Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 15.

Шрифт
Фон

 Мифтах, карале диде Сәвәрия. Һәм бармак очлары белән генә аңа орынды.

 Суң Акчура кымшанмады да. Кырын яткан җиреннән иңбашы аша хатынына карады. Суң, дип кабатлады ул иртәнге калын тавыш белән.

 Җиләкләрең бигрәк тәмле булды, дип, Сәвәрия тәненең бөтен кайнарлыгы белән аңа елышты.

 Иске авыздан яңа сүз Тәрәзә төбендә яткан каптан алып папирос кабызды. Саташасың мәллә? Яңгыр әнәтерә Лапастагы печәнне кичтән җыйдырмадың кипкән иде.

 Юк, монда карале, монда диде Сәвәрия. Ике арада яткан кара чәч толымын, бөтен учы белән тотып, артка алып салды. Борыл әле дим

 Чә!.. Акчура папиросын өчме-дүртме тапкыр тирән итеп суыргалады да гөл туфрагына кадап сүндерде. Әллә нишләгән син. Башка вакытны яныңа ник шунда узгынчы кереп ятмый, сизми йоклый торган идең. Алай да ул аңа таба борылмыйча яхшысынмады.

 Ул башка вакытны бүген

 Нәрсә бүген?

 Әллә нишләдем мин.

 Ә? Нишләдең тагын?

 Белмим. Көтмәгән-нитмәгәндә

Акчура кыюсыз хатынының күзенә карады һәм аның ни әйтергә җыенганын аңлап алды.

Сәвәриянең йөзенә елмаю дулкыны җәелеп китте, аннары, күзеннән иреннәренә җиткәч, сизелер-сизелмәс калтырау булып басылды, сүрелде. Эчтән аны нидер яктыртып тора сыман иде. Акчураның хәле киттемени таянган кулы тотмады, чалкан авып, беләген маңгаена куйды.

 Ничек көтмәгән-нитмәгәндә? диде ул коры тавыш белән. Мин моны синнән унҗиде ел көтәм инде. Түзмәде, кү- зенә яшь килгәнлеген тоеп, хатынына күрсәтмәс өчен, йөзе бе-лән аның күкрәгенә капланды. Акыллым, дип ыңгырашты.

«Акыллым». Бу сүзне никахлашкан елны Сәвәриягә еш әйткәли иде ул. Тора-бара, сүнгән өмете кебек, ул сүз каядыр югалган, онытылган иде. Менә хәзер сагындырып, оялтып, теленә кайтып керде.

 Җиләкләрең тикмәгә генә тәмле булмаган икән Сәвәриянең кыска пышылдавын әкрен-әкрен көчәя барган тыныч яңгыр шыбырдавы шунда ук үзенә йотты. Ә хатынының сүзләре, шифалы дару үләне суы булып, Акчура күңеленең иң зур кимсенүе яшеренгән яралы урынга барып җитте.

Бөтен ачыклыгы белән төшенсә дә, ул бары тик:

 Җиләк җиләк инде ул, малай, дия генә алды. Дулкынлануы көчле иде. Акчура башын күтәрде, тагын Сәвәриянең күзенә карап алды.

 Бармаган булсак диде Сәвәрия, күзен яшерде. Үз насыйбың барыбер үзеңә икән! Ул чиста тавышы белән сүзләрне сузып, күңеленнән суырып алгандай сөйләште.

Түзмәде Акчура. Сәвәрия аркылы сузылып чыкты да киенә башлады.

 Кая җыендың?

 Монда гына.

Аты гел шулай: сылу, төз аякларына нык итеп баскан да яңгыр астында йокымсырап тора. Өйалдыннан йөгән тоткан ак күлмәкле Акчура килеп чыккач, ул кешнәп куйды.

 Әйдәле, Шөлди, очыйк әле бер!

Акчура ни өчендер кече капканы түгел, дәү капканы ачып куйды. Яланаяк килеш кенә атланды да, үкчәләре белән атының касыгына төртеп алып, пычрак чәчрәтә-чәчрәтә тын авыл урамы буенча урман ягына таба юнәлде. Сәвәрия түр тәрәзәгә капланып карап калды.

Әнә инде янган имән һәм менә беркавым җиләк җыйгач теге көнне хәл алырга дип яткан урыннары. Үләне чабып алынган, яңа китәрелгән баш кебек кытыршы.

Ул тезләнде. Аннары, кулын җәеп, әкрен генә юеш, җылы җиргә сузылып ятты.

 Рәхмәт, җир.

Һәм ул, кайчандыр, әллә кайчан инде, Сәвәрияне беренче кат үпкән шикелле итеп җирне үбеп алды.

Хәзер инде көтәсе, бары тик көтәсе калды.

Бу җир аңа шундый бәхет эчертте. Көтү бәхете Бәхет көтү

Табигать тын иде. Ул бар куәтен Акчурага бирде кебек. Тәне белән утыз җиде яшьтә булган Акчура җаны белән, икенче покос үләнедәй, яшәреп китте.

1976

ҖАН ТЫНЫЧЛЫГЫ

I

Урып-җыю эшләре тирләп чапкан атның сөрлегеп китүе сыман туктап калды. Көннең зәңгәр күзен төш вакытында яшен чаткылары белән чатнап торган караңгы болыт тавы томалады. Инешнең текә ярына оялаган керәшәләр, канатлары белән шадра суга тия язып, чыркылдашып очарга керештеләр. Авыл советы бинасына кадакланган игъланны җил кубарып алды да, үртәгән шикелле, колхоз председателе Мөдәррис Рәмзиевнең эш бүлмәсе тәрәзәсенә китереп сылады. Председатель урак өстендә театр килүгә риза түгел иде: эш бүленә. Күңеле белән яңгырны да, артистларны да бер кат каһәрләп алды.

 Ит турагычы, диде ул авыз эченнән генә, артистлар белән күрешкәндә күккә карап.

Аңламыйча:

 Нәрсә, нәрсә? диештеләр.

 Телгәләнә җан кырыкка ит турагычыннан чыккан күк. Акланып, яңгыр белән йөрисез, ә? Эш кала.

Аның уенча, тәрәзәне каплаган игъланны алып аткандай, артистларны кире борып та булыр иде кебек, ә болытны пумала белән генә куасыңмыни? Ләкин, көннең югалуына үзәге өзгәләнсә дә, спектакльне бушлай бөтен авыл халкына күрсәтергә килешеп, театрга колхоздан тиешле акча күчерергә кушты.

Тагын да бөркүләтеп җибәрде. Кырлардагы комбайннар, нидәндер куркынып бер урынга тупланган сыерлар сыман, техника паркына кайтып җыелдылар. Ындыр табакларында эш тукталды.

II

 Бүген алар сугыштагы кебек хәл ала. Фронтовикларга уйнаган шикелле уйнарга кирәк.

Карт артист Хәмзә Уразаев тамаша алдыннан яшьләрне әнә шулай җилкендереп йөрде. Тик үзеннән рухлану качкан иде. Көн бозылудан иртә белән радикулиты кузгалып уянды. Сәхнәдә йөз кат куелган спектакльнең репетициясендәгечә, сүзләрне җансыз, йөрәгенә үткәрми генә кабатлады. Тамашачының сәхнәдәге һәр хәрәкәткә, һәр сүзгә мөнәсәбәтен белдереп утыруы аңа салкын дулкыннар кагуы булып кына тоелды.

Бу гастрольгә чыгарга аны беркем дә кыстамады. Чалт аяз торган көн куе зәңгәр болыт өемнәре белән тула башлаганда, аның күңелен «Ник йөрим соң әле мин дөнья куып, ни җитми? Менә ул халык күңелен күреп, биле сызлаганда да сикерекләп биергә мәҗбүр. Ә аның күңелен кем күрә? Кем?» дигән үз-үзен яратмау, хөрмәт итмәү хисе басып китте. Юлда ул автобус тәрәзәсеннән көчле җилнең салам өемнәрен тузгытуын карап килде. Үз күңелендә дә уйлар өермәсе тузгыды. Кешеләр җан-фәрманга төпләнеп эшли, аларны нинди җил дә урыныннан кузгата алмый. Ә менә аны җәй буена бер сәхнәдән икенчесенә куып йөртә.

Кичкә кырын авыл күге бермәл бозлар белән буылып торган, ә аннары кинәт чистарып калган елга кебек бушап, тынычланып калды. Ә Хәмзә Уразаевның берсеннән-берсе төшенкерәк уйлары, язгы суның текә борылышында кайнаган бозларга охшап, өсте-өстенә өелде, бәрелеште.

Баер алдыннан гына, дөньяны алтынсу нур һәм зөбәрҗәт төскә күмеп, болытлар арасыннан кояш күренде. Озак тормады, җәелеп батканда, аның нурлары көнбатыш ягын сары төскә манчыды. Яңгыр чистарткан һава саф иде. Бар нәрсә юеш һәм ялтырап тора.

Аннары кичке эңгер-меңгер чак җитте. Бер генә мизгелгә әйберләрнең төсе үзгәреп йортларның кызыл калайлы түбәләре яшелләнеп, тупылларның яшел яфраклары кара булып күренде, көньяктагы куе зәңгәр болытлар сыегаеп, агарып киткән кебек тоелды.

Авыл өстендә аш-су, мунча төтене исе таралды. Өч атна буе тоташлый иген урган, ашлык җыйган халык көтмәгәндә килеп чыккан бу тын алуның һәр минутын чистарынып ял итү, күңел ачып калуга тота иде. Академия театры артистлары куячак спектакль авыл күңелен кытыклап, бәйрәм рухы белән тутырды. Халык тамаша залына чистарынып-ясанып, көр кәеф, тук канәгатьлек белән килеп утырды.

Хәмзә Уразаевның биле бөтен сынын катырып сызлый иде.

III

Яшел бәрхет пәрдә ачылып уен башланганда, кешеләрнең көн буе җыелып торган ашкынулы түземсезлеге бердәм кул чабу булып ташып чыкты. Бу мәлдә бөтен залдан бары тик бер генә кеше, сәхнәгә карамыйча, төбенә хәтле ачык ишекләргә күз йөртеп чыкты. Ул колхоз председателе Мөдәррис Рәмзиев иде.

 Шофёрлар кайтып җитмәгән, дип пышылдады ул күршесендәге парторг Шәриф Мортазин колагына.

Яңгырның беренче авыр тамчылары юл тузанын шадраларга керешкәндә генә, ике машина, ындыр табагыннан бодай төяп, ашлык кабул итү пунктына юл алган иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3