Тәмам якынайды. Таш астында кызыл балчыклы яңа кабер иде. Нигә сугыш заманында, сугыштан кайтып, авыр яраларыннан вафат булганнар тирәсенә җирләделәр икән соң?
Таш зур, кап-кара, көзгедәй шома, ялтыравык. Килеп җитәрәк, чүкеп уелган тонык язуын, сурәтен, өске уң почмактагы йолдыз рәсемен шәйли төште. Чардуганы да кара, дүрт кырлы, нык, авыр тимердән, дүрт баганасы башында җиз шарлар.
Туктады, күзен кысып, сурәткә карады.
Һәм таш артындагы каеннарның яшел чуклары, зиратның яшел үләннәре кара көеп килде
Сөнгатулла бозауның сыртына суккалады, шулай итеп, әллә аны сөйде, әллә уйларыннан арынырга теләп, үзен тынычландырды. Аннары чиләкне алып, борылышны әйләнеп узды да сөзәк ярдан су читенә төште, чиләгенә су тутыргач, өскә менде. Чиләк авыр, җиргә тарта иде, әллә ничә тапкыр кулыннан кулына күчерде.
Эч, диде ул, чиләкне бозау алдына куйгач.
Бозау эчмәде, ипи кисәкләрен, бәрәңге, кыяр кабыкларын ашарга кереште.
Аударма, диде Сөнгатулла һәм яр читенә барып басты. Башта ераклыкка, аннары су агымына, бөтерчекләренә, өстә йөзгән чүп-чарга, бака ефәкләренә, сайлыктагы җете яшел үсемлекләргә карап торды, һәм шунда борылыш елдан-ел ашалып ишелә барса да, елга ярының артык киңәймәгәненә төшенде. Елга үз ярларын үзе төзәтә икән; бирге яктан ишелеп киңәйсә, аргы яктан язгы ташуда утырып калган ләм, ком белән күмелеп тарая икән.
Кешеләрнең тормыш ярлары да шулай түгелмени?
Шулай. Әйе, шулай.
«Бәлане бәла төзәтә, яраны яра» дигән сәер уена сискәнеп, ул иген басулары өстеннән еракка, урманга карады.
Ничек, ничек? дип сорады ул үз-үзеннән һәм «Бәлане бәла төзәтә, яраны яра» дигән уен кабат яңартты. Чыннан да, чираттагы бәлане зуррагы каплый, иске яраны яңасы оныттыра шул. Әнә авырый иде йорт-җире янды. Инде авырый гына иде, йорт-җире генә янган булган, ә аларның икесен дә иске зираттагы кара гранит ташы аның тәненнән, күңеленнән куптарып алды да яңа авыр кайгы иңдерде. Ә бәлки бәлагә бәла, ярага яра өстәлә барадыр ул? Юк. Гранит таш барыннан да авыррак, кара көйгән каен чуклары һәм зират үләннәре барлык кайгылардан да карарак.
Шулай булгач, Сөнгатулла кебек хәлдәге кешеләргә нишләргә кала соң? Кара көяргәме, җиргә иңәргәме? Юк икән, бирге яктан ишелгән яр аргы яктан туларга тиеш икән. Кешеләр, Сөнгатулла кебек, нинди генә хәлләрдә калмасын, нинди генә бәлаләргә дучар булмасын, нинди генә яралар алмасын, аларның тормыш яры бөтен торырга тиеш икән.
Анда, зиратта, яшәү ярыннан ишелеп төшә язган Сөнгатулланы соңгы мәлендә бер көч тотып калды. Ишелә башлаган яр кисәген үлән тамырлары шулай тотадыр.
Матурмы?
Күз алдын кара ялкын баскан Сөнгатулла ишетмәде дә кебек.
Ничек дим, бабай, матурмы?
Ул тагын эндәшә алмады әле.
Бабай, дим, бабакай!
Ул җиң очын тотып тарткалаганга кымшанмыйча, фәкать башын бора төшеп кенә карады янына оныгы килеп баскан икән.
Тукай диде Сөнгатулла, тик үз тавышын үзе ишетмәде. Тукай улым, диде ул, бу юлы телен көчкә әйләндереп.
Бу абый һәйкәле, диде малай.
Аныкы, диде Сөнгатулла. Ул аның кулын капшап тотты, беләкләре сеңерле, җылы кул.
Матурмы соң?
Әйбәт һәйкәл, диде Сөнгатулла аның ни хакында әйткәнен, ни белән горурланганын аңлап.
Абый үзе дә әйбәт.
Әйбәт иде.
Герой!
Герой икән шул.
Аны ак тартмага салып апкайттылар.
Аккадыр. Бик еракта иде бит. Сөнгатулланың «җәһәннәмдә» дип тә өстисе килде, тик оныгы җәһәннәмнең ни икәнен белми иде. Белер әле.
Әти ул тартманы ачмакчые.
Соң?
Майор абый ачтырмады. Кызыл ситсыга төрделәр.
Ул ак тартманы кайчан алып кайттылар?
Сиңа ап оп апир
Миңа операция ясагандамыни?
Шул көнне. Ник кайтмадың?
Әйтмәделәр.
Малай уң кулын йодрыклап селкеде:
У-у, әшәке кешеләр! Әйеме?
Юк, әйбәт кешеләр! Мине җылар дип әйтмәгәннәр. Тәгаен шулай.
И-и, менә әби җылады ул! Көне буе, төне буе, тагын көне буе, тагын төне буе. Аннары да. Гел елады. Яңгыр шикелле.
Тагын кем елады?
Күп еладылар инде. Әйтеп бетерерлек түгел.
Шуннан?
Ә мин еламадым. Пионерлар да.
Молодец!
Ә! Тагын солдатлар да еламады әле.
Ник икән?
Алар автоматтан атты. Өч мәртәбә. Залп белән, бабай. Бөтен каргаларның коты очты! Майор абый да атты. Аның пистолеты бар икән. Ә минем пистолетым аныкыннан зуррак. Матуррак та.
Шулай, улым. Синеке зуррак. Матуррак та.
Ә кемнеке яхшырак? Минекеме, аныкымы?
Синеке.
Ник?
Синеке атмый.
Атмый торганы яхшыракмыни?
Атмый торганы шул.
Ә ник майор абый алышмады? Мин давай алмаштырабыз дигән ием.
Алдалыйсы килмәгәндер. Синеке яхшырак ич.
Абыйның автоматы булган микән?
Булгандыр. Анда коралсыз ярамый.
Аңа кирәк түгел ич инде. Ник миңа апкайтып бирмәделәр икән?
Бирерләр әле. Зур үскәч. Зур үскәч, бер ир-егеткә дә мылтык тоттырмый калмыйлар. Андыйлар сирәк була.
Ә мин үскәнче бетсә?
Корал бетсә, бу бик яхшы, улым. Синең пистолетың бар ич инде.
Бабай, ә, бабай! дип, Тукай ике тапкыр аның кулын тартып куйды.
Әү, улым, әү.
Минеке яхшырак булгач, ник солдатларга да шундыйны бирмиләр?
Сөнгатулла оныгының бу соравына җавап бирә алмады. Алай да ул аңа түгел, ә үз-үзенә җавап биреп:
Әгәр бар солдатка синеке шикелле мылтык өләшеп чыксалар, минем төпчек улым, ә синең абыең Фәрхадны үтереп җиргә күммәсләр иде, диде.
Абый үлдемени, бабай?
Сөнгатулла тагын җавап бирмәде.
Геройлар да үләмени?
Геройлар үлми, ә һәлак була, Тукай. Алар иң алдан һәлак булалар.
Аның каравы безнең абыйныкы шикелле һәйкәл авылда беркемдә юк. Яхшы бит, әйеме, бабай?
Бик яхшы, улым. Безгә генә булсын, шулай бит? Ул оныгына нәкъ моның кебек һәйкәлләрнең башка җирләрдә дә бар дип ишеткәнен әйтмәде.
Теге майор абый безгә яңадан килде. Ә әти аңа башка вакытта килергә кушты.
Ник икән, белмисеңме соң? дип, кызыксынмыйча гына сорады Сөнгатулла. Ул район хәрби комиссариатындагы майорның нигә тагын килгәнен әзме-күпме чамалый иде.
Әти аңарга син кайткач килерсең дип әйтте.
Минем кирәгем калмаган инде, эш эшләнгән, диде Сөнгатулла, ияге белән кабер ташына ымлап.
Ә Фәрхад абыйга йолдыз бирәсе булганнар. Алтын, ди! Хәзер аны синең кулга бирәселәр икән. Аласыңмы, бабай?
Алмый кая барасың инде?
Әти майор абыйга ни за шту алмыйм диде. Нәрсә диде әле? Хәзер, хәзер Сөнгатулла оныгының кашын җыерып, исенә төшергәнен көтеп торды. Ә! Фәрхадны герой итеп мин үстермәдем, әтигә бирерсез, диде. Сиңа була инде, белдеңме?
Белдем. Әйе, аны мин үстердем, улым.
Әби дә бит!
Әйе, ул да. Икебез үстердек.
Син ул майор абыйны чакырт, йолдызны ал. Ә миңа тагарга бирерсеңме? Ә, бабакай? Бирерсеңме?
Бирермен.
Ипидер диген.
Ипидер, Тукай.
Шушында Сөнгатулла түзмәде, бөтен җаны белән ыңгырашып, еламаска тырышып еларга тотынды. Аның җилкәсе калтыравыннан малайның да кулы, иңбашы дерелдәде.
Җылама, бабай. Бабай, дим, бабакай, җылама.
Нишлим соң, улым? Җыламыйча, җырлыйммыни тагын?
Әйе, бабай, лутчы җырлыйк.
Җырлый беләсеңме соң син?
Белми ди сиңа беләм!
Зираттагы тирән тынлыкта малайның нечкә чиста тавышы бәләкәй генә булып ишетелде. Киң кырдагы ялгыз тургай тавышы кебек кенә.
Кушыл, бабай, дип, малай яңадан башлады:
Сөнгатулла, оныгы җаена төшеп:
дип кушыла. Әмма җырның:
дигәнен малай тагын ялгызы гына җырлый.
Ник туктадың? дип сорый ул.
«Тузаны гына кала шул», дип уйлый Сөнгатулла һәм бите буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен оныгына күрсәтмәскә тырышып, пинжәгенең җиң очы белән сөртеп ала.
Ул, ярым пышылдап, җырның:
дигән урынын җырлаганда, малай тын гына торды, ә бабасының көйне югары күтәреп сузганнан соң тынын алганда, көтәргә түземе бетеп, ялгызы:
дип сузды. Ләкин кабатланып җырлана торган соңгы ике юлны алар кабатлап бергә җырлап бетерде:
Малайның алда гомере барлыгын бар, әмма узганы сагындырмый иде әле. Ә Сөнгатулланың алда гомере бардырмы-юктырмы, тик узганы сагындыра иде инде.
Минем монда икәнне каян белдең? дип сорады Сөнгатулла оныгыннан.