Өлгерерләр, дип пышылдады Мортазин исе китмичә генә.
Нәүмиз калалар.
Шофёр халкы үпкәсез. Язмышлары шулайрак.
Бу вакытта ике машинаның уты кайтыр юлның пычрак йөзен кармалый иде. Асфальттан авыл юлына төшкәч тә, кайтып җиткәнче унөч чакрым бар иде әле. Бурсык үрен менгәндә, байтак чиләнделәр. Аның уртасына җиткәч, арттагы машина биш-алты тапкыр төчкерде дә сүнеп туктап калды. Бензины бетте. Шофёр, Баязит исемле ябык йөзле, озын буйлы егет, гәүдәсенә ятышсыз калын тавыш белән сүгенеп куйды.
Куначага кунгандай, үр маңгаенда аны көтеп торган алдагы машинадан Баязит ике чиләк бензин алып төште. Өскә менеп җиткәндә, каш өстендәге каеннар аклыгы шәйләнми иде инде. Фара утлары яктыртканнары гына, су коенганда читләр күзеннән качкан кызлар шикелле, караңгылыкка тайпылышып калдылар. Төн дөм караңгы. Җил исеп, өлгерә башлаган тары исе алып килде. Төрле якка айкалган фара утында бер кереп, бер чыгып, ике ябалак куышып йөри иде.
IV
Спектакльнең беренче бүлеге бетә дигәндә, утыргычларда утыручылар белән стена буенда басып торучылар арасыннан, шар шикелле тәгәрәп, парторг Шәрифнең анасы узды. Иелеп медердәгән сүзе парторгның аңына барып җиткәнче, өченчеме, дүртенчеме рәттән бер ир-ат:
Бәхет басты Шәриф туганны, җәмәгать! Әнә, хатыны бәби апкайтырга җыенган! дип ярып салды. Халык Шәрифнең хатыны бәби көткәнен белә иде.
Шәриф әнкәсенә ияреп караңгылыкка чыгып басуга, аның йөзенә каршы килеп туктаган машинаның ут көлтәсе сибелде. Ул аның басмасына сикереп менде.
Сүндереп торма инде, Баязит. Эш килеп чыкты бит әле, диде ул шофёр егеткә.
Ник миңа гына чыга суң ул гелән? Мин дә кеше ич.
Мин түгел, яңа кеше сорый.
Мәгъсүмә апа, җыенганмыни?
Әйе, корт чаккыры! Малай кирәк
Тапкан көнен!
Синнән сорыймыни ул?!
Спектакль кызык идедер, ә? Баязит фара уты астында ялтырап торган тәрәзәләргә ымлады.
Кызык иде.
Әйдә суң. Тапшырдык. Сиңа, Шәриф абый, бүген кызыгы анда булыр. Баязит калын тавышы белән бөтен авылны тутырып көлеп җибәрде.
Шапылдатып ишекләрне яптылар да кузгалып киттеләр. Баязитның машинасы, уты белән караңгылыкны телгәләп, Мортазиннар өенә юл алды. Алда тайгак Бурсык үрләрен үтәсе бар иде әле.
V
Тамаша залы яңгырдан соңгы урман аланыдай тынып, бушап калды. Артистлар чишенә, гримнарын сала башладылар. Ә Хәмзә Уразаев, уйнаган киемнәрен алмаштырмастан һәм йөзен чистартып тормастан, һава алырга дип, баскычка чыгып басты. Иңбашлары күтәрелгән, әйтерсең лә олы гәүдәсе белән кысан бер почмакка кереп кысылган. Аны бу тирәдән каядыр качасы килү хисе биләп, тынгысызлап тора иде. Гадәттә мондый тойгы аңа үз-үзеннән, үз уеныннан канәгать калмаган чакта килеп урала. Бүген теләмичә генә, рольгә җаны-тәне белән бирелмичә генә уйнаганы өчен оят иде. Сагындырган артистларны күрергә дип җыелган халык, билгеле, аның бу хисләрен сизмәгәндер, аның уенын ошаткандыр. Ләкин халык Уразаевның бөтен сәләтен салып уйнавын карарга да хаклы лабаса! Аңа бил авырта дип акланасыңмыни?
Сискәндереп, урам чатыннан машина килеп чыкты да Уразаевны баштанаяк якты нурга коендырып куйды.
Бетте дәмени? дип сорады машинасын сүндереп төшкән Баязит.
Бетте шул, энекәш.
Әх, корт чаккыры!
Кайда йөрдең соң?
Шул инде, кешеләр дип Әй! Шофёр егет, ярсып, кулын һавада селтәп алды. Ярар, кайтам. Йоклыйсы гына калды.
Уразаев аны кызганып куйды. Калак сөяге астында утырган мина ярчыгы кузгалган кебек булды: чәнчеп алды.
Исемең ничек? дип сорады ул.
Баязит ла.
Уразаев Баязитка текәлебрәк карады. Шушында гына ул аны ник кызганганын төшенде. Ул аның йөзен кайдадыр күргән сыман икән. Фронтта бугай. Әйе, сугышның тынып торган бер мәлендә концерт куйгач. Кайтыр юлда, ерганакка төшеп машиналары баткач, аларга ялан кыр буйлап фронт сызыгы ягына атлаган бер татар егете булышкан иде. Госпитальдән чыгышы икән. Әллә кайта бу туган ягына, әллә татар моңын кабат ишетәме-юкмы дип, шул егеткә берничә җыр җырлап күрсәткәннәр, хәтта биегәннәр дә иде. Ул егет ахырдан аларга зур-зур рәхмәтләрен әйтеп калган иде. Ул чагында Уразаев, дөньяда шул егетнеке кебек шатлыктан яшьләнгән күзләр күрер өчен генә булса да яшәрлек икән дип, үз һөнәре белән шөкер генә горурланган һәм ул күзләрнең дымсу зәңгәрлеген гомере буе хәтерендә йөртә иде.
«Әллә соң моңа да шулай итәсеме?» Ул, сынап, баскычтан төшеп барган Баязитка карап торды:
Егет, тукта әле. Әйдә, кер әле.
Баязитны караңгы залда калдырып, ул сәхнәгә үтте, пәрдә артыннан аның карлыккан, салмак тавышы ишетелде:
Үтенечем бар иде, җәмәгать
Байтак гомер нидер сөйләде. Баязит, түземен җуеп, йокысы белән көрәшеп арыгач, инде чыгып китәргә җыенганда гына, чыжлап пәрдә ачылып китте.
Спектакль башланды.
Хәмзә Уразаевның, калак сөяге тирәсендәге ярчык бимазалавын искә алмаганда, бөтен тәне, җаны тыныч иде.
Беренче бүлектән соң пәрдә ябылгач, аның йөрәген кайнарлатып, залда кул чабу ишетелде. Әйтерсең лә су өстеннән нидәндер өреккән кыр үрдәкләре көтүе күтәрелде дә ерак-еракларга очып китте. Пәрдә читен ача төшеп, ул залны күзләп чыкты. Буш урыннар күп түгел иде.
1977ШӨПШӘ
Мөшәрәф Мәрдехановка фатир бирделәр. Яңаны түгел. Өр-яңасын ул эшләгән контораның башлыгын йөртә торган шофёр Коля Шульгинга бирделәр. Өч бүлмәлене. Дүрт кешегә. Дөрес, ул үзендә «әбисен» дә тота. Мәгәр, ордер алуга, аны зур җәнҗал белән куып чыгарганын контора кешеләре ис китеп сөйләгәннәр иде. Шульгин аны авылдан кубарып алып килгән. Әби белән бергә мәрхүм ире җыйган байтак кына акча да ияреп килгән, имеш. Ул акчалар, «Жигули»га әйләнеп, Шульгинның гаражына кереп кунаклаган. Хәзер инде әби кешегә авылдагы тузган йортына кире кайтып китүдән башка чара калмаган, ди.
Эше төшеп Шульгин белән алыш-бирешкә кергәне булмагач, Мөшәрәф аны мондый адәмдер дип белми иде.
Ике малай үстерсә дә, Мөшәрәфкә Шульгиннан бушаган бер бүлмәле фатирны бирделәр. Күрәсең, башлык йөртү таш йөртү түгелдер. Ә Мөшәрәф канәгать. Яшь белгечкә артыгын бирмиләр. Кайберәүләрнең фатир алганда «Инде ник шунда шәрә йөрмисең үз өем!» дип куануларының ни аңлатканын ике бала белән кеше кулында яшәп татыган иде инде ул.
Ял көне иде. Хатыны Һаҗәр белән фатир карарга киттеләр.
Мөшәрәф юлда:
Мәчене капчыкта килеш сатып алып булмый бит инде, дигән булды.
Сайлап алырга ирек биргәннәрмени!
Алай димә, карлыгачкай. Иләкне дә карап алалар.
Иләкне менә сайлап була ичмасам. Көне буе сайла, сүз әйтмәүләре мөмкин, диде Һаҗәр. Ярар инде, булмаганда кәҗә дә сыер Безгә инде өч бүлмәлене бирерлек тиздән Һаҗәр, оялып, башын түбән иде. Алар тагын бер бәби көтәләр иде.
Күчик әле бусына, күз күрер. Тартуны ташлыйм, спорт белән шөгыльләнә башлыйм. Анда базар янәшә генә.
Базарның синең спортыңа ни катнашы бар?
Бергә катнаша инде ул тиздән. Бәрәңгесе, тозлы кыяры дисеңме Үземә чабасы була. Бәлки, төсле телевизор алырбыз әле бераздан.
Иң элек кухняга ап-ак өстәл-урындыклар, шкаф кирәк, диде Һаҗәр.
Үзем ясыйм, диде Мөшәрәф.
Ясарга сиңа куш инде
Мөшәрәфнең юну-ышкылауга кулы ята иде. Керешкән сурәттә, вак-төякне ару гына әтмәлләп куя. Кибеткә кергән чакларында Һаҗәр берәр нәрсәгә кызыкса, ул:
Нәрсәсе бар моның? Күрәсеңме, анау төшендә фәлшесе бар. Үзем ясыйм, дип читкә китә. Кухня дигәч, тагын кызды: Нитәм, Һаҗәр идәннән түшәмгә кадәр киштәләр. Күп итеп чүлмәк алабыз. Тәрәзәсенә минем теге кызыл башлы сөлгене эләбез. Сабан туенда көрәшеп алганны әйтәм. (Сөлгене, Һаҗәрләр авылына кияү булып кайткан елны көрәш мәйданына чыккач, берәүнең моңа, кунак итеп, егылганы өчен биргәннәр иде.) Ир икән Сабан туенда көрәшеп сөлге алсын кеше: күрсен килгән-киткәннәр!.. Нидә калдым әле? Урындыклар урынына каен бүкәннәре. Өстәл Беләсеңме өстәл урынына нәрсә?