Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 14.

Шрифт
Фон

 Алайга киткәчтен, безгә биисе кала инде икебез ике баштан бүрәнә күтәреп. Гомер буена шулай биюдән баш чыккан юк.

«Гомер буена шул». Гаилә тормышын мичәүләп Акчура үзе тартып алып барса, янәшәсендә һәрвакыт Сәвәрия. Шушы ук урманга утынга баруны алып кара: бүрәнә бит ул ике башлы. «Ичмасам, өлешебезгә иң киме уртасына ябышырлык бер малай заты да тимәде. Сәвәрияне дә ничек чыдый диң. Шәрифелләр моның урынында булса, күптән шәлперәеп төшкәннәр иде инде. Моның шул кыз гайрәте белән бирешмәведер, дип уйлап барды Акчура. Бакчы аны: ничек алсам, шул килеш. Бүген дисә, яшь кияүгә бирерлек биш көн туйлап Мондыйдан биш гомер яшәп тә күңел бизмәстер. Нәфсе дә туймастыр»

Сәвәрия:

 Кире борылабызмы әллә? дип, аның уйларын куркытып җибәрде.

 Ник? Җавап бирмәсә дә, ник икәнен аның карашы юнәлгән як әйтеп тора иде: офык буйлата кара болыт үтеп бара. Монда килми ул, дип юатты Акчура. Җил ыңгай бара. Җилгә каршы килсә, бер хәер: ул чагында күпме тының бар, тай җәтрәк моның ише утлы-яшелле болыттан.

Ул як томансу иде. Бер генә мәлгә кечкенә болыт кисәге белән кояш та капланып торды. Матур иде табигать. Арыш эчендә бишеккә салган бала сыман яткан Сигез зирек күлен тирәләп үткән юлдан барган чакта, Акчура балыклар уйнавына карап узды.

 Ник сикерешә икән инде болар? диде Сәвәрия.

 Кемнәр?

 Балык

 Ә-ә!.. «Бу дөнья матурлыгын күрер өчендер, ник булсын. Ә күргәч, сикерә алмаганнарга сөйләр өчен». Хатынына: Кем белсен, яңгыргадыр, күрәсең, генә диде. Үзен ул, суда калган балык кебек, дөнья матурлыгыннан нәүмиз калган дип тойды. Ул да бу дөньяның үзе йөзгән бер тирәлеген генә күрә ләбаса. Сәвәрия дә. Чын дөньяга, матурлыгын бүтәннәргә дә сөйләрлек дөньяга ул сикереп чыга алмады. Ихтимал, чыгулары да икеле булыр инде. Адәм затының иң матур дөньясы балаларындадыр. Баласы матур кеше ничек ямьсез булсын да дөньясы ничек гамьсез булсын! Җылы, мәшәкатьле, чыр-чулы дөньяга атлап чыга торган бусага кайда икән ул? Җавап эзләп, Акчура хатынының аркасына карады. Чәчәкле күлмәк кигәнгә, ул җыйнак, урта бер җиреннән билләп куелган чәчәк бәйләменә охшап утыра. Күлмәге һаман үрәчәгә утырганда тартылган килеш калган тыгыз итеп шома тәненә сыланып тора Нинди чәчәкнең дә бер дә бер заманны туфракка төшеп борнарлык орлыгы өлгерә Юк инде, юк

Үзенең балалары булмавын Акчура шушылай авыр киче- рә, хатынын һаман кызгана, моны онытып торыр өчен үзен дә, Сәвәрияне дә эш, мәшәкать урманына кертеп адаштыра. Адашкан чакта кайтыр як кына эзләнелгән кебек, аны йорт-җир хәстәре генә уйландыра. Уйлана торгач, былтыр әнә нин- ди өй салдырып керделәр: зур түгел, тыйнак, аларга зур кирәкмәс, ләкин икәвенең дә уртак хыялыдай югарыга омтылган биек.

Ә болыт һаман якынлаша бара иде.

 Ярыйсы гына килә бу, диде Сәвәрия.

Арыш басуын үткәч, үзәнлеккә таба төшеп баралар иде, каршы яр каплаганга күрә, болыт күздән югалып торды. Ә күтәрелеп җиткәндә, өскә ишелердәй булып якынлашкан иде инде. Әмма иртәнге кояш гел югарыга үрмәли: болыт, күбәләккә үртәнгән эт кебек, аның артыннан куалый, тота алмый, ерактан тонык ырылдавы гына ишетелә. Аннары ул, арып, янга янтайды, бары тик бер почмагы гына киселеп, язгы елга буендагы боз кисәгедәй аерылды да, үз агымында бөтерелә-бөтерелә, боларга табан кузгалды.

 Биле сынды бусының, диде Акчура. Бу арада артыкка китте Яңгырны әйтәм.

Урманга җитеп төртелгәнче, юл үргә каршы. Атка авыр килмәсен диптер, текәрәк бер урынында үргә кыйгачлый салынган. Менә шунда борылып кергәндә, Акчура бу дөньяның ике көчен күрде. Аның берсе матурлык иде: үрләр-кашлар аша аксыл ераклыктан авыл карап тора. Икенчесе хәвеф. Беренчесе йөзәр ел яткан инде, тагын йөзәр ел ятар. Бусына Акчураның катнашы кечкенә, бусы аның ул булса да тора, булмаса да тора. Әнә шул ераклыктан карап барганда, яңакка чабып җибәргәндәй чатнап күк күкрәде. Ә көн кояшлы, ә көн тыныч. Акчура, ят тавыш ишетеп, урманга табан борылды. Ә ул яктан, нәкъ үзләренә каршы, әле зәңгәрләнеп, әле алтынланып, әле яшелләнеп утлы бер шар тәгәрәп, юк, очып килә иде. Нәкъ алар барасы юл буенча. Бер сөям дә читкә тайпылмыйча. Нәкъ ат турысына. Газ белән эретеп ябыштыру тавышы чыгарып ысылдый-ысылдый.

Ат туктады, колакларын шәңкәйтте, авыз эченнән генә кешнәп куйды: хәвефтән курка.

Якынлашкан саен, шарның ысылдавы көчәя барды. Ул инде ысылдамый, ә чытырдый иде.

 Нәрсә соң бу?.. Өскә килә ич, Мифтах! дип чапаланды Сәвәрия. Ләтчәмени!..

 Яшен Яшен ташы

Менә бит ул ничек: әле генә табигать шәп, якты, сабыр; Ак- чураның утын алып кайту нияте белән «бала» дигән иң зур те- ләгеннән битәр бернәрсә юк иде. Ә дөньяда моннан күпкә зуррак мәшәкать, хәвеф йә афәт бар икән ләбаса! Әнә ич, өскә килә Башыңа төшмәсә, болар искә килеп тә карамый. Яңа туган бала өчен табигый үлем ерак булган кебек, иң зур кайгы миндә дип йөргән кеше өчен дә алар ерак бер нәрсә булып санала.

 Бор атыңны, ник каттың! Сәвәрия арбадан сикереп төшмәкче булып талпынды. Акчура аны тотып калды да, арбаны аудара язып, атны кире борды. Ул арада утлы шар арасы унбиш-егерме адымга кыскарып өлгерде.

 Но-а-а!.. Җә, җанаш Инде тының җиткәнче!.. дип, Акчура баш очында дилбегә болгады.

Сикәлтәләрне тоймыйча чаптылар. Арба астында бәйләнгән чалгы шалтырады. Кыйгач юл башланган борылышны узгач, Акчура артка каерылып карады. Нәкъ шул мәлне борылыш башында торган ялгыз кәрлә имәнгә колак тондыргыч чытырдау белән ут капты аны яшен ташы сукты. Ат сикереп алга ташланды. Акчура дилбегәгә тартылып арбага ауды, ә хатыны Сәвәрия, һичнинди тавыш чыгармыйча, арыш арасына егылып калды.

«Тормыш та бит каһәр суккыры яшен кебек шулай арттан куа, дигән уй килде Акчурага. Ул, курыккан атын ничек кирәк тыеп, өстен-башын каккалап торган Сәвәриягә таба борды. Куа да синнән әнә кара кисәү генә кала»

Имән бик тиз яна иде. Акчурага ул кайнар урынга куелган шәм шикелле эрегән сыман күренде.

Баягы болыт кисәге урман өстеннән узып бара, күзгә күренеп тарала иде. Акчура ниндидер табышмак серенә төшендемени, хатыны янына килеп җиткәч:

 Алай икә-ә-ән дип сузды.

 Нәрсә алай икән? дип сорады Сәвәрия.

 Дөнья.

 Дөньяның нәрсәсе алай, нинди?

Акчура эндәшмәде. Сәвәриягә кул сузып:

 Әйдә, хатын, диде.

 Кая?

 Кая булсын урманга. Рас бүген җиләк өлгергән вакыт икән, җиләк җыйык. Безгә хәрәм мәллә?

 Кара, кулың каный түгелме соң?

 Пычкы теше тигән, күрәсең

«Иманын өч тиенгә сатыем, дип уйлады Акчура, кулыннан юл читендәге зәңгәр чәчәккә тамган ал кан тамчысына карап. Бу тормышын әйтер идем Бер карасаң, яшен ташы шикелле куа икән. Көндәлек мәшәкатьләргә карамастан, җиләк вакытында җиләк җыярга чыгып кит икән. Югыйсә, сукыр тычкан ише, үлгәнче үз мәшәкатьләреңдә генә казынып калырсың»

Икесе дә әле генә туптан атылган ядрә сыман булып өсләренә килгән хәвеф куркуыннан әкренләп арынды. Алар инде урманга бара. Утынга түгел, ә җиләккә. Шәп иде, рәхәт. Икесенә дә. Тик биянең ак очлы колагы гына әүвәлгечә куркудан шәңкәйгән иде.

Имән инде кисәү булып кына көйри, кара көйгән кәүсәсе пыскып тора, һәм җил, ниндидер җанвар ялын тузгыткан кебек, аның ялкын катыш төтен телләрен калтырата иде


Унбиш-егерме көн үтеп китте. Инде утыны да, печәне дә әзерләнеп бетте җан тынычланды. Яшен ташы, җиләк онытылды. Акчура белән Сәвәрия хәл җыярга дип янәшә ятып торган уентыктагы үләнне күптән чабып алганнардыр Акчура күңеленә, үзенең кулыннан юл тузанына тамып калган ал кан тамчылары булып, изелгән җиләкләр генә кереп калды

Беркөнне Акчура таң беленер-беленмәстә уянып китте. Тышта пышылдап кына яңгыр ява иде. Кулына күтәрелеп (тәрәзә буенда ята иде), ишегалдына карады. Киң ишегалдында аты басып тора лапас астыннан җылы яңгырга чыгып баскан су коена. Канатлары белән кагынгалап, казлар йөри. Түбәдән агып, нигез читендә шыбырдаган су тавышына бераздан хатынының эндәшүе килеп кушылды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3