Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 20.

Шрифт
Фон

Аяк атлаган тавыш якынайды, арткы ут яктысының караңгылык читендә эрегән урынында аксыл хәрәкәт күреп, Зиннәт:

 Күрдеңме соң ябалакны? дип аваз салды. Мәсхүдәнең дымлы салкыннан калтыранган тавышын ишетер күк иде. Аның урынына:

 Син үзең ябалак! дигән гөлдерәвек җавап ишетеп сискәнеп китте, көрәген, сизмичә, кадаган җиреннән үзенәрәк авыштырды. «A-а, куып та җиткән! дип уйлады ул. Турыдан кистергәндер. Балан чокыры үзәненнән, чирәмнән. Алдатыр алар! Әнә ич, Мәсхүдәне очратмаган, берүзе Каршы бар син аңа, ябалакка!..»

 Анда бер кыз очратмадыңмы? дип кычкырды ул, Мәсхүдә турында белешүдән бигрәк, юлчының кем икәнлеген ачыклыйсы килеп. Аны яхшырак күрер өчен чүгә төште. Ерак офыкта уйнаган аҗаган пәрдәсе алдында үзенә таба атлаган ике шәүлә төсмерләнде.

 Ул үзе мине очратты, әйеме, килен?

 Нинди килен? Кыз кеше очрамадымы дим мин, ак күлмәкле.

 Ак күлмәге буялды инде аның, таеп егылды ул. Арткы кызыл ут яктысына түбәтәй кигән бер кеше белән Мәсхүдә килеп басты, Зиннәт үзе янга, караңгылыкка чигенде.

 Югач агара ул, диде Мәсхүдә.

 Күлмәк агарыр, диде гөлдерәвек тавыш. Анысын әбиең дә агарта аның. Ә бу ябалакның җанын агарту синең кулдан гына килер. Байтак чиләнерсең күк. Тик курыкма, килен.

Бабасы тавышын хәзер генә танып алган Зиннәт машина яктысыннан чыгарга кыймый торды. «Ябалакка караңгыда иплерәк шул», дип уйлады ул нигәдер. Ләкин бүтән чарасы юк иде кызыл яктылыкта, караңгы баздан ярдәм сорап сузылгандай, әкрен генә аның кулы, аннары үзе күренде.

 Исәнме, бабай!

Исәнбәт бабасы орышырга керешер дип шикләнгән иде.

Ә ул:

 Саумы, улым! дип, бармаклары бөгелеп торган ике кулын каршы сузды. Туңган кулларын күкрәгенә кыскан килеш, озынборын тешләгән аягын туфли очы белән кашып торган Мәсхүдәгә карарга уңайсызланды Зиннәт, бөтен йөзе белән елмайган бабасына балачактагыча сыенасы килде аның.

 Беркөе, бабай, диде.

 Кайттыгызмы, улым, диде карт. Зиннәтнең суелган уч төбе әчетеп куйды. Ул әчелек, токлы чыбыкка ялгыш орынгандагыча, аның аягыннан башлап чемердәп үтте дә йөрәге турысына килеп кадалды. Ә бабасы аның аркасыннан ук кагып куйды:

 Ай улым! Улым минем

Бабасыннан гел шул ук ис балавыз, төче бал, әчкелтем төтен исе килеп тора иде.

Зиннәт:

 Гафу ит, Мәсхүдә, диде. Аңа, нигәдер, Исәнбәт бабасының чак кителми калган күңеленә бүгенге сукмак Мәсхүдәдән башланадыр сыман тоелды.

 Итмиме соң, ә, килен? Минем өчен генә әчелешә күрмәгез тагын.

Учак дип белепме соң, машина каршына зәңгәр караңгылыктан бер ак бия чыгып басты. Аның муены астыннан качып кына уйчан һәм тирән күзләре белән тае карап тора иде. Аннары бия пошкырып куйды да, тышаулы аягын алга ташлый-ташлый, караңгылыкка кереп китте.

 Безне көтеп тора идеңмени? диде Мәсхүдә.

 Батты.

 Казырга кирәк. Кая, улым, көрәгең бармы?

 Казыдым инде, бабай. Караңгылыкка кулын тыгып, Зиннәт көрәген алды, кулы тагын әчетеп куйды. Утырыгыз.

 Утыргач чыгамы соң?

 Кеше булмаганга батты да ул. Йөк белән чыга.

 Былчыракка буярбыз ич, улым. Исәнбәт карт, кыймыйча гына, Мәсхүдә ачкан алгы ишеккә башын тыкты, иснәп карады. Җылы икән монда, йомшак. Чат шалаштагы ише, диде ул ипләп утыргач, Мәсхүдә үзе артка урнашты.

Зиннәт моторны кабызды, беренче тизлеккә куеп, газга басты, ә тоташтыру педален әкрен генә ычкындыра барды. Машина очып китәр алдыннан кагынган каз шикелле алгы һәм арткы утлары белән һаваны калтыратып торды да, җиңелчә генә көчәнеп алгач, алга шуышты. Машинасын туктатып, Зиннәт чылбыр белән тросны йөк бүлеменә салып куйды.

 Каян килеп чыктың соң син бу вакытта? дип сорады Зиннәт, яңадан кузгалып киткәч.

 Умарталыктан кайтыш, диде Исәнбәт карт басынкы гына. Мин сезне берәр авылга бала табучы янына җилдергән больнис машинасы дип торам.

 Ник кунмадың шунда гына? Пычрак ерып йөрмәсәң

 Сез кайтасы ич. Менә телеграм. Ул, түш кесәсеннән чыгарып, бер кәгазь күрсәтте. Мәйтәм, ничек итеп киленне яшь бал татытмыйча кундырмак кирәк? Исәнбәт карт, пинжәген кайтарып, куен кесәсендәге кәгазь бөкеле шешәгә ымлады.

 Мин әле килен үк түгел, бабай Мәсхүдә йөзен кулы белән каплады да йомшак кына көлеп куйды.

Өзек-өзек кеткелдәве белән аңа Исәнбәт карт та кушылды.

 Булырсың әле, кызым. Монда тиклем кайткач, кая китәсең, әйеме, улым? Безнең алма бакчасын килен ошатырга тиеш.

 Аннары соң мин эчмим дә әле

 Алайса, бу дару бигрәк таман икән сиңа, килен. Бу нәрсә исе өчен генә кайбер кияүләрдәге артык дуамаллыкны басарга гына.

 Төне нинди! дип куйды Зиннәт, сүзне икенчегә борып җибәрер вакыт җиткәнен сизеп.

 Ябалаклар очар өчен каплаган да куйган. Мондый төнне тычкан аулый алар. Яңгырдан соң тычкан өскә чыга оялары юеш.

 Рәхәт түгелдер ябалакларга, диде Мәсхүдә.

 Ябалаклар ул, килен, төнлә очар өчен яралган. Беләсеңме ник?

 Ник?

 Көндез оялганга.

 Ябалакка оялу нигә?

 Корбаннарының күзенә карамас өчен. Болай алар кем тотканын чамаламый да кала. Оят ул һәр җан иясенә хаҗәт нәрсә, килен

«Минем шикелле икән, дип уйлады Зиннәт. Мин дә кем икәнемне сиздерми генә узып китәм, янәсе. Тик миңа ояты ахырдан гына килде».

Алар, авылга кергәнче, уйсулыктан бардылар. Сыер сауганда җыела килгән күбек шикелле тыныч кына кабарып, тыелгысыз томан иңә башлаган иде инде.

 Ай, балалар, кайттыгыз бит, ә, җанашларым!

 Кайттык, бабай, диде Зиннәт.

 Тансыкка гына ла шул, дип сузды Исәнбәт карт.

Вак таш кыштырдатып, инешнең сөзәк ярыннан югары менделәр дә авылга килеп керделәр. Бер генә мизгелгә күктәге тулган ай йөзендә бу авылның манарасы киселми калган мәчет башындагы айның шәүләсе күренеп алды. Зиннәт башта шулай берәр кош очып үтте мәллә дип уйлаган иде. Яңгыр алдыннан тузынып очкан карлыгачларның һавада текә борылышлар ясаганда шушындый уракка охшап калганын күргәне бар соңгы елларда шәһәрдә карлыгачлар күбәйде. Аларның койрыклары ике аермалы түгел, очлы

Кинәт Исәнбәт карт көйләп җибәрде:

 Ә, Зиннәт? Аннары карт, соңгы ике юлны тагын кабатларга әзерләнеп, тирән итеп сулыш алды Аның тавышы беткән икән инде: хәзер җырны йөгерек сөйләм белән генә алып бара. Бары тик иң ахырдан гына әүвәлге киң сулышлы тавышы белән тәмамларга тырышып карый иде.

Булышырга теләп, Зиннәт тә кушылды:

Соңгы юлны җырламады, тавышы сөрлегеп калды. Картка җайлашуы кыен булудан түгел. Менә кайтып керерләр, юынып, табынга утырырлар, бераздан бабасы, бала үчтекиләгән сыман, тезләрендә биетә-биетә, саратски гармунын сузып җибәрер Менә шунда инде Бүгенге үз-үзен тотышы тәмам онытылганчы җырлап күрсәтәчәк ул Мәсхүдәгә!

 Соңардык, дип сүз катты Зиннәт.

 Ә миңа иртәләгәнбез шикелле, диде Мәсхүдә.

 Кая? диде Исәнбәт арыган тавыш белән. Машина җылысы һәм тирбәтүе аны изрәтә үк башлаган иде, ахрысы.

 Синең янга парлашып кайтырга, бабай, диде Мәсхүдә.

Карт дәшмәде. Бер сикәлтәне үткәч кенә, кулын тез арасына җайлап кыстырды да карлыккан тавыш белән:

 Юл начар, дип куйды.

Зиннәт хәзер генә арыганлыгын тойды.

 Начар булса да, хәзер туры инде, диде ул. Бу юлның куркыныч җире кайда икәнлеген инде мин беләм хәзер.

 Кайда? дип сорады Мәсхүдә һичнинди кызыксыну чагылмаган тавыш белән.

 Теге борылышта, диде Зиннәт. «Тукай маршы»н сызгыра башлаган иде дә өзелеп калды. Текә борылышны үткәч, юл җиңеләя ул, бабай.

 Инде җиңеләясе калмады, диде Исәнбәт карт коры гына. Инде килеп җиткәнсең.

 Авылгамы? диде Мәсхүдә һәм, парланган тәрәзәне учы белән сөртеп, караңгы бушлыкка карап бара башлады.

 Кая икәнен үзе белә ул, диде Исәнбәт карт.

 Кая, Зиннәт?

 Сиңа, Мәсхүдә Сиңа кадәр килеп җиттем. Тәмам килеп. Зиннәт җыр сузып җибәрде:

 Ябалак син, Зиннәт, дип пышылдады Мәсхүдә.

 Әй лә, диде Зиннәт, читкә карап.

1978

БЕР ЙОТЫМ СУ

Авыл Культура йортының икенче катындагы китапханәдә алты мең дүрт йөз утыз җиде китап исәпләнә. Калын амбар кенәгәсенә теркәлгән бу санның дөреслегенә һич шик юк. Чөнки китапханәче Риза үзенең пөхтәлеге белән мәгълүм кеше. Сөйләүләренә караганда, ул сугышта снаряд кыйпылчыгы кыеп өзгән уң кулын окоп төбенә үзе үк күмеп куйган. Шундый кеше инде ул: аңа ышанырга, кирәк калса, таянырга да була.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3