 Миңа димәгәе, ник шунда бегемот йә көнгерә булып түгел! Бу джунглида күптән күргәнем юк иде минем аларны. Зиннәт үз шаяртуыннан үзе көлеп куйды.

Юл электр чыбыклары астындагы ачыклыкка килеп чыкты. Юл тигезләнде, киңәйде, борылышлар бетте. Тәгәрмәчләр чалуламый башлады.

 Бәлки, кире борылып, карап килергәдер? диде Мәсхүдә.

 Саламнан инә эзләтмәкче икәнсең Табарсың урманда ябалак!.. Саташасың, дисәм

 Кире борыл, кеше булып, таптатмагаек.

 Чыннан да шулай булуын теләмисеңдер ич? Таптаткан булсак, безнең туйлар очты-китте, җаным.

 Борылырга куркасыңмыни?.. Син икенче кеше булып күренә башладың. Хәзер син икәү, ә миңа аларның берсе генә кирәк. Мин сай-лар-га керешәм!..

Зиннәт көлеп җибәрде:

 Мәче башлы ябалакка көндәш булыр көннәр дә бар икән әле.

 Мин студент. Нинди формулаларны да бер карауда отарга күнеккән. Анда кеше формуласы, диде Мәсхүдә, артка таба баш изәп. Курыкма, без аны таптатмадык, ул тайпылып калды.

 Анда эт тә юк. Зиннәт тизлекне арттыра төште.

 Алайса, бераз көтеп торыйк, куып җитсен. Утыртып кайтырбыз.

 Үзебезне «утыртмагайлары» төн уртасында. Беләсең килсә, моннан дүрт чакрымдагы совхозда консерв заводы салалар. Шартлы хөкем ителгәннәр. «Ит игелек көт явызлык» килеп чыкмагае.

 Миңа ышанмавыңның һәр минуты сине миннән ерагайта, Зиннәт. Бәлки, бу безгә төшкән сынау ише бернәрсәдер?.. Холыкларыбызны сынау

 Нинди сынау? Хәзер бабайларга кайтып җитәбез. Өзеп керәбез суган, кыяр Әби сауган кичке сөт Ачабыз бер шампан суы Таң атканчы, таң атканчы!.. Телисеңме, бергә таң каршылыйбыз бүген? Бабайның алма бакчасында куышы бар. Ятасың күз ачык бервакыт мунча артындагы чиялектә сандугач сайрап җибәрә

Урман артта калды. Юл уйсулыкка төшеп китте. Берара коры елга үзәне буенча баргач, ул яңадан үргә күтәреләчәк. Ә анда менеп җиткәч, авыл өйләренең сирәк утлары күренер. Аларның җирдәге тәрәзәләрме, әллә күктәге йолдызлармы икәнлеген беренче мәлдә тиз генә аерып та булмас.

 Туктат! Мәсхүдә ишекне ачып җибәрде, машина эченә су, пычрак чәчрәп керде. Сикерәм, юкса!..

 Паласны буялтасың ич, яп! дип кычкырды Зиннәт һәм, тормозга басып, ишеккә үрелде, ләкин өлгерми калды: Мәсхүдә юеш җиргә сикереп төште. Мотор сүнде, һәр икесенең еш-еш сулыш алганы һәм авыл ягыннан эт өрүе, казлар кычкырганы гына ишетелеп торды.

 Утыр, диде Зиннәт.

 Рәхмәт. Машинаңның паласын буйыйсым килми.

 Шаярма, соңарабыз.

 Ә миңа иртәләгәнбез шикелле.

 Нинди иртәләү? Зиннәт Мәсхүдәнең тел төбен аңлап җиткермәде, ә тавышының калтырап чыгуын кичке салкын һава чиркандыруыннандыр дип кенә уйлады. Иртәләү Сәгать ун тула инде Бабай белән әби күптән яткандыр, уятуы кызганыч булыр ә юк, уятабыз. Бабайның карлыган бөресеннән ясаган төнәтмәсен татымыйча, сине дә йоклатасым юк.

 Син кайта тор, Зиннәт.

 Ә син?

 Син йокыдан уянуга кайтып җитәрмен.

Артта, урман аръягындагы Кама өсләрендә, аҗаган канат җилпеп алды. Шуның күктәге шәмәхә шәүләсе сүнгәч, караңгылык куерып китте. Зиннәт моторны кабызды да, артка чигендереп, шлангтан су сиптергәндәй, машина утын Мәсхүдәгә юнәлтте. Ул исә терсәге белән йөзен каплады да, яктыга якынлашкан балык сыман яктырып, утка каршы атлады, ә Зиннәт машинасын арткарак чигендерә төште. Уты белән алдалап, ул Мәсхүдәне үз тозагына якынайта кебек иде. Ниһаять, бу аны туйдырды.

 Ә мин сине уятмам, Зиннәт. Йокларсың, диде Мәсхүдә.

 Йә, шаярдык, җитте, диде Зиннәт, туктап. Юкка пыч- ратасың аягыңны.

Мәсхүдә машинаны читләтебрәк үтте дә караңгылыкка кереп китте. Бераздан төн кочагыннан аның:

 Аякны юып була, Зиннәт! дигән авазы яңгырады.

Зиннәт борылышта машинадан читкә тайпылып калган кешене утыртмавына хәзер генә үкенеп куйды. Бу аның бүген бары тик Мәсхүдә белән буласы килүдән генә ләбаса. Ул беркавым нишләргә белмичә торды. Бераз курыксын әле Мәсхүдә. Әзрәк баргач, кире борылырга исәпләп, ул машинасын алга кузгатып җибәрде. Ул чакта Мәсхүдә дә борылган булыр инде. Тик ул куркуыннан борылган булыр, ә Зиннәт аны шул куркуыннан йолып алырга дип. Аерма зур. «Сынау, диде ич. Кем сыналыр бит әле. Өйләнмәс борын баш бирсәң, өйләнгәч нишләмәс ул? Ә теге кеше ул арада килеп җитәргә өлгерми әле. Мәсхүдәгә ул ябалак кына булып калачак.

Зиннәт хәзер машинаны кире борачак. Алда су җыелып торган урын күренде. Шуны үтсен дә Ләкин арт көпчәкләр, тозакка капкандай, шул урынга кереп батты. Зиннәт көчле итеп газ бирде, көпчәкләр әйләнгән саен тирәнрәк күмелә барды. Алар пычракта гына әйләнеп тора иде. Ул артка да чигендереп карады, тик машина инде сыегаеп беткән пычрактан чыга алмады. Баткаклыкта алай итәргә ярамаганлыкны яхшы белсә дә, Зиннәт ачуыннан тагын озак итеп газ биреп торды. Ахыр килеп, моторны сүндерде, балакларын сызганып машинадан чыкты да арткы протекторга китереп типте. Иелеп, машина астын карады, тик арткы күчәрнең җиргә утырганлыгы болай да беленеп тора иде инде.

 Сынадыңмы? Әллә көпчәкне, әллә үзен, әллә Мәсхүдәне үчекләде ачыклап тормады. Килеп кенә җит, этәрсең арттан. Ихтимал, эчең төшкәнче! дип янады ул караңгылыкка. Ябалак!.. Җитмәсә, мәче башлы Утыртсам, эттерә идем мин сиңа, бәхетең!.. Узып киткәндә көләрсең инде. Хурлап, әйдә этешәм дә диярсең әле, бәлки. Тот капчыгыңны! Әйдә бар, тыйтакла Йөзенгә хәтле. Аның артта калган кешене нигәдер күрше рус авылыныкы итәсе килде. Ә бабасы авылыныкы булса? Бусы, хәер, хәлне катлауландыра. «Тик бит юлда очраган берәүгә ишек ачарга димәгән»

Шулай үзен үзе битәрли-битәрли, ул көпчәк астына майлы чылбыр, трос, тишек брезент капчык салды. Аңа пычрак чәчрәде, туфлиенә калын балчык ябышты. Аннары ул, караңгы кабинага кереп, моторны кабызды, беренче тизлек белән кузгалып китмәкче булды, әмма көпчәкләр тыңламады: астагы бар нәрсәне артка чыгарып атты, урыныннан бер сөям дә кузгалмады. Ул, чыгып, арттагы багажникның капкачын ачты да кыска саплы көрәк алды һәм, җиз төймәле сары күлмәгенең җиңен сызганып, арткы көпчәкләр астын казырга кереште. Казуы җайсыз булганлыктан, аңа тезләнергә туры килде. Чәче юешләнде, маңгаена тир бәреп чыкты. Тиздән уң кулының уч төбе әчетә башлады: күрәсең, уч төбе кабарып чыккандыр.

«Утырткан булсам, син казырга тиеш идең моны, ябалак! Ник утырганыңа үкенер идең».

Кемнедер сүгә-сүгә казуы җиңелрәк тоела иде.

Зиннәт, казып бетергәч, кул арты белән маңгай тирен сыпырып алды. Чишмәмени! Ул хәтта яңагы буйлап аккан тирнең учы астында чапылдавын да ишеткән кебек булды. Ә, юк. Бусы артта икән. Юлда. Аяк тавышы. Кем? Ә! Билгеле, Мәсхүдә! Ул. Борылган, димәк! Зиннәтне үзен көтә дип беләдер әле. Машина батты дигәнгә ышанмый интектерер. Элегрәк ник батмаган да, Мәсхүдә төшеп калгач кына ник баткан?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3