Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том стр 12.

Шрифт
Фон

 Мин су коена идем. Су буена әти төште. Сине карап торырга кушты. Мин карап тордым да артыңнан килдем шул.

«Муса менә ни өчен эше ягына китмәгән булган икән бая».

 Атаң тагын нәрсә диде?

 Димәде.

Оныгы аның кулыннан тагын тартты:

 Кайтыйк инде, бабай, диде Тукай.

 Кайтыйк, дип килеште Сөнгатулла.

Һәм алар килгән эздән кайтырга борылдылар. Алда бабасының кендегенә җитеп килгән таза, чиста, кояшта янган, кашы-чәче уңган, аягына сандаллар, өстенә зәңгәр күлмәк, кыска чалбар кигән малай. Артыннан бабасы бара. Ул иркенәеп калган чалбарын бүтән күтәрми иде инде. Куллары тезенә җиткәнче бөкрәйгән. Ул эсседән качып үләнгә поскан, әмма алар узганда күче белән күтәрелгән озынборыннарны һәм әрсез бөгәлчәннәрне оныгының муенына, күлмәгенә кундырмаска тырышып атлады.

Һәр адымы саен ул кое бушлыгына баскандай булды. Мусага: «Йорт-җирне Фәрхадка калдырып, башка чыгуы авыр булыр инде сиңа», дип әйтүенә каршы аның: «Кайтса, бик бирер идем әле, әти», дигәнен исенә төшерде. Аның мәгънәсе ниндилеген, барлык хәсрәте, афәте нидә икәнен ишегалдында белмәвен үзенең бәхетле чагы дип санарга гына калды инде. Тик аны кире кайтарып булмый шул инде. Кешенең бәхетле чаклары артта гына икән. Башына төшмәсә, кеше алда үзен ни көтәсен, дөрестән дә, белми икән

Аяк астында үлән кыштырдый; кунарга чамалап, тирәләрендә бөгәлчәннәр, кигәвеннәр оча. Оныгының муены тирләгән, үзе бер дә бабасына борылып карамый, ул Сөнгатулланы сүзсез әйдәп бара кебек.

Ул төпчек улы Фәрхадны соңгы юлга озата алмады. Фәрхад та аны озата алмый иде инде. Аның каравы хәзергә Сөнгатулла үз оныгы Тукайга ияреп бара иде әле.


Ул Сөнгатулла бирге яктан аерылган, әмма ишелеп төшкәнче үлән тамырлары белән бар көченә туфракка ябышкан яр кисәге, ә оныгы аргы якны тутырып килүче яңа яр кебек бугай.

Яр читенә үк килеп басса да, керәшәләр аннан курыкмый инде. Аның кошлардан «Кошлар, балаларыгыз егылып төшкәндә сез елыйсызмы?» дип сорыйсы килде. «Ә мин?» Монысын ул ачыкламады. «Балаларыгыз оя корганда шатланып көлә беләсезме соң сез, кошлар?» Бусына Сөнгатулла «Ә мин?» димә- де. Гомеренең узган кадәресендә елаган да, көлгән дә инде. Ә ал- дагысында? Елар, көләр чаклары булыр микән? Чын яшәү артта түгел, гел алда кала микән соң әллә? Әллә яшәү, алдан килгән чабышкы ат сыман, язмышка уздырмыйча гел алдан чаба микән, ә? Сөнгатулла әлегә моны белми әле. Һәм моннан соң да беләчәк түгелдер инде. Әйе, зур сораудан да зуррак җавап юк.

Аның уйлары бетте. Тирә-якта кошлар гына чыркылдаша. Ләкин Сөнгатулла аларны аңламый иде.


 Яхшы, диде ул, кичен Муса белән икәүләп капка төбендәге эскәмиягә чыгып утыргач. Кичен барысы бергә тавык ашы ашап, коймак белән сөтле чәй эчтеләр. Эскәмия дүрт баганалы капканың ачылмый торган ягы турысында, бетон баганалы, утыргычы урталай ярып ышкыланган имән бүрәнә.

 Нәрсәне әйтәсең?

 Нәрсәне дип Шуннан калганнарын.

«Шуннан» дигәннең ни икәне болай да аңлашыла инде табында бөтенесен сөйләштеләр: Фәрхад ничек һәлак булган, ничек җирләгәннәр, ничек зурлаганнар.

 Бәби дә көтәсез икән

 Әйе, әти, дип, Муса көрән туфлиенең очын капшаган булды.

 Яхшы. Малай булсын.

 Мәйсәрә кыз көтә.

 Кирәк, кирәк. Югыйсә бер бала ярты бала ул.

Беравык дәшми утырдылар. Урамнан бая кайткан авыл көтүе исе таралып бетмәгән иде әле.

 Ниятең изге иде, Муса.

 Кайсысы?

 Кайтса, йорт-җирне

Муса тирән итеп сулады да, тынын чыгарганда:

 Һәй, әти! диде. Һәм бу хакта сөйләшергә теләмәгәнен, хәзергә сөйләшүдән мәгънә юклыгын, ләкин хәсрәт юшкыннары күңел төбенә утырып беткәч, әле, һичшиксез, кайта-кайта сөйләшергә туры киләчәген белдереп: Урак та җитә-ә, диде.

Капкадан Тукай чыкты. Атасының очкыннар тишкәләгән брезент пинжәген кигән. Пинжәкнең итәге җиргә тигән, җиңнәре салынып тора. Ул, шуңа чумып һәм аягын бөкләп, атасы белән бабасы уртасына кереп утырды.

 Ник моны кидең? дип сорады Сөнгатулла. Җылы ич.

 Шуны да белмисең, бабай! Озынборыннар тешләмәскә ул.

 Акылың алтын икән! диде Сөнгатулла.

 Үзе белә ул. Ә, улым? дип, Муса пинжәк башлыгын улының башына кайтарып салды.

 Су коенасыңмы соң? дип сорады Сөнгатулла.

 Каз тәне чыкканчы, бабай!

 Кысла тешләмиме соң?

 Хәзер аларның эзе дә җук.

 Ник икән?

 Качып беткәннәр.

 Сездән куркыпмы?

 Бездән сиңа! Су ярамый аларга.

 Сезгә ярыймы?

 Безгә чуртым да булмый. Кыслаларга ярамый.

 Кызык икән!

 Кызык ди, бар! Суга өстәге комплекстан дуңгыз бгы агып төшкәнгә ул, белдеңме?

 Кем әйтте?

 Кем булсын әти. Ул бит нарутный кантруль. Предкә штраф чәпәттерде. Әйеме, әти? Шул кирәк, икенче агызмас.

 Хәзер акмыймы соң инде?

 Акмаган кая, бабай, хужырак!

 Акмас, диде Муса. «Чаян»нан килгән корреспондент язып чыкты инде. Вилдан Сәлмәновичның кесәсендә тагын җилләр уйный инде. Бу юлы бер айлык эш хакы.

 Ә балык балык бармы соң?

 Балык дөнья! Ә тотучы җук.

 Ник?

 Тамак тук шуңа, диде Муса, улы өчен җавап биреп. Олылар тамак тукка, бала-чага ялкау.

 Балык кибеттә дә пачкы. Алучы да җук. Алмагач, дуңгызларга гына ашаталар.

Сөнгатулла монысын белә иде.

 Ашыйлармы соң? дип сорады ул, Тукайны сөйләштерер өчен.

 Ашамас алар! Сыптыралар гына, абжурлар.

Бабасы белән атасы кычкырып көлде, Тукай әле берсенә, әле икенчесенә карады, тик йөзләрен күрмәде: брезент пинжәк башлыгыннан аның борын очы гына чыгып тора иде.

Урам буйлап күрше Хамматның кайтып килгәнен алар тын гына көттеләр. Сөнгатулла аның ягына карамаска тырышты.

 Утырамсыз? диде Хаммат, килеп җиткәч. Исәнлек-саулык сорашмады. Иртән генә күрешкәнмени.

 Кайттыңмы, күрше? дип, Сөнгатулла белән кул биреп күреште.

 Болай соңарып каян киләсең әле? дип сорады Сөнгатулла. Бераз кыймылдап, аңа утыр дигән ым бирде.

 Идарәдән, корт чаккыры!

Капка ачып япкан тавыш ишетелде. Каршы йорттан Идрис чыккан икән. Машина-трактор таптап, үлән заты калмаган урамнан ул туктый-туктый, җирдән нидер карый-карый килде.

 Самакатың ватылдымы әллә? дип кычкырды аңа Хаммат. Ындыр табагына төш, шөрепләрен кысып, майлап җибәрермен.

Хаммат ындыр табагындагы техниканы карый иде.

 Син үз шөрепләреңне кара бер тартсам, микроскоп белән дә җыя алмассың!

 Ник бәйләнәсең әле син, Идрис? дип, Хаммат аңа үпкәсен белдерде, урынында кыймылдап куйды. Тик торганда

 «Тик торганда, тик торганда!» Тотарсың син тик!

 Нишләгән әле мин?

 Нишләгән? Ә жукларың?

 Ник минеке булсын алар? Бөтен авылны басты! Ачуыңны БМОга язып җибәр. Колорадо штаты губернаторын судка бир алар коңгызы.

 Аларныкы сиңа! Идрис тал ботагы, ялтырап торган пычак тоткан чалгы бөгәлҗәсе юнган җиреннән торып чыккан, сөйләшеп утырганда, бер очтан шуны ясап бетерүе уе да бар, күрәсең. Ул, тимер аягын сузып, каршыдагы утын кискеч «кәҗә»гә утырды.

 Син башта кеше белән күреш, диде аңа Хаммат.

 Күрше белән мин гомергә җитәрлек итеп күрешеп куйган инде, әйеме, кордаш? диде ул, Сөнгатулланы пычаклы кулы белән сәламләп. Син үз жукларыңны өйрәт, Хаммат.

 Нәрсә өйрәт, нәрсә өйрәт?!

 Безнең якка чыкмасыннар.

 Мин чыгараммыни аларны? Карале, ә?! диде Хаммат, кулларын җәеп, һәм юлга чыгып басты. Бер коңгызны шәйләп, аягын тәмәке төпчеген сүндергәндәй боргалагач, ул кире килде. Ник аларны минеке дип бәйләнәсең әле?

 Синеке булмый ни? Сыртларын кара ала-кола. Кем иртән дуст сиптереп йөрде? Ә? Әйтәм җирле Актырнак исни дә борынын җыера. Хәзер жукларың миңгерәүләнгәннәр дә миңа кыйгачлаганнар. Тапканнар йомшак кеше! Ябырылганнар!

 Син дә сиптер ябырылмаслар.

 Бәрәңге тәмсезләпме? Тимер аяк белән Берлинга җитеп, фашист башына җиткәнне, боларны гына дөмектермәм мәллә? Ә, кордаш?

Сөнгатулла аны хуплау урынына рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Ул күршеләренең хәл-әхвәл сорашмавына, кайгысын уртаклашып, юату сүзләре әйтмәвенә, уен-көлке белән шулай кызык тапкан булып әрепләшүләренә, гамьсезләр дип, башта сагаеп, сәерсенеп үк алган иде инде. Аларның бу гамәлләре үзе өчен икәненә төшенгәч, ул эчтән торган саен ризалыгы арта барып, куанып, күңеле рәхмәт хисләре белән тулуын тоеп утырды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3