Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 13.

Шрифт
Фон

 Карале монда! Вагон ишегендә Гальери күренде. Сиңа әйтәм, Самат, кер әле Ышанмый болар. Әйт әле, кабыздым бит, әйеме?

 Барма! Хисапчы хатын иренең күлмәк җиңенә ябышты. Йә эчертерләр Биш чакрымга сөт илтеп кайтасың бар. Эчсәң, өйгә кертмим, бел! Машинаңда кунарсың.

Вагонда тагын шаулаша башладылар.

 Колак сал әле монда, Нәкый! Сиңа әйтәм, тыңлап бетер башта!

Гальерины тыңламадылар. Көтүчеләрнең кайсысыдыр аны ачык ишеккә таба төртеп җибәрде, һәм ул, сөрлегеп, Саматның аяк астына килеп төште. Нәкый йөгереп чыкты да аның битенә бер уч шырпы сибеп җибәрде:

 Бирән! Чөмерде, алай да ялганлый, ә? Ничә шырпы монда, ничә шырпы?..

Гальери йөзтүбән яткан җиреннән башын калкытып торырга талпынды.

 Кырык тугыз, диде ул.

 Я-ат! дип кычкырды Нәкый, аягын Гальериның аркасына куйды. Тормаслык итеп аударам юкса!.. «Кырык тугыз!..» Ә тагын берсе кайда?

 Чыбыркы очына бәйләдем ич. Гальери башын җиргә салды.

 «Бәйләдем!..» Күзен күрегез әле сез моның, койган да куйган мут бит, ә? Нәкый тагын җыелып өлгергән хатыннар тирәли әйләнеп килде. Сиңа әйтәм! Нәкый аңа туфли очы белән төртеп алды. Кемгә әйтәләр?! Син кулың белән кабыздың бит ул шырпыны!

 Әйттем ич цирк дип. Кыш көне соң, циркка баргач, бер клоун икенче клоунның ыштан төймәсен чыбыркы белән өзеп төшергән иде. Хәтерлисеңме? дип кушылды Гариф.

 Йөрәкне яндырма, ичмаса. Мунча салучыларыма дип алынган кызыллар иде! Ул, борылып, Гальерига йодрык изәде. У-у, Гальери! Карале, кара Юк, ятуын кара дим, ятуын! Эш кырган үгезмени? Өч гектар җир сөргән диярсең, билләһи!

Нәкый белән Гариф вагонга кереп киттеләр.

 Инде дә кабыздым. Гальери, башын күтәрә төшеп, хисапчы хатынга күз кысты. Аннары бик канәгать кыяфәт белән аягына басты, чалбар балакларын каккалады. Инде дә кабызды-ым! дип кабатлады ул. Ярата Гальери мондый үзешчәнлекне. Чөнки аның һәр уены, шаяртуы авыл халкы телендә ким дигәндә бер ай йөри аңа шул рәхәт. Ул, чыннан да, сәхнәдәге шикелле, тәкәббер карашы белән җәйләүне күзләп чыкты. Ул тирән-тирән итеп сулыш ала, болын киң, Гальери шул болын уртасында торган көтүчеләр йортына таба бара, җәйләүгә аның калын тавышы җәелә:

 Нәкый, ә Нәкый!

 Ни җитми тагын?

 Гармунны гына алып бир әле, малай. Сәке астында шунда капчыкта.

Ул, Нәкый сузган гармунын алып, язгы ташу күпердән каерып алган һәм ярга чыгарып аткан субайга килеп утырды. Ярның җәйләү ягы сөзәк, ә каршы ягы текә, биек. Таш катыш кызгылт ком катламы кояш нурында алтындай яктырып тора. Су төбендә дә шул ук ком. Яр комы, киселгән кәрәздән агып төшкән бал сыман, көндезге эсседә эрегән дә су төбенә җәелеп яткан шикелле.

«Ага сулар Кендеккә арканлап куясыңмыни аны?»

Гальери гармунын сузып җибәрә. Суның салмак агымына аның бармаклары астыннан чишмәдәй ургып чыккан моңнар барып кушыла. Гальериның хыялында типкән ул чишмәгә Нәркис-болан килгән дә иренен тидерер-тидермәс кенә итеп су эчәдер төсле. Ул үз моңы кушылган суның Нәркис йөзгән бозларга кадәр барып җитүен тели. Ишетер микән? Эх, ишетерлек итеп яшисе килә! Кулына гармун алган вакытларында Гальери моны бигрәк тә өзелеп тели.

Бераздан ул гармун күреген йөрәге турысына җыеп китерә дә:

 Инде дә кабыздым, дип уфтанып куя.

Ә йөрәк йөрәк

1976

АКЧУРАНЫҢ ҖИР ҮБҮЕ

Ат караучы Мифтах Акчурин, иртүк утарга барып, тайларга кичтән чабып алып кайткан җылымса люцернаны салып менде. Ашап-эчкәч, урманга барырга җыена башлады. Пычкысы яхшы үтә иде, балтасын кайрап алды да арбасындагы үлән астына салып куйды. Урман ул әнә генә, офык читендә, тиз әйләнәчәк. Хатыны төрле эшкә йөри, ярты көн калудан колхозның түбәсе ишелеп төшмәс әле, утын кирәк ич. Бүтәннәр әнә машина гына сорап ала да әллә кайлардан табып алып кайта. Акча түләп, билгеле. Ә ул беркемне мәшәкатьләми, йөдәтми. Аңа машина кирәкмәс машина колхоз эшенә йөрсен. Аты үз кулында, ул үз көен үзе күрә. Яшел агач кисми, урманда ауган-сауганы да, түзем белән җыйганда, ел тәүлеге ягарга җитәрлек табыла. Әлбәттә, бушка инде. Былтыр, яңа өй җиткезеп шактый «чишенгән», чыгым тоткан иде, аның өчен утынның бушлай булуы да мөһим.

 Әйдә, Сәвәрия.

Акчура (авылда аны шулай атап йөртәләр Мифтахлар байтак, Акчура бер генә) тары бөртеге сыярлык та тишек-тошыгы булмаган кабык төпле арбасының астына чалгысын бәйләп куйды, атның аркалыгын тарттырып бәйләде.

Кулына пешкән дүрт йомырка, башлы суган кыяклары, май ягылган ике телем икмәк, чәйле шешә салынган букча тотып, ишек-капка келәләрен элә-элә, Сәвәрия дә чыкты. Ул аркан басып капка келәсенә үрелгәндә, тәбәнәк буйлы Акчура ат муены астыннан яшертен генә хатынына сокланып карап торды. Сәвәрия тар иңенә сары яулык салган. Ак алъяпкыч ябып, бәйләвечләре белән, сыгылып төшә күрмәгәем дигән шикелле, нечкә генә билен буып куйган. Үрнәк өчен колхоз идарәсенә куелган кечкенә бодай көлтәсемени!

Үзенә таба борылганда, Акчура аның кызларныкына алыштыргысыз йомры күкрәгенә кызганулы бер караш белән карап куйды. Кызганулы, чөнки Сәвәриягә бала имезү насыйп булмады. Бу коеп куйган буй-сынны табигатьнең хатын-кыз тулылыгыннан мәхрүм итүе Акчураның күзләренә яшьләр китермәде түгел. Икесенә уртак булган бер өметләрен күпме тапкыр бер-берсеннән яшереп, күңелләренең иң яралы төшенә күмеп куйды инде алар. Акчура менә иртәгә, менә иртәгә кулын Сәвәрия тотып алыр да салкынчаланып торган эченә куяр дип, җанының колагын сагайтып, унҗиде ел яшәде. Инде менә көтәсе көннәр кимегәннән-кими бара, өмет учагының соңгы күмерләре сүнәр-сүнмәс кенә тора

Ул Сәвәриягә карап туймады:

 Яхшы элдеңме? Бала-чага ачып шаярырлык булмасын, диде.

 Минем буй көчкә җитә әле балаларга кая инде монда!..

 Юк, син кара Тагын кара иренмә! дип, Сәвәриянең сузылып келәгә үрелгәнен, чөелдерек тикшергән атлы булып, ат ялы арасыннан карап торды.

 Киттек соң, диде Сәвәрия. Үрәчәгә тотынып аркан басты да аякларын салындырып арбага утырды. Зәңгәргә ак чәчәкләр төшкән күлмәге тартылып, гәүдәсе карандаш бе- лән сызгандай шома калды. Мул булып, үлчәп кенә килгән Сәвәрия дөньяга яхшы тегүче кисеп теккән күлмәкмени! Тик менә тамчы да тузмыйча, кайберәүләр кебек җәелмичә, мәңге шулай җыйнак тәнле килеш кенә үләр дә китәр микәнни соң?

 Шәрифелләр бүген җиләккә китте, диде Сәвәрия. (Шәрифел күрше хатыны.) Мине дә үзләре белән барырга кыстаганнар иде

 Ник иярмәдең соң?

 Утынга барасы ич.

 Шулаен шулай да Акчура: «Барыбер җибәрмәгән булыр идем», дип, хатынының бу сүзне башлавына ризасызланып куйды.

 Кышын бер бал калагы вареньесын кабуы ни тора, диде Сәвәрия.

Кузгалып киттеләр. Мул итеп майланган арба күчәре лычкылдап алды, көпчәкнең тимер кыршавы астына туры килеп, бер пыяла кисәге ватылды.

Акчура хатынының күз карашын тотып алды: биянең әле өч кенә атналык колынын карап бара икән. «Әллә көнлиме? Көнли. Эх, ничек кенә көнлидер әле!..»

 Кышын шул җиләкне өзеп алулары искә төшәр иде Чык тамчысын тоткан сымак кына өзепләр аласың да ишләре арасына саласың. Кечкенәләренә тимисең Алары да үсә тора балалары

Гадәттә, телгә артык юмарт булмаган хатынының үз сүзләрен, езеп-өзеп авызга җиләк каптырган шикелле, тәмләп кенә күңелгә салырга тырышуыннан Акчура Сәвәриянең бүген җиләккә бик тә барасы килгәнлеген аңлап алды, аны тагын кызганып куйды.

 Утыны да кирәк ич, Сәвәрия. Менә апкайтыйк, турыйк та ярып өйик Барырсың бер-ике көннән.

 Ул чакта соңара инде кояшта бөрешеп кипши

 Кая кипшесен әле, яңгырлар килә дә ява тора.

 Яуса җемсери инде җиләкне әйтәм. Вареньесы утыручан була. Көне бүген иде, бүген. Бакчы кояш!

 Кояш та, әнә теге якта болытлар яшелләнмәкче була әле.

 И-и, Шәрифел җырлыйдыр да соң! Җиләктә түгел, чөгендердә дә чат артис

 Анау болытны җил болайга куса, артык җырлый алмас!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3