Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 18.

Шрифт
Фон

 Рәхәт икән синең белән, Коля! Алтын егет икән ич син! Ә мин тагын бакыр дип торам. Әллә ялгышаммы? Әйдә, сөйләшик әле.

Ишекне ул тышкы яктан бикләп куйды. Эчтән Һаҗәр дөбердәтеп караган иде ачмады.

 Хәзер менә иркенләп сөйләшик инде, диде ул. Миннән сиңа ни кирәк, шефның алтын кешесе? Аның Шульгинны тешләрен кысып елатырлык түбәнлеккә төшергәнче хурлыйсы килә иде.

 Рәхмәт, диде Шульгин боек тавыш белән. Мин ялгышканмын. Ул, калтырана-калтырана, күкрәк кесәсеннән кызыл акчалар чыгарды. Мәгез, илле сум Ә миңа тагын нәкъ шуның кадәр кирәк иде. Биреп тормассызмы дип килеш иде минем.

Аның гөнаһсыз чыраен күреп, Мөшәрәфнең кулы бу- шап китте. Ул Шульгинны этеп җибәрде дә ишек тоткасына үрелде.

 Бабаңа сәлам әйт, дип кычкырды ул. «Тагын илле тәңкә!» Миңа синең сукыр тиенең дә кирәкмәс. Ул гына да түгел мин сиңа хәтта бурычка сораган илле тәңкәне дә биреп торам.

Ул ачкычны борып кереп китте, биш унлык йомарлап чыкты. Шульгинны күптән киткәндер дип уйлаган иде инде. Шунда берочтан аның төк баскан иягенә сугып та җибәрмәгәненә үкенеп куйды. Чыкса, берни булмаган кыяфәт белән Николай аны көтеп тора иде.

 Мә, бабаңа сәлам әйт, әбиең утырмага килсен.

 Тёщамы?

 Миңа димәгәе, ник шунда шайтанның үзе түгел! Кайберәүләргә шайтанның үзе булып күренә бит ул «тёща»лар. Бигрәк тә яңа фатирлар алгач.

 Белмим. Минеке әйбәт. Зарланмыйм.

 Билгеле! «Жигули»лык акча биргән тёщадан зарланырлыкмы соң! Оят та юк кешедә, ә, Николай Митрофанович? Ул Шульгинның күзенә текәлде. Мөшәрәфкә бу минутта рәхәт иде. Аның әйтәсе килгән туры сүзен, кешенең йөзенә сылап куйгандай итеп, күптән ябыштырганы юк иде инде. Булдыра ала икән ләбаса! Зарланмагач, ник куып чыгардың соң син аны?

 Куып чыгармадым мин аны. Курортка җибәрдем.

 Шәп курорт! Авылдагы иске өенә кайтарып җибәрүме синең курортың?

 Трусковецта ул. Хатыным, кайтсын, ди. Бу акча аның юлына җибәрергә кирәк. Операциядән соң Шура янында утырырга кеше юк.

 Яратасың икән син тёщаңны үзеңә кирәк булганда. Син бит аны тагын шөпшә ояңа алып керәсең дә кирәге калмагач чыгарып ыргытасың, бер кат талагач!

 Куып чыгарганым юк минем Зинаида Павловнаны! дип кычкырды Шульгин бөтен подъездга. Бар дөнья яңгырап куйды. Аннары Мөшәрәфкә биш унлык сузды. Мәгез, рәхмәт Аннары соң Зинаида Павловна авылда тормаган. Укыта ул, музыка укыта. Пианинолар, шифоньерлар да аныкы Өстәл дә. Ленинград кешесе ул. Блокададан Ә хәзер курортта. Авырый. Хатын да. Өйдә мин дә балалар гына Шульгинның иңбашлары калтырый башлады. Ул тавышсыз гына елый кебек иде.

Ә Мөшәрәф Мәрдехановны, чыннан да, шөпшә чаккандай булды. Оят шөпшәсе.

1977

ЯБАЛАК

Кинәт башланган яңгыр, утлы чыбыркысы һәм офыктан офыкка тәгәрәп йөргән күкрәве белән өркетеп, зәңгәр «Жигули»ны урман ышыгына куып кертте. Калын кара болытлар нәкъ алар турысында эленеп калды да орып яварга тотынды.

 Озакка булыр микән бу? дип сорады Мәсхүдә.

 Юк. Болытлар тиз куерды. Тиздән таралырлар, диде Зиннәт.

Машина түбәсенә яфраклардан эре-эре тамчылар тама баш- лады. Зиннәт тәрәзә чистарткычларны туктатты да ишек- не ачып куйды. Машина эченә юкә яфрагының баллы, кырмыска ояларының әчкелтем, яшь чикләвек кәшәнкәләренең төче исе бәреп керде. Мәсхүдә арткы утыргычта утыра. Юка ак күлмәк кигәнгә, салкынча һава аны калтыратып җибәрде. Зиннәт, үрелеп, чикләвек өзеп алды, кәшәнкәсеннән аерып, кабыгы-ние белән чәйнәп карады, бөтен авызына кузгалакныкыдай әче тәм таралды. Баш очындагы куак яфрагы астында яңгыр узганны көтеп торган бер кырмысканы бармагына алырга ниятләгән иде дә, аның гайрәтләнеп үрә басуына елмаеп куйды.

 Кузгалыйк инде, диде Мәсхүдә. Бая ул, беренче тамчыларга сөенеп, яңгыр астында басып торган иде. Чәче тузгыган, юеш, иңбашы һәм күкрәге чыланган, юка күлмәге аша эчке киемнәренең челтәр-тасмалары беленеп тора. Бите чылангач, ул керфек һәм күз кабагына тарткан зәңгәр сөрмәне, иренендәге бака кашыгы эчедәй тонык ялтыраган перламутр иннекне сөртеп алды.

 Өлгерербез, диде Зиннәт, утыргычы өстеннән мәче кебек шома сузылып кына аның янына кереп урнашты. Зиннәткә Мәсхүдә ягыннан ниндидер сизелер-сизелмәс җылымса, йомшак бер ис сулышы килеп орынды кебек. Яңгыр шыбырдавы, тәртипсез коелышкан тамчыларның машинага төшеп чәчрәгән авазы Зиннәтнең зиһененнән каядыр артка чигенде, су астыннан ишетелгән кебек кенә булып калды. Ул кулын Мәсхүдәнең иңбашына салды.

 Кузгалыйк, диде Мәсхүдә яңадан. Караңгылана.

 Урман күләгәсе ул.

Машина эчен неон яктысына манчып, яшен яшьнәде. Мәсхүдә чытырдатып күзен йомды. Баш очыннан гөрелдәү шуып үтте. Яңгыр, әле генә алар туктап торган җитен басуын үтеп, Кама буе тугайларына җәелде. Болытлардан җиргә сузылып төшкән яңгыр сөлгесенең җитеннәрне тарап үтүен арткы тәрәзәдән кочаклашкан килеш карап утырдылар.

 Матур яңгыр, диде Мәсхүдә. Тик караңгылык төшә. Вакыт, кайтыйк.

 Инде күп калмады, алты-җиде чакрым гына.

Зиннәт, машинасына утыртып, Мәсхүдәне бабасы Исәнбәт һәм Сафия әбисе белән таныштырыр өчен алып кайтып килә. Дөресрәге, аларны ике-өч көннән соң киленнәре булачак Мәсхүдә белән таныштырыр өчен. Зиннәтнең авылга күптәннән кайтканы юк инде. Былтыр көз бәрәңге алышырга кайтканнан бирле. Бабасы үзе дә килеп чыга алмый. Умартачы ул. Җәен-кышын колхоз умарталыгында. Бүген дә иртән шунда киткәндер әле. Телеграмманы алгач кайтасы булса гына инде. Зиннәт Мәсхүдәнең атасы кул астында бөреләнеп килгән өметле яшь галим булып санала кайтып бер күренергә дә ара юк хәзер. Бар вакыты Мәсхүдәгә китә, һәм юкка түгел. Менә ич, бөтенләе белән Зиннәт иркендә. Күптәнме соң әле бу турыда уйлау тау артларыннан ишетелгән кайтаваздай ерак иде. Инде менә янәшәдә генә. Җитен орлыгы төсендәге ялтырап торган зур күз әз генә бөкрерәк борын колмактай бөтерелгән чигә чәче киптерелгән чикләвек төсенә кереп каралган беләк һәм тез башлары

 Матур уйлап чыгардың син туебыз алдыннан авылга кайтуны, диде Мәсхүдә.

 Җитен басуы гына да ни тора бит!

Бая алар, асфальттан төшеп, зәп-зәңгәр чәчәктә утыручы җитен басуын урталай ярып үткән авыл юлына килеп керделәр. Иртәнге салкынча суның тәнне куырып алуы кебек, җитен зәңгәрлеге дә тынны кысып куйды. «Жигули»ларын туктатып, икесе дә тышка чыгып бастылар. Мәсхүдә искиткеч зур зәңгәр чәчәккә кунган ак күбәләккә әйләнде дә калды. Моны үзе дә сизгән шикелле, кулларын җәеп, җитен эченә ташланды. Ә Зиннәт аның артыннан йөгерде Сулулары капкач, эссе җиргә чалкан яттылар да йомшак кыштырдау дулкынын тыңладылар Алар турысындагы җитенне болгатып, кайнар сулышлы «шайтан туе» бөтерелеп үтте, Мәсхүдәнең битенә кисәк башланган мул яңгырның беренче тамчысы килеп төште. Әйтерсең лә бу яңгыр зәңгәр ялкын белән янган басуны дөрләп китүдән сакларга җибәрелгән

«Жигули», болганчык суларны чәчрәтә-чәчрәтә, алга ыргылды. Батар алдыннан гына, кояш кайчыга охшаш ике нечкә нуры белән офыктагы болытлар пәрдәсен кисеп чыкты да югалды. Ә җитен басуы өстендәге аяз күктә тулган ай төсмерләнде. Аның хәзер зәңгәр чагы. Җитен шәүләсе шулай зәңгәрләткән мәллә аны?

Урман кырые буйлап сузылган юл ачыклыкка килеп чыкты. Кипшерә төшкән туфрак көпчәккә сумаладай сылана, машина көчәнә, ыргылып-ыргылып китә. Ә фара уты җирне бөтенләй коры төсле итеп күрсәтә. Зиннәт өченче тизлекне икенчегә күчерде, чөнки сулы урыннарда көпчәкләр чалулый иде.

Ачыклыкны үткәч, юл тагын чөй шикелле очлаеп торган урман кисентесенә килеп керде, борылышлар башланды.

 Саграк, бәрелә күрмик, дип кычкырды Мәсхүдә, машина тавышын басарга тырышып. Ул инде Зиннәт белән янәшә утыра иде. Бетәме соң әле бу урман?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3