Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 17.

Шрифт
Фон

 Агы кирәк, кибетнеке.

 Таптың! Андыйлар теләсә кемдә бар, атлаган саен. Авылда йон тегермәненнән калган агач шкиф бар минем. Күчәренә подшипник куеп, каен бүкәненә утыртсаңмы?.. Кая әле, брат, менә монаусыннан җитеш дип әйләндереп җиббәрәсең кунакка!.. Сизәсеңме? Мм!

Шульгиннарга килеп җиттеләр.

 Кайтканда сөйләп бетерермен, диде Мөшәрәф һәм, сак кына итеп, Шульгиннар квартирының кыңгырау төймәсенә басты. Зың-зың итеп кыңгырау тавыш бирде. Иртәгәме, бер атнаданмы бу төймәгә үзенеке дип басачагын уйлап, тагын кагылды яңадан зың-зың. Бу юлы эчтә нидер кыштырдады, ишектәге «тычкан күзе»нә күләгә төште.

Эчтән коры, таныш тавыш:

 Кем? дип сорады.

 Тавышы матур икән, диде Һаҗәр.

 Шульгинныңмы?

 Кыңгырауларының.

 Без идек. Сез кирәк, диде Мөшәрәф ишеккә.

Ишек ачылды. Дөресрәге, аның ике йозагы аваз салды да, ишек белән ишек яңагы арасында Шульгинның калкып торган күзе күренде.

 Ә, сез икән, диде ул. Ишек чылбырын ычкындырды да аларны эчкә уздырды. Көрән халат кигән. Шуның итәге ачылып киткәндә, аның йонлач, озын һәм нечкә сыйрагы күренеп ала. Үзе моңа илтифат итми, ә Һаҗәр гел читкә карарга тырышты.

Шульгинның хатыны да өйдә. Кухняда помидор тозлап йөри, ахрысы, бөтен җир әнис, сарымсак, су исе белән тулган иде.

 Карарга килдек, диде Мөшәрәф.

 Шушында җан асрыйбыз инде. Шульгин, өстәл бе- лән сервант арасыннан кысылып, түргә узды. Бүлмә кысан. Мебельнең һәммәсе бер төстән ялтыраган көрән. Өстәл нигә икәү дә бер бүлмәгә ике шифоньер нәрсәгә Мөшәрәф төшенеп җитмәде. Бусы кызның пианиносы, бусы минем эш өстәле.

«Шофёрга эш өстәле нәрсәгә икән? дип уйлады Мөшәрәф. Эш өстәле! Минем рәтле аш өстәле дә күргән юк әле».

 Шура, менә безне карарга килгәннәр! дип кычкырды Коля кухня ягына.

 Сезне түгел, ә фатирны карарга килдек, дип төзәтте Мөшәрәф.

 Квартир, анысы, яңа түгел.

 Яңартылыр. Сыланыр, буялыр

 Яңага күчкәч, монысын мин төзәтеп китәргә тиеш. Бусын Мөшәрәф белми иде. Тик яңасын да бер кат карап чыгасы бар әле. Дөньяга бер көнгә килгән шикелле итеп төзиләр, сапожниклар.

 Ике төштә сезгә көчкә килә икән, диде Мөшәрәф. Хатыны аның аягына басып куйгач, ялгышын аңлап төзәтергә ашыкты. Бусы безгә кагылмый инде, агайне.

Кухнядан Шура килеп чыкты.

 Син хәчтерүшкәме соң ике җирдә ремонт ясау, диде ул симез кулбашы белән ишек яңагына сөялеп. Бакчы почмаклардагы ярыкны!

 Үзем булышырмын, диде Мөшәрәф.

 Барыбер байтак чиләнәсе, диде Шульгин. Болай гына итсәк мин сезгә төзәтәсе дигәннең акчасын гына нитсәм бирсәм. Берүземә ике квартир төзәтү күбрәк шул.

 Минем ни эшем бар?

 Мин ремонтлаганны ошатмавыгыз мөмкин. Акчасын бер биш көннән бирермен.

 Безгә нәрсә. Безгә тизрәк кереп утыру хәерле. Төзәтәсе-нитәсе әз генә түгелме соң? Бәлки, үзегез генә

Шульгин хатыны белән карашып алды.

 Мин җитәрлек бирәм акчаны Курыкма син.

 Нәрсәдән? диде Һаҗәр. Ул күңеленнән генә, җебегән дип, ирен битәрли, ләкин хуҗаларга катгыйрак таләп куярга үзе дә кыймый тора иде.

 Безнең ремонтлау әллә ошый, әллә юк, диде Шура. Буяу төсе ние Курыкмагыз.

 Курыкмагыз, дип хуплады аны Шульгин.

 Нәрсәдән? Мөшәрәф, үзенә куркыныч янагандай, як-ягына каранып алды. Сез мине кыйнарга җыенмыйсыздыр ич?

 Мин үзем турында начар уйлаучыларны яратмыйм, диде Шульгин. Син, мөгаен, акча түләми инде бу дип уйлыйсыңдыр.

 Ә сез ник безне алай уйлый дип шикләнәсез әле?

 Дөньяда төрле кеше бар, диде Шульгин, туры җавап бирмичә. Тәрәзә янына барып басты да, кулын халат кесәсенә тыккан килеш, ниндидер ялкау бер ишарә белән башын кагып, урам якка күрсәтте. Мунча якын, урам аша гына. Керосин кибете дә чатта гына.

Мөшәрәфнең кәефе кырылды.

 Керосин эчмим мин, диде ул. Кулын йодрыклаган иде, хатыны тагын аягына басты.

 Анда сабын да саталар, дип дәвам итте Шульгин.

 Ә кандала даруы саталармы соң?

 Саталар. Тик бездә кандала юк.

 Ә син кем? диде Мөшәрәф. Суйган да каплаган полуктенидае.

 Нәрсә ул?

Мөшәрәф:

 Энциклопедия карагыз, белерсез! дип, хатынын җитәкләде дә урамга чыгып китте.

Урамда Мөшәрәф артка борылып карады. Бишенче каттагы балкон тәрәзәсеннән Шульгин карап тора иде. Батып барган кояш яктысында, пыяла аша аның йөзе биш тиенлек бакыр булып күренде.

 Шөпшә син! диде Мөшәрәф тешен кысып һәм черт иттереп төкереп куйды. Халат кигән, имеш. Беләбез без синең нигә халат кигәнеңне мебелеңә төс итеп!

Мөшәрәфкә узгынчылар карап китә башлады.

 Җитте, диде Һаҗәр. Кеше карый.

 Кеше нәрсә кеше әнә шул шөпшәләрне карасын ул! Юк, карамый кеше шөпшәләрне. Күрсә дә кача тизрәк. Белә чөнки: шөпшә оясына кагылмавың хәерле. Кеше ул шөпшә- дән курка да күбәләк куа башлый. Бәйләнеп кара син шөпшәгә!..

Мөшәрәфнең каен бүкәннәреннән кухняга өстәл-урындыклар ясыйсы килми иде инде.

Күчү мәшәкатьләре башланды. Оя ясаган карлыгач шикелле, Мөшәрәф ял белми йөрде. Кеше яллап, түшәмне агарттырды, стеналарны, ишек-тәрәзәләрне, идәнне буятты. Чират әйберләрен күчерүгә килеп терәлде. Конторадан машина белән ярдәм иттеләр. Телевизор, савыт-саба илтергә башлык Николайны юллады.

 Син курыкма, түлим мин, диде Николай. Үз квартирында халат кигән Шульгин Мөшәрәфкә бик саллы, эре сөякле кеше булып тоелган иде, бактың исә ябык яңаклы вак адәм икән. Ремонтлыйсы дигәч тә, ул кадәр бетәшеп йөрерлек булмагандыр әле. Без чиста тордык. Ул квартирга керүгә, кызның колагын борып куйдым мин: әгәр дә мәгәр, мәйтәм, стенага сызсаң Сөякчел йодрыгы белән айкап, Шуль- гин стенага сызган кызын нишләтәчәген күрсәтте. Сыз- мады. Стена бер дә үбелмәгән кыз шикелле чиста торды ми- нем.

 Ремонтлыйсы күп дип зарланган идегез ич әле.

Подъезд төбенә туктап, Мөшәрәф Мәрдеханов әйберләрне бишенче катка ташырга кереште.

 Мин инде ни булыша алмыйм. Үземнең пианиноны төшергәндә, билемне кузгаттым.

 Мәшәкатьләнмәгез, мин үзем.

 Ремонт күпмегә төште?

 Чүп. Алай да осталар канәгать калды.

 Әйтәм ич, эш аз иде анда.

 Күп дигән идегез ич әле, дим.

 Беләсезме, мин ремонтлый башласам, баштанаяк кирәк иде ул. Намус кушмый миңа башлаган эшне аннан-моннан гына эшләргә Кем нәрсәгә канәгать бит, кем нәрсәгә риза.

 Минем намус куша булып чыгамы? Мин нәрсәгә дә риза дип беләсезме? Юк, энекәш! Уң яңакка сукканда, сулын куючылардан түгел мин. Бигрәк тә фатирлы булгач.

 Ә мин ындыр табагы хәтле квартирда балалар белән берүзем тырпаеп калдым.

 Хатыныгыз кайда?

 Больницада. Операция ясаячаклар, ди.

Күңеленнән яхшысынмаса да, ниндидер үч аласы килеп, Мөшәрәф:

 Әбиең кайда? дип сорады.

 Мин әле аңа хатын турында хәбәр итми торам.

«Кайтып төшәр дип куркасың, шуңа хәбәр итми торасың», дип уйлады Мөшәрәф. Ул Шульгинның боек йөзенә үзенең усал бер канәгатьлек белән караганын сизеп алды. Гадәттә, кешенең кайгысы гына түгел, пошынуы да аны битараф калды- ра алмый иде. Әмма кешенең бәхетсезлегенә сөенүе аны оялта иде.

Күчтеләр. Дус-ишләрен җыеп, Мөшәрәфләр өй туе сымак бернәрсә үткәрделәр. Җырлашып утырганда гына ишек шакыдылар. Теге «зың-зың» кыңгырауны Шульгин алып киткән, Мөшәрәф куярга өлгермәгән иде әле. Һаҗәр ишек ачты. Тамагын кыргалап, Николай Шульгин килеп керде.

 А, Коля! Түрдән уз, синсез бармый әле монда! диде Мөшәрәф.

 Мөшәрәф Солтаныч, сиңа сүзем бар иде.

 Сүз генәмени?

Николайның йөзе орлыкка киптерелгән кыяр кебек җыерылып килде.

 Уйлаган идем әле аны

 Нәрсәне?

 Шулай диясеңне.

 Тукта әле Мөшәрәф хәлсезләнеп калды, аягы калтырый башлады. Сез нигә миңа «син» дип дәшәсез әле?! Сез шофёр, ә мин, җүнлеме-җүнсезме, бүлек мөдире!

 Моны хәл итәргә килмәдем мин. Миңа әзрәк акча кирәк иде.

 Акча?! Ә мин аны миңа кирәк дип торам

 Мин бурычка сорыйм.

 Башта алдагы бурычыңны түлә әле, яме? дип, ул Шульгинны баскыч мәйданчыгына сөйрәп чыгарды. Аның өчен бу вакыйганың ямьсез ягы бетеп, ниндидер көлкеле ягы башланган иде инде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3